“Көз бәйрәме”
план-конспект занятия (младшая группа) на тему
“Көз бәйрәме” сценарие.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_osennego_prazdnika_2ml.gr_.16g.4gr.docx | 19.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль Башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе 47 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы
“Көз бәйрәме” сценарие.
/ икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен /
Төзеделәр:
Музыка җитәкчесе:
Хакимова Г.Р.,
Тәрбияче:
Яковлева Л.И.
Түбән Кама
2016ел
Көз бәйрәме.
А.Б.: - Исәнмесез, балалар, бәйрәмебезгә килгән кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – көз бәйрәменә җыелдык.
Көз килде, уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар
Безнең көзге бәйрәмгә!
А.б.: - Балалар, без бүген сезнең белән көзге урманга кунакка килдек.Монда шундый матур,бар җирдә төрле төстәге яфраклар, балан, миләш тәлгәшләре. Балалар, кем шулай урманны төрле төскә буяган?
Балалар: Көз!
А.Б.: - Әйдәгез әле бергәләп көз турында җыр җырлыйбыз.
Песня “Осень в гости к нам идёт”.
(Балалар шигырь сөйлиләр)
Сафина: Үтте-китте матур җәйләр
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары,
Саргаешып киптеләр.
Алина: Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте,
Җылы якка, көньякка.
Амалия: Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
А.б.: -Әйдәгез, балалар, көзне эзлик, ул ничек шулай матур итеп ясаган икән?
(балалар көзне чакыралар, тавыш ишетелә)
А.б.: - Менә, балалар, бу мөгаен көз килгәндер.
(тик залга кәрзин тотып куян керә)
Куян: - Исәнмесез. Сез кем?
А.б.: - Бу балалар бакчасында балалар. Куян, ә синең көрзинеңдә нәрсәләр бар?
Куян: - Бернәрсә дә юк. Мине әнием җибәрде, көз көне түтәлдә нәрсәләр үсә, шуларны җыеп кайт, диде. Мин сезне күрдем дә, нәрсәләр җыясын да онытып җибәрдем.
А.б.: - Курыкма, куянкай. Без сиңа исеңә төшерергә булышырбыз. Балалар, без көз көне нәрсәләр җыябыз? (балалар җавабы)
Куян: - Менә, балалар, тыңлагыз, мин сезгә табышмаклар әйтәм:
- Прежде чем его мы съели,
Все наплакаться успели (лук).
- Сто одёжек и все без застёжек (капуста).
- За ботву, как за верёвку
Можно вытащить (морковку).
- Под солнышком, на грядке
Спеет молодец.
Зелёный и хрустящий
Вкусный (огурец).
А.б.: - Куянкай, без синең өчен уен әзерләдек, әйдәгез әле, балалар, куянга шул уенны уйнап күрсәтик.
“Түгәрәк уены”
Куян: - Бигрәк матур һәм кызыклы уен уйнадыгыз. Балалар, минем кулларыма яңгыр тамчылары тама башлады.
А.б.: - Балалар, әйдәгез, бергәләшеп яңгыр турында җыр җырлыйбыз.
Җыр “Яңгыр”
Куян: - Бик матур җырладыгыз, рәхмәт сезгә.
А.б.: - Балалар, безгә нишләптер көз килми. Кая йөри икән ул?
Куян: - Бәлки көз килсен өчен тылсымлы яфраклар белән бию башкарып карарбыз?
Яфраклар белән бию.
А.б.: - Булдырдыгыз, балалар, ишетәсезме тавыш, бәлки бу Көз кызы киләдер.
Көз кызы керә.
Көз: - Исәнмесез, хөрмәтле балалар һәм кунаклар. Мин монда йөрим, сезне күзәтәм. Нинди матур малалайлар һәм кызлар миңа кунакка килгәннәр. Матур итеп җырлыйлар, бииләр.
А.б.: - Исәнме, Көз кызы, безнең балалар шигырьләр дә сөйли беләләр әле. (балалар шигырь сөйли)
Камилә: Агачлар яфрак коя,
Бакчалар бушап кала.
Сулар боз булып ката,
Кырлар йокыга тала.
Кәрим М.: Сары яфрак коела
Көннәр кышка авыша.
Кошлар оя калдырып
Җылы якка ашыга.
Марат: Кишер чәчтем, су сиптем –
Үсәр өчен көч бирдем.
Көз җитүгә, үзем кадәр
Ике кишер үстердем.
Кира Е.: Дождь холодный льёт и льёт,
Погулять нам не даёт,
Птиц дорога позвала
Это осень к нам пришла.
Настя Подг.: Утром мы во двор идём,
Листья сыплются дождём.
Под ногами шелестят
И летят, летят, летят.
Көз: - Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.
Куян: - Нишләптер миңа салкын була башлады, мин туңдым.
А.б.: - Куянкай, җылыныр өчен сиңа биергә кирәк. Менә кара әле, монда нинди матур күл бар.Җәй көне бу күлдә үрдәкләр, казлар йөзеп йөргәннәр. Аннары алар зур үсеп, җылы якларга очып киттеләр. Куянкай, без хәзер сиңа шушы үрдәкләр кебек биеп күрсәтербез.
Танец маленьких утят.
Куян: - Рәхмәт, балалар, мин дә җылынып киттем.
Көз: - Булдырдыгыз, балалар, мин сезгә шуның өчен яшелчәләр тулы кәрзин бүләк итәм. Безгә куян белән китәргә вакыт җитте, саубулыгыз, балалар!
(Куян белән Көз кызы китәләр)
А.б.: - Балалар, без сезнең белән уйнадык, биедек, җырлар да җырладык, инде саубуллашыр вакыт та килеп җитте.Барыгызга да бик зур рәхмәт. Әйдәгез, балалар, хәзер бергәләшеп бер-бер артлы басабыз да төркемгә чыгабыз.