Бармак уеннарының сөйләм үсешенә һәм милли тәрбиягә йогынтысы.
статья по теме
Предварительный просмотр:
Мухаметгалимова Н.Р.,
воспитатель первой квалификационной категории
(МБДОУ №76 «Айгуль», г.Нижнекамск)
Бармак уеннарының сөйләм үсешенә һәм милли тәрбиягә йогынтысы.
Балаларның сөйләм теле үсеше турыдан – туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйле. Бармаклар авыр хәрәкәтләнсә, сөйләм үсеше дә тоткарлана.
Баланың баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул һәм бармак хәрәкәтләренең зур стимуллаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр.
Бармак уеннары тәнне һәм аңны гармониягә китерәләр, баш миен яхшы хәлдә тоталар. Бармак битләренә массаж ясап эчке әгъзаларга тәэсир итеп була икән. Шәрык табиблары әйтүенчә, баш бармакны массажлау баш миенең эшчәнлеген көчәйтә, имән бармак ашказанының эшчәнлеген,урта бармак – эчәкләр эшчәнлеген, исемсез бармак бавыр һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта.
Бармаклар белән төрле күнегүләр ясап баланың сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Әлеге күнегүләрне 6-7 ай вакытта ук ясый башларга кирәк. Моңа кулларны, бармакларны бик яхшылап массажлау керә. Балага бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздырыла. Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар милли халык иҗаты ярдәмгә киллер.
Бу бармак-бабай,
Бу бармак-әби,
Бу бармак-әти,
Бу бармак-әни,
Бу бармак-нәни бәби,
Аның исеме- чәнти!
Карга килер — казан асар,
Торна килер — тоз салыр,
Саескан килер — салма салыр,
Песнәк килер — пешерер,
Чыпчык килер — төшерер,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
(Баланың кул аркасын сыйпап.)
Песекәй, песекәй,
Ала мачы сөт эчә,
Кара мачы күз кыса.
Кит дигәндә китмәсәң,
Лапацага чап итә.
(Алып өлгермәсә, кул сыртына «чәп» итәләр.)
— Монда май бар иде, май кая китте?
— Песи ашап китте.
— Песи кая китте?
— Салам астына кереп китте.
— Салам кая китте?
— Сыер ашап китте.
— Сыер кая китте?
— Көтүгә китте.
— Тебәй,тебәй,тебәй!(учныкытыклыйлар)
Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп. «Кәҗә килә», «Качкан бармакларны тап».Аларны кайберләрен уйнаганда без татар милли җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез:
Уң кулыбызны табыйк
Әйдәгез, санап карыйк
Башлыйк чәнтидән-
Иң кечкенәдән
Чәнти –була бер
Исемсезе- ике
Урта бармак – өч
Имән бармак- дүрт
Бишенчесе- баш бармак
Әнә нинди зур тармак
Менә биш күпме була
Бөкләгәч йодрык тула.
Бу сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгә барабыз.Йөдрыкка җыелган бармакларны язу уенында түбәндәге шигырьне кулланырга мөмкин. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.
Олыга- утын ярырга
Ә сиңа- чыгып алырга
Уртага- мичкә ягарга
Ә сиңа казан асарга
Чәнчәгә-җырлый башларга
Дусларның күңелен ачарга.
Балачакта кайсыбыз гына мичкә яисә диварга төрле хайван шәүләләре төшереп уйнамаган!
«Күгәрчен» «Куян»
Баш бармаклар- кошның башкае Куян куак артында
Уч төбем- канатлары. Колак тырпайтып тора.
«Әтәч»
Әтәч иртә уянган
Кикрикләрен буяган
Томшыкларын юмаган.
Мин үз эшемдә традицион һәм традицион булмаган алымнар кулланам.
Үз эшебезне балаларны каршылау белән башлыйбыз. Баланың күңелен күтәрү өчен, бармакка уенчык киеп куябыз,татар милли такмазалар әйтәбез. Баланың күңеле күтәрелеп китә, кызыксынуы арта һәм бала сизмәстән әнисеннән аерылып төркемгә кереп тә китә.
Баш бармак – баш кашый
Имән бармак – имән ташый,
Урта бармак – утын яра
Атсыз бармак – ат куа
Чәнчи бармак – чәй эчә.
Шуңа үсмәгән дә ул!
Халкыбызның әлеге милли бармак уеннары сөйләмне аңлауда, актив сөйләмгә ирешүдә, балаларның уйнау сәләтен активлаштыруда төп чаралар булып тора. Сүзле уеннар бигрәк тә сабыйларны төрле яктан камиль булырга этәрә. Алай гына түгел, алар балаларда дуслык, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли.
Кулланылган әдәбият:
1.“Ал кирәк, гөл кирәк” уеннар китабы.
2. “Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник”. “Хәтер”, 1997.
3. З.Камаева. Дөрес сөйләшик. Казан,”Школа”, 2004.
4.”Кәҗә –мәкәрҗә”, Казан, “Мәгариф”, 1994,
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Баланың аң үсешенә сәнгатьле сөйләменең йогынтысы
Педагогик киңәшмәдә чыгыш....
“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”.
Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеенарының әһәмияте....
Тәрбиячеләр өчен "Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте" дигән темага чыгыш һәм презентация
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....
БАРМАК УЕННАРЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ҮСЕШЕНӘ ЙӨГЫНТЫСЫ.
Консультация для родителей по развитию мелкой моторики рук у детей дошкольного возраста....
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте.
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте. (Әти-әниләр өчен консультация)
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте...