Габдулла Тукай кичәсе.
методическая разработка (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә. Кечкенәләр, уртанчылар,өлкәннәр,мәктәпкә хәзерлек төркемнәре катнашында үткәрелә.Тукай геройлары булып тәрбиячеләр,әти-әниләр,балалар уйный.Туган телебезгә-бөек Тукаебыз теленә мәхәббәт тәрбияләү,халкыбызның  тарихын,гореф-гадәтләрен саклау максат итеп куелды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_kichse.docx18.9 КБ

Предварительный просмотр:

“Бәйрәм бүген” көе астында балалар залга керәләр.Ярымтүгәрәк булып басалар.

А.Б.          Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

                 Нәрсәдән бу?

Балалар. Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

А.Б.          Әйе балалар, бүген бәйрәм! Бүген татар халкының иң яраткан талантлы шагыйре- Габдулла Тукайның туган көне.Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен әби-бабаларыбыз ятлаган,әти-әниләребез укып үскән.Хәзер аларны без өйрәнәбез.Бүген без аның шигырьләрен,җырларын,әкиятләрен искә төшерербез.

Беренче бала.Салкын кышлар үтеп яз килгәндә

                         Җылы яктан кошлар кайтканда,

                         Туган көнең синең бөек Тукай,

                         Тугры халкың итә тантана.    

Җыр.”Яз килә.”(7 төркем)

Икенче бала.   Илдә кояш,җирдә кояш .

                          Тукай көне канат җәйгән.

                           Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,

                           Тукай көне-безнең бәйрәм! (балалар утыралар)

А.Б.         Моннан бик күп еллар элек,Казан артындагы Кушлавыч авылында бер малай дөньяга килә.Аңа Габдулла дип исем кушалар. Әнисе аны сөеп,бишек җырлары көйләп үстерә. Сез дә балалар кечкенә вакытта бишек җырлары тыңлап үсәсез.Хәзер безгә кызлар”Бишек җыры”н җырлап күрсәтерләр

Җыр.”Бишек җыры.”(10 төркем)

А.Б.         Габдулла Тукайның әти-әнисе бик иртә үлеп китә. Габдулланы кулдан-кулга,авылдан-авылга йөртә башлыйлар. Аның балачагы авылда уза. Ул авыл малайлары белән су коена,дуслары белән төрле уеннар уйный. Безнең балалар бик матур җырлы-уен беләләр.

Җырлы –уен.”Эх,Зилем-Зиләйлә” (7 төркем) (утыралар)

А.Б.        Соңрак Габдулланы туганнары Җаек шәһәренә алып китәләр. Анда ул мәдрәсәдә укый. Бик сәләтле,тырыш була.Габдулла шигырь, җырларны бик тиз истә калдыра.Үсә төшкәч үзе дә шигырьләр яза башлый.

Шигырь.”Туган авыл”.(А.Б)

Бию.”Туган авыл”көенә.(кызлар).

Бию.”Татар малае”

А.Б.       Г.Тукайның шигырьләре арасында табышмаклар да бар.

Табышмаклар.”Елның дүрт фасылы” (җәй, көз, кыш,яз)   (2 төркем)

А.Б.       Габдулла Тукай, шаулап–гөрләп кар сулары аккан вакытта,ямьле яз ае-апрель җиткәч,дөньга килә. Аның шигырьләре, әкиятләре,җырлары кечкенәдән белем алырга,эш сөяргә,табигатьне сакларга чакыра.

Җыр.”Карлыгач”(7 төркем)

Җырлы бию.”Бала белән күбәләк”(13 төркем)

Кәҗә белән Сарык керә.(Сарык капчык аскан)

А.Б.         Сез кемнәр?

Кәҗә.       Ми-ки-ки-ки!

                 Исәнмесез балалар!

                 Без Тукай әкияте геройлары.

                 Табышмак әйтәм,тыңлагыз!

                 Туннарга киендерә,

                 Җылыта, сөендерә.

                 Тоягы аның ярык,

                 Исеме аның...Сарык

Сарык.    Бә-ә-ә-ә!

                Әйе,мин ул,дуслар,

                Тоягым ярык булса да,

                Серле ул,сизәрсез сез

                Түгәрәктә уйнаганда,

                Җиңәрсезме икән сез?

Уен. ”Түбәтәй” (11 төркем)

Сарык.    Балалар! Урман буйлап йөри торгач безнең капчыгыбыз да тишелеп бетте.Ямау салырга кирәк булыр.Сез безгә шул тишекне капларлык нәкъ шундый формадагы ямаулыкны табып бирмәссезме икән?

Уен.”Капчыкка ямаулык тап.”

А.Б.       Сарык дус,Кәҗә дус!

              Безнең бәйрәмдә калыгыз.

              Бераз ял итеп алыгыз.

А.Б.       Син илемнең сөйгән улы,

              Горурлыгы татар халкының,

              Киләчәккә узып барасың син

              Яклаучысы булып халыкның.

А.Б.       Су анасы,Шүрәлеләр белән

              Әкият дөньясында югалдым.

              Укый-укый синең шигырьләрне

              Олы тормышка мин юл алдым.

Җыр. “Тукай абый”(7 төркем)

Шүрәле керә.(аның артыннан Су анасы керә)

Су анасы.Качма,качма,тукта,тукта,и карак!

                 Ник аласың, ул бит минем алтын тарак!

                                           (Шүрәлене куып тота) 

И,син икәнсең Шүрәле,мин бит тарагымны урлаган теге малай артыннан йөгерәм дип торам.

Шүрәле. Нигә кирәк миңа синең тарагың?

                Мин болай да бик матур!

                Бигрәк озын кулларым,

                Күзләрем йөреп тора.

                Килеш-килбәтемне күрсәң,

                Көләсең килеп тора.

                Бер мөгез дә, койрыгым,

                Кети-кети уйныйм мин.

                Кием-салым кимим мин.

                Менә синең белән дә

                Кети-кети уйныйм мин

Су анасы. Шаярма әле Шүрәле,тирә-якка кара әле! Кая килеп эләктек соң без? Бер дә таныш җир түгел.

Шүрәле. Мин, балаларның үзем турында җырлаганнарын ишетеп монда килдем.

А.Б.     Исәнмесез,Шүрәле!

            Исәнмесез,Су анасы! Сез “Салават күпере”исемле балалар бакчасына килдегез. Бездә бүген зур бәйрәм! Бүген Г.Тукайның туган көне.

Су анасы. Без бит аның геройлары.Тукай безне уйлап чыгарган,бөтен дөньяга таныткан.

                Ай,кунаклар бар икән!

                Чәчләрем таралмаган,

                Кашларым каралмаган.

                Көзгем дә юк,

                Алтын тарагым да.

                Бер угры малай аны-

                Җәйге кара төндә

                Басмадан кереп алган. (елый)

Шүрәле. Һәй туганым,елама! 

                Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-

               “Кырлай”диләр;

                Җырлаганда,көй өчен,

               ”Тавыклары җырлай“диләр.

                Шул авылның малае

                Алды синең таракны.

                Әйдә бергә барыйк та

                Ачуланыйк каракны.

Су анасы.Әй,урман хуҗасы!

                 Әйдә киттек Кырлайга.

Шүрәле. Ашыкма,мин сине ул авылга “Пар ат”ка утыртып алып барам.

Җыр.”Пар ат” (12төркем)

А.Б.        Cу анасы,Шүрәле!

               Сез дә бәйрәмдә калыгыз.

               Безнең белән бераз

               Ял итеп алыгыз.

А.Б.       Су анасы! Без сиңа тарак белән көзге бүләк итәрбез.

Шүрәле.  Син туганым чәчләреңне тарый тор.Ә без балалар белән уйнап алабыз.

Уен.”Шүрәле”.

Шүрәле. Мин-уртада,сез-кырыйда,

                Әйләнегез балалар!

                Мин нишләсәм, ни кылансам,

                Шуны эшләгез дусларым!

                Бер шулай,бер болай,

                Кыланыгыз шушылай.

Шигырь.”Безнең гаилә”(9 төркем)

Шигырь.”Кызыклы шәкерт”(10 төркем)

Шигырь.”Шаян песи”(8 төркем)

Шигырь.”Гали белән кәҗә”.(5 төркем)

А.Б.        Без бик күп мәкальләр дә беләбез.

Мәкальләр. (7 төркем)                                              

             1.Ана теле бер булыр.

             2.Родной язык-золотой цветник, открыт для него сердца тайник.

             3.Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел.

            4.Язык до Киева доведёт.

            5.Сүз-бер көнлек, тел-гомерлек.

            6.Язык языку весть подаёт.

            7.Тел-белемнең ачкычы,акылның баскычы.

            8.Родной язык душу радует.

            9.Тел-күңел көзгесе.

          10.Видна птица по перьям, а человек-по речам.

Су анасы.    Балалар! Минем белән дә уйныйсыгыз киләме?

            Кояш дисәм-куллар өстә,чәбәклибез.

            Яңгыр дисәм-тыпырдыйбыз,бер урында.

Уен.”Яңгыр һәм кояш”

Кәҗә.  Мә-ә-ә-ә! Балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыкка тутырдым.Өйгә кайткач бәтиләремә сөйләрмен.Ә син Сарык дустым шигырьләр,әкиятләр беләсеңме?

Сарык.    Бә-ә-ә-ә!

                 Борын-борын заманда

                 Ерак кара урманда

                 Яшәгәннәр җәнлекләр.

                 Ай калыккач-йоклаганнар,

                 Кояш чыккач-уянганнар,

                 Ашарга эзләгәннәр.

                 Тик азык табу серләрен

                 Нигәдер белмәгәннәр.

Әнә теге өстәлдә бер яхшы китап ята.Бар әле Кәҗә дус,алып кил әле шул китапны.Ул китапны 7 нче төркем балаларына Морозова Агниянең әти-әнисе бүләк иткән.

Кәҗә.   ”Тукай иленә сәяхәт”-“Путешествие в мир Тукая.

Шигырь.”Тукай рухы”.Гөлзада Әхтәмова.

Сарык. Балалар! Г.Тукайның китаплары бар серләргә өйрәтә.Бу китапны укыгыз,өйрәнегез! Тукай абыегызны онытмагыз! Тукай геройларын яратыгыз! Бәйрәмегез матур булды. Без китәбез. Сау булыгыз!

А.Б.    Сау булыгыз! Киләсе елга тагын килегз!

Шигырь. Дөньяда иң матур ил

                 Ул-минем туган илем.

                 Дөньяда иң матур тел

                 Ул- минем туган телем.

Шигырь. Иң изге хисләремне мин

                Туган телдә аңлатам.

                Шуңа күрә туган телне

                Хөрмәтлим мин,яратам

Шигырь.Туган телне яттан сөйләп

                Үсеп җитәрбез шулай.

                Барлык татар балалары

                Ярата сине Тукай.

А.Б.         Дөньябызны нурландыра,

                Һаман да исән Тукай.

                Җырлары белән җылатып,

                Телләрдә яши Тукай.

А.Б.    “ Менә йөз елдан артык инде сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә,хәтта яттан белә. Туакйның китаплары безне матурлыкка,яхшылыкка өйрәтә,шәфкатьле,гадел,кыю булырга өнди.Сез дә, кадерле балалар,бөек Тукаебыз шикелле,тарихыбызны белеп,туган телебезне яратып,халкыбызның лаеклы уллары,кызлары булып үсәрсез дип ышанабыз”.

А.Б.    “Вот уже более ста лет каждый ребёнок охотно читает произведения любимого поэта и даже знает их наизусть.Книги Тукая учат нас красоте,доброте,призывают быть милосердными, справедливыми и смелыми. Надеемся, что и вы, дорогие ребята,как великий Тукай,будете знать свою историю,любить родной язык, вырастете достойными сынами и дочерьми своего народа.”

Җыр.”Туган тел”.(барлык балалар белән бергә)

А.Б.     Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"

Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....