"Әти-әни -пар канатым" гаилә бәйрәме
материал на тему
“Әти-әни –пар канатым”
Максат: балаларда әти-әниләренә карата кадер-хөрмәт, аларны олылау, әти-әниләре корган ояны ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ti-ni_par_kanatym.docx | 38.66 КБ |
Предварительный просмотр:
“Әти-әни –пар канатым”
Максат: балаларда әти-әниләренә карата кадер-хөрмәт, аларны олылау, әти-әниләре корган ояны ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү.
Тәрбияче:Хөрмәтле Әти-әниләр, кадерле балалар! Бүген без сезнең белән “Әти-әни –пар канатым”,-дигән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә-тормышыбыз нигезе. Гаилә нык икән, дәүләтебез дә нык, тату дигән сүз. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәү-фыйклы, акыллы балалар үсә. Бүгенге бәйрәм иртәсендә дә, менә шундый күркәм сыйфатлары булган , тормышларын авыл белән бәйләгән, аның төп көче булган уңган, тырыш, куйган максатларына ирешкән әти-әниләр катнаша. Аларның һәрберсе үрнәк , тату гаилә корган кешеләр. Үзләренә алмашка уллары-кызлары үсеп килә.
Бүгенге бәйрәм сәламе Сезгә хөрмәтле Әти-әниләр!
Кадерле әтиләребез,
Сөекле әниләребез
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
1.Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәр кеше дә сөенгән.
Чөнки безгә кунака Фәридә
Әти-әниләребез килгән!
2. Бүген бездә зур бәйрәм,
Бүген бездә тантана.
Күзләребез шуңа көлә, Сәет
Гөлләр шуңа шатлана.
3. Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы бөтен сүзләрнең дә, Дилә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
4. Кадерлеләребез, сезне котлыйбыз
Зур бәйрәмегез белән! Нәзилә
Матур җыр яңгырасын,
Бүләк булсын ул бездән!
Җыр “Хәерле көн”
Йокыдан уянуга мин
Беләм нишләргә кирәк −
Елмаям әти-әнигә
Хәерле көннәр теләп.
Кушымта:
Яратам мин, яратам шул
Матур теләк теләргә.
Онытты, дип уйламагыз,
Хәерле көн сезгә дә!
Хәерле көн күршеләргә,
Дуслар, туганнарга да.
Теләктән читтә калмасын
Таныш булмаганнар да
5. Әти, әни!Сездән башка тагын,
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш җирдә берәү булган кебек, Илсинә
Сез дә безгә шулай кадерле.
6. Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт hәм шат булып Зәринә
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып.
7. Әни, син минем җирдәге
Иң якын кешем!
Әни, син минем күктәге Камилә
Якты кояшым!
8. Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,
Рәхәт тә соң “әни” диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, Дилә
Бүләк итик матур биюләр.
Бию. “Моряк” Сәет
Мама, очень-очень
Я тебя люблю!
Так люблю, что ночью
В темноте не сплю.
Вглядываюсь в темень, Оксана
Зоpькy тоpоплю.
Я тебя всё вpемя,
Мамочка, люблю!
Вот и зоpька светит.
Вот yже pассвет.
Hикого на свете
Лyчше мамы нет!
9. Мең рәхмәт сиңа, әни,
Безне тудырган өчен.
Бишек җырларын көйләп Фәридә
Безне үстергән өчен.
Җирдә басып йөрергә,
Матурлыкны күрергә,
Яхшылыклар кылырга
Безне өйрәткән өчен.
Җыр Әниләр бәйрәме” №19-20 (3-4яшь)
Бүген әниләр көне бит,
Әниләрнең бәйрәме.
Шушы җырларыма кушып
Рәхмәтемне әйтәмен.
Лә-лә-лә-лә , лә-лә-лә-лә,
Бәйрәм белән әнием!
Өйләребез нинди матур,
Елмаеп ,көлеп тора.
Көннәр якты ,яшәү рәхәт
Әниләр булса гына
Нинди рәхәт әниләрнең ,
Балам,дип дәшүләре.
Гел яныбызда булсыннар,
Шатланып яшик әле!
10. Әниләрнең назы белән Сәид
Без керәбез һәр көнгә!
Кояш кирәк җир йөзенә!
Әни кирәк – һәркемгә!
11. Дөньяда иң яхшы әни
Беләсезме – кемнеке? Камилә
Белмәсәгез үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке!
12. Әнием минем матур, Илшат
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
Ул өйгә кайтып кергәч.
Җыр : “Җырлыйм әнием турында” №17-18 (3-4 яшь)
Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:
«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»
Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:
«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»
Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:
«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»
13. Әти безнең терәгебез,
Әти безнең яклаучы.
Авырлыклар китермичә Ранил
Давыллардан саклаучы.
14. Әткәй булса өйдә ешрак,
Өебез балкып тора. Нәзилә
Әнкәйнең дә йөзе якты,
Елмаеп кына тора.
15. Җырлыйбыз әтиләр хакында, Сәет
Үсәбез аларның кулында.
Әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та.
Җыр “Солдатта булган диләр” №28 -29 (4-5яшь)
1. Билен кысып буган, диләр
Бигрәк уңган, диләр.
Әллә кайдан күренеп тора
Солдатта булган, диләр.
2.,Кечеләрне кече итәр ,
Олылырны зурлар ,диләр.
Әллә кайдан күренеп тора
Солдатта булган, диләр.
3. Комбинезон алган, диләр
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да солдат,
Гадәте калган, диләр.
Газиз әнкәй! . Дилә
Иң сөйкемле күзләр – әниемнеке.
Йомшак, җылы куллар – әниемнеке.
Иң-иң татлы сүзләр – әниемнеке.
Җан изрәткән җырлар – әниемнеке.
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып янсын.
Әниләрнең нурлы йөзе Камилә
Гел көләч булып калсын.
Иң кадерле кешеләребез сез
Әтием һәм әнием. Илсинә
Сез булганга, без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез
Гөлләр елмаеп баш ия: Зәринә
Яшәгез кадерле әти-әниләр.
Сез булган урыннарда
Мәңгелек язлар яме бар.
Җыр “Әтиемә” №31 (4-5яшь) Дилә
Җилкәсенә
Башны куеп, зарны сөйләп Фәридә
Бер еларга, бушанырга
Сабыр җанлы әти кирәк.
Уйнап-көлеп шаярырга
Кызык уйлап чыгарырга,
Китап укырга бергәләп
Сабый җанлы әти кирәк.
Ваемсызланып йөргәндә.
Тиккә вакыт үткәргәндә,
"Сабак укытырга" әзрәк
Усал, кырыс әти кирәк.
Җыр “Солдатлар” №33-34 (4-5яшь) Сәет
Бабай да солдат булган
Әти дә солдат булган
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган
Кече абый да солдат булып,
Китте быел яз гына
Мин үзем дә солдат булам ,
Үсим әле аз гына.
Бию “ Рус биюе”
Җыр “Әбекәем” №23-24 (3-4яшь)
Җыр “Үсәсем килә минем” Фәридә
(диск “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”№ 123-124)
1.Берәү,икәү ,өчәү ,дүртәү,
Бик озак шул көтәсе.
Минем дә бит сезнең кебек
Килә тизрәк үсәсе
Кушымта:
Эх ,тизрәк үссәмче,
Дәү кыз булып җитсәмче.
Ничек тизрәк үсәсе,
Дәү кыз булып җитәсе?
2.Табак савыт юар идем,
Урындыкка басмыйча.
Кибеткә дә йөрер идем,
Юл аша курыкмыйча.
Кушымта .
3.Уенчык-курчакларымны
Калдырып торыр идем.
Китап-дәфтәрләрне алып
Мәктәпкә йөрер идем.
Кушымта.
4. Берәү,икәү ,өчәү ,дүртәү,
Бик озак шул көтәсе.
Берәр серен әйтсәгезче,
Килә тизрәк үсәсе.
Җыр “Рәхмәт әнием” № 21-22 (2-3яшь) Дилә
Бию Башкорт биюе”
Җыр: “Гүзәл туган ягыбыз” .(Ә,Һадиева сүз., А.Минһаҗев муз.)№58
диск “Туган телдә сөйләшәбез”( 4-5 яшь)
Кая гына юнәлсәк тә ,
Юлыбыз көлеп тора,
Рәхәтебезне күрегез,
Әйдәгез ,диеп тора
Искитәрлек гүзәл бит ул
Туган ягыбыз.
Бәхетле шул ,әй бәхетле
Балачагыбыз!
Әкияттәге шикелле
Чәчәкләре ,гөлләре.
Сыйланыгыз, дип җиләкләр
Кулга төшә үзләре.
Кушымта.
Алмадык сатып бүләкләр.
Без үзебез ясадык. Дилә
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип санадык.
(Бүләкләр тапшыру)
Хөрмәтле кунакларыбыз, нинди кичә инде уенсыз була . Ягез әле, бергәләп уеннар уйнап алыйк. Без тагын да бер-беребез турында күбрәк белербез.
Безнең гаиләдә әтиләр акча эшләп таба. Ә менә акчаны саный белә микән? 1.Әйдәгез,” Баш хисапчы номинациясе”ндә җиңүче әтине билгелик әле. Моның өчен минем сорауга җавап бирәбез һәм ялгышмыйча акча саныйбыз.
Сораулар: Бүген ничәсе? Балагызның исеме ничек?
– Балагызның фамилиясе ничек?
– Балагызга ничә яшь?
– Балагызның әтисе ни исемле?
– Балагызның аяк киеме размеры?
– Балагызның туган көне кайчан?
– Балагызның күз төсен нинди?
-Басмада чәчен тараган хатын-кызның исеме?
-Тубы суга төшкәч, кем елаган?
Әниләр белән ярыш. “ Убырлылар ярышы “.
Бер аякны пластмасса чиләккә тыгып, бер кул белән чиләк сабын, икенчесе белән себерке тотып әйләнеп килергә.
3.Ә хәзер әтиләрне бирегә чакырабыз һәм аларның осталыгын тикшерәбез. Алар төймә тагалар.
Әтиләр төймә таккан арада, алып баручылар “Әтиләр ничә төргә бүленә” дигән темага әңгәмә алып баралар.
Әти кеше нинди булырга тиеш? Әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне берничә төргә бүлергә мөмкин:
1. Дус әти. Ул, эштән кайткач, баласы белән уйный, балыкка бара, телевизор карый.
2. Акча табучы әти. Ул көне-төне эштә. Баласын бөтенләй диярлек күрми. Иртүк китә, кич кайта. Ял көнендә диванга ятып телевизор карый.
3. Гаилә җанлы әти. Балаларның һәрберсенә кулыннан килердәй эш таба, булышучан. Эштән вакытында кайта, өлкәннәрне хөрмәт итә.
4. Гел яшь булып калырга теләүче әтиләр дә очрый. Андый әти өйне карау, бала тәрбияләү мәшәкәтен хатынына тапшырган.
Бездә гаилә җанлы әтиләр күп. Без барлык әтиләргә дә зур рәхмәтлебез.
4. Алдагы ярыш өчен әниләрне чакырабыз. Алар әтиләргә галстук тагып китәрләр.
Әйдәгез әле , барыбыз да балачакка әйләнеп кайтыйк.
1.Әти белән әни чыга.Берегез –бала, икенчегез олы кеше. Баланы бакчага җибәрергә кирәк. Ә ул елый, үҗәтләнә. Сез эшкә ашыгасыз.Уйнап күрсәтергә.
2.Әти чакырыла. Сезгә бүген 3 яшь. Әти-әниегез машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә күрсәтегез әле.
3.Әни чакырыла. Кечкенә чакта өйрәнгән бер шигырьне сөйләргә. Нәкъ шул вакыттагыча итеп.
4.Әти чакырыла. Әни өйдә юк. Бишектә бала елый.Аны ничек туктатыр идегез.
Уен “Кер эл
(Күзләрен бәйләгән килеш бауга кер эләләр. Әни элә, әти кыстыргыч каптыра).
Әйдәгез әле әти-әниләрне тапкырлыкта-зирәклектә сынап карыйк. Әтиләргә,әниләргә табышмак әйтелә.
- Бер тишеккә кердем, өч тишектән чыктым.Чыккан кебек тоелдым, чынлыкта исә кердем. (майка кию)
- Кашыктан аягын салындырып утыра.( токмач)
- Җаны да юк, тыны да юк, үзе күлмәк кия. (мендәр)
- Ач булса ята, тук булса торып утыра. (капчык)
- Җаны юк, каны юк, үзе тимерне тарта. (магнит)
- Бер өй эчендә
Нәкъ илле егет
Тигез үскәннәр
Үлчәнгән кебек.
Бүрекләр башка
Бик нык береккән.
Һәр егет әгәр
Салса бүреген
Ашың да пешә,
Чәең дә кайный. (шырпы)
-Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)
- Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)
-Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй ... (бал)
-Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? (Сак- Сок)
-Кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган? (бүре)
-Мәкальне дәвам ит:”Ата беләк, ана ...” (йөрәк)
- "Түгәрәк икмәк” ( Калач)әкиятен сәхнәләштерү
- – Хөрмәтле әти-әниләр, сезнең кайсыгызның "Түгәрәк икмәк” әкиятен укыганы бар? (8 әти-әни чакырыла) Бүген без "Түгәрәк икмәк " әкиятен карап үтәрбез. Ләкин безнең әкияттә катнашучы артистларыбыз авырып киткәннәр. Шуңа күрә безгә әти- әниләрнең ярдәме кирәк булачак. Без рольләрне башкаручыларны әти- әниләр арасыннан сайлап алдык.
Әкиятне сөйләүче
Түгәрәк икмәк
Әби, Бабай, Куян, Бүре, Аю, Төлке.
(Залда утыручы әти-әниләр ярдәмендә "Түгәрәк икмәк” әкияте күрсәтелә.)
Сокланырлык итеп яшәгез сез җирдә,
Борчу йөрсен сездән еракта,
Ходай биргән бәхетләрне саклап
Кадерләрен белеп тормышта.
Тик уңышлар гына юлдаш булсын
Саулыгыгыз булсын корычтан.
Яшәгез сез шатлык-куанычта,
Тәм, ямь табып шушы тормыштан.
Бәхетле булыгыз!
Бердәмлек, дуслык, татулык –
Безнең өчен кирәк һәммәсе.
Күкләр аяз булсын,Илләр тыныч булсын.
Әнә шулар тормыш мәгънәсе.