Су анасына ни җитми
материал на тему

Юл йөрү кагыйдәләре буенча мероприятие. Балаларның иминлеген саклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_pdd.docx19.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Борын-борын заманда, безнең авыл суында яшәгән ди Су анасы.Беркөн яр буенда балык һәм бакаларны үз янына җыйган:”Туйдым суда яшәүдән, шәһәр күрәсе, юлда йөрисе килә дигән”.Шулай дигән дә шәһәр ягына кузгалган.Ничек уйлыйсыз балалар, ул шәһәрдә йөри алырмы?

Балалар: Йөри алмас, чөнки анда машиналар күп. Юл кагыйдәсен дә белми әле ул.

Тәрбияче: Мин Су анасын үзем белән бакчага алып килдем.Без аңа ярдәм итик юл кагыйдәсен өйрәтик. ( Су анасы керә, балалар белән исәнләшә)

Тәрбияче: Су анасы юлда йөрисем килә дигән идең, нәрсә соң ул “юл”?

Су анасы: Бертуктаусыз машиналар йөри торган урын юл инде.

Тәрбияче: Дөресме, балалар?

Балалар: Әйе, юл-ул транспорт хәрәкәт итә торган урын.

Тәрбияче: Дөрес, юлда машиналар, җәяүлеләр йөри. Аларның йөрүләрен юл билгеләре, юл кагыйдәләре көйли.Балалар әйдәгез, бүген шәһәргә бергәләп барыйк. Ә нәрсә белән барырга соң?

Балалар: Машинага, автобуска утырып.

Тәрбияче: Тагын нинди транспорт төрләрен беләсез? Бәлки башкасына да утырырга туры килер.

Балалар: Самолет, поезд, трамвай. “Нәрсә артык” уены.

Тәрбияче: Балалар, автобуска утырып барсак, безгә җылырак булыр.

Су анасы: Тик кайда соң тукталыш дигәннәре?

Балалар: Апа аның автобус төшкән махсус билгесе була.

Тәрбияче: Дөрес,әнә ул. Ә хәзер автобуска утырабыз. (Автобус кебек тезелгән урындыкларга утыралар.Магнитофонда машина барган тавыш куела.) Автобуска утыргач, без кемнәр булдык?

Балалар: Пассажирлар!

Су анасы: Ой, тәрәзәдән башны чыгарып баргач,шундый күңелле!Балалар, әйдә сез дә минем кебек утырыгыз!

Тәрбияче: Су анасы, үзеңне тәртипле тот!Балалар әйтегез әле автобуста барганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?  

      Балалар кул күтәреп әйтәләр.( Ишеккә сөялергә ярамый,башка кешеләргә комачауламаска, кычкырып сөйләшмәскә, өлкәннәргә урын бирергә, бер-береңне этмәскә кирәк)Тәрбияче тагын да күңелле булсын өчен табышмаклар әйтә.

Канаты бар-җилпеми,һавада очып йөри. ( самолет)

Ике көпчәкле арба, бензинсызда алга чаба.( велосипед)

Урам уртасында тора өч күзле бер командир. (светофор)  Автобус “туктый”. Шәһәргә килеп тә җитәләр.Су анасы төшү белән кызу-кызу автобус алдына бара.

Тәрбияче: Су анасы, тукта! Син бер кагыйдә дә белмисең икән.Балалар дөрес барамы ул?

Балалар: Юк. Автобусның артыннан узарга кирәк, ә иң яхшысы-автобусның тукталыштан  китүен көтү.

Су анасы: (билгегә төртеп күрсәтә) Карагыз әле, юлны аклы-каралы итеп буяп бетергәннәр.

Тәрбияче: Балалар, Су анасына аңлатып бирегез әле.

Балалар: Бу җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны, “зебра”дип атала.Аклы-каралы юл аша гына каршы якка курыкмый чыгарга мөмкин.

Су анасы: ( исе китеп) Карагыз әле нинди багана, баганада ут яна.Кызыл уты сүнеп китте,сары төсе ялт итте, яшел төсе яну белән бар кеше атлап китте.

Балалар  Су анасын светофор белән таныштыралар. (Аның өч төсе бар,Кызыл уты янса-туктап торырга, сары уты янса-сабыр итеп көтәргә, яшеле янса-юл аша чыгарга мөмкин.Светофор юл хәрәкәтен көйли.Аларны юл чатларына ,урамны аркылы чыгу урыннарына куялар)

Су анасы: Урам тулы машиналар трамвайлар каядыр чабалар, ә җәяүлеләр кайда йөриләр соң?

Балалар: Җәяүлеләр тротуардан гына йөри.Машина юлыннан йөрү тыела.

Тәрбияче: Балалар, бу рәсемгә карагыз әле, нәрсә күрәсез?

Балалар: Юл аша чыгучы кеше рәсемен.

Тәрбияче: Мондый билгеләр шәһәрдә бик күп. Бу билге куелган урыннарда юл аркылы чыгу рөхсәт ителә.

Су анасы: Ай,балалар, карыным ачты.Тиз генә кабып йотарга балыкта, бака да юк икән бит бу шәһәрдә.Ач йөреп авырып китсәм дәвалаучы таба алмый үләрмен микәнни?

Тәрбияче: Юкка борчыласың, Су анасы.Тамак ачса, капкалап чыгу урынын да, авырсаң дәваханәне дә тиз табарбыз.Әйдә, ярдәмгә хезмәт күрсәтүне белдерүче билгеләрне эзләп табыйк.Әйдәгез, балалар сез дә булышыгыз.

“Билгене төзе”уены уйнала. Балалар командаларга бүленеп “кисек” билгеләрне төзиләр.Су анасы да алар белән уйный. 

Су анасы: Ай-яй, балалар, бик күп нәрсәләр беләсез икән сез.Минем су астында яшәүче дусларым хат биргәннәр иде сезгә,аларның сорауларына җавап бирсәгез иде.

Транспортны кем йөртә?

Бензин белән нәрсә туклана?

Тротуардан машина йөри аламы?

 Яшел төс янганда юл аша чыгарга ярыймы?

Су анасы: Рәхмәт сезгә! Сәяхәт күңелле булды. Тик минем үз күлемә кайтасым килә. Кайтыйк, булмаса. ( Бергәләшеп автобуска утырып ,кайтырга кузгалалар.)

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

Су анасына ни җитми

( “Яшел ут” конкурсы буенча, музыкаль кичә)

                                                  1категорияле тәрбияче: Тухфатуллина Роза 

                                                                              Раифовна

        2016 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты