И газиз туган илем. Проект
проект (младшая группа) на тему
Актаныш, аның мәданияты, архитектурасы, табигате турында белем бирү өчен 2 кечкенәләр төркемендә проект эше.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_tugan_ilem.doc2_.doc | 61 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “ Актаныш катнаш төрдәге 6нчы балалар бакчасы”
Проект эше
2 кечкенәләр төркеме
.
Төзеде: Шайхутдинова Г.Р.
I кв. категорияле тәрбияче
Үткәрү вакыты: ел дәвамында.
Проектта катнашучылар: икенче кечкенәләр төркеме балалары, ата- аналар, тәрбиячеләр.
Актуальлелек:
Туган як һәр кешегә бик якын. Зурайгач та туган як турында уйланганда, кеше иң әвәл үзенең кечкенә чагындагы вакыйгаларын барлый, чөнки нәкъ менә бала чактагы хәтирәләр кешенең аңында тирән эз калдыра.Чынлап та безнең туган як ни кадәр генә зур булса да һәр кеше аны туган авылы, уйнап үскән урамы, су кергән елга буйлары белән искә ала.
Балаларга туган як, аның табигате, мәдәнияты турында белем бирү, аңа карата хөрмәт, горурлык, ярату хисе тудыру, балаларда үз иленең чын патриоты булырдай характер чалымнары формалаштыра. Соңгы елларда балаларда патриотик хис тәрбияләү зур иҗтимагый мәгънәгә ия булып, дәүләт татарфыннан билгеләнгән мөхим бурыч булып тора. ФГОС буенча балалар бакчасында бу бурыч күп очракта милли - региональ компоненты аша чишелә.
Минем уйлавымча, проект алымы балаларга шактый катлаулы булган материалны да, күмәк эзләнүләр аша, белем бирү проессын кызыклы, аңлаешлы итеп җиткерергә ярдәм итә.
Проектның максаты:
Туган ил белән танышу нигезендә балаларда туган якка карата кызыксыну хисе тәрбияләү.
Проекның бурычлары:
- Балаларга туган авыл, аның күренекле урыннары турында белем бирү;
- Туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү;
- Туган якның культурасы, традицияләре белән таныштыру;
- Туган якка карата хөрмәт, горурлык, ярату хисе тәрбияләү;
- Туган авылга карата кызыксыну хисе тәрбияләү.
Приотетлы белем бирү өлкәсе: социалләшү
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: белем бирү, коммуникация, әдәби әсәрләр уку, иҗадилык, музыка, хезмәт, куркынычсызлык.
Материаль- техник ресурслар:
- Тарихи әдәбият туплау;
- Туган як турында әдәби әсәрләр җыю;
- Күрсәтмә материал булдыру;
- Дидактик уеннар;
- Продуктив эшчәнлеккә материал булдыру;
- Ачык меропрятияләр өчен шартлар тудыру;
- Күргәзмәгә материал туплау.
Проектны үткәрү этаплары:
Балалар бакчасы буенча экскурсия үткәрү;
Балалалр бакчасы музеена сәяхәт;
Ата- аналардан анкета сорауларына җавап алу;
Ачык шөгыльләр күрсәтү;
Туган як табигате белән таныштыру;
Актанышның тарихы белән таныштыру (макет ярдәмендә);
Актанышның күренкле кешеләре белән таныштыру;
Уеннар уйнау;
Ата- аналар белән аралашу дәфтәрләре белән бердәм эшчәнлек оештыру. Туган авыл, гаилә турында кечкенә хикәя төзеп сөйләргә өйрәнү.
Гаилә белән актанышның күренекле урыннарында фотога төшү;
Ата- аналар өчен анкета
Балаларда туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.
- Сезнеңчә нәрсә ул патриотизм?
______________________________________________________________________________________________________________________________
- Балаларда кечкенәдән үк әхлакый – патриотик хисләр тәрбияләү кирәк дип саныйсызмы?
- Әйе
- Юк
- Сезнеңчә балалар әхлакый – патриотик хисләр нигезен кайда ала?
- Өйдә
- Балалар бакчасында
- Мәктәптә
4. Сез балалгыз белән туган авылы ( Актаныш) турында сөйләшәсезме?
- Әйе
- Юк
- Кайвакыт
5. Балалагыз үзетуган ягы белән кызыксынамы?
- Әйе
- Юк
- Кайвакыт
6. Сезнеңчә туган якның табигате, мәдәнияте,архитектурасы, күренекле кешеләре белән таныштыру баланы тәрбияләүдә уңай роль уйныймы?
- Әйе
- Юк
- Белмим
7. Сез шәхсән балалгызда туган якка карта ярату, горурлык хисе,уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өчен нәрсә эшлисез?
______________________________________________________________________________________________________________________________
8. Бу юнәлештә балалар бакчасыннан нинди ярдәм булуын телисез? __________________________________________________________________________________________________________________________________
“Актанышта нәрсә бар”
Балалар урындыкларда утыралар, яки түгәрәккә басалар. Тәрбияченең : Актанышта нәрсә бар?- соравына җавап эзлиләр. Әти-әниләре белән булган урыннарны, экскурсияга барган урыннарны искә төшереп әйтәләр.
“Нәрсә артык”
Өч яки дүрт предмет (түбәтәй, калфак, алъяпкыч һәм гармун), җәнлек (аю, куян, төлке һәм җираф), агачлар (каен, чыршы,миләш һәм пальма) арасыннан артыгын табарга кушу, җавапларрын аңлатып бирә белүләренә ирешү.
“Өлешләрдән төзе”
Актанышта урнашкан, балаларга таныш булган, 3 яки 4 өлешкә бүленгән биналар рәсемнәреннән бербөтен рәсем төзү. (мәсәлән балалар бакчасы, спорт объектлары, мәчет, мәктәп, больница рәсемнәрен алырга була). Уенны берничә тапкыр уйнагач вакытка уйнатып була.
“Без, без, без идек”.
Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без,без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Якуб
Авызыңны ач та яп!
“Күрсәт әле, үскәнем”.
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, – дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.
– Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
Йөзек салыш уены”
Балалар урындыкларда утыралар, бер бала йөзек салучы була. Ул утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә йөзекне салып калдыра. “Тычкан батыр сикереп чык.” -ди. “Тычкан батырга” җаза бирелә.
Туган ил турында мәкальләр
Илсез кеше - телсез сандугач.
Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта.
Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.
Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
Үз илем - алтын бишек,
Кеше иле - үтә тишек.
Туган туфракка баскан эз суынмый.
Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.
Ата-бабам торган җир,
Кендек каным тамган җир.
Бердә түгел, илдә көч.
Береккән ил бозылмас.
Бер төкерсә, бер була,
Ил төкерсә, күл була.
Туган илең — туган анаң.
Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
Туган илнең эте дә якын.
Туган туфракка баскан эз суынмый.
Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.
Өйнең яме ана белән.
Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
Ата- ана турында мәкальләр
Ата-ана теләге
Утка-суга батырмас.
Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
Ата аркасы — кала аркасы.
Ата — беләк,
Ана — йөрәк.
Ата — җизнә,
Ана — казна.
Ата — йортның матчасы,
Ана — йортның өрлеге,
Балалар — стенасы.
Ата йөрәге — таудан өлкән,
Ана йөрәге — диңгездән тирән.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”
Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...
туган илем-чиксез хэзинэ
мероприятие на татарском языке на праздник "День родного языка"...
Туган илем- Татарстан
Сценарий праздника предназначен для дошкольников подготовительной к школе группы....
туган илем
В этой работе описывается про родной край...
Газиз туган илем. Россия табигате.
Безнен илебез бик зур. Эле кончыгыштан кояш чыга гына башлый , э инде конбатышта кук йозенде йолдызлар да яна. Шуна курэ илебез кугенде кояш баемый диген эйтем бар...
Лепбук "Татарстан - газиз туган җирем"
Национальное воспитание детей .[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"10954146","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"270","width":"480"}}]]...
Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...