"Алтыда кермэгэн - алтмышта кермэс"
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
“Алтыда кермәгән – алтмышта кермәс”
Без халык педагогикасына нигезлшнеп, әти-әниләр белән тәрбияви кичә үткәрдек.
Алып баручы: Хермәтле әти-әниләр! Бүгенге тормышыбыз бер дә мактанырлык түгел. Үсмерләр арасында жинаятьчелек которынып үсә, ата-аналар үзенең төп вазифасын онытып бара, ата-улны, ана-кызны белми, кайбер балалар ата-анадан ваз кичә, икенче бер аналар үз балаларын ташлап китә, яшьләр арасында дорфалык, тәртипсезлек, тупсалыкның чиге юк.
Бу нилектән шулай? Без тәрбиядә нинди ялгышлар җибәрдек. Моны ничек төзәтергә? Балаларыбызны бәхетле итү өчен нәрсә эшләргә? Тәрбиядә нинди кыйблага карарга?
Ә бит үткәнебезгә эйләнеп карасак, татар халкы гөмер-гөмергә эшче намуслы, тәртипле, эдәпле, кунакчыл, ачык йөзле булуы белән танылгын. Матур гөреф-гадәтләр, кунакка йөрүәеләр, милли бәйрәмнәр уздырулар хезмәт кешесенә, дәрт өчтәгән.
Өлкәннәрне аксакал дип йөрткәннәр, авыр хөзмәт башкара алмаслар да, алар гаиләдә тергәк булып саналганнар.
Әйе, ата-бабай мирасына күз салсак, без үзебез өчен бик күп гыйбрәтләр алыр идек.
Дәүләтебез, милләтебез һәм балаларыбызның киләчәге үткәнебезнең иң яхшысын кире кайтаруга, аны янартуга, ягъни тарихыбыз, мирасыбызны, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, аның элек-электән килгән бала тәрбияләү, гаилә кору, анда хезмәткә өйрәнү, тормышка эзерләү тәрбиясен яңадан өйрәнүгә килеп тоташа.
Без бүгенге кичәдә тормышта еш була, ләкин аларга игътибар бирми торган кимчелекләр һәм дә уңай яклар белән очрашырбыз. Күзәткән тамашалар турында үз фикерегезне әйтерсез, кирәк икән – бәхесләшербез.
(Пәрдә ачыла, анда хәзерге татар авылы өенең эче сүрәтләнгән).
1 нче тамаша.
Катнашалар: әби, ана, онык, күрше карчык (рольләрне тәрбиячеләр башкара)
Ике карчык, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчеп утыралар. Ана (килен) чәй ясый.
Күрше карчыгы: И, Мәрфүга ахирәт, киленең бигрәкләр дә уңган инде. Ул чәегезнең тәмлеге, ипиегезнең йомшаклыгы!...
Ана: Яратсагыз, ашагыз эле, каймагыннан да авыз итегез, балына да җитешегез. (Шул вакыт оныклары ашыгып кайтып керә, аяк киемнәрен төрле якка ыргыта).
Онык: Уф, ардым. Урам сугышында тәки теге өч малайларын җиңдермәде бит, тукмадык кына. Кара, үзләре чәй эчеп утыралар, ә миңа бирмиләр. (Зурлар арасына кереп утыра, аякларын селки, кашыкны алып өстәлгә бәрә).
Күрше карчыгы: Исәнме улым!
Онык: Привет, бабуля!
Ана: И. Улым, матурым, бигрәк ачыгып кайткан шул. Хәзер ашатам.
Әбисе: Эйе, хазер заманалар үзгәрде. Без яшь вакытта... (Алып баручы шул вакытта алга чыгып баса һәм әти-әниләргә мәрәҗәгать итә).
Сораулар:
- Әби ни әйтергә теләде?
- Сез әни кешенең нинди яхшы якларын һәм кимчекләрен күрдегез?
- Татар халкында шундый сыйфатлар турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр бар?
Җаваплар:
- Әби хәзерге яшьләрнең, балаларның тәртипсезлеге хакында әйтергә, үзләре яшь вакытта балалар белән зурлар арасында икенче төрле мөнәсәбәтләр булуын искә төшерергә җыенганнар, бәлки?
- Уңай яклар: килен кешенең күрше карчыгын аяк өсте сыйлавы, кунакчыллык, зурлар арасында узарга мөнәсәбәткә ихтирамы. Кимчелекле яклар: баланың исәнләшә белмәве, сугышып кереп, мактанып сөйләве, бит-кул юмыйча, рөхсәт сорамыйча, зурлар арасына кереп утыруы, өстәл артында үз-үзен тота белмәве, эдәпсезлеге һәм олылар тарафыннан кисәтү ясалмау.
- “Олыны олы итмәгән олыгыйганчы игелек күрмәгән”, “Яман чир белән яман гадәт тиз йога”, “Аяк болгап шайтан чакырма”, “Баланы артык иркәләү типкәләүдән яман”, “Яман чир кечкенә төердән башлана”, “Иркә бала ир булмас”, “Җылы сүз җан азыгы, яман сүз баш казыгы” һәм башка.
Алып баручы: Бу тамашада катнашкан бала үзен тәртипсез итеп күрсәтте. Ана үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәткәндә, төп өч шартны истә тотарга кирәк була, кагыйдәнең үзләштерүен көн дә тикшереп тотырга һәм үзенә дә шул кагыйдәне истән чыгармаска кирәк.
Музыкаль мизгел: Зурлар төркеме балалары сәхнәгә чакырыла. Алар белән “Чума үрдәк, чума каз” дигән җырлы татар халык уены оештырыла.
2 нче тамаш.
Катнашалар: әби, ана, онык (кыз).
(Әбисе оныгына яшь вакыттагы сандыгын күрсәтә).
Эби: Менә бусы – чиккән сөлге, монысы түрләмә дип атала, аны элек өйнең буеннан буена эләләр иде, ә менә бусы, кызыл чәчәклесе, өстәл япмасы була.
Кыз: Эбием, рәсемнәре бигрәк матур.
Эби: И, бәбкәм, рәсемнәр түгел ул, аны кияүгә чыкканда бирнә, итеп төрледән-төрле җепләр белән чиккән идем.
Кыз: Әйдә, әбием, эскәтертне өстәлгә ябып куик, матур булып торсын (Өстәлгә япкач, сокланып карап торалар. Әнисе кайтып керә).
Ана: Бусы ни тагын?! Кем инде иске модадагы мондый әйберләрне яба? Кеше күргәнче тизрәк алып куегыз, көләрләр!
Кыз: Аны мин җәйдем. Әле әбием мине шундый матур җепләр белән чигәргә дә өйрәтәм, диде.
Ана: Кит аннан, күз бетереп утырырга, матур-матур эскәтертләр белән базар тулы, акчаң гына булсын. Чигү чигеп утырганчы, китабыңны укырга өйрән. Энкәй син дә инде, эллә саташа башладың, сонгы вакытта гел шул иске сандыгыңны актарасың... (Алып баручы әти-әниләргә мәрәҗәгать итә).
Сораулар:
1.Ана кеше нинди ялгышлар җибәрде?
Иске сандыклар сездә сакланамы һәм аларны нинди тәрбия чаралары итеп файдаланырга була?
Борынгы заманда яшь кызлар, киленнәр кичләрен нинди эшләр белән шөгыльләнгәннәр?
Җаваплар:
- Ананың ялгышлары: олы кешенең хәтерен калдыру: баланы эштән биздергеч сүзләр әйтүе, кул хезмәтенә үзе өйрәтергә тиеш булса да, ул турыда уйламавы һ.б.
- Иске сандык – әби сандыгы эле бүгенге көндә дә эһәмиятен югалтмый. Андагы әйберләрне балаларны әбиләребезнең элекке тормышлары белән таныштыру чарасы буларак, шулай ук татар сәнгате аша эстетик тәрбия бирү өчен файдаланырга мөмкин. Сабыйларны чигәргә, тегәргә өйрәтү дә милли тәрбия бирүнең бер өлеше булып тора.
- Борынгы заманда кызлар, аулак өйләргә җыелып, кул эшләре өмәләре үткәргәннәр.
Алып баручы: (әти-әниләрнең җавапларын берләштереп сөйли)
- Әйе, татар халкы гомер-гомергә эшчән халык булган. Аулак өйләрдә күңелле итеп кул эшләре оештырылган, җыр, музыка эшкә дәрт өстәгән. Шул бәйләү, бирнәлекләр чигү, тегү кебек эшләр һәрвакыт кич утырганда башкарылган. Кечкенә кызларны да, кул арасына керә башлауга, һәнәргә өйрәтү максат итеп куелган.
3 нче тамаша.
Катнашалар: ата, ана. Бала. (Ана ашарга эзерли, ата кырый ятып телевизор карый, бала энисе янына килә).
Бала: эни, мин дә мәмәй пешерәм эле?
Ана: Эй, эчемне пошырмасана. Сиңа эш кушсаң, бөтен өйне яңадан җыештырасы була. Бар, эле бар, энә атаңның бер эше дә юк.
Бала: (әтисе янына килә) –әтием, бүген бакчада шундый кызык булды, сөйлимме? Эле яңа җыр да өйрәндек.
Ата: Күрмисеңмени, арып кайттым. Әнә телевизор кара, футболның ин кызган вакыты, тәки “безнекеләр” җиңәләр инде. (Бала күңелсезләнә, кая барып сыгылырга, ни эшләргә белми. Киштәдән нидер алмакчы була, ул ишелеп төшә. Тавышка ата белән ана йөгереп килеп җитәләр, бала елый башлый).
Ана: Уф, алла! Үләм инде мин синең белән! Бер эш рәте белмисең! Ни берәр уен уйнамыйсың! Ул бакчадагы апаларың ни генә өйрәтәләр соң сиңа? (Алып баручы кичәне дәвам итә).
Сораулар:
- Ата-ана баласын, гаиләдә баланы хөзмәткә өйрәтүдә сез нинди кимчелекләр күрдегез? Татар гаиләләрендә бу эш ничек куелган булган?
- Һөнәрле кеше турында сез нинди татар халык мәкальләрен беләсез?
Җаваплар:
- Ата-ана баласын кечке яшьтән хөзмәткә өйрәтергә кирәклеген белми, ана кемдер башкарырга тиеш, ди уйлый.
- Һөнәргә ир балаларны-ата, кыз балаларны ана өйрәткән. Күпчелек бала әти-әнисеннән үрнәк алган, хәллерәк кешеләр балалары махсус һөнәрләр үзләштергәннәр.
- “Һөнәрле-үлмәс, һөнәрсез-көн күрмәс”, “алтыда кермәгән-алтмышта кермәс”, “хезмәт төбе-хөрмәт”, “кешенең кешелеге эш белән”, “һөнәрсез кеше кулсыз кеше” һ.б.
Алып баручы: Эйе. Татар гаиләләрендә ата-ана балага кечкенәдән ук эдәп-әхлак кагыйдәләрен һәм һөнәр өйрәтергә бурычлы булган. “Бер генә кеше дә үз башына ниләр киләсен белми, шуңа күрә һөнәрен һәрвакыт һәркайсы ярап куя” – дигәннәр борынгылар. Үз баласына һөнәр өйрәткән өлкәннәрнең Алла каршында да, милләт каршында да изге вазифасын үтәлгән булып саналган. “Һөнәр өйрәткәндә ата-ана һич йомшаклык күрсәтергә тиеш түгел, гыйлем вә һөнәр өйрәткәндә нык куллы, булу зарури” – дип язып калдырганнар гыйлем ияләре.
4 нче тамаш.
Катнашалар: ике ана һәм бала.
(Соңгы мода белән киенгән ике ана сөйләшеп утыра).
1 нче ана: Зойка, беләсеңме бүген базарда күпме польза ясадым, бер “лимон”!
2 ана: О!!! Ниләр саттың инде?
1 ана: Пустяки, ничего хорошего.
Бала: Эни, миңа да берар тәмле “пустяки” алып кайт эле.
1 ана: Кит эле, не мешай, зурлар белән сөйләшкәндә кысылма. (телефонга килә, номер җыя).
- Алло! Галка, мин эле бу, Алла (Эминә) инде, танымыйсың эллә? Да, мин бүген бер “лимон” эшләдем. Да, здорово. Зойка да монда эле. Хәзер ук килеп җит, бераз отмечать итәрбез. Иреңә берәр сәбәп тап инде, профсоюз җыелышы, диген.
(Алып баручы әти-әниләргә сораулар белән мәрәҗәгать итә).
Сораулар:
- Сез татар хатыннарга хас булмаган нинди начар сыйфатлар күрдегез?
- Элекке татар гаиләләрендә хатын-кызның нинди вазифалары булган?
- Безнең татарда комсызлык ничек бәяләнгән?
- “Иң зур байлыгым –энкәм биргән телем” дигән әйтемне сез ничек аңлыйсыз”
Җаваплар:
- Татар хатын кызларына хас тыйнаклык белән киенмәү: үз-үзеңне эдәпсез, чамасыз иркен тоту, татар телен бозып сөйләшү, бала белән юньләп аралашмау.
- Хатын – кызлар гаиләдә бала үстергәннәр, ир-атка ашарга әзерләгәннәр, кул эше тотканнар, җәй көне кырда ирләре белән бергә иген иккәннәр.
- Комсызлык татар халкына ят күренеш булган “Теге дөньяга алып китеп булмый”, “Булганына шөкер ит!” кебек әйтемнәр васыять урынына еш әйтелгәнншр: “Хәер бирү кебек дини бурычны мөмкинлеге булган һәр мөселман кешесе даими үтәп торган”.
- Бу әйтемдә ана теленең зур әһәмияте чагылыш тапкан. Кеше нинди генә телдә сөйләшмәсе, нинди генә югары үрләр үрләмәсен, ул үз телен-ана телен онытмаска тиеш.
Алып баручы:
Әйе, сонгы вакытта тел турында күп сөйләшәбез. Тел турындагы законны да беләбез. Һәр кешегә тед һәм сүз иреге бирелгән булса да, үз милләтен, ата телен хөрмәт иткән кеше ике телне бергә кушып сөйләшмәс. Ике телне бутап сөйләшү – үзе ук культурасызлык билгесе. Татарның зыялылары, күп телләрне яхшы беләсәләр дә,саф татар телендә сөйләшкәннәр һәм бөтен эшләрен дә шул телдә язганнар.
Алып баручы:
Безнең татар халык педагогикасына нигезлэнеп тозелгэн кичэбез азагына якынлашып килэ. Курсәткэн тамашалар нинди дэ булса гыйбрэт алырга ярдэм итсэ һәм бала тэрбияләүдә яхшы этәргеч ясаса, без бик шат булыр иде ( Кичәдә актив катнашучыларны билгеләп утә, аларга әэхәэт эйәэ).
Без бүгенге кичәбезнен темасын да юкка гына “ Алтыда кермәгән-алтмышта кермәс” дип атамадык. Чөнки сабый иң саф, изге зат булып дөньяга килә. Алты яшькә кадәр вакыт – аның өчен иң әһәмиятле чор. Галимнәр раславынча. Кеше үзе аласы белем һәм тәрбиянең 70% алты яшькә кадәр үзләштерә, калганын гомер буе тулыландыра гына. Милли горурлыгыбыз булган бөек шагыйребез Г.Тукай да сабыйның күңелен язылмаган ак дәфтәр белән тиңләгән һәм шундый юллар язып калдырган.
Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакъ телең дә, һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакъ җаның һәм һакъ тәнең – барлык вөҗүдең пакъ синең,
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!......
Бала туганнан беренче көннәреннән ук алып барылган эчтәлекле тәрбия эше өзлексез дәвам иттерелгәндә генә үзенең җимешләрен бирә. Бала тәрбияләүдә иң изге хәзинә- туган тел! Сөю, сабырлык, зирәклек күрсәтсәк, ана сөте, изге ана теле балада әткә-әнкәсенә, якыннарына, тереклеккә мәхәббәт, үзен чолгап алган дөньяны танып белү теләге тәрбияләр. Әйдәгез әле, иптәшләр, бүгенге кичәдән соң тәрбия эшенә карашыбызны үзгәртик.
Балаларыбыз – безнең киләчәгебез, аларны ничек тәрбияләсәк, безнең картлыгыбыз да шулай булачак. Безнеке генә түгел, милләтебез, илебез киләчәктә дә алар кулында. Шуңа күрә сабыйларыбызны чын татар балалары итеп үстерү өчен көчебезне кызганмыйк.
Барыгызга да исәнлек, саулык, эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның сәламәт, эшчән, намуслы, кыю, зирәк, ипле булып үсүләрен, аларның сезгә шытлыклар гына китерүләрен телибез.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
(кичәдән соң әти-әниләр белән татар халык уеннары, биюләр оештырыла).
Икенче бүлектә 6-7 яшьлек балалар белән татар халык традицияләрен үз эченә алган “Кичке уеннар” дигән халык авыз иҗаты кичәсе булды. Өченче бүлектә кунаклар: аксакаллар шурасы эгъзасы әнвәр абый, икенче гимназия директор урынбасары Әдибә Бакировна, психолог Ахметов. Хатын –кызлар советы әгъзәләре Хәлидә Галләм кызы, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
Икенче көнне шәһар радиосыннан тапшырдылар.