Көз бәйрәме
материал (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Көз бәйрәме
13нче төркемдә “Көз бәйрәме” эшкәртмәсе
А.б. Әссәламегаләйкем кадерле кунаклар, балалар! Килешәсездер, һәр ел фасылы үзенчә матур: кыш үзенең салкыннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары, җәй - аллы-гөлле чәчәкләр белән матур. Ә көз үзенең муллыгы һәм күркәмлеге белән матур. Без сезнең белән бүген көзге муллык, көзге матурлык турында сөйләшербез.
Урман-кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп,
Үкенмибез без
Килә шаулый, алтын матур көз
Оча яфрак, исә көзге җил.
Табигатьнең бигрәк сокландыргыч
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил.
Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга.
Көз җиттеме, җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә
Нинди күркәм минем илем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле
Моңланып, шаулап тора.
Җыр “Мин көзләрне яратам”
Залга елмаеп көз керә.
Көз. Әссаләмегаләйкем, балалар! Күрәм бәйрәмгә килгәнсез. Мин алтын Көз булам. Мине зурлап әйткән матур сүзләрегез, җырларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин дә бит буш кул белән килмәдем. Сезгә табышмаклар, мәкальләр алып килдем. Шуларны әйтә белерсезме икән?
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана.
Кырлар буш кала,
Бу кайчак була? (көз)
Язын киенә - кышын чишенә (агач)
Үзе аяксыз, сикрә дә төшә, сикерә дә төшә (яфрак)
Беркемгә дә күренмичә
Җыр көйләргә ярата.
Көзге сары яфракларны
Тирә якка тарата (җил)
Боларын беләсез икән, ә мәкальләр әйтсәм, дәвам итә алырсызмы икән?
- эше барның – ашы бар
- эш кешенең – көзгесе
- тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың
- агачны яфрак бизи – кешене хезмәт бизи
- эш беткәч – уйнарга ярый.
А.б. Алтын көз бик матур мәкальләр алып килгән. Дөрес бит. Әйдәгез, без дә хәзер бер уен уйнап алабыз. Ул “Бәрәңге җыю” дип атала. Сез хәзер бәрәңге бакчасыннан мөмкин кадәр күбрәк бәрәңге җыярга тиеш буласыз.
(ике мәртәбә балалар белән, бер мәртәбә әниләр белән уйнала. Бәрәңгеләрне бергәләп саныйбыз.
Көз. Сез бик оста малайлар һәм кызлар булдыгыз. Тик мин китим инде. Минем әле күчмә кошларны, кыр казларын, торналарны ерак юлга озатасым бар. (чыгып китә)
Җыр “Осень, осень»
Ишектә бакча карачкысы керә
А.б. Абау, бу кем? Көзне озатып кына калган идек, тагын бер кунак килә. Син кем, кайдан, ничек безнең бәйрәмгә килдең?
Карачкы. Сез мине танымыйсызмени? Әллә бакчада бер дә күргәнегез булмады? Балалар, бәлки сез мине беләсездер. Мин бит иртә яздан уңыш өлгергәнче яшелчәләрне кошлардан, чакырылмаган кунаклардан саклап торучы бакча карачкысы. Менә шулай инде, җәй буе бакча сакладым да, көз җиткәч хуҗаларым уңышны җыеп алып киттеләр. Мин бакчада берүзем калдым! Ялгызыма күңелсез булгач, үземә дуслар эзләп сезнең янга килдем. Утыгыз бик якты яна, кешеләр дә күп җыелган. Сездә бүген берәр бәйрәм ахрысы?
А.б. Әйе Карачкы дустыбыз. Бездә бүген Көз бәйрәме. Үзеңне ялгыз калдырганга кешеләргә үпкә саклама инде яме!
Карачкы. Юк-ла, аларның шәһәрдәге фатирларында мин чакырсалар да яши алмыйм. Минем анда тыным кысыла. Мин хуҗаларны киләсе язга кадәр бакчада гына көтеп торам. Менә син, кызым, көз бәйрәме дисең. Ә беләсеңме соң, көз ниләр белән истә калды?
А.б. Көз – мул уңыш җыю чоры.
Карачкы. Бик дөрес әйтәсең. Менә сезнең бәйрәмдә дә үземнең дусларымны – яшелчләрне күрәм әле. Болар барысы да бакча нигъмәтләре бит. Чыгыгыз әле яшелчәләр монда, бирегә. Күрик әле, быел бакчада ниләр үскәнен:
Безнең бакча балалары
Яшелчәләр үстерә.
Бакчадагы туптан да зур
Мәсәлән, мин кәбестә.
Ә бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр әле!
Ярмалы, тәмле бәрәңге
Өстәлнең түрендә әле.
Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер – саулык чыганагы
Кишердә күп каротин.
Ә мин сарымсак
Микроблар, булыгыз сак!
Барыгызны да җиңәм
Йөрәккә мин көч бирәм!
Ә мин суган
Әрчегәндә килсә дә яшь күзегезгә
Мине ашап, салкыннарда
Суык тимәс үзегезгә.
А.Б. көзге табын, бай табын
Кыяр, карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән
Өем-өем өелгән
Алмалары ал төсле
Балкып торган таң төсле.
Капсаң эри авызда
Һәр кисәге бал төсле.
А.б. Хөрмәтле бакча карачкысы. Син безгә җәй буе яшелчәләрдән мул уңыш алырга ярдәм иттең. Ә үзең аларның тәмен беләсеңме соң?
Карачкы. Беләм, беләм! Мин алма бик яратам!
А.б. без хәзер бер уен уйнап алабыз. Ул уен “Тәме буенча бел!” дип атала. Күзләрне бәйләп, мин биргән яшелчәләрне тәме буенча кайсыгыз белә алыр икән? Әйдәгез, Карачкыдан башлыйбыз!
Уен уйнау.
Карачкы. Булды, рәхмәт сезгә. Менә бит, балалар белән уйнап алгач, күңелләр күтәрелеп китте. Хәзер мин яңадан үз бакчама кайтыйм инде. Өйгә караклар кермәсен. Бәлки хуҗаларым да килеп китәр. Әлегә саубуллашыйк, балалар, дуслар. Яз җитеп, карлар эреп бетүгә минем янга килеп җитегез яме! Мин сезне көтеп торырмын. Онытмагыз, яз көне очрашырбыз!
Октябрьдә, октябрьдә
Яңгырлар җик еш ява.
Бар үләннәр дә саргая,
Чикерткә тынып кала.
Яфракларны өзә-өзә
Көчле җил уйный тышта.
Бик күп утын әзерләнә
Мичкә ягарга кышта.
Ямьле кояш нурлар чәчеп,
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле күчтәнәчләр
Көз алып килгән безгә
Алтын яфраклар очалар
Безнең башларга тиеп.
Саубуллаша кыр казлары
Язын кайтырбыз диеп.
А.б. Балалар, карагыз әле, җиргә күпме яфраклар колеган, әйтерсең хәтфә келәм җәелгән. Әйдәгез, аларның беразын җыеп, яфраклар белән биеп алабыз.
Яфраклар белән бию.
Если дождик проливной, зонтик я беру собой
Очень яркий и большой, желто-красный голубой.
Кто не повстречается, очень удивляется
Говорит кругом народ: «Вот так чудо! Зонт идет!»
Даже чуточку обидно, что меня совсем не видно!
Уен «Зонтиклар белән”
А.б.
Кем бар итте бу дөньяны?
Айны, йодызларны, кояшны?
Кем бар итте җирне, тауны
к\кләр, сулар һаваны?
Кем әле тотып тора
Күктәге йолдызларны?
Кем яңгыр яудырып
Үстерде нигъмәтләрне?
Бар нәрсәне булдыручы,
Күрүче, ишетүче.
Хәләл ризык бирүче
Иң Бөек һәм Гүзәл зат
Ул -
Шөкер кылам, исәнлек биргәненә.
Аяклар йөргәненә, күзләрем күргәненә.
Шөкер кылам, исәнлек биргәненә.
Күктән яңгыр яудырып, иген үстергәненә.
А.б. Кадерле, дуслар! Безнең бүгенге сөйләшүебезгә шушы урында нокта куярбыз. Сезнең игелекле, әдәпле балалар булып үсүегезне телибез.