Каз өмәсе
презентация к занятию (подготовительная группа) по теме

Мазитова Резида Ильгизаровна
Сценарий для праздника "Каз өмәсе",для подготовительной группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaz_omse.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №6 «Незабудка» г. Набережные Челны.

              Сценарий праздника для подготовительной группы

                                            «Каз өмәсе”

                                                                                                     Составила:

                                                                                    Воспитатель 1 кв. категории

                                                                                                   Мазитова Р. И.

                                         г. Набережные Челны.

                                                           2013 г.

                                 « Каз өмәсе» бәйрәме.

                       Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле кунаклар, балалар! Бүген без татар халкының йола бәйрәменә - каз өмәсенә җыелдык. Каз өмәсе ул татар халкының иң көтеп ала торган күркәм йолаларыннан берсе.

Хуҗабикә: Кызым, Диана, бүген безгә казларыбызны урнаштырырга иде.

Бар әле апаң белән иптәш кызларыгызны чакырыгыз.

Кыз: Менэ кызык! Бездә бүген каз өмәсе!

                            « Каз өмәсе» Г. Морат шигыре.

     Атлар чаба урамнан,

     Чалулый чаналары.

     Җилдерәләрме белеп,

     Белмичә чабалармы?

     Каз өмәсе ич – бездә

     Карда – каз түшкәләре.

     Саклаган бәбкәләрем

     Исемә төшкәләрме?

Хуҗабикә: Әйдәгез, кызлар әйдәгез!

                                                   Кызлар керәләр.

1 кыз: Кызлар, тизрәк эшкә тотынсак, эшебез тизрәк бетәр. Әйдәгез, эшне башлыйк.

     (кызлар казларны алып идәнгә утыралар. Бер – берсенең эшен күзәтәләр).

2 кыз:  Лилиянең казы безнекеннән чистарак булган бит, кызлар.

3 кыз: әй уңган да инде безнең Лилия.

4 кыз: Безнекедә аныкыннан ким түгел. Менә карагыз, ялт иттердек.

Хуҗабикә: Бик зур рәхмәт, балалар. Хәзер ял итеп алыгыз әле.

« Күңелле туп» уены оештырыла. Балалар түгәрәккә басалар, тупны бер – берсенә күчерәләр һәм җырлыйлар ( «Ал чия» көенә).

           Күңелле туп тиз –тиз әйдә,

           Кулдан кулга тәгәрә.

           Күңелле туп кемдә калса,

           Хәзер шул биеп ала.

Соңгы сүзне әйткәндә туп кемдә кала, шул бала бии. (Уен 3 тапкыр уйнала).

1 кыз: Туктагыз әле, малайлар килә түгелме соң?

2 кыз: Чынлап та кызлар, малайлар җырлап киләләр.

1 малай: Кызлар ишетәсезме? Без килдек.

Кызлар: Ишетәбез, ишетәбез! Тупсадан акча түләмичә кертмибез. Акчагыз бармы?

Малайлар:Акча бездә бер кесә.(кесәләрен күрсәтәләр).

Хуҗабикэ: Кызлар, бу малайларның бернинди дә акчалары юк. Шуңа күрә әйдәгез табышмаклар әйтик, җавапларын белсәләр, кертербез.

1 кыз: Соскы борын – бакылдык,

            Күп сөйләшә - такылдык.  (үрдәк)

2 кыз: Башы тарак, койрыгы урак,

            Кычкыртып быргысын, уята барысын. (әтәч).

3 кыз: Канаты бар – очмый,

            Аягы юк – йөри . (балык).

Хуҗабикә: Бигрәк акыллы икәнсез малайлар, әйдәгез керегез.

Малайлар: Казларыгыз майлы булсын!

                                     Җыр « Такмаклар»

  1. Шыгыр – шыгыр капканы,

 Шыгырдатмый ачмагыз.

 Каз өмәсе булган җирдән

 Беребез дә калмабыз.

  1. Барасызмы, барабыз

Каз өмәсен карарбыз,

Куып чыгармаслар әле

Берәр эшкә ярарбыз.

  1. Каз бәлеше тәмле пешә,

Кызыл кирпеч мичләрдә,

Әй, бигрәк күңелле,

Шушы матур кичләрдә.

Хуҗабикә: Балакайларым, мин казларның эчләрен алып бетердем. Су буена төшеп юып кайтыгыз.

Кызлар казларны көянтәләргә элеп, бәкегә төшеп китәләр. (чыгалар).

1 малай: Каз чайкыйлар безнең кызлар,

                Куллары эшкә ята.

                Мактаудан башка бер сүз юк,

                Бу кызларга карата.

 Кызлар керәләр.

Хуҗабикә: Кайтып та җиттегез мени, кызлар. Кая казларыгызны алып куям.  Бигрәк уңган балалар булдыгыз. Мин әле тәбикмәкләремне дә пешереп бетерә алмадым.

1 кыз: Борчылмагыз, без уйный торабыз.

                        « Чума үрдәк – чума каз» уены.

Хуҗабикә: Бигрәк куңелле үтте бәйрәмебез, әйдәгез, балалар, коймакларым пеште, коймак белән чәй эчеп алыйк.

Малай: Бик зур рәхмәт сезгә, апа!

Алып баручы: «Каз өмәсе» йола – уены чәй эчү белән тәмамлана.