" Түгәрәк уен" фестивале.
методическая разработка по теме
" Түгәрәк уен" фестивале проведена с детьми дошкольного возраста в детском саду № 217 Московского района города Казани..
Детям было очень весело и интересно.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uennar.doc | 29 КБ |
Предварительный просмотр:
“Түгәрәк” уен фестивале.
Алып баручы: Бергәләп басыйк әлә,
Түгәрәк ясыйк әлә.
Менә нинди түгәрәк,
Әйтерсең лә күбәләк.
Тыпыр – тыпыр тыпырдыйбыз,
Бер дә карап тормыйбыз.
Бергәләшеп ял итәрбез,
Әйдә сез дә килегез!
1 нче бала: Әй уйныйбыз, уйныйбыз,
Уйнап hич тә туймыйбыз!
Уен : “ Яулык салыш”
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә салып китәм,
Бер иптәшнең артына.
Алып баручы: Кызлар исемнәрен әйт! ( Әльфия, Роза, Алсу, Айсылу, Зөлфия, Миләүшә).
Уен: “Мәликә”.
Утыр, утыр, мәликә,
Алмагачның төбенә.
Кем утырган каршыңа
Әйтеп бирче тиз генә.
Алып баручы: Татар халык киемнәрен әйт!
(Калфак, камзул, түбәтәй, яулык, алүяпкыч, күлмәк).
Уен “ Түбәтәй”.
Түп, түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән, матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
( балалар җырлый- җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр.Кемдә тукталып кала – җәза бирелә).
2 нче бала: Уйнау безгә көч бирә,
Батыр итеп үстерә.
“ Чүлмәк салыш” уены үткәрелә.
( Бер торкем балалар 2 чүлмәкләр” , икенче төркем балалар “ сатучылар”).
“ Чүлмәкләр “ аякларын бөкләп утыралар.Яннарында “ сатучылар” басып торалар.
Сатып алучы килә.
-Исәнмесез!
-Исәнмесез!
- Нәрсә кирәк?
-Чүлмәк кирәк!
Ничә сум?
-Биш сум.
( Чүлмәк йогерә.Сатып алучы куып тотарга тиеш.Тотса –чүлмәк аныкы, тотмаса- чүлмәксез китә).
Алып баручы: Сез нинди татар халык ашларын беләсез?
Бәлеш, кыстыбый, өчпочмак, чәк-чәк, баурсак, кош теле).
Уен: Самавыр”.
Там – там, тамчы там.
Тамуыңны яратам.
Самавардан тәмле итеп
Чәй эчәргә яратам.
(балалар җырлап йөриләр. Бер бала самавыр була.
Җыр ахырында бер бала тагын җырлый. “Самавыр” кем җырлаганын әйтергә тиеш.).
Җыр “ Кунаклар”.
Алып баручы:Уеннар бит дусларым,
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә,
Йорәкләргә көч бирә.
“ Түгәрәк “ уен фестивале шуның белән тәмам.
Кунакларны коймаклар белән сыйлыйбыз.
Чәй эчәбез.
.