Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең мөһимлеге, халык педагогикасын кулланып эшләүнең уңай факторлары.
статья по теме
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе
Субаш балалар бакчасы
Шәхес үсешендә һәм формалашуында
әхлак тәрбиясенең мөһимлеге,
халык педагогикасын кулланып
эшләүнең уңай факторлары.
(Педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш)
II кв.категорияле тәрбияче
Вафина Ф.Г.
План
1.Баланы шәхес буларак тәрбияләүдә халык педагогикасының әһәмияте ,аның бурычлары.
2.Халык педагогикасын без кайларда күрәбез.
3.Алардан файдалану .
4.Йомгаклау.Халык педагогикасының бала тәрбияләүдә төп чара булуын , аны үтәүне бурыч итеп алу.
Бүгенге көндә , Татарстанда һәм башка республикада ,өлкәдә татар мәктәпләрен, балалар бакчаларын торгызу ,яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү җитдибурычка әверелде.Балалар бакчаларында ,мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләреннән файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Яшь буында милли үз аң формалаштыру һәм шуның аша үз туган телен , халкын сөюче , үз милләтенең мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йорергә сәләтле шәхес тәрбияләүне халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүедә мөмкин түгел. Яшь буынны тәрбияләүдә гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне торгызу,яңарту чоры килеп җитте.
Нәрсә соң ул халык педагогикасы? Һәр халыкның,иң изге хыялы һәръяктан камил шәхес тәрбияләү.Һәр халыкның хәтер сандыгына бала тәрбияләү белән бәйләнешле карашлары,фикерләре һәм ысуллары тупланып килгән,буыннан-буынга тапшырылган.Яңа буын үз чиратында халык меңәр ел туплаган гореф- гадәтләрне,йолаларны саклап,телен,динен хөрмәтләп яшәгән.Олыга-олы диеп,кечегә-кече дип караган. Картайган ата-анасын тәрбия кылуны,тудырган баласын үстерүне изге бурычы итеп караган,кешенең рәнҗешеннән, каргышыннан,ананың бәддогасыннан –уттан курыккан кебек курыккан.
Халык педагогикасы ул,билгесез дахиларыбыз иҗат иткән мәкалә һәм әйтемнәр,табышмаклар һәм такмазалар,әкиятләр, хикмәтләр,жырлар,мөнәҗәтләр.
Халык педагогикасының алдында шактый катлаулы бурычлар тора.
1.Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез үзләренең улларын һәм кызларын тәрбия итү әмәлләрен буыннан-буынга күчереп килгәннәр .
2.Бала-чага, яшьләргә бирелгән үгет
нәсихәтләрнең, кисәтү,җәзалау һәм хуплауларның
эчтәлеген барлау һәм аларга бүгенге көннең актуаль
проблемалары күзлегеннән чыгып бәя бирү.
3.Тәрбия эшендә нәрсәнең яхшы,нәрсәнең яман
дип саналуын ачыклау.
4.Ялган гадәтләрдән,кыңгыр сыйфатлардан
арындыру өчен нинди чаралар кулланылганын
барлау.
5.Дингә,туганлык мәсьәләләренә карата яшьләрнең мөнәсәбәтен формалаштыру.
Борын-борыннан ук билгеле:ана тәрбиясе карыннан
башлана,баланың киләчәктә үз-үзен
тотышындагы,яшәвендәге чатанлыклар
(көйсезлек,тискәрелек,үзсүзлелек,тотнаксызлык,
елаклык,кирәгеннән артык иркәлек,сүз күтәрмәү,
сүзендә тормау )-начар тәрбия нәтиҗәсе.
Баланың беренче көненнән үк туплаган хәзинәсе-
туган теле.Ана сөте белән кергән туган тел аша
сабыйда газиз әнкәсенә,әтисенә,әби һәм бабасына
туганнарына,туган туфрагына,кош-кортларга,
гомумән,тереклек дөньясына мәхәббәт
аны белергә,төшенергә омтылу хисләре дә
тәрбияләнә.
Безнең әби-бабаларыбыз,тел һәм әдәбият
гыйлемнәрен белмәсәләр дә,бала сөйләмендә чит-
ят сүзләр буталып йөргәнен яратмаган,татарның
татар белән сөйләшүен дә татарча сөйләшергә таләп
иткән.
Бала үскән саен тәрбия чараларының да саны арта,
төрләре үзгәрә.
Мисал өчен баланы коендырганда әйтелә торган
юаткычларны искә төшерик.
Суы сарыксын,
Үзе калыксын.
Тигез канатлы булсын
Озын гомерле булсын
Тигез тәүфыйкълы булсын
Игелекле,шәфкатьле булсын.
Бала чакта гаҗәеп кызыклы ,тылсымлы ,гыйбрәтле
тормыш дәреслеге бар.Бу-әкиятләр.Аларга халыкның
педагогик культурасы,әхлак сыйфатлары, күңел
матурлыгы тупланган.Аларның һәрберсе гыйбрәтле,
үгет-нәсихәтле. Әкиятләрнең тыныч,матур эчтәлекле-
се гадәттә йокы алдыннан сөйләнә.Әкият гаиләне
бергә,үзара дус итү,өлкәннәрнең һәм балаларның
үзара рухи якынлыгын тәэмин итә.
Үсеп килүче яшь буынга тәрбия биргәндә халык
мәкаль һәм әйтемнәрдән файдаланган.Алар халык-
ның тормыш-көнкүреш тәрбия тәҗрибәсе,
миллионлаган кешеләрнең туганнар,буыннан-
буынга күчеп килгәннәр.Мәкаль һәм әйтемнәр
кыска,аз сүзле һәм тирән мәгънәле,үгет-нәсихәтле
тиз хәтердә калалар.Мәсәлән:
-«Баланы эшкә өйрәт,эшен бетерергә өйрәт».
-«Җидесендә ни булса,җитмешендә шул булыр».
-«Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас».
-«Ачы белән төзәтәләр,татлы белән бозалар».
Элек-электән телдән-телгә сөйләшеп килгән
хикәятләр,кыйссаларның да вәгазьләр,нәсихәтләр
тәрбиядә уңай аң урнашуда нигез булып торалар.
Каюм ага Насыйриның баланың холкын,фигылен
ихлас итеп ,төзәтеп,инсафлы дәрәҗәсенә күтәрү,
өйрәтү,укыту,әдәп нигезләре бирү өчен язылган
вәгазьләр,нәсихәтләрен файдалану бик мөһим һәм
кирәк.Мәcәлән:Каюм Насыйридан 106 тәрбия
«Әй угыл,бер кавемне күрсәң сәлам бир.Ягъни
бер җирдә күп кеше булса,аларга син сәлам бир.
Чөнки бер кешенең күп кешегә сәлам бирүе
әвәлгедер.Әй угыл,сәлам бирсәң ишеттереп бир,
сәлам алсаң ишеттереп ал.»һ.б.«К.Н.«Тәрбия»
китабыннан.
Бала үстергәндә,көн дә истә торырга тиешле
кагыйдәләр бар.
-Бала үзен табын янында тотарга тиеш?
Моңа өйрәтү турыдан-туры табын хәстәре вакытын-
да кыска-кыска күрсәтмәләр төсендә барган.
-Кызым(улым)әти-әнидән алда табын янына
утырма.
-Әти-әнидән алда кашык тотып ашка сузылма.
-Ипи валчыкларынкоеп ашама,ипинең рәнҗеше
төшәр.
-Ипекәйнең валчыгы да,бездән олы ,коеп ашама.
-Сыныгыңны ашап бетер,бәхетеңне калдырып
китәсең.
-Чүлмәктән ашама,кешеләр арасында сүзең үтмәс
-Вакытында туя бел,кашыгыңны куя бел.
-Як-ягыңа карама,ризыгыңны җен ашап китәр.
Балалар белән һавага,күзәтүгә чыккач,менә мондый
күрсәтмәләр бирсәң ,бары тик файдага гына булачак:
-Олыларга үзең башлап сәлам бир.
-Өлкәннәргә, кечеләргә юл бир.
-Сызгырып барма ,яшен чыгар.
-Юлдан ерак уйна.
-Коега төкермә суын эчәсең булыр.
-Урам үләнен йолкыма,ул фәрештә канатын сындыру бит.
Балалар белән урман-кырларга чыкканда,шундый
сүзләр әйтү бик урынлы:
-Урман үстер ,ачлык күрмәссең.
-Урманга шырпы белән бармыйлар.
-Яшь агачны сындырма ,яшь гомерең өзелер.
-Җимеш ашыйсың килсә,чәчәген өзмә.
-Кошларга таш атма, күзең сукыраер.
-Кошларга оя яса, юлың уңар.
-Баканы үтермә, башың кайгыдан чыкмас.
-Кош йомыркаларын ватма ,күз яшен түгәрсең.
Бала белән кунакка бару һәм үзеңне анда ничек тоту.
-Алдыңа куйган ашны хурлама.
-Кунак булсаң тыйнак бул.
-Ишек ачык булса да сорап кер.
Мондый кисәтүләр бик тә тирән мәгънәгә ия
Мәсәлән:«Урманга шырпы белән бармыйлар» диелә
икән,өйдән чыкканда ук,урманга яхшы нияттә генә
булып юлга чыгарга.Шырпы алып учак ягып йөрергә
уйлыйсың икән,янгын чыгуы үзеңә генә түгел,йөз-
ләгән кешеләргә зарар килүе бар,никадәр матурлык,
муллык,җиләк-җимеш ,тирә-юньдәге чәчүлек
җирләре әрәм булачак.Менә шулар күздә тотыла.
Шулай булгач,югарыда әйтелгән кисәтүләр,балаларда
урманга,табигатькә сак мөнәсәбәт тәрбияләү чарасы
ул.
Бөтен игътибарны балага туплау,тәрбия эшләрен
аның туган минутыннан ук башлау,нәни бала табига-
тенә иң яраклы чаралардан талантлы,комплекслы
итеп,баланың һәрьяклап гормоник үсүен тәэмин
итәрлеген генә сайлап файдалану халык
педагогикасының зирәклеге,кыйммәте турында сөйли.
Һәр ата-ана үзенең баласын тәртипле,гадел,тырыш,
тыйнак ,кешелекле итеп күрәсе килә һәм алар
үзләренчә шул тәрбияне бирергә тырышалар.
Мәсәлән:«Урлашырга ярамый »дип әледән-әле
кисәтеп торулар ,ләкин бу кисәтүләр генә баланы
ышандырмаска мөмкин.Андый вәгазьләргә караганда,
халык авыз иҗаты әсәрләренең эмоциональ һәм
педагогик тәэсире аеруча зур. Мәсәлән: шул ук
яманлау,алдашуның ямьсез сыйфат булуы турында
халыкта әллә никадәр мәкаль,әйтемнәр,мәзәкләр һәм
әкиятләр бар.
-Ялганлаган тотылыр,турысын әйткән котылыр.
-Аз-азлап алдан алдакчы булырсың, аз-азлап алдан
угры-карак булырсың.
-Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңәдә ышанмаслар,
кебек мәкальләрне генә дә алып карагыз.
Халык педагогикасында балаларда тугрылык,
гаделлек тәрбияләугә дә зур әһәмият бирелә.
Без, элек, өлкәннәр «яманласаң-телең корыр, урласаң-
кулың корыр» дигән куркыныч сүзләр әйтәләр иде.
Шулай да сүз-сүз инде ул, иң мөһиме әйләнә-тирәнең,
баланы чорнап алган кешеләренә-әти-әнисенә шәхси
үрнәк.
Игьтибар итеп карасаң, тормышта иң гади һәм иң
кирәкле кагыйдәләр-«ярый белән ярамый», «начар
белән яхшы».Ә бит тәрбиянең төп нигезе нәкъ
шуларда-халык тәрбиясендә бик күп алымнар
кулланыла.
Кыскасы, бала кече яшьтән үк тормышның шушы гап-
гади кагыйдәләрен үзләштереп, җанына сеңдереп
үссә, киләчәктә әдәп, әхлак кагыйдәләренең
һәммәсенә ия була алыр, яхшылыкны начардан аера
белер.
Йомгак ясап әйтик, гаилә, балалар бакчалары, мәктәп
бу мәсәләгә аеруча зур җаваплылык белән карарга,
халык педагогикасын киңрәк файдаланырга бурычлы.
Бары тик шул очракта гына милләтебезнең, һәр
шәхеснең намуслылыгына, сафлыгына, пакълыгына
ирешә алабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану.
Аңлатма язуы.Халык педагогика - ул тормышта тәрбия процессында сыналган буыннан буынга күчеп килгән , камилләшкән тәглимат....
“ Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү ”.
Әти әниләр өчен киңәшләр....
Әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасы
Тәрбиячеләр өчен консультация...
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясен гаилә белән берлектә бирү
Әдәп-әхлак тәрбиясе...
Тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану
Максат: 1)Балаларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында күзаллаулар булдыру; начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү.2) Уңай эмоциональ халәт булдыру; яхшылык башкару теләге уяту, яхшы...