ХУШ КИЛӘСЕҢ, НӘҮРҮЗ!
методическая разработка (старшая группа) по теме
Күч безнең күңелгә
Җыр яме,җир яме,
Рәхим ит,түрдән уз,
Нәүрүз бәйрәме!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nauruz_2012.docx | 23.63 КБ |
Предварительный просмотр:
ХУШ КИЛӘСЕҢ, НӘҮРҮЗ!
Җиһазлау:бәйрәмчә матур итеп бизәлгән зал.
Алып баручы: Исәнмесез-саумысез һәрбарчагыз,
Бүген бездә бәйрәм көн,
Барчасы бүген бәйрәмгә
Киенгән-ясанганнар
Яшьләре яшь калып
Картлары яшәргәннәр!
Бәллүр ләйсән булып ява,
Һәрбер өйләргә бу ямь,
Яшел язның үзе төсле,
Күңелле Нәүрүз бәйрәм!
Көннең төнне куып җиткән вакытында Кыш бабайның чәчләре кар суы булып акканда,безнең бабайларыбыз-әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар.Бу көнне малайлар-кызлар һәр өйгә кереп хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр,аларны бәйрәм белән котлаганнар!Әнә,үзләре дә киләләр,ахры...
Күч безнең күңелгә
Җыр яме,җир яме,
Рәхим ит,түрдән уз,
Нәүрүз бәйрәме!(балалар җырлап керә)
Уйнат-уйнат гармуныңны
Авазлары чыңласын,
Иптәшләрем тыңласын!
Эх,шома басабыз,биеп күңел ачабыз.
1бала:Кыш китте,яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде,
Нәүрүз мөбарәк булсын!!!
2бала:Нәүрүз әйттек без сезгә,
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!
3бала:Казанга бармак кирәк,
Балыкка кармак кирәк,
Ә безгә бәйрәм кирәк,
Нәүрүз мөбарәкбад!
4бала:Абзый эшең уң булсын,
Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Барысы бергә:Нәүрүз мөбарәк булсын!!!
Ал.бар.:Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын,яз саен кабатланып торсын,күпме сый-хөрмәт җыйгансыз.Инде ботканы пешерергә куярга кирәк.
1бала:Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Күктә нурлар сибелә,
Туган илем,туган җирем
Язны күреп сөенә!
2бала:Әйдә кояш,сип нурыңны
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм,
Нәүрүз бүген бездә!
3бала:Кояш кебек кадерле,
Туган җир ул бер генә,
Туган илдә безнең җыр,
Яңгырасын гел генә.
Җыр “Кояшлы ил”(Ә.Рәшит сүз.Луиза Батыр-Болгари көе)
Ал.бар.:Кояшлы көннәре белән
Җылы яз килде,
Җылы язга,бәйрәмгә,
Нәүрүзбикә дә килә...
(Вальс көенә Нәүрүзбикә керә)
Нәүрүз:Якты йөз белән каршы алалар,
Нинди әйбәтләр монда балалар,
Яз бәйрәме белән,дуслар!!!
Күп шатлыклар алып килсен сезгә яз бәйрәме.
1бала:Әй,яз кызы,яз кызы,
Хуш киләсең,уз бире,
Шатланышып җыр белән,
Каршылыйбыз без сине!!!
Җыр “Кил,Нәүрүз”(Л.Әмирханова сүз.Р. Еникееева көе)
Ал.бар.:Әйдәгез,бергәләп Нәүрүзбикә белән уйнап алабыз.
“Кәрия-Зәкәрия”татар халык җырлы –биюле уены.
(Кыңгырау авазы яңгырый).
Ал.бар.:Балалар,ишетәсезме,кунаклар килә!
(Кыш бабай килеп керә)
Кыш бабай:Бу нинди җыен монда?
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең!Ха-ха-ха...
Нәүрүз:Шып итсәм,җилең тынар,
Елмайсам,карың елар...
Үзең кит,кыш!!!
Кыш б.:Минем җитез тайларым бар –
Гыйнвар,февраль айларым бар...
Нәүрүз:Минем дә бит тайларым бар –
Җылы апрель,майларым бар!
Ал.бар.:Кыш бабай,юкка ачуланасың.Балалар,кыш артыннан яз килгәнен беләләр бит инде...
1бала:Без беләбез җылы язның,
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр,әби-апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме!!!
Җыр “Иң якын кешем”().
Ал.бар.:Бие әле,бие әле,
Биегәнегез юк әле,
Сезне матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле.(татар халык биюе).
Ә хәзер сезнең игътибарыгызга “Кем нәрсә ярата?”дигән татар халык әкияте тәкъдим итәбез.
(Әкият куела)
Кыш б.:Бик зур рәхмәт,балалар,ә шулай да көч сынашмый гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк!!!
Нәүрүз:Бөтен шартларыңа да күнәрмен...
(Кыш бабай һәм Нәүрүзбикәгә “Капчык киеп йөгерү” уены тәкъдим ителә.Нәүрүзбикә беренчелекне ала.)
Балалар 2 төркемгә бүленеп,уеннар башланып китә:
- “Капчык киеп йөгерү”
- “Кашыкка күкәй салып йөгерү”
- “Шарлар белән йөгерү”
Ал.бар.:Кыш бабай,карт булсаң да,хәйләкәр син үзең.Хәзер биюдә ярышып кара.(Нәүрүз һәм Кыш бабай бииләр,Кыш бабай хәле китеп егыла).
Кыш б.:Уф-ф,арыдым,сусадым,хәлем китте – җиңелдем.Эредем бит,эредем!Вакыт җиткән икән шул,Саубулыгыз,балалар!..
Ал.бар:Вакыт узар,кышлар җитәр,
Килерсең тагын безгә,
Ачуланма Нәүрүзгә!(Кыш бабай чыгып китә)
Кошлар сайраган талгын көй уйнала:
1бала:Яз килә,яз килә,
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп-сайрашып,
Җырчы кошлар килә!
Ала каргалар очып керә:
- Ботка пеште,ботка пеште!!!Кар-р,кар-р,кар-р...
Ал.бар.:Ал да итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле,
Бергәләшеп тәмле итеп
Ботка ашарбыз әле.
1бала:Нәүрүз-Нәүрүз,зур рәхмәт.Бу җырыбыз сиңа бездән булсын зур бүләк.
“Яз җитә” җыры.(Җ. Фәйзи көе,Ф.Кәрим сүз.)
Нәүрүзбикә балаларга күчтәнәчләр өләшә:
-Балалар,игеннәрегез мул булсын,тормышыгыз ямьләнсен,сәламәт булыгыз!Хушыгыз...
Ал.бар.:Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып,
Тагын шулай,дуслар,бергәләшеп
Очрашырга язсын,җыелып!..
(Катнашучылар чыгып киткәннән соң,балалар тарала)