"Хуш киләсең-Нәүрүз!"
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Шакирова Люзия Нависовна

Язны каршы алу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_konne.docx20.08 КБ

Предварительный просмотр:

“ Хуш киләсең-Нәүрүз! “

Яр Чаллы.     2012ел.

Нәүрүз-төрки халыкларның кышны озату, язны каршы алу бәйрәме ул. Безнең әби-бабаларыбыз аны көн белән төн тигезләшкән вакытта,ягъни 21-22 нче мартта, билгеләп үткәннәр. Бу көнне өйдән өйгә кереп нәүрүз әйтү һәм бүләк җыю йоласы киң таралган булган. Алар йорт –хуҗаларына саулык –иминлек, кырларга бай уңыш теләгәннәр. Ә кешеләр үзләренең теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар, ярышлар, уен-җыр булган. Бәйрәмнең үзәгендә кыш белән яз бәхәсе булып, яз җиңгәч, гомуми бәйрәм башланган.

(Зал урман күренешен хәтерләтә, бер читтә йорт тора, кош сайраган тавышы.)

Айгөл: Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә ул һаман күренми. Барып эзләп кайтыйм әле, бәлки адашмам.(урман буйлап йөри)

Ай-һай, бигрәк күңелле урманда, кошлар сайрый. Ниндидер чәчәк тә үсеп чыккан.(карый).Бу бит тылсымлы чәчәк, ул шундый матур.

Урман хуҗасы:Кем бар анда,минем урманымда кем тавыш чыгарып йөри?

Айгөл:Бу мин-Айгөл.

Урман хуҗасы:Ни эшләп йөрисең син, кызыкай?

Айгөл:Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә ул юк та юк.Аны эзләп йөрим, зинһар ярдәм ит.(елый).

Урман хуҗасы: Я, елама, менә сиңа тылсымлы чәчәк(үсеп утырган чәчәкне алып бирә), ул сиңа Нәүрүзне табарга булышыр.

Айгөл: Ай, рәхмәт. Минем күңелем күтәрелеп китте,биисем килә.Әйдә биибез.(татар биюе бииләр).

Бию.

Урман хужасы: Ярый,Айгөл, хәерле юл сиңа, мин китәм, урманда эшем күп.

(чыгып китә)

Айгөл: Рәхмәт сиңа, Урман хуҗасы, сау бул.(кул болгап озата).

(Аю килеп чыга)

Аю: Кем мине йокыдан уятып йөри? Кем син? Хәзер мин сине ашыйм.

Айгөл: Тукта, аю, дус, менә бу чәчәкне иснәп кара әле....

Аю: Ай, нинди хуш исле чәчәк! Ачуларым бетте. Мин сиңа яз турында бер шигырь сөйлим әле:

Яз килә!Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә!

Айгөл: Аю дус, рәхмәт сиңа!

Аю: Я, ярый, мин киттем. Сау бул кызыкай!

Айгөл: Сау бул!(кул болгый)

(Бүре килеп чыга)

Бүре: У-у-у ашарга ит тә булды, мин сине ашыйм.

Айгөл: Тукта инде! Исәнме!

Бүре: Кем син? Исемең ничек?

Айгөл: Минем исемем Айгөл, кара әле нинди матур чәчәк, исе тәмле, иснәп кара.(бүре исни)

Бүре: Бигрәк тәмле исе, явызлыгым да бетте. Минем уйныйсым килә,әйдә уйныйбыз.

Уен: “Көн – төн”.

Айгөл: Рәхмәт бүре дус!(бүре саубуллашып чыгып китә).

(Куян килеп чыга)

Куян: Мин бүредән качып йөрим, ул монда түгелме?Куркам....

Айгөл: Юк – юк, куянкай!Кил әйдә, курыкма. Мә әле бу чәчәкне иснәп кара.

Куян: Бигрәк тәмле, куркуым да бетте.

Айгөл: Куянкай, мин Нәүрүзбикәне эзләп йөрим,син аны күрмәдеңме? Кайда икән ул?

Куян: Мин аны беләм, әйдә йортын күрсәтәм.(йорт янына киләләр).

Менә шушы, ә миңа китәргә кирәк, сау бул.

Айгөл: Рәхмәт куянкай! Сау бул!

(Айгөл Нәүрүз йортының ишеген шакый)

Нәүрүз: Кем бар анда?

Айгөл: Бу мин-Айгөл.Тиздән Нәүрүз бәйрәме, сине бәйрәмгә алырга килдем.

Нәүрүз: Ай рәхмәт, Айгөл.Хәзер барабыз.

(Көй яңгырый, бәйрәмгә киләләр).

Нәүрүз: Исәнмесез балалар!

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп уздык без

Нәүрүз мөбарәк булсын!

1 бала :

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Былбылдан аваз килде.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

2 бала :

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде, яз килде,

Яз белән байлык килде

Яз белән шатлык килде.

3 бала :

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

4 бала :

Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,

Илләр,  көннәр ямьләнә,

Бергәләшеп биергә дип

Куллар-кулга бәйләнә.

5 бала :

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

6 бала :

Яратабыз көзне дә

Яратабыз кышны да

Яратабыз җәйне дә

Яратабыз язны да.

Нәүрүз: Балалар, әйдәгез өйдән-өйгә кереп күкәй җыйыйк.

7 бала :

Ач ишегең керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез

Нәүрүз котлы булсын

Нәүрүз котлы булсын.

8 бала :

Әй, түтәй, бир безгә күкәй,

Безгә бирсәң бер күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй.

(түтәй тәрәзәдән күкәй бирә)

Нәүрүз: Рәхмәт түтәй.

Балалар, ә хәзер күңел ачыйк.Бер җырлап алыйк.

Җыр : “Яз килгән”.

(Кыш бабай керә).

Кыш бабай: Бу нинди бәйрәм сездә,миннән башка?

Айгөл: Яз кызы,Нәүрүз килде.Аны каршылап,Нәүрүз бәйрәме уздырабыз.

Кыш бабай: Юк, үткәрми торыгыз әле,мин болай гына китәргә җыенмыйм.Өч тапкыр ярышып карыйк....

1 ярыш: Менә минем чанам, икебез ике якка йөгерәбез, кем алдан килеп утыра, шул җиңүче була.

(кыш бабай җиңелә).

2 ярыш: Йомырка салынган кашык кабып йөгерү.

(кыш бабай җиңелә).

3 ярыш: Бию ярышы.

(бииләр, кыш бабай егыла).

Кыш бабай: Уф арыдым, эрим.Кызым Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең.Мин тыныч күңел белән тәхетемне калдырып китәм.Сау булыгыз балалар!

Айгөл: Бәйрәмне дәвам итәбез,әйдәгез уеннар уйныйк...

Уеннар:

1.”Кошлар һәм читлек”.

2.”Сулыкларны сикереп уз”.

Нәүрүз: Ә хәзер миңа китәргә вакыт.Мине башка балалар  бакчасында да көтәләрдер.Сау булыгыз!

Айгөл: Сау бул,Нәүрүзбикә!