"Нэуруз"
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме
Йола бэйрэмнэре белэн таныштыруны дэвам иту,ел фасыллары турында белемнэрен арттыру,музыкальлеклэрен устеру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nuruz.docx | 17.23 КБ |
Предварительный просмотр:
“Нәүрүз” бәйрәме.
Максат:Элеккеге бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү.Әби-
бабайларыбыз яшь чакта уйнаган уеннарны өйрәнү.
Балалар киенеп урамга бәйрәм үткәреләсе мәйданчыкка җыелалар.
Алып баручы: Исәнмесез,саумысез барчагыз
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам диеп
Бакчага килде һәркем.
Балалар, бүген бездә Нәүрүз бәйрәме.Элеккеге заманнарда карлар эреп гөрләвекләр акканда безнең әби - бабаларыбыз, көн һәм төн тигезләшкән көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрә торган булганнар.Яз белән бергә яңа ел килә дип уйлаганнар.Бәйрәм көнне өйдән - өйгә кереп, хуҗаларга такмак әйтеп бәйрәм белән котлаганнар. Бүләк- күчтәнәч җыеп йөргәннәр.Әйдәгез, без дә Нәүрүз йоласы буенча күчтәнәчләр җыеп кайтыйк.
(Кәрзиннәр, капчыклар алып якын - тирәдәге өйләргә китәбез)
Балалар: Ач ишегең, керәбез
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хуҗалар чыккач такмак әйтәбез.
1.Өйдәме түтәй, җәтрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә ун күкәй, тавыгың салыр йөз күкәй.
2.Казанга бармак кирәк, балыкка кармак кирәк.
Ә безгә бәйрәм кирәк.Нәүрүз мөбәрәк булсын!
3. Нәүрүз әйттек без сезгә, хакын бирегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә, малыгыз артсын көзгә.
4.Хәер - дога кылабыз, аш -су көтеп калабыз.
Нәүрүз мөбәрәк булсын! Нәүрүз мөбәрәк булсын!
5.Торыгыз тор хуҗалар,Нәүрүз җитте беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә, ни сәенче бирәсез?
6. Табакка кабак кирәк, май, күкәй, калач кирәк!
Күмәчен дә кызганма, озак яшә, сызланма!
7. Нәүрүз хакы биш алтын,бирсәң ярар ике алтын.
Карама ялтын- ялтын, Нәүрүз мөбәрәк булсын!
8 .Кыш китте, яз килде ! Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде, Нәүрүз мөбәрәк булсын!
(Балалар күчтәнәчләрне рәхмәт әйтеп алып кайталар)
А.Б.: Карагыз әле,нинди матур булып, йөрәкләрне җилкендереп ямьле яз ки лә. Әйдәгез, язны котлап шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап алыйк әле.
1. Көннәр аяз, күктән алсу нур сибеп кояш көлә
Җиргә тама көмеш тамчы, сагынып көткән яз килә.
2 .Әйтегезче, кайсы вакыт яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам, әмма яз күңеллерәк.
3. Кар- бозны этә- этә, чәчәк бөресе бүртә.
Яз кызы умырзая чәчәк ата бик иртә.
4. Шифалы нурларын бөркеп, килде тагын ямьле яз
Үләннәр чыгалар төртеп, һава парлы, күк аяз.
“Яз җитә” җыры.
А.Б. : Балалар,никтер Нәүрүзбикә күренми?Әйдә, чакырыйк әле.
(балалар чакыра)
Нәүрүзбикә: Гайбәт бетсен телегездә, орыш бетсен илегездә
Ачу китсен илегездән, шулай икән, киләм сезгә!
Балалар: Кил Нәүрүз , кил!
Нәүрүзбикә: Бурычлыны кичерегез, дошманга да кул сузыгыз.
Шуның белән мәрхәмәткә, йөрәгемә кул сузыгыз. Шулай икән, киләм сезгә!
Балалар: Кил, Нәүрүз, кил!
Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар!
Агымсулар кичтем мин, сезгә килеп җиттем мин
Нәүрүз әйтеп үттем мин,Нәүрүз мөбәрәк булсын!
1 бала: Нәүрүз килде, Нәүрүз килде!
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле!
“ Тал песие” җыры.
(Ат җигеп Кыш бабай килә)Кыш бабай:
Бу нинди җыен монда, миңа әйтми киткәнсең
Кышны җиңәм дигәнсең.
Бер өрермен, җил исәр, шыткан чәчәкне кисәр.
Ике өрсәм-кар ятар, елга- күлгә боз катар.
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүз: Шып итсәм – җил тынар,
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит, кыш!
А.Б. Кыш бабай, юкка ачуланасың.Безнең балалар да беләләр бит инде: кыш артыннан яз килә.Әйдә,кил, утыр әле менә монда. Балалар сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтерләр.
1 нче бала : Сау бул инде, әй салкын кыш
Үтеп киттең сизмәдек.
Суыкларың, бураннарың
Куркытмады, тимәде.
Биек тауның башларыннан
Очтык чаңгы- чанада.
Бик сагынып көтәрбез
Кайтуыңны яңадан.
2 нче бала: Кыш усалкай юк, китмим ди,тартыша, киреләнә
Ә тәрәз төбендә гөлләр чәчәккә бөреләнә.
Яз киләсен кояшкай гөлләргә хәбәр иткән.
Ул аларны иркәләп терелткән, нурын сипкән.
Кыш бабай :Шигырьләрне бик оста сөйләдегез.Юк, мине болай гына алдый
алмассыз.
Туктагыз, әле туктагыз, үзе белән сөйләшим
Мин әле үз көчемдә, юк, мин китмим.
Әйдә, Нәүрүзбикә, көч сынашабыз.
Менә кашык, менә күкәй, тот кулыңа чибәркәй
Син дә йөгер, мин дә калмам, кем узар бу ярышта?
(Кашыкка күкәй салып йөгерәләр, балалар көч биреп тора.Нәүрүз җиңә.)
Алып баручы : Кыш бабай, ачуланма, яратсак та үзеңне
Быелга син китеп тор, Нәүрүзгә бир көнеңне.
Кыш бабай: Әле минем көчем җитәрлек
Менә хәзер карыйк ярышып,
Бераз аркан тартышып.( тагын җиңелә)
Ә хәзер биюдә ярышыйк.
Бие, бие, чибәркәй, мине узалмассың син
Мин карт, син яшь булсаң да, биюдә калышмам мин.
( Нәүрүз белән кыш бабай биеп ярышалар.Кыш бабай җиңелә)
Кыш бабай: Уф, арыдым, арыдым, харап булдым, җиңелдем
Эредем бит, эредем, яз алдында хур булдым.
Вакыт җиткән икән бит властьны тапшырырга.
Нәүрүз кызым, син көчле бул бу сабыйлар хакына.
( кыш бабай атын җигеп китә)
Алып баручы: Ә син, Нәүрүз, рәхим ит, түрдән уз!
Нәүрүз : Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз,
Имин йортта торыгыз
Кәеф- сафа корыгыз.
Инде мине тыңлагыз:
Моңаеп утырмагыз,уйнагыз да көлегез!
Алып баручы : Салкын кышны яз җиңде
Моны барчагыз күрде.
Кулны- кулга тотынышып
Без бәйрәм итик инде.
1 бала : Әй, дуслар килегез
Күңел ачу көнебез
Әйдәгез, бергәләшеп
Бер уен да уйныйбыз.
“Чума үрдәк, чума каз”- җырлы-биюле уеннар.
Үзенең тавык тәпиле өе белән убырлы карчык кайнар коймак алып килә.
Балалар коймак белән кайнар чәй эчәләр, бәйрәм башында җыеп алып кайткан күчтәнәчләр белән сыйланалар.
Ахырдан төрле спорт ярышлары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
нэуруз бэйрэменэ шигырьлэр жыентыгы.
нэуруз бэйрэменэ шигырьлэр жыентыгы....
Сценарий праздника на татарском языке для русско-язычных детей "Нэуруз бэйрэме" (6-7 лет)
Веселого проведения праздника!...
Хуш килэсен "Нэуруз"
quot;Нэуруз" бэйрэмен каршылау...