Бәйрәм иртәсе
материал (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
“Тәрбиячегә” – С.Залялова шигыре, башкара Хайруллина Н.Ә.
Тәрбияче!
Синдәдер ул йөрәкнең иң олысы,
Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар – син аларны юатасың,
Боексалар – син аларны уйнатасың.
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларын.
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
Тәрбияче!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Музыка астында балалар залга керә, икешәрләп тезелеп басалар.
Салават: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр генә икән?
Күңелләрне шатландырып
Кояш та көлә икән?
Зилә: Бүген бездә зур бәйрәм
Һәр кешегә күңелле
Чөнки бүген бакчабызда
Тәрбиячеләр көне.
Гөлсем: сөйкемле
Ислам: матур
Нәфисә: кешелекле
Райнур: сабыр
Камилә: ягымлы
Роман: оста
Айзилә: мөлаем
Тимерхан: мәрхәмәтле
Исламия: якты йөзле
Нурсил: эшчән
Камилла: тәмле сүзле
Салават: күркәм
Зилә: көләч
Илфар: чибәр.
Барысы бергә: Сез бзнең апалар!
Роман: Апалар! Сезне котлыйбыз
Зур бәйрәмегез белән!
Матур җыр яңгырасын
Бүләк булыр ул бездән!
“Бәйрәм җыры”
Исламия: Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе
Күңелдәге матур сүзләрнең дә
Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
Илфар: Рәхмәт Сезгә, Рәхмәт Сезгә
Тәрбияче апабыз!
Сезнең белән шаулап тора,
Гөрләп тора бакчабыз!
Райнур: Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен!
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Ислам: Күңелләрдән һич тә китмәс
Биргән сабакларыгыз.
Һәркөн саен ныгый барыр
Очар канатларыбыз.
Нурсил: Имин булып атсын таң кояшы
Йөзегезгә нурлар сибелсен
Һәр яңа таң Сезгә бетмәс шатлык,
Һәм гомерлек бәхет китерсен.
Гөлсем: Не пускают маму в сад?
Не грусти, приятель.
Вместо мамы у ребят
В группе – воспитатель!
Камилла: Игры, песни очень кстати
Подобрал нам воспитатель
В группе весело у нас
Каждый день и каждый час!
Тимерхан: Вы дарите нам радость и заботу,
Хотя порою это нелегко
И каждый день, в любое время года
Нам с Вами весело, уютно и тепло!
Айзилә: Спасибо за любовь и пониманье,
Ведь садик домом стал для нас вторым
Пусть Ваши исполняются желанья,
От всей души мы Вас благодарим.
Җыр: «Воспитатель”
Нәфисә: Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,
Безне балагыздай күргән өчен.
Безнең хисләр белән янып-көеп
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
Камилә: Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә – гомергә!