“Юл йөрү сабаклары.”
план-конспект занятия (средняя группа) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: “Юл йөрү сабаклары.”
Максат:Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен «укый белүләрен» ачыклау, светофор төсләренә карап ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү максатыннан, «Галәметдин дуслар янында» дигән кичә оештырылды.
Зал урам рәвешендә бизәлә. Юл билгеләре куела. «Урам» чатында — светофор макеты. Стенада «Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!» дигән плакат, стенаның бер ягына — «Юлда йөрү кагыйдәләре», икенче ягына «Моны эшләү тыела!» дигән язулар эленә.
Кичә барышы.
«Зәңгәр вагон» көе яңгырый. (Көй тәмамлануга, юл уртасына башка галәм кешесе Галәметдин килеп баса, як-ягына каранып торган арада, Аю, Куян, Төлке чыга.)
Аю. Без сиңа бәрелә яздык бит. Кара әле, әнә тегендәге билгене күрмисеңмени?
Галәметдин. Ник күрмәскә, күрәм. Монда билге бик күп, матур бизәгәнсез урамыгызны.
Төлке. Тукта әле, тукта, син аны матурлык өчен куйганнар дип уйлыйсыңмы?
Куян. Безнең урам кагыйдәләрен бөтенләй белмисең шикелле.
Мальвина.
Их, машина килә җил-җил,
Комачауламыйк, көтик.
Юлларыбыз уңсын дисәк,
Юлларны хөрмәт итик,
Юл кагыйдәсен үтик!
Галәметдин. Юл кагыйдәләре? Урамда да кагыйдәләр бармыни әле ул? Мин бит башка планета кешесе. Минем исемем—Галәметдин. Сезнең янга Марстан төштем. Минем бары тик Җир шары белән танышасым килде.
Карап-карап торам да мин,
Уйлап-уйлап торам да,
Куркып куям, ай-һай кыен,
Йөрүләре урамда.
Клоун. Ишетәсезме сез? Берәр киңәш бирегез. Куян хәлендә калмасын.
Галәметдин. Нәрсә булган куянга?
Саескан.
Куян трамвай юлыннан
Тиз генә чыга алган.
Ләкин менә койрыгы, (һи-һи, төртеп күрсәтә)
Озын мамык койрыгы,
Трамвай астында калган,
Аз гына соңга калган!
Бөтенләй шунда калган.
Милиционер Бүре. Күрәм, безнең кунак өчен бар даяңа. Юлда йөрү кагыйдәләрен белмәве күренеп тора. Фаҗига килеп чыкмасын.
Төлке.Үтәм урамнан, төрлесен күреп,
Һәм әйтә алам, сезгә бик белеп.
Бүре. Бик күп белгәч, табышмакның җавабын әйтә алырсың, бәлки.
Җәен, көзен, яз, кышын,
Иртән, кичен, көндезен
Ача, йома өч күзен.
Бик тиз аңлыйлар үзен.
Төлке. Светофор!
Бүре. Дөрес җавабын беләсең икән. Алайса, тагын берне тыңлап кара.
Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир.
Үзе усал, үзе кырыс,
Үзе безгә якын дус.
Аның күзләреннән чыга
Кызыл, сары, яшел ут.
Безгә чиратлап чәчә ул —
Төрле күздән төрле ут.
Төлке. Һи, светофор инде бу.
Галәметдин. Андый утлар күп инде ул бездә.
Мальвина.
Чү, Галәметдин, ялгышма,
Ул ут сиңа булыша:
Кызыл төсле ут менә
Тукта! —диеп эндәшә.
Ә сарысы күз кыса
Әзерләнергә әйтә.
Яшел уты кабынса,
Юл ачыкны аңлата:
«Әйдә инде, уз алга».
1 нче бала.
Янып тора алмашлап өч күзең,
Әйтеп торасың безгә өч сүзне:
- Кузгалма! — ди кызыл күзең,
- Сабыр! — ди сары күзең,
- Ярый! —ди яшел күзең.
2 нче бала.
Без дә аңа карыйбыз,
Күзебезне алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз.
- Кузгалма! — ди кызыл күз,
- Сабыр! —ди сары күз,
- Ярый! — ди яшел күз.
Бүре.
Светофор булса урам чатында,
Игътибар белән син аңа кара. (
Башына кызыл түгәрәк куйган бер кыз керә һәм светофорның алдына баса.)
Кызыл төс.
Янса кызыл ут, тукта шунда ук,
Алга барырга, димәк, һич юл юк!
Сары төс. Игътибарлы бул —
Урамда әле ачык түгел юл!
Яшел төс.
Яшел ут янды — сиңа юл ачык,
Ашыкмый гына урам аша чык!
Бүре. Светофорның төсләре сезне биергә чакыра.
Әгәр алда яшел төс икән, сез күңелле итеп биисез.
Әгәр сары төс алга чыкса, туктап, бер урында гына биисез.
Әгәр дә кызыл төс алга чыкса, туктагыз, бер-берегезгә бармак янагыз, «ярамый» диеп кисәтегез
Яшел төс. «Бар! Ярый! Юл ачык! Китәргә мөмкин!» — дип язылган язуны күрсәтә.
Сары төс. «Әзерлән! Көтеп тор! Сабыр ит! Ашыкма! Игътибарлы бул!»
Кызыл төс. «Тукта! Кузгалма! Ярамый! Юл ябык! Алга барма!» — дип язылган язуны күрсәтә.
3 нче бала.
Син бертуктаусыз урамнарны күзәтәсең
Ваемсызларны кисәтәсең,
Һәрвакытта чатта торасың,
Безнең иминлекне саклыйсың. («Светофорлы юлларда» дигән җыр башкарыла.)
Куян. Галәметдин, син беләсеңме? Светофор барлык юлларда да юк. Ләкин син бу очракта борчылма. Бүре иптәш үзенең махсус таягы белән светофорны алыштыра.
Аю. Әгәр дә милиционер Бүре сиңа йөзе яки аркасы белән борылып басса, бу хәрәкәт кызыл утны аңлата. Димәк, сиңа юл ябык. Ә инде махсус таягын күтәрсә, бу хәрәкәтне сары төс белдерер. Юлга әзер тор. Ул сиңа яны белән борылып басса, яшел ут януын белдерә, юл ачык. (Бу вакытта Бүре хәрәкәт ясый, I сыйныф укучылары үзләренең «транспортына» утыра, җөяүлеләр бара, «урам» җанлана. Алар «Юлларда тәртип булсын!» җырын башкара.)
Тәртип саклаучы (сыбызгы сызгырта). Урамда шау-шу, анда кешеләр, машина тулган.
- нче бала. Үтә «МАЗ»лар да,
- нче бала. Зур «КамАЗ»лар да,
- нче бала. «Жигули»лар йөри урамда.
Нче бала. Күңелле йөрү утырып атка, тик
кара аны алга һәм артка.
- нче бала. Мотоцикллар выж да выж чаба,
велосипедлар кош кебек оча.
Тәртип саклаучы. Урамда йөрү күңелле бигрәк!
Светофор. Урамда йөри белергә кирәк!
- нчы бала. Як-якка кара, нәрсә барын күр!
Машиналарга, атларга юл бир! - нче бала. Ут чыккан кебек ашыгып чап
ма, бераз туктап тор урам чатында.
(«Менә сиңа тамаша» дигән сәхнәләштерелгән күренеш уйнала.)
1 нче бала.
Бу ни хикмәт, тамаша:
Янып тора кызыл ут,
Малай чыга юл аша.
Ачуланды светофор,
Үрелде дә малайның,
Алма кебек кызартып
Борып алды колагын.
Светофор. Йөри-йөри кыланып, машинаны ек тагын!
1 нче бала. Бу ни булды, туктале — машиналар туктады.
Тэрбияче. Балалар, машиналар кызыл колакны күреп туктаганнармы? Әйе, светофор юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә өнди. Белмәсәң, оят булганлыгын аңлата—колагыңа кадәр кызарырга туры киләчәк. Моннан соң светофорга игътибарлы булып, ул кушканда гына юлны аркылы чыгарсыз.
2 нче бала.
Тукта, сабыр, машина!
Син дә, шофер, ашыкма!
Кызыл күзле ут яна —
Кем чыккан ул каршыга!
Курыкма һич, светофор —
Юлчыларга кушты ул.
Сиңа туктап, бәладән
Сакланырга кушты ул.
Күзен кысты светофор,
Ә күзе яшел иде:
Светофор.
«Әйдә, туган, юл ачык
Китәргә мөмкин! —диде.
Тэрбияче. Ә хәзер тыңлагыз. Дөньяда ниләр бар икән? Зоология белгечләре җан ияләренең юл аша чыкканда үз-үзләрен ничек тотуына карап, исемлек төзегәннәр. Беренче урынга машина тәгәрмәче астына керүнең ни икәнен белмәүче каз чыккан. Икенче урынга калын тиреле һәм пошмас дип исемләнгән дуңгыз, аннары мәче чыккан. Аннан соң соңгы урыннарны тавык белән эт алган. Димәк, юлда йөргәндә хайваннарның да күбесе юлга игътибар итә икән. Шуңа күрә исән кала. Хайваннарда хәвефне сиземләү сәләте көчле үскән.
(«Мактанчык үрдәк» җырын сәхнәләштерү.)
Тэрбияче. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, юлда йөргәндә бигрәк тә игътибарлы, башкаларга да ярдәмчел булырга кирәк.
Галәметдин. Рәхмәт инде сезгә, дусларым. Чыннан да, юл кагыйдәләрен белергә кирәклеген аңлый башладым.
Тәртип саклаучы. Тыңлагыз! Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!
- нче бала. Юлның уң ягыннан гына йөр!
- нче бала. Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!
- нче бала. Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!
- нче бала. Урамны тиешле урыннардагына аркылы чык!
- нче бала. Машина юлыннан йөрү, якын лашып килә торган транспорт алдыннан урам аркылы чыгу, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!
Клоун. Галәметдин, юл кагыйдәләре бик күп. Алар белән танышуны дәвам итик. (Галәметдин китә башлый.)
Куян. Галәметдин, тукта әле, ашыкма. Сабыр бул, аннан барырга ярамый. Әнә, күрәсеңме бер билгене, ул — җәяүлеләр өчен. Димәк, җәяүлеләргә шушы юлдан йөрергә рөхсәт ителгән. Ә менә бу билге — җәяүлеләр өчен юл ябык дигәнне аңлата.
Галәметдин. Юлябыкдип әйтәсез, әнә бит велосипедта йөриләр.
Төлке. Велосипед йөртүчеләр дөрес бара, чөнки алар өчен йөрергә ярый дигән билге куелган. Менә ул. (Билгенең рәсемен күрсәтә.)
Галәметдин. Тагын бер билге өйрәндем. Дусларым, минем үз планетам белән элемтәгә керергә иде. Минем өчен борчылмасыннар.
Куян. Әнә күрәсеңме тегендәге билгене. Димәк, якын-тирәдә телефон бар.
Галәметдин. Рәхмәт! Алло, алло! Мин —-«Комета», «Комета», җавап бирегез.
Галәмнән аваз. Галәметдин, без сине тыңлыйбыз, син кайда?
Галәметдин. Мин — Җир шарында. Хәлем бик әйбәт. Җирдә яшәүче дусларым миңа ярдәм итеп тора. Белемемнән Кассиопия йолдызлыгыннан профессор Па Ной Найман көнләшерлек. Мин бик күп юл кагыйдәләре белән таныштым һәм танышам.
Галәмнән тавыш. Без синең өчен бик шат.
Галәметдин. Сау булыгыз! Элемтәне өзәм.
Аю. Юлны дәвам иттерик. (Галәметдин китеп бара һәм җирдәге әйберләргә абына.)
Клоун. Ашыккан — ашка пешкән, дип юкка гына әйтмәгәннәр аны. Күрәсеңме, синең алда тагын яңа билге тора иде. Ә син игътибарлы булмадың. Бу билге «Игътибарлы булыгыз, бу урында юл төзәтү эшләре алып барыла» дигән аңлатма иде. (Галәметдин торырга тырыша, тора алмый.)
Төлке. Сезгә җитешим диеп тәмам арыдым, йончыдым. Урам буйлап чабып йөреп ялыктырды шул. Аягым да кырылып чыкты.
Саескан. Хәйләлисеңдер әле, аю сыртында утырып барасың киләдер.
Клоун. Юк, юк, чыннан да, аягы кырылган.
Галәметдин. Мин дә аягымны авырттырдым.
Мальвина. Ярар. Якында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү урыны булырга тиеш.
Клоун. Менә ул билге. Димәк, ашыгыч ярдәм күрсәтү урыны янында гына. (Шәфкать туташы аягын бәйли.)
Аю.
Юкка гына әйтмәгәннәр
Ашыккан ашка пешкән.
Бергә.
Юл тәртип ярата, диләр
Шуны истән чыгарма.
Клоун. Күрдегезме, безнең халык дөрес әйтә: юлда йөрер өчен дә акыл кирәк.
Галәметдин. Дусларым, сез миңа бик күп белем бирдегез. Авыр чакта дусларга ярдәм кулы сузарга кирәклеген дә аңладым. Рәхмәт сезгә. Ә хәзергә сау булыгыз. Безнең галәмгә дә кунакка килегез. Мин сезгә плакат бүләк итеп калдырам. Андагы биремнәрне эшләгез. Китим әле, юл кешесенең юлда булуы хәерлерәк.
(Плакаттагы биремнәрне эшләү.)
Тэрбияче. Монда нәрсә дип язылган? (Светофорны хөрмәт ит!) Нокталар урынына нинди сүзләрне куяр идегез? (Тыела һәм рөхсәт ителә.)
: шаярышу
Уйнау, юлда буталу.
: һәрчак
Үрнәк җәяүле булу.
: «куян» булып
Билет алмыйча йөрү.
:торып
Картларга урын бирү.
: кызыл утта
Урам аша чыгарга.
Яшел янса, бу—....
Хәтта бала-чагага.
Тэрбияче. Рәхмәт, балалар! Хәзер сезгә юл билгеләре турында викторина, блиц-турнир сораулары тәкъдим итәм. Сез бергәләп җавап бирегез:
- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?
- Сары сигналдан соң нинди ут яна?
Светофорның яшел сигналы нәрсәне белдерә?
«Куркынычсызлык утравы» машина юлының кайсы өлешендә була?
Светофорның нинди сигналы җәяүлеләр хәрәкәтен тыя?
«Сак бул!» сүзе нинди төркемдәге билгеләргә кагыла?
Квадрат формасындагы билгеләр нинди төркемдәге билгеләрне аңлата?
Ничә яшьтән велосипедта йөрергә рөхсәт ителә?
Трамвайны дөрес итеп ничек әйләнеп чыгарга?
Тэрбияче. Рәхмәт! Димәк, сез кагыйдәләрнең нәкъ башка әйберләр кебек үк тормыш-көнкүрештә кирәклеген аңлагансыз һәм аны үзегездән кечкенәләргә дә аңлатып, аларга ярдәм итсәгез иде.
Уен. «Бирелгән мәгънәләре буенча юл билгеләрен күрсәт». («Юл ябык», «Машинада керү тыела», «Куркыныч борылыш», «Ял итү урыны».)
Тэрбияче. Юлда йөргәндә төрле хәлләргә юлыгырга мөмкин. Кайбер кыен очракларда тапкырлык, зирәклек кирәк була. Түбәндәге табышмаклар аша сезнең тапкырлыкны сыныйбыз.
Селкенми дә, кычкырмый да
Тыныч кына тик тора.
Машина һәм кешеләрне
Дөрес юлларга бора. (Светофор.)
Юл уртасында тора,
Үзе елмая, көлә.
Кешеләр аңа карый,
Машиналар да тыңлый. (Регулировщик.)
Барам, барам, очы юк. (Юл.)
Арбасы бар, аты юк,
Утырсаң, алып китә,
Көче йөз атка җитә. (Машина.)
Уен. «Белмәмешкә булышабыз». Тиешле юл билгесен сайлап алырга:
- мәктәп, балалар бакчасы янына куела торган билге;
- ашханә, кафе янына куела торган билге;
- алда юл чаты барлыгын кисәтә торган билге;
- җәяүлеләр юл аша чыга торган урынны аңлата торган билге.
Уен-эстафета. Юлда йөргәндә җитезлек тә бик кирәк. Хәзер сезнең җитезлекне һәм юл билгеләре төркемнәрен ничек белүегезне тикшерәбез. Урындыкларга кадәр йөгереп барырга, I командага «кисәтүче», II командага «тыючы» билгеләрен алып, үз урыннарына килергә.
Уен. «Көйләнгән һәм көйләнмәгән урам чатлары аша чыг,у».
Уен. «Рәссамнар». Исемле нокталарны яки цифрларны тоташтырып рәсем яса. Юл билгеләрен тану буенча ярыш. Бу билге нәрсәне аңлата һәм юл йөрү билгеләренең нинди төркеменә керә?
Уен. «Юл билгесен яса». («Алда куркыныч борылыш», «Җиңел машина юлы» һ.б.)
Тэрбияче. Балалар! Юлда йөргәндә безне светофорлар, постовойлар гына бәхетсез-лектән саклап кала алмый. Иң беренче үзебезгә уяу, алны-артны карап, сак йөрергә, берберебезгә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булырга кирәк. Шул вакытта без барыбыз да сау-сәламәт һәм шат күңелле булырбыз.
1 кв. категорияле тәрбияче: Загидуллина Э. А.