"Яңа ел" сценарий
материал (младшая группа) по теме

Гайнутдинова Эльвира  Тагировна

Икенче кечкенәләр төркеме өчен "Яңа ел бәйрәме" үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx31.7 КБ

Предварительный просмотр:

I бүлек

1 клоун: Эх, тамаша, тамаша, клоун көлке өләшә!

2 клоун: Башла! (төртешеп алалар).

1: Юк, син башла!

2: Юк, син башла!

1: Әйдә икебез дә!

2: Әйдә!

Бергә: Исәнмесез, туганнар! Артта калган уңганнар!

1: Шаян кызлар, малайлар!

2: Аналар һәм абыйлар!

1: Әбиләр һәм бабайлар!

2: Бишектәге нәниләр!

Бергә: Котлыйбыз сезне туып килүче Яңа ел белән!

1: Бик ашыгыч, ә шулай да

    Узып барышлый гына

    Әкият дөньясына

    Кердек сезнең сарайга.

2: Бик матур икән монда,

    Дуслар җыелган залга.

    Утырганнар тезелеп,

    Безләрдән нидер көтеп.

1: Ә сез безне тыңлагыз!

    Тик кенә утырмагыз!

    Алып килдек зур бүләк,

    Өләшәбез бергәләп.

(Залга конфетлар сибәләр).

2: Каршыгызда бик зур булып,

    Эленеп тора йозак.

    Аны ачсак күрерсез,

    Тамаша булыр озак.

1: Анда булыр күңелле,

    Җыр-бию, уен-көлке,

    Яңа ел, Кыш бабай,

    Хайваннар, куян, төлке.

2: Булыр анда карнавал,

    Һәм шаулы-гөрле зур бал.

    Килерләр шәп киенеп.

    Купшы маскалар киеп.

1: Әйдәгез, дуслар, туганнар,

    Узыгыз түребездән.

2: Рәхим итегез сарайга,

    Карнавалга – зур балга.

(Клоуннар зур ачкыч белән йозакны ачалар. Көчле музыка, пәрдә ачыла. Сәхнәдә бизәлгән чыршы.

Балалар биеп чыгалар

АЛЫП БАРУЧЫ.

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

1 УКУЧЫ.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

2 УКУЧЫ.

Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

3 УКУЧЫ.

Хәер, җәй көне диңгезгә

Ялга киткән арада,

Әбиләргә, бабайларга

Ярдәм иткән арада,

Җәйләр үткән арада,

Кышлар көткән арада,

4 УКУЧЫ.

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Алдагы ел белән тагын

Якыная арабыз.

Тиз килсен дип, Яңа елга

Без үзебез барабыз!

Теләсәгез, әйдәгез,

Без сезне дә алабыз!

Берәр Яңа ел җыры башкарыла.

Юлбасарлар йөгереп керәләр, (сызгыру, кычкыру, тавыш)

ЮЛБАСАРЛАР:

– Сез нәрсәгә болай матур итеп киендегез әле?

– Монда нинди вакыйга бара?

АЛЫП БАРУЧЫ.Ә сез үзегез кемнәр?

ЮЛБАСАРЛАР.Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куймыйбыз!

– Так что бернинди дә бәй рәм булмаячак!

– Без сезнең укытучыгызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш бабайны да бирегә җибәрмибез.

(Укытучыны үзләре белән алып китә башлыйлар)

УКУЧЫЛАР(юлбасарларны туктаталар). Туктагыз әле, сез укытучыны җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз?

ЮЛБАСАРЛАР.Безнең күңелне ачарга! Мәсәлән, нинди дә булса бию башкарырга!

Балалар бию башкаралар.

ЮЛБАСАРЛАР.Молодцы! 1 Биюегез ошады, матур биисез.

– Ярар, укытучыгызны җибәрәбез.

– Тик бәйрәм үткәрергә барыбер комачаулаячакбыз.

АЛЫП БАРУЧЫ.Юлбасарлар, әйдәгез болай килешик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комачаулап йөрмисез, ярыймы?

ЮЛБАСАРЛАР.Яхшы. Карарбыз, моңа кадәр без белмәгән табышмак булганы юк иде әле.

(Алып баручы табышмаклар әйтә, юлбасарлар бер җавапны да әйтә алмыйлар)

Бер гүзәл бар дөньяда,

Гашыйк аңа һәр бала.

Тик бизәнә ул менә

Бары епга бер генә.

(Яңа ел чыршысы)

Килә шундый кырыс булып,

Суыклар алып, ыжгырып.

Китәр чагы җитте исә,

Тәмам сыгыла да төшә:

Авыр-авыр сулый-сулый,

Китеп бара елый-елый.

(кыш)

Энҗе кебек җем-җем итеп,

Уйный шундый матур итеп,

Учыңа алу җитә,

Шундук эри дә бетә...

(Кар бөртекләре)

ЮЛБАСАРЛАР.

– Без бик күп нәрсәне белмибез икән әле!

– Мәктәпкә барып белем алырга туры киләчәк!

– Балалар, безне гафу итегез инде!

– Безгә дә бәйрәмегезгә катнашырга рөхсәт итегез әле?

– Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!

Алып баручыӘ сез безгә биеп күрсәтегез

Юлбасарлар бииләр.

Җыр башкарыла

4 нче бала.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәйрәм

Яшел тора һаман да

Алып баручы. Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы куян керә.

Куян. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

Юлны бик зур көрт баскан,                Кайгырмагыз сез шулай да,

Шуңа бик әкрен киләм,                        Чыршы төбендә күп кар,

Кызурак та килер идем,        Көри торыгыз шунысын –

Түшәлсә юлга чирәм.                        Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Акмамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.

Алып баручы. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе!

Менәхәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар,

барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.

Алып баручы:Балалар Кыш бабай белән Кар кызы нишләптер күренмиләр әле. Берәр җирдә тоткарландылар ахры. Әйдәгез бергәләп чакырып карыйк әле.

                 Кыш бабай Кар кызы килегез

                Яңа ел бәйрәменә

                Чыршы әйләнәсендә,

                Җыр җырлап әйләнергә.

Кыш бабай, Кар кызы керә.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигерәк матур

Елык - елык яна ул,

 Бәхетле һәм сау булыгыз

Котлы булсын яңа ел.

Кар кызы.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

 Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

 Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин , дуслар.

Балалар. Рәхмәт, Кар кызы.

Кар кызы.

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Кар кызы,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла.Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Сөйләп бетергәч Кыш бабайяңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыккакертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчыктөпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Кыш бабайМинем тылсымлы бияләем бар , шуның белән уйнап алыйк әле. Уен ахырында бияләй кемдә кала шуңа күчтәнәч була. (Түгәрәк буенча бияләй йөртелә, музыка туктаганда бияләй кемдә кала шул уеннан чыга бара)

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тотып күмәк бию

Иркәбикә(аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Наяннар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

Клоуннар бии. Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы –бар да бергә биеп китәләр.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию.

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә(кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар. Башлап Иркәбикәгә бәрәңге тутырылган пакет бирәләр.

Иркәбикә. Шушымы инде, Кыш бабай, синең күчтәнәчең? Балалар, карагыз әле.

Кыш бабай. Юк, Иркәбикә, балаларга мин башка төрле күчтәнәчләр әзерләдем. Менә.

(Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшә. Иркәбикә ни эшләргә дә белми карап тора, елыйсы килсә дә түзә, еламый.) Балалар, монда тагын бер пакет калды. Бусы кемгә соң? (Балалар дәшми.) Балалар, бу Иркәбикәгә инде, күрәсезме, ул күчтәнәчкә бер пакет бәрәңге генә алса да бу юлы еламады, түземлеге җитте. Аңа бу күчтәнәч.

Иркәбикә. Рәхмәт, Кыш бабай! Моннан соң мин дә елак булмам, түзем булырмын. Әйдәгез чыршы белән саубуллашып бер җыр да җырлап алыйк әле.

Җырлап чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.

Алып баручы: Дуслар әнә яңа ел да килә

Яңа ел :Таныш булыйк

Мин яңа ел -, өр яңа ел

Бу ел миннән башлана

Яңа ел белән сезне

Минем ел котлы булсын

Кырларда иген уңсын

Табыннар мул булсын

Яңаел белән , яңа бәхетләр белән.

Кыш бабай.        Менә сезгә бүләкләр

                         Рәхим итеп алыгыз.

                         Яңа елның күчтәнәчен

                         Өйгә алып кайтыгыз.

                        Чәй эчегез  тәмле итеп

                        Әти-әниләр белән.

                        Сезнең белән саубуллашып

                        Тагын бер елга китәм.

Исән-имин булыгыз,

                        Тагын да  зур   үсегез.

                        Киләсе елга бәйрәмгә

Барыгыз да килегез.

Яңа ел котлы булсын,

Яңа ел нурлыбулсын!

Сәламәтлек, шатлыклар

Телим бары уңышлар!

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә.        

Килермен киләсе елга,        

Ә сез белем туплагыз,        

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршытирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!»дип чыгып китәләр.