танбатырга 70 яшь
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме
Таңбатырга – 70 яшь!
Гармун тавышы яңгырый…
Тарих бабай: Еллар арты еллар үтә… тарих битләрен сүтәм. Ничәмә ничә буын шушы балалар бакчасында тәрбия алган, күпме хезмәт куелган. Буыннардан буыннарга милләтебез, телебез, мәдәниятебез байлыгы балалар күңеленә сеңдерелгән.(гармун тавышы яңгырый)
(Йөгереп балалар керәләр)
Балалар: Исәнме бабакай!
Тарих бабай: Исәнмесез балалар!
Ләйлә: Бабакай! Син кем?
Айсылу: Нишләп утырасың?
Тарих бабай: И балалар! Тарих бабагыз мин.Сезнең бакчагызга 70 яшь! Шул хакта уйланып утырам…
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tanbatyrga_70_yash.docx | 31.1 КБ |
Предварительный просмотр:
Таңбатырга – 70 яшь!
Гармун тавышы яңгырый…
Тарих бабай: Еллар арты еллар үтә… тарих битләрен сүтәм. Ничәмә ничә буын шушы балалар бакчасында тәрбия алган, күпме хезмәт куелган. Буыннардан буыннарга милләтебез, телебез, мәдәниятебез байлыгы балалар күңеленә сеңдерелгән.(гармун тавышы яңгырый)
(Йөгереп балалар керәләр)
Балалар: Исәнме бабакай!
Тарих бабай: Исәнмесез балалар!
Ләйлә: Бабакай! Син кем?
Айсылу: Нишләп утырасың?
Тарих бабай: И балалар! Тарих бабагыз мин.Сезнең бакчагызга 70 яшь! Шул хакта уйланып утырам…
1 бала: Бабай! Миңа бит әле 6 яшь кенә.
2 бала: Ә миңа 5 яшь!
3 бала: Миңа 4…
Тарих бабай: Шулайдыр, ә менә бакчагызга 70! И балалар бу бакчага сезгә кадәр әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез йөргән.
Ләйлә: Сөйлә ле бабакай, безнең бакча нинди булган? Анда кемнәр яшәгән?
Тарих бабай: Әйдәгез, балалар, тарих битләренә күз салыйк…
(Слайдлар күрсәтелә. Бакча ачылган еллар. Беренче бакча мөдире. Озак еллар эшләгән бакча хезмәткәрләре. Бүгенге көн. Дәвамлыгы 3мин.50сек. Габделфәт Сафиннның «Балачак иле» җырына)
Балалар бер рәткә тезелеп басалар.
Диләрә: Бар күңеллелек Күзкәйдә!
Бар бер ямь бүген
Нәрсәдән бу? Мин беләм!
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
Айрат: Бакчабыз бигрәк ямьле,
Ашлары да бик тәмле.
Апалар безне көйли,
Бердә кайтасв килми.
Адилә: Бакчабызның баскычлары
Патша өйендә кебек,
Хәтта кошлар куануын
Без нәниләр дә күрдек.
Ләйлә: Төзетүче кем дисезме?
Әлбәттә ул Флүр абый!
Күзкәйне танытучы,
Балалар яратучы.
Бергә: Флүр абый! Сезгә рәхмәт!
Гүзәлия: Бакчабызга карагыз!
Ишекләр шыгырдамый…
Түбәсеннән су таммый…
Таякка таянмаган,
Бөкресе тырпаймаган?!
Айбулат: Апалар да яшь безнең
Йөгереп кенә йөриләр.
Бакчабызга 70 диеп
Әллә инде алдыйлар!
Тәрбияче: Юк,балалар, алдашмыйбыз
Юбиләр бит бакчабыз!
Тарих бабай язып куйган
Сез безгә ышаныгыз.
Айсылу: Ярый инде, ышашабыз.
Чәчләре агармасын,
Күчтәнәчле кунаклар
Безгә гел килеп торсын!
Ләйлә: Бергәләп күңел ачыйк,
Бакчада бәйрәм бүген!
Һәркем сагынырлык булсын
Күзкәйнең зәңгәр куген!
Тәрбияче: Балалар! Сезнең быел кубегез бакча белән саубуллаша. 70 яшьлек бакчагызга әйтер сүзегез бармы?
Җыр: «Сау бул бакча»
А.Комаров көе
Г.Сахапова сүзләре
1.Сау бул бакча! Сау бул бакча!
Саубуллаша балалар.
Үсеп җитте нәниләрдә
Мәктәпләргә баралар.
Кушымта: Әтиләрдән,әниләрдән
Рәхмәт сезгә апалар!
Күңелле, матур бакчаны
Онытмабыз беркайчан.
2.Безнең бакча бигрәк ямьле,
«Таңбатыр» дип атала
Уенчыклар моңаймагыз
Монда нәниләр кала.
3.Сагынырбыз йокыларны,
Тәмле-тәмле ашларны
Җырлап биеп өйррәнгәнне,
Бакчадагы дусларны.
Тарих бабай: Балалар! Бакчагыз тарихы бик бай, әле минем сезгә бик күп истәлекле көннәр турында сөйлисем килә. Әйдәгез әле наныйларым минем белән. (Гармун тавышы)
Чыгып китәләр.
Алып баручы килгән кунакларга сүз бирә.
Бию: «Күңелле балачак» ( «Таңбатыр» балалар бакчасы балалары чыгышы)
Алып баручы: Бакчаның 70 еллык тарихында мөдир вазыйфасын барлыгы 9 кеше башкарган. Аланың күбесе бүген бездә кунакта. Каршы алыгыз күпкырлы сәләткә ия мөдирләребез:
- Кәүсәрия Хафизова.
- Дания Акмалова.
- Бүгенге көн бакча мөдире Саматова Гүзәлия Габдрахмановна
Бию: «Каенкай. Березка» (Бакча мөдирләре башкара)
Көй кушыла. Һәмдия Акмалова(тәрбияче, 37 ел стаж) бәйләм бәйләп утыра һәм йокыга тала. Экранда кино. Балалар бакчасы, шөгыль, йокы вакыты)
Һәмдия апа: И-и…, ярый әле төш кенә булган. 37 ел тәрбияче булып эшләп төшкә бакчадан башка бер нәрсә дә керми дә инде. Сөенеп тә, куркып та куясың…
Үзе язган шигырен укый.
Алып баручы: Күзкәй балалар бакчасының тарихын беренчеләрдән булып Гәйния апа Шакирова башлап җибәрә. Районда һәм тирә якларда танылган, 40 ел мөдир булып эшләгән, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарган Гәйния апаны без бүген дә сагынып, сокланып искә алабыз.
Бүген бездә кунакта Гәйния апаның оныгы, алай гына да түгел, 37 ел тәрбияче булып хезмәт куйган Акмалова Хәмдия апада тәрбияләнгән, «Якты юл» газетасының баш мөхәррире Инзилә Шәмсетдинова.
Хөрмәтле Инзилә Шәмсетдинова! Сүз сезгә бирелә.
Җыр. Башкара И.Шамсетдинова.
Алып баручы: Ә хәзер бирегә, 2012 елг чыгарылыш балаларын чакырабыз. Сезнең каршыгызда Азат Гараев һәм Тамилла Паллыева.
Бию: «Башкорт»
Алып баручы: Авылыбызның якты йөзле, чиста күңелле, талантлы кешеләре бихисап. Бүген биредә аларның иң-иңнәре.
1988 ел…Күзкәй балалар бакчасы агач бинадан мәктәпкә күчә. Ул елларда авыл советы рәисе Флүрә апа Нуриева була. Флүрә апа Нуриева бик матур тавышлы җырчы да, оста оештыручы да, бик тә тәмле телле әби дә. Флүрә апа! Күңелегездәге матур мизгелләр белән безне дә таныштырып китсәгез иде.
Флүрә апа Нуриева чыгышы.
Алып баручы: Менә инде 25 елга якын балалар бакчасы Күзкәй урта мәктәбе бинасында яши. Бакчаның мәктәп канаты астнда яшәве бик күп мәшәкәтләрне киметә. Мәктәп коллективы белән дус, тату, ярдәмләшеп яшибез. Мирзаян Мансурович! Сезгә, сез җитәкләгән коллективка рәхмәтебез зур! Безнең балалар, яшьләре буенча тынгысыз, шаян һәм тавышлырак та. Шундый күршеләр белән яшәүләре сезгә кыен түгелме, артык борчымыйбызмы сезне? Сүз сезгә бирелә.
Күзкәй урта мәктәбе директоры Мирзаян Мансурович чыгышы.
Алып баручы: Сезнең каршыгызда «Таңбатыр» балалар бакчасының 2004 нче елгы чыгарылышы кызлары.
Бию: «Балачак»
Алып баручы: Даими рәвештә матур, җылы сүзләре, яхшы эшләре, бүләкләре белән балаларны сөендереп торучы, шушы балалар бакчасында тәрбия алган егетебез Маннапов Булат бүген бездә кунакта. Һәрбер Яңа ел бәйрәмедә Булат абыйлары балаларга күчтәнәчләр тулы бүләкләр тапшыра. Балалар аны күзгә күренмәс чын Кыш бабай итеп кабул итәләр. Һәр яхшылык тылсымга тиң.Тылсымчыбыз, ярдәмчебез Булат Маннаповны бирегә чакырабыз, сүз сезгә бирелә.
Маннапов Булат чыгышы.
Алып баручы: Бакча тарихының кайсы елын гына алсакта, нәни балаларга тәрбия һәрдаим ата-аналар белән берлектә алып барылды. Алар тәрбиячеләрнең төп терәге, ярдәмчесе. Кайсы гына ата-ана сабыеның балалар бакчасына йөргәнен сагынып искә алмый икән. Асылмардановлар гаиләсенең дә ике кызы шушы бакчада үсте. Рәхмәт йөзеннән бу гаилә безнең каршыбызда.
Җыр: Асылмардановлар гаиләсе.
Алып баручы: 1990-2003 нче елларда Күзкәй авылының балалар бакчасы мөдире Дилүсә Мөбәрәкшина була. Гәйния ападан кала иң күп еллар бакчаны җитәкләгән мөдир булып ул санала. Дилүсә Мөбәрәкшина сезне түргә чакырабыз.
Алып баручы: Хөрмәтле Дилүсә ханым! Сезгә берничә соравым бар. Әйтегез әле, 13 ел аз гомер түгел, сезнең өчен шул эшләгән еллар дәверендә иң үзәккә үткәне һәм бүгенге көндә иң сагынып искә алганы нәрсә булыр икән?
Дилүсә Мөбәрәкшина чыгышы.
Җыр. Башкара Д. Мөбәрәкшина.
(Экранда фотосүрәт. Мөдир Саматова Гүзәлия Габдрахмановна. Шигырь яңгырый.)
Мөдиребез Гүзәлия апа!
Җитмеш һөнәр иясе
Әллә ниләр уйлап таба,
Чын тылсымчы диярсең.
Ул булганга бик күңелле
Үтә һәрбер көнебез
«Таңбатырга»га без яратып
Һәм бик теләп йөрибез.
( Үзе чыгып баса, шигырь сөйли)
(Экранда фотосүрәт. Тәрбияче Сахапова Гөлнара Салиховна.Шигырь яңгырый.)
Әле ике ел гына
Гөлнара апа биредә
Аның әкиятләрен тыңлап
Нәниләр дә сөйенә
Ул безне гел яхшылыкка
Матурлыкка өйрәтә
Шуңа тәрбиячебезне
Яратабыз бигрәктә.
(Үзе чыгып баса. Шигырь сөйли.)
Сахапова Г.С.: Бала-чага шундый халык
Бер минут та тик томыйлар.
Уенчыкларны ваталар,
Обойларны тырмыйлар.
Чебен генә тешләсә дә
Баш беткәндәй елыйлар
Яңа матур күлмүгемә
Маңкаларын сылыйлар.
Хәйләли дә беләләр алар,
Бик оста якланалар
Якты чырай биргән күрсәтсәң
Муенга ук атланалар
Көн үткәнен дә сизмисең
Шуларның көен көйләп
Өйемә кайтып авамын
Аякны көчкә сөйрәп.
Ә иртәнгә тфү-тфү…
Арыганнар онытыла
Яраткан эшем көтә дип
Ашыгам мин «Таңбатырга»
(Экранда фотосүрәт. Тәрбияче Муллахметова Лилия Сәетҗановна. Шигырь яңгырый.)
Лилия апабыз безнең
Дүртенче ел бакчада.
Кем икәнен беләсезме?
Ул бит тәрбияче апа.
Уйната да, җырлата да
Кирәк булса юата.
Безне генә түгел,
Бакчабызны да ярата.
(Экранда фотосүрәт. Музыка җитәкчесе, пешекче Харисова Гөлнәзирә Нурлыгаяновна.Шыгырь яңгырый.)
Гөлнәзирә апа повар!
Ашлары шундый тәмле!!!
Ул бит бәйрәмнәрдә безгә
Баян да уйный әле.
Күрше авылдан килеп җитә,
Кар түгел таш яусада.
32 ел эшли ул
Менә шушы бакчада.
(Үзе чыгып баса. Шигырь сөйли.)
Харисова Г. Н.:17 ел инде менә
Көндә бер гел бер төш керә
Кәстрүлләр, ботка, ярма
Помидор, кыяр, алма.
Төштә йөзләгән бала
Гел мине сырып ала.
Вак кынадыр үзләре
Ялтырыйдыр күзләре.
Бар да сорый ашарга
Белмим кая качарга
Өстәл төяләр шап-шап
Уянам тиргә батып.
Уянам да «сөенеп»
Эшкә барам йөгереп
Каршылыймын балаларны
Тәмлүшкәләр пешереп.
( Экранда фотосүрәт. Кече тәрбияче Бәйрамова Гөлсинә Ризвановна. Шигырь яңгырый)
Идән юа, тузан сөртә
Кырык эшкә өлгерә.
Безне тирәсенә җыеп
Мәзәк сөйләп көлдерә.
Артыбыздан җыештыра
Ул булгач шундый рәхәт!
Безгә рәхәт булган өчен
Гөлсинә апага рәхмәт!
Бәйрамова Г.Р. Үзе сөйли.
(Фотсүрәт Нуриева Рәзимә Вагизовна. Техник хезмәткәр. Шигырь яңгырый.)
Кар көрәлгән, кер юылган,
Ялт иткән бөтен бакча
Җиң сызганып эшли дә эшли
Безнең Рәзимә апа!
(Нуриева Р.В. шәмнәре янып торган торт күтәреп керә)
Күмәк җыр:
Туган көнне балалар да
Олылар да ярата
Шул уңайдан җырлар яздык
Бакчабызга карата
Таңбатырның туган көне,
Һәркем белергә тиеш
Аз да түгел, күп тә түгел
Безнең бакчага 70!
Таңбатырда бәйрәм бүген
Туган көн котлы булсын
Апалар да, сабыйлар да
Гел шулай көлеп торсын.(«Балалар җыры бу« көенә)