Проект "Бердәмлек"
календарно-тематическое планирование (старшая группа) на тему
Туган ил аның күп милләтле республика булуы, башкаласы Казан шәһәре, дәүләт бәйрәмнәре турындакүзаллауларын формалаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_berdmlek._docx.docx | 43.78 КБ |
Предварительный просмотр:
Проектның темасы: Бердәмлектә безнең көч.
Балаларның яшь үзенчәлеге: Уртанчылар- зурлар төркеме.
Төре: Информацион.
Дәвамчылыгы: 12.11 -16.11.12.
Максат: Туган ил, аның күп милләтле республика булуы, башкаласы Казан шәһәре, дәүләт бәйрәмнәре турында күзаллауларын формалаштыру.
Бурычлар:
• Үз илең белән горурлык, аңа һәм халкына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
• Республиканың тарихы, тугра, әләм, гимны белән таныштыру, күренекле кешеләре, республиканың күп милләтле, татар һәм рус телләренең дәүләт теле, Казан шәһәренең республика башкаласы булуын аңлату;
• Балаларның сөйләм байлыгын үстерү;
Проект эшчәнлеге:
I. Әзерлек этабы.
1.Эти-əнилəрне проект эшчəнлегенең максаты, бурычлары белəн таныштыру;
2.Балаларнын яшь үзенчәлекләренә туры китереп, теманы уйлау, максат кую.
3.Тема буенча күрсәтмә һәм өләшү материаллары әзерләү , темага кагылышлы әдәби әсәрләр белән танышу.
4. Балалар белән кумәк эшләр әзерләү.
II. Төп этап.
1.Әңгəмəлəр: “Туган җиребез- Татарстан”, “Казан каласы-башкала”, “Безнең шәһәрләребез”, “Казан шәһәренең тарихи урыннары”.
2. “Татарстан- республикам минем” презентациясен карау.
3. Татарстан турында “Мин яратам сине Татарстан”, “Кояшлы ил”, “Безнең ил”, Татарстан гимнын , “Туган җирем Татарстан” җырларын тыңлау.
4. “Казан шәһәренең мәһабәт биналары” – төзелеш материалларыннан биналар ясау.
5. Кисеп ябыштыру, кул хезмəте, əвəлəү эшчəнлегендə туган ягыбызның истәлекле урыннарын чагылдыру.
6. Туган ил турында мəкальлəр өйрəнү;
7. Республикабызга, Казанга багышланган шигырьләр уку.
Йомгаклау чарасы: “Казан Кремле” күмәк аппликация.
Атна көннәре | Режим | Белем бирү өлкәләре | Режим вакытларында бала һәм олы кешенең бердәм эшчәнлеге (белем бирү өлкәләренең интеграциясен исәпкә алып) | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге өчен үстерелешле тирәлек оештыру (төркемнең барлык бүлмәләре, активлык үзәкләре) | Әти-әниләр белән эшчәнлек | ||||||||||
Төркем белән Бүленеп (подгруппа) | Индивидуаль эшчәнлек | Режим вакытларында белем бирү эшчәнлеге | |||||||||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | ||||||||
Дүшәмбе 12.11.12. | Көннең беренче яртысы | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Иртәнге гимнастика. Иртән балаларның төркем бүлмәсенә исәнләшеп керүләренә ирешү. Һәр баладан кайда яшәве хакында сөйләтү. Нинди урамда, авылда, кайсы районда. Казаннын истәлекле урыннары рәсемнәрен карау. | Ш.Нәфисә, З. Амирхан белән Татарстан, Балтач районы сүзләрен әйтергә өйрәнү өстендә эш | Туган якка багышланган мәкальләр уку. | Дежурлар билгеләү. Табигать почмагында башкарырга кирәк эшләр белән таныштыру. “Ашамлыклар кибетендә “ Сюжетлы- рольле уен тәкъдим итү. | Әти-әниләрне яңа проект белән таныштыру. | ||||||||
Белем бирү эшчәнлеге | Аралашу Урыс теле | Урыс теле | |||||||||||||
Танып белү Тирә-юнь белән таныштыру | Тема: “Башкалабыз-Казан”(урт) Максат:туган ягыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләү;сөйләм телләренүстерү,яңа сүзләр белән баету;балаларны Казан шәһәре, аның тарихи урыннары белән таныштыру. Тема: “Туган ягым-Татарстан”(зурлар) Максат: балаларда туган якка һәм Татарстан гербы,флагы,гимны белән горурлану хисе тәрбияләү; балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; Татарстанның гербы,флагы, гимны аның төсләре аларның әһәмияте турында аңлату, Казан- Татарстан башкаласы дигән мәгълүмәт бирү. | ||||||||||||||
Музыка | Музыка | ||||||||||||||
Саф һавага чыгу | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Күк йөзен күзәтү. Күк кара-кучкыл төстә, болытлар җиргә таба салынып төшкән. Х\у “Әбәкләшү” уенын уйнау. М-т: тизләнешле өйгерүне ныгыту; җитезлекләрен үстерү. | Ләйсән белән кечкенә комлы капчыкларны ераклыкка ыргыту күнекмәсен камилләштерү. | Җәйге веранданы чистарту, себерү. М-т: бердәм эшләү теләге булдлыру. | |||||||||||
Көннең икенче яртысы | Уяну гимнастикасы. Сәламәтлек сукмагыннан йөрү. “Казан каласы-башкала” темасына әңгәмә оештыру. | Кайчы белән эшләргә өйрәнү. Ислам белән герб, гимн, флаг сүзләрен әйтергә өйрәнү. | Китап почмагында Казан шәһәре турында фотоальбом карау. “Артыгын тап” уеның оештыру. | ||||||||||||
Саф һавага чыгу | “ Үрдәк атыш” уенын өйрәнү. Өйгә кайтып киткәндә иптәшләре белән саубуллашуларына ирешү | ||||||||||||||
Атна көннәре | Режим | Белем бирү өлкәләре | Режим вакытларында бала һәм олы кешенең бердәм эшчәнлеге (белем бирү өлкәләренең интеграциясен исәпкә алып) | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге өчен үстерелешле тирәлек оештыру (төркемнең барлык бүлмәләре, активлык үзәкләре) | Әти-әниләр белән эшчәнлек | ||||||||||
Төркем белән Бүленеп (подгруппа) | Индивидуаль эшчәнлек | Режим вакытларында белем бирү эшчәнлеге | |||||||||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | ||||||||
Сишәмбе 13.11.12. | Көннең беренче яртысы | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Иртәнге гимнастика. Иртән балаларның төркем бүлмәсенә исәнләшеп керүләренә ирешү. Э.Мөэминованың “Туган телем” шигырен уку, фикер алышу. | З.Амирхан белән сүзләрне дөрес әйтеп, җөмлә төзеп сөйләшү күнекмәсен камилләштерү. | ТРИЗ методы кулланып табышмак уйларга өйрәнү. | Дежурлар билгеләп гөлләргә су сибү эшен оештыру. Тәрбияче ярдәмчесенә өстәл әзерләргә ярдәм итү. Китап почмагында туган якка багышланган мәкальләр уку. | Пластик шешә өчен подсавка ясарга тәкъдим итү. | ||||||||
Белем бирү эшчәнлеге | Аралашу Сөйләм үстерү | Тема: “Казлар аккошлар” рус халык әкиятен уку (зурлар). Максат: әкият аша балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү; татар һәм рус халык әкиятләрен чагыштырып бер-берсенә охшашлыгын һәм аермалыкларын таба белүгә булышу; әкиятнең эчтәлеген аңларга булышу, геройларның кылган гамәлләренә карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү. Тема: “Кыз һәм икмәк” әкиятен уку.(урт). Максат: әкиятне укыганда игътибар белән тыңларга, сорауларга дөрес җавап бирергә, олылар сүзләрен тыңларга өйрәтү; сөйләм телләрен үстерү; | |||||||||||||
Танып белү Эзләнү эшчәнлеге | Тема: Максат: | ||||||||||||||
Саф һавага чыгу | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Беренче карны күзәтү. Х/у “ Эбәкле” Максат: тизләнешле өйгерүне ныгыту; җитезлекләрен үстерү. “Самавыр” уеның тәкъдим итү. | Фәнис, Раиль белән баскан җирдән озынлыкка сикерү күнекмәсен камилләштерү. | “Кар ничек барлыкка килә” соравына җавап табу. | Җимлекләрне чистартып кошларга җим салу. Балаларның теләкләре буенча ирекле уеннар. | ||||||||||
Көннең икенче яртысы | Уяну гимнастикасы. Сәламәтлек сукмагыннан йөрү. “Мин яратам сине Татарстан” җырын тыңлау. | Рамазан, Илдан белән вак моториканы үстерү максатыннан мозаика төзү. | Сюжетлы-рольле “Чәчтараш” уеннын уйнау. Китап почмагында китапларны төзәтү. | ||||||||||||
Саф һавага чыгу | Өйгә кайтып киткәндә иптәшләре белән саубуллашуларына ирешү. | ||||||||||||||
Атна көннәре | Режим | Белем бирү өлкәләре | Режим вакытларында бала һәм олы кешенең бердәм эшчәнлеге (белем бирү өлкәләренең интеграциясен исәпкә алып) | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге өчен үстерелешле тирәлек оештыру (төркемнең барлык бүлмәләре, активлык үзәкләре) | Әти-әниләр белән эшчәнлек | ||||||||||
Төркем белән Бүленеп (подгруппа) | Индивидуаль эшчәнлек | ||||||||||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 7 | 8 | |||||||||
Чәршәмбе 14.11.12. | Көннең беренче яртысы | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Иртәнге гимнастика. Иртән балаларның төркем бүлмәсенә исәнләшеп керүләренә ирешү. “Безнең шәһәрләребез” темасына әңгәмә. “Кояшлы ил” җырын тыңлау. | Госман, Йолдыз белән Таузар, Балтач сүзләрен дөрес әйтергә өйрәнүне дәвам итү. | Дежурлар билгеләп гөлләргә су сибү, тузаннарын сөртү эшләрен оештыру. Тәрбияче ярдәмчесенә өстәл әзерләргә ярдәм итү. “Рәсемне җый” уенын тәкъдим итү (Казаннын истәлекле урыннары) | Әти-әниләрнең сорауларына җавап бирү. | |||||||||
Белем бирү эшчәнлеге | Аралашу Урыс теле | Урыс теле | |||||||||||||
Сәнгать иҗаты Әвәләү | Тема: “Татарстан флагы” Максат: Татарстан флагы белән горурлану хисе тәрбияләү; иҗади сәләтләрен үстерү; барельеф ысулы белән әвәләргә өйрәтү. Тема: “Цирк”. Максат: туган як белән горурлану хисе тәрбияләү; фантазияләрен, иҗади сәләтләрен үстерү; төрле төсле пластилин кулланып барельеф ысулы белән әвәләргә өйрәтү. | ||||||||||||||
Музыка | Музыка | ||||||||||||||
Саф һавага чыгу | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Агачларны күзәтү. Аларны кәүсә үзенчәлегенә карап танырга өйрәтү. Х\у: “Үз агачынны тап” уенын оештыру. Каенлыкка экскурсия. | Ильшат, Инзилә белән бер аякта сикерү күнекмәсен камиләштерү. | Җимлекләрне чистартып кошларга җим салу. Балаларның теләкләре буенча ирекле уеннар. | |||||||||||
Көннең икенче яртысы | Уяну гимнастикасы. Сәламәтлек сукмагыннан йөрү. “Казаннын тарихи урыннары” презентациясен карау. | Шөгыльдә өлгермәгән балалар белән шөгыльләнү. | Сюжетлы-рольле “Супермаркет” уеннын уйнау. | ||||||||||||
Саф һавага чыгу | Өйгә кайтып киткәндә иптәшләре белән саубуллашуларына ирешү. | ||||||||||||||
Атна көннәре | Режим | Белем бирү өлкәләре | Режим вакытларында бала һәм олы кешенең бердәм эшчәнлеге (белем бирү өлкәләренең интеграциясен исәпкә алып) | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге өчен үстерелешле тирәлек оештыру (төркемнең барлык бүлмәләре, активлык үзәкләре) | Әти-әниләр белән эшчәнлек | ||||||||||
Төркем белән Бүленеп (подгруппа) | Индивидуаль эшчәнлек | ||||||||||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 7 | 8 | |||||||||
Пәнҗешәмбе 15.11.12. | Көннең беренче яртысы | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Иртәнге гимнастика. Иртән балаларның төркем бүлмәсенә исәнләшеп керүләренә ирешү. “Казан каласы-башкала” дигән темага әңгәмә. “Мин яратам сине Татарстан” җырын тыңлау. | Зилия, Ислам белән математикадан индивидуаль дәфтәрләрдә эшләү. | Дежурлар билгеләп гөлләргә су сибү, тузаннарын сөртү эшләрен оештыру. Тәрбияче ярдәмчесенә өстәл әзерләргә ярдәм итү. Китап почмагында туган якка багышланган шигырьләр уку. | ||||||||||
Белем бирү эшчәнлеге | Танып белү Математика | Тема: “Куб”(зурлар). Максат: балаларны куб һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру; квадрат, өчпочмак, турыпочмакны, 4кә кадәрге саннарны таный белергә, предметларны биеклеге буенча чагыштыруны ныгыту; игътибарлыкларын, хәтерләрен, иҗади сәләтләрен үстерү. Тема: “Зур һәм кечкенә” Максат: балаларны зур,уртача һәм кечкенә предметларны аерырга, ачык һәм куе төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү; дәфтәрләрдәге биремнәрне эшләүне дәвам итү. | |||||||||||||
Физкультура | Физкультура | ||||||||||||||
Саф һавага чыгу | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Җилне күзәтү. Ноябрь аенда салкын җилләр исә. Ул агачлардагы соңгы яфракларны йолка, кипкән үләннәрне кыштырдата. Х\у: “Йортсыз куян”. М-т: реакция тизлеген, тизләнешле йөгерүне камилләштерү; җитезлек сыйфатларын үстерү. | Илдан, Зәлинә белән гимнастик баскычка үрмәләүне камилләштерү. | Веранданы себерү. Кошларга җимлеккә җим салу. Балалар теләкләре буенча уеннар. | |||||||||||
Көннең икенче яртысы | Йокыдан соң сәламәтлек гимнастикасы, массаж сукмагыннан йөрү. “Казан” альбомын карау. | Вак моториканы үстерү максатыннан Рамазан белән мозаикадан узорлар ясау. | Сюжетлы-рольле “Гаилә” уеннын уйнау. | ||||||||||||
Саф һавага чыгу | Өйгә кайтып саубуллашып китүләренә ирешү. |
Атна көннәре | Режим | Белем бирү өлкәләре | Режим вакытларында бала һәм олы кешенең бердәм эшчәнлеге (белем бирү өлкәләренең интеграциясен исәпкә алып) | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге өчен үстерелешле тирәлек оештыру (төркемнең барлык бүлмәләре, активлык үзәкләре) | Әти-әниләр белән эшчәнлек | |
Төркем белән Бүленеп (подгруппа) | Индивидуаль эшчәнлек | |||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 7 | 8 |
Җомга 16.11.12. | Көннең беренче яртысы | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Иртәнге гимнастика. Иртән балаларның төркем бүлмәсенә исәнләшеп керүләренә ирешү. “ Казан шәһәренең тарихи урыннары” дигән темага әңгәмә. | Фәнис, Айзилә белән кәгазьне бөкләп эшләү күнекмәләрен камилләштерү максатыннан гади бөкләү ысулларын эшләү. | Дежурлар билгеләп гөлләргә су сибү, тузаннарын сөртү эшләрен оештыру. Тәрбияче ярдәмчесенә өстәл әзерләргә ярдәм итү. Китап почмагында туган якка багышланган мәкальләр уку. | |
Белем бирү эшчәнлеге | Аралашу Рус теле | Рус теле | ||||
Иҗади сәнгатъ Рәсем | Тема: “Кремль”(зурлар) Максат: балаларны Казан шәһәренең тарихи урыннарына карата сакчыл караш тәрбияләү; фантазияләрен үстерү; томпонирование ёщм башка ысуллар белән Кремль ясарга өйрәтү. Тема: “Татарстан флагы” (урт) Максат: Татарстанның башкаласы- Казан, герб,флаг,гимн турында искә төшерү; флагны төсләрен искә төшерү, рәсемдә сүрәтләргә өйрәтү; чиста, пөхтә эшләргә күнектерү. | |||||
Физкультура | Физкультура | |||||
Саф һавага чыгу | Физ. культура Сәламәтлек Куркынычсызлык Социальләшү Хезмәт Танып белү Аралашу Матур әд. уку Сәнгать иҗаты Музыка | Кояшны күзәтү. Х\у: “Әбәкләшү” уенын уйнау. М-т: тизләнешле өйгерүне ныгыту; җитезлекләрен үстерү. | Рамазан, Алинә белән гимнастик баскычка үрмәләүне камилләштерү. | Веранданы себерү. Кошларга җимлеккә җим салу. Балалар теләкләре буенча уеннар. | ||
Көннең икенче яртысы | Йокыдан соң сәламәтлек гимнастикасы, массаж сукмагыннан йөрү. “Казан” презентациясен карау. | Вак моториканы үстерү максатыннан Ильшат, белән мозаикадан узорлар ясау. | Сюжетлы-рольле “Гаилә” уеннын уйнау. | |||
Саф һавага чыгу | Өйгә кайтып саубуллашып китүләренә ирешү. |