Матур булыйк
классный час по теме
Выступление в родительском собрание по эстетическому воспитанию
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matur_bulyyk.doc | 35.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тормышта иң мөһим проблемаларның берсе – балаларга эстетик тәрбия бирү. Алдагы буын кешеләренең тормышы никадәр авыр булса да, аларның матурлык сөюе, үзенең рухи байлыгына зур хәзинә итеп каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә, һәртөрле формаларда буыннан-буынга тапшыра баруы һәм гүзәллек традицияләре тудыруы һәркайсыбызда милли горурлык хисләре уята. Һәр табылган, ачылган әйбергә, күренешкә, җисемгә туры китереп, яңадан-яңа сүзләр тапкан безнең халык.Зирәк акыл, җор теллелек, һәр нәрсәнең асы-лына төшенергә теләк бер үк сүзгә ялтырап-җемелдәп торган мәгънәләр сал-ган. Һәр сүзне урынында килешле кулланып, җырлап торган туган телен ту-дырган безнең халык.Алар ничек җитте , шулай сөләшкәнне яратмаган, баш-калардан матур, төгәл сөйләм таләп иткән. Үз милләтенең дөрес сөйләү кагый-дәләренә нигез салган һәм бу кагыйдәләр сабый вакыттан ук үзләштерелгән :
-Зурлар сүзенә урынсыз кысылу-әдәпсезлек;
-Алай кычкырып сөйләшмә, яныңда ишетмәүчеләр юк бит һ.б.
Баштарак бу күрсәтмәләр сүз уңаенда гына әйтелсә, тора-бара бала кола-гына калыпланган нормалар да ирештерелә.
- Күп бел, аз сөйлә.
- Сөйләсәң, урынлы сөйлә.
- Һәр сүзнең җае, урыны бар.
Өлкәннәрнең үз сөйләме, телгә саклыгы, сөйләү рәвеше, балаларга сөй-ләгән әкиятләре, көйләгән җырлары, мөнәҗәтләре, китап сүзләре, шигырьләре, мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары, җаена туры китереп кенә сөйләнгән мәзәк-ләре – болар бар да яшьләр өчен туган телебездәге матурлык үрнәкләре. Шу-ларга кешегә якынлыкны, кешене яратуны, нәниләрне назлауны, өлкәннәрне зурлауны белдерә торган эмоциональ сүзләрдән файдалану үзенчәлеген ку-шыйк: акыллым, гөлкәем, сандугачым, үскәнем, кадерлем һ.б.
Баланың әдәплелек кануннарын үзләштерүе, кешеләр арасында үзен ин-сафлы тотуы, гомумән, кешеләр арасында матур мөнәсәбәтләр урнаштыруы халкыбыз эстетикасында зур урын алып торган. Кешеләр белән сөйләшкәндә ягымлы тавыш, нык ачуың килгәндә дә кешегә тавышыңны күтәрмәү; күрешкәндә килешле итеп баш ию, кул бирү; хәл-әхвәл сораша белү; урынлы-урынсыз акыл сату һәм кимчелекләрне күрсәтүдән сак булу; өлкәннәр, оста-лар эшенә игътибарлы булып, зур кечелек тә күрсәтеп мактый белү- хәзерге көндә активлаштыруга мохтаҗ.
Һәр җирдә һәркемне күркәм итеп күрсәтә торган гадәтләр бар.Аларга ия булган кеше үзенең яки дусларының шәхси мөнәсәбәтләренә генә кагылган нәрсәләр турында сөйләшмәс, чит кешеләрнең сөйләшүенә колак салмас, кеше әйберләрендә актарынмас, тирә-юньдәге кешеләрнең кәефен җибәрмәскә ты-рышыр. Кыска итеп әйткәндә: «әдәп төбе-матур гадәт», «җан азыгы-тәмле сүз», якты йөз, күркәмлек безнең халыкта. Кешедәге тышкы матурлыкны, күзгә күренеп торган матур гадәтләрне халык эчке матурлык, аның әхлак сыйфатлары, хезмәт сөюе белән тыгыз бәйләнештә, аларның үзара гармоник килешүендә күрә.
Үз баласын яраткан, аның эчке дөньясын, тойгыларын аңлап тәрбияләргә теләгән ата-ана китапларга, сынлы сәнгатькә, театрга, музыка, радио һәм газе-таларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар иң элек үзләре укырга, күргән һәм ишеткәннәрен уйдан кичерергә, фикер йөртергә тиешләр.Ата-аналар һәрберсе сәнгать ярдәмендә, табигать белән аралашып үз зәвыгын үстерергә бурычлы. Алар һәр җанлы нәрсәгә, беренче чиратта кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булып, үзләренең хис-тойгыларын баетырга тырышалар һәм тиешләр.Баланың инсафлылыгы үзен дөрес тота, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үти белүендә, аның тышкы кыяфәтендә, сөйләшүендә, әйберләргә мөнәсәбәтендә,тирә-юньдәгеләр белән аралашу рәвешендә чагыла. Шуңа күрә балага бу кагыйдәләрне үзләш-терергә һәм аларны үтәргә тырышырга кирәк.
Мәктәпкәчә яшьтәге бала зәвыклы булуның түбәндәге күнекмәләрен үз-ләштерергә тиеш. Болар- баланың шәхси пөхтәлегенә, табын янында үз-үзен дөрес тотуына, ашау-эчү приборларыннан файдалана белүгә, өйдә һәм җәмә-гать урыннарында өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу культурасына, хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле күнекмәләр. Бик кечкенәдән режимга күнек-терү гигиена һәм тәртип белән эш итү күнекмәләрен ныгытырга, мөстәкыйль-леккә өйрәтергә мөмкинлек бирә. Тәрбияче баланы бакчага кабул итеп алганда якты йөз, ачык чырай белән каршы алырга, исәнләшергә, әти-әниләре белән аерылышканда әдәпле итеп саубуллашырга өйрәтергә тиеш.Шушыннан баш-лап бала бакча дөньясына кереп китә. Аларны бакчада өйдә, урамда таныш булмаган күп нәрсә көтә.Уйнарга, бер-береңне кыерсытмаска, аралашканда ямьсез, каты сүзләр белән сөйләшмәскә, үзең уйный торган уенчыкны чиста, матур итеп ватмыйча сакларга, шөгыль вакытында тәрбияче апаның сүзен диккать белән тыңларга, һәр уенда актив катнашырга, иптәшләрен дә шуна тартырга өйрәтү тәрбиячегә йөкләнгән. Өстәл янына утырганда үз-үзеңне тотуның иң гади күнекмәләрен искәртеп алу зарури. Иң кирәклесе – икмәккә хөрмәт тәрбияләү. Йокы вакытында да тиешле кагыйдәләр үтәлү шарт. Гому-мән, әйләнә-тирәгә, матурлыкка, гүзәллеккә, сәнгать әсәрләренә нәфасәти караш тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның берсе булып калачак. Һәм без үзебезнең әби-бабаларыбыз үрнәгендә инсафлы, итагатьле, эстетик зәвыкка ия булган балалар тәрбияләргә бурычлыбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Эхлаклы булыйк”
Бала әхлак тәрбиясен,иң беренче чиратта,гаиләдә ала. Күзәтүләрдән күренгәнчә, баладагы әхлак нормалары-әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе.Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә с...
"Таныш булыйк: керпе"
Тема: “Таныш булыйк: керпе”Максатлар: 1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, я...
Янгыннан сак булыйк.
Яндыра һәм көйдерәУйласаң – үкендерә. Серле шул ук вакытта явыз да син ут. Нигә син балаларны үзеңә җәлеп итәсең икән. Ни өчен балалар синнән куркасы урында сиңа тартылалар икә...
"ДУС БУЛЫЙК, ТАТУ БУЛЫЙК"
Бәйрәм иртәсе...
“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу
Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...
Сәламәт булыйк
Киңәшләр...