"В гостях у бабушки"
методическая разработка (старшая группа) по теме
Материаль предназначен для проведения фольклорного праздника в старшей группе .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ak_bid_kunakta.docx | 20.54 КБ |
Предварительный просмотр:
А.б.: Исәнмесез диеп башлыйм әле
Танышу бит шулай башлана
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
Бер күрешү – бер гомер, дип,
Дога кыла Ак әбиләр.
Яңа төсмер, мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
( Көй ишетелә) Залга самавыр күтәреп әби керә.
Әби: И, никадәр кунаклар җыелган. Исәнмесез.Мин дә кунаклар көтәм әле. Самавырым гына озак кайнады. Самавыр озак кайнаса, кунак көтә, диләр. Чыннан да, кунаклар да килә бугай.
(” Моңнар кайтсын авылга” дигән көй яңгырый.) Балалар залга керәләр.
1 нче бала: Исәнмесез, әби.
Менә без килеп җиттек.
Ерак җирне якын итеп
Хәл белергә килдек.
2 нче бала: Сезнең белән күрешергә
Матур сүзләр эзлибез.
Тормышыгыз гүзәл булсын
Ак бәхетләр телибез.
Әби: Түрдән узыгыз, балакайларым, алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем. Яхшы сүз әйткән өчен рәхмәт сезгә. Хуш киләсез, балалар. Балалар, үзегез белән таныштырыгыз әле. Кайсы балалар бакчасыннан сез?
3 нче бала: Нинди рәхәт, матур бездә
Бәйрәмме әллә бездә?!
Яшеллек, чәчәкләр аткан
Кош сайрый тирә-яктан.
4 нче бала: Әйе шул, Камилә, дускай
Җитәкчеләребез тырышкан
Рөхсәт биреп түрәләребез
Татар балалар бакчасын ачкан.
5 нче бала: Бистәбездә бар безнең
Татар балалар бакчасы.
Исеме аның” Тирәкләр”
Йөри аңа барчасы.
6 нчы бала: Всех приглашаем в гости к нам
В нашем саду приятно отдыхать,
Здесь можно веселиться,
Резвиться и играть,
Считать и рисовать, а главное-
Татарскую культуру изучать!
7 нче бала: В детский сад к нам поспешайте
Опыт наш перенимайте,
Будет садик вас встречать –
Есть у нас что показать!
8 нче бала: Җырла дисәләр, җырлыйбыз,
Бер дә каршы килмибез.
Карап торыгыз, кунаклар,
Җырлый – җырлый биибез.
Җыр “Күңелле балачак” Л. Хисматуллина.
Әби:Рәхмәт, балалар, менә нинди яхшы икәнсез бит. Үзегез белән таныштырдыгыз. Әйдәгез, балалар, утырып бераз ял итик.(Балалар паласка утыралар.) Карагыз әле, балалар, минем өйдә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу матур сандык турында әйтәм.(Сандыкка күрсәтә.)
Әбиләрнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә
Әллә инде куңел бизәгеме,
Ачып карыйк әле бергә.
( “Тәфтиләү” көе яңгырый. Әби сандыгын ача, аннан берәм-берәм киемнәрне ала, алар турында сөйли.)
Матур изү бизәп тора
Күлмәгемнең күкрәген
Диңгез суы кебек тора
Дулкынланып итәгем.
(Әби алъяпкыч күрсәтә)
Әби: Ә сез алъяпкыч турында шигырь беләсезме ?
1 нче бала: Алъяпкычымның бизәге
Ерактан да күренә.
Аллы – гөлле чәчәк төшкән
Килешәдер үзенә.
Әби: Ә менә бу нәрсә, балалар ?( калфак күрсәтә)
2 нче бала:Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә
Энҗе калфак, үзе ап-ак
Бик килешә йөземә.
Җыр “ Калфагым” Р. Валиева сүз., Л. Булгари көе.
( Әби сөлге күрсәтә.)
3 нче бала:Сөртенсәң – сөлге кирәк
Көрәшсәң – сөлге кирәк
Батырларга сабантуйда
Бирелгән сөлге бүләк.
Әби ( тартма күрсәтә) Татар хатын-кызлары зәвыклы итеп бизәнгәннәр, беләзекләр, йөзекләр, алкалар, чулпылар кигәннәр.
4 нче бала:Балкып тора алкаларым
Бизи кулны йөзегем
Тәнкә чыңын ишеткәндә
Өзгәләнә үзәгем.
5 нче бала:Әби, бар матур әйбер кызларга гына мени?
Әби: Нишләп? Бу түбәтәй охшамый мени ?Матурмы?
6 нчы бала: Уңган хатын – кызларыбыз
Тубәтәй дә теккәннәр
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигу чиккәнәр.
7 нче бала: Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән
Алар монда килгән гуя
Чын әкият иленнән.
Әби: Бу киемнәрне киеп без аулагөйләргә, кичке уеннарга, бәйрәмнәргә бара идек. Эх, сагынам шул чакларны. Әйдәгез әле уйнап алыйк, балалар.
“Шома бас” тат.халык көе дигән җырлы-биюле уен уйнала.
вакытында кулга-кул чабалар, аннан соң парлап әйләнәләр. )
8 нче бала: Миңсылу әби безгә бөтен әйберләрңне дә күрсәтеп бетердең микән?
(Әби читеген күрсәтә)
Әби: Бизәк төшкән итекләрне
Читек дип йөрткәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Бию “Әпипә” тат.халык көе.
Әби: И, балалар, яшьлегемне искә алып, әллә эшемне оныттым. Самаварым кайнап, суы бетмәсен тагын. Кунакларымны чәй эчергә онытмыйм...
( Өстәл янында “чәй” әзерли.)
Җыр “ Кунаклар” Ш. Галиев суз. С. Сабиров көе.
А.б. Борынгылар хәл белешкән,
Йөрешкәннәр кунакка.
Үткәннәрне сагынып,
Өлкәннәр сөйли бу хакта.
Табын артына утырып,
Бер сөйләшсәң, кинәнеп,
Үзеңә дә сизелә хәтта
Күңелләр китә киңәеп.
Әби: Менә барсы да әзер. Каенның яме яфрак белән туз
Өстәлнең яме-икмәк белән
Әйдәгез, балалар, түргә узып чәй эчеп алыйк.
Чәй эчәбез бал белән, балачагалар белән...
(“Моңнар кайтсын авылга” көе яңгырый. Балалар, әби залдан чыгып китәләр.)
“Әбидә кунакта”
2008 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Оздоровительный досуг «В гости к бабушке - забавушке»
Путешествие к бабушке - забавушки по дорожке здоровья. Бабушка – забавушка беседует с детьми о зиме....
Едем в гости к бабушке. Угощение для бабушки.
Едем в гости к бабушке. Угощение для бабушки. Интеграция образовательных областей: «Познание» (формирование целостной картины мира), «Социализация», «Коммуникация», «Художественное творчес...
Конспект образовательной деятельности во 2-й младшей группе «Художественное творчество» Лепка Едем в гости к бабушке. Угощение для бабушки.
Интеграция образовательных областей: «Познание» (формирование целостной картины мира), «Социализация», «Коммуникация», «Художественное творчество» ...
Конспект образовательной деятельности во 2-й младшей группе «Художественное творчество» Лепка Едем в гости к бабушке. Угощение для бабушки.
Конспект образовательной деятельности во 2-й младшей группе«Художественное творчество»Лепка Едем в гости к бабушке. Угощение для бабушки. Интеграция образовательных областе...
Конспект образовательной деятельности во 2-й младшей группе «Художественное творчество» Лепка Едем в гости к бабушке. Угощение для бабушки.
Конспект образовательной деятельности во 2-й младшей группе«Художественное творчество»ЛепкаЕдем в гости к бабушке. Угощение для бабушки.Интеграция образовательных областей: &laq...
Конспект открытого занятия ОО «Речевое развитие» по развитию речи на тему: «В гости к бабушке Матрене» «В гости к бабушке Матрене»
Тема НОД: «В гости к бабушке Матрене»Цель: Обучающие задачи:Закреплять знания о домашних животных, повадках, условиях обитания;Формировать умение отвечать на вопросы воспитателя.Развивающи...
"Едем в Гости к бабушке, к бабушке - Забавушке"
Развитие ассоциативного мышления у ребёнка...