Агитбригада "Иминлек каешын эләктер!"
методическая разработка по обж

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга өнди, юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәклеге турында искәртә

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл agitbrigadaiminlek_kaeshyn_elkter.docx14.78 КБ

Предварительный просмотр:

Иминлек каешын эләктер!

Кояшның алтын нурлары,

Тәрәзәбезгә чиртә.

Иске Каразерик балалар бакчасыннан,

Сезгә,хәерле иртә!

Эшлибез без “Аккош”дигән

Бик матур бер бакчада.

Юл йөрү кагыйдәләрен дә

Өйрәнәбез без анда.

Без бергәләп сөйләрбез,

Бүген сезгә шул хакта.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә,

Белү кирәк әлбәттә.

Безнең девиз: Балачак юллары имин булсын!

Җыр: “Өйрәтәләр бакчаларда”

Урамда сак йөрергә,

Юл кагыйдәсен белергә

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

Үткүзкәйнең өч күзен,

Юл билгесенең төсен

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

Җәяүлеләр сукмагы

Кайда ничек булганы

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

Үткүзкәйнең өч күзен,

Кайчан ничек кысканын

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

Юл читендә нинди билге

Безгә кисәтү ясый,

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

Үткүзкәйнең өч күзен,

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

Әтиләр һәм әниләр!

Сез юлдагы шоферлар.

Кая гына барсагыз да,

Иртәсен, көндез, кичен,

Онытмагыз,сез җаваплы

Балагыз гомере өчен!

Шат күңелле һәм сәламәт

Булып үссен балам дисәң,

Юлдагы хәвеф- хәтәрләр

Урап узсын аны дисәң,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Һәркемгә белү кирәү,

Һәрвакыт үтәү кирәк.

Машинага утырдыңмы,

Каешыңны эләктер.

Ул бит гомереңне саклый

Дустым шуны белеп тор.

Бер әтинең киңәшләрен тыңлап үтегез әле:

Кечкенә малай беркөнне

Әтисе янына килде.

Күзләренә карады да,

Гади бер сорау бирде:

-Аңлат әле,нигә кирәк

Юл кагыйдәсен белү?

Ишеттем, хәттә шунда дип

Озак яшәүнең сере?

Улым машина каешын

Беркет күкрәгең аша,

Әтиең сүзен тыңла, син

Юлда бик күп тамаша.

Ыгы -зыгы, ашыгалар

Машиналар сызгырып

Каешың артында утыр

Миңа карап кызыгып.

Минем дә күңелем тыныч,

Саклык каешы белән.

Әгәр мине тыңламасаң,

Каешым алам билдән.

Автомобильгә утырсаң

Кагыйдәне онытма.

Алда бәйләп куй үзеңне

Аттагы урындыкка.

Юл кагыйдәсе буенча

Юлга кузгалыйк , яме

Алда бит балачак иле

Ашыкмый барыйк әле.

-Рәхмәт , әти, сүзләреңне

Чыгармам мин исемнән.

Юл кагыйдәләрен бозмаска

Сүз бирәмен бүгеннән.

Балагызга уенчыклар

Аласыз сез беркочак.

Ә сабыйның гомере өчен,

Автокәкәфи бик кирәк.

Автомобильгә утыргач,

Иң беренче чиратта

Утырт балаңны автокәнәфигә

Аннары кузгал юлга.

Юлда булсаң уяу бул син,

Йөре сакланып кына.

Ашыкма син тәртипле бул,

Тизлегеңне арттырма!

Бүген сезгә сөйләдек без

Юл кагыйдәләре турында.

Юлларда гомерләре өзелгәннәрне

Искә алыйк шушы урында.

2005 нче елда, Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан ноябрь аеның өченче якшәмбесе “Юл фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне” дип иълан ителде.

Һаләкәтләр, хәвеф-хәтәр

Безгә очрамасын!

Юлларыбыз исән – имин

Хәерле булсын!

Яшәгез сез гел шулай

Матур көннәргә сөенеп,

Күңелдә булсын теләкләр

Иминлек,иминлек, иминлек.