Кечкенәләртөркемеөчен күнел ачу кичәсе Тема:“ Шәһәребез урамнары “
учебно-методический материал по окружающему миру (младшая группа)

Галимуллина Раиля Кияметдиновна

Кечкенәләртөркемеөчен күнел ачу кичәсе

      Тема:“ Шәһәребез урамнары

 

 Тәрбияче:  Балалар хәзер мин сезгә әкият сөйлим. Сез мине матуритептыңлапутырыгыз. Борын-борынзамандаяшәгәндиберкыз.Анын исеме Кызыл Калфак булган.Анын бердә шәһәргә барганы булмаган.Ул сфетофорныда,юл билгеләрендә,юл йорү кагыйдәләрендә белмәгән.(Көй уйный.)

Әнә Кызыл калфакта күренә.

 

(Кызыл Калфак елап керә.) (Слайд №2)

Кызыл Калфак: Исәнмесез!

Тәрбияче: Нәрсә булды сиңа, Кызыл Калфак?

Кызыл Калфак: Мин әбием янына шәһәргә кунакка килдем. Әниемкабартмалар да пешерепҗибәрде. Мин юлкагыйдәләренбөтенләйбелмәгәнгәкүрә, шәһәрурамындаадаштым. Миңаярдәмитәалмассызмыикән, балалар?

Тәрбияче: Балалар, Кызыл Калфаккаярдәмитәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Казан шәһәреурамнарынкарыйкәле. Сезанданәрсәләркүрәсез?

Балалар: Агачлар, күпкатлыйортлар, машиналар, кешеләр.

Тәрбияче: Әйе, балалар, боларбарысы да урамтөшенчәсенәкерә. Ә хәзерюлөлешләребеләнтанышырбыз. Менәбуҗәяүле юлы (тротуар). Сезничекуйлыйсыз, тротуар ни өченясалган? (Слайд №3)

 

Балалар: Тротуар җәяүлекешеләрйөрүөчентөзелгән.

Тәрбияче: Җәяүлеләртротуардаүзләренничектотаргатиешләр?

Балалар: Кешеләрбер-берсенәкомачауламыйлар. Тәртипбеләнһәрвакытуңяктанйөриләр.

Тәрбияче: Игътибаритегезәле, ә менәбуюлданнәрсәләрйөри?

Ризат: Буюлданмашиналарйөри

Юлныаркылычыкканда

Карыймынуңга, сулга.

Күрсәмякында машина,

Ашыгыпбасмыймюлга.

 Тәрбияче: Әйе. Машиналарйөриторганюл машина юлы дипатала. Исегездәкалдырыгыз, буюлданмашиналаргынайөри. Аңладыңмы, Кызыл калфак?

Кызыл калфак: Рәхмәт, балалар! Барысыдааңлашыла.

Тәрбияче: Игътибарбеләнкарагызәле, юлныңикенчеягынданәрсәкүрәсез?

Балалар: Светофор. (Слайд№4)

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Светофорныңничәкүзе бар?

Балалар: Светофорныңөчкүзе бар.

Тәрбияче: Дөрес. Әйдәгез, балалар, светофорныңтөсләренискәтөшерик.

Балалар: Кызыл, сары, яшел. (Слайд№5)

 

Диана:Яшелутянса,

                Сиңаюлачык.

                Ашыкмыйгына

                Урамашачык.   

     

Самат:Янсасарыут,

Игътибарлыбул

Урамдаәле

 Ачыктүгелюл.

 

 

Лиана:Янсакызылут

                   Тукташундаук,

                    Алга барырга

                    Димәк, һичюлюк!

 

 

 

Тәрбияче: Балалар, кызылтөсянганда без нишлибез?

Балалар: Кызыл төсянгандабез, җәяүлеләр, туктапторабыз, машиналарүтә.

Тәрбияче: Сары төснәрсәдигәннеаңлата?

Балалар: Сары төсянсаҗәяүлекешеләрәзерләнеп тора.

Тәрбияче: Ә яшелтөсненичекаңларга?

Балалар: Яшелтөсянса, җәяүлеләрюларкылычыга, машиналартуктап тора.

Тәрбияче: Исегезгәтөштеме, балалар? Хәзер без сезнеңбелән “Светофор” уеныуйнапалырбыз. Миндәөчтүгәрәк бар: кызыл, сары, яшел. Яшелтөснекүрсәтсәм – сезберурындаатлыйсыз, сарытөс – туктапкулчабасыз, кызылтөс – тик торасыз. Кызыл Калфак та безнеңбеләнуйный.

Тәрбияче: Ярый, балалар, без сезнеңбеләнсветофорныискәтөшердек. Яңаданигътибарбеләнрәсемгәкарагызәле, юлдатагыннәрсәкүрәсез?

Кызыл калфак Светофорныңһәрәмерен

Тиешенчәүтәсин.

Йөзгәкадәряшәрсең,

Имгәнүләркүрмәссең.

Җыр:”Помидор –светофор”

Уен:Тәрбияче: Сезнең алдыгызда конвертлар, алар эчендә өлешләп киселгән машиналар. Сезаларныҗыяргатиеш.

(Балаларҗыялар).

Тәрбияче: Булдырдыгыз! Машинаныңниндиөлешләрдәнторуынәйтегез.

Балалар: Тәрәзә, ишек, тәгәрмәч…

Тәрбияче: Бикдөрес. Буҗиңелмашинамы, әлләйөкмашинасымы?

(Балаларҗавабы).

 

Балалар: Ак калынсызыкларкүрәбез. (Слайд №6, 7)

 Тәрбияче: Дөрес, улсызыклар зебра дипатала. Бусүзсезгәтаныштүгелме? Зебра дигәнҗәнлектә бар, улҗылыяклардаяши. Сезничекуйлыйсыз, юлдагысызыкларга ни өчен зебра дигәннәр?

Балалар: Аларныңаклы – каралысызыкларыохшаш.

Тәрбияче: Менә, балалар, Кызыл Калфакныңәбисеторганйорт та күренә, ләкинулюлның теге ягында. Кызыл Калфаккайсыюлданчыгасың? (Слайд № 8, 9)

Кызыл Калфак: Туры юлдан.

Тәрбияче: Балалар, сез Кызыл Калфакныңҗавабыбеләнкилешәсезме? Ни өчен?

 Лиана: Юк. Без светофоргакарапзебраданчыгабыз.

Юкка гынаәйтмәгәннәр:

“Ашыкканашкапешкән”.

Юл тәртипярата, диләр, –

Шунычыгармыймистән.

Тәрбияче: Дөрес, балалар! Әйдәгез, Кызыл Калфакныозатыпкалыйк.

Балалар: Хәерлеюл, Кызыл Калфак!

 

Тәрбияче: Дөрес! Булдырдыгыз. Бүгенбарыгыз да актив булдыгыз.

Рәхмәт, балалар! Юллардаигътибарлыбулыгыз, сак йөрегез!

 Юл йөрүкагыйдәләрен

Онытмасин кич-иртән.

Әти-әниеңсинең

Саукайтуыңныкөтә.

 

 

 

 

 

Помидор-светофор

 

Помидор-светофор                     

Ямь-яшелалдымда.                   

Су сибим, йомшартыйм,           

Мин барыймянына. 

 

Помидор-светофор

Саргаякай ара.

Көтбераз, түз, диям,

Әйтерсеңшаяра.

 

Помидор-светофор,

Синпештеңкызарып.

Туктыйм да сокланам,

Киталмыймкузгалып.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_yul_yoru.docx46.54 КБ

Предварительный просмотр:

 

Кечкенәләр төркеме өчен күнел ачу кичәсе

      Тема:“ Шәһәребез урамнары

 Тәрбияче:  Балалар хәзер мин сезгә әкият сөйлим. Сез мине матур итеп тыңлап утырыгыз. Борын-борын заманда яшәгән ди бер кыз.Анын исеме Кызыл Калфак булган. Анын бердә шәһәргә барганы булмаган.Ул сфетофорныда,юл билгеләрендә,юл йорү кагыйдәләрендә белмәгән. (Көй уйный.)

Әнә Кызыл калфакта күренә.

(Кызыл Калфак елап керә.) (Слайд №2)

Кызыл Калфак: Исәнмесез!

Тәрбияче: Нәрсә булды сиңа, Кызыл Калфак?

Кызыл Калфак: Мин әбием янына шәһәргә кунакка килдем. Әнием кабартмалар да пешереп җибәрде. Мин юл кагыйдәләрен бөтенләй белмәгәнгә күрә, шәһәр урамында адаштым. Миңа ярдәм итә алмассызмы икән, балалар?

Тәрбияче: Балалар, Кызыл Калфакка ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Казан шәһәре урамнарын карыйк әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Агачлар, күп катлы йортлар, машиналар, кешеләр.

Тәрбияче: Әйе, балалар, болар барысы да урам төшенчәсенә керә. Ә хәзер юл өлешләре белән танышырбыз. Менә бу җәяүле юлы (тротуар). Сез ничек уйлыйсыз, тротуар ни өчен ясалган? (Слайд №3)

 

Балалар: Тротуар җәяүле кешеләр йөрү өчен төзелгән.

Тәрбияче: Җәяүлеләр тротуарда үзләрен ничек тотарга тиешләр?

Балалар: Кешеләр бер-берсенә комачауламыйлар. Тәртип белән һәрвакыт уң яктан йөриләр.

Тәрбияче: Игътибар итегез әле, ә менә бу юлдан нәрсәләр йөри?

Ризат: Бу юлдан машиналар йөри

 Юлны аркылы чыкканда

Карыймын уңга, сулга.

Күрсәм якында машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

 Тәрбияче: Әйе. Машиналар йөри торган юл машина юлы дип атала. Исегездә калдырыгыз, бу юлдан машиналар гына йөри. Аңладыңмы, Кызыл калфак?

Кызыл калфак: Рәхмәт, балалар! Барысы да аңлашыла.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, юлның икенче ягында нәрсә күрәсез?

Балалар: Светофор. (Слайд№4)

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Светофорның ничә күзе бар?

Балалар: Светофорның өч күзе бар.

Тәрбияче: Дөрес. Әйдәгез, балалар, светофорның төсләрен искә төшерик.

Балалар: Кызыл, сары, яшел. (Слайд№5)

 

Диана:Яшел ут янса,

                Сиңа юл ачык.

                Ашыкмый гына

                Урам аша чык.   

     hello_html_m7cefbdfc.jpg

Самат:Янса сары ут,

Игътибарлы бул

Урамда әле

 Ачык түгел юл.

hello_html_m470832d5.png

Лиана:Янса кызыл ут

                   Тукта шунда ук,

                    Алга барырга

                    Димәк, һич юл юк!

hello_html_m6159a67c.jpg

Тәрбияче: Балалар, кызыл төс янганда без нишлибез?

Балалар: Кызыл төс янгандабез, җәяүлеләр, туктап торабыз, машиналар үтә.

Тәрбияче: Сары төс нәрсә дигәнне аңлата?

Балалар: Сары төс янса җәяүле кешеләр әзерләнеп тора.

Тәрбияче: Ә яшел төсне ничек аңларга?

Балалар: Яшел төс янса, җәяүлеләр юл аркылы чыга, машиналар туктап тора.

Тәрбияче: Исегезгә төштеме, балалар? Хәзер без сезнең белән “Светофор” уены уйнап алырбыз. Миндә өч түгәрәк бар: кызыл, сары, яшел. Яшел төсне күрсәтсәм – сез бер урында атлыйсыз, сары төс – туктап кул чабасыз, кызыл төс – тик торасыз. Кызыл Калфак та безнең белән уйный.

Тәрбияче: Ярый, балалар, без сезнең белән светофорны искә төшердек. Яңадан игътибар белән рәсемгә карагыз әле, юлда тагын нәрсә күрәсез?

Кызыл калфак Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең,

Имгәнүләр күрмәссең.

Җыр:”Помидор –светофор”

Уен: Тәрбияче: Сезнең алдыгызда конвертлар, алар эчендә өлешләп киселгән машиналар. Сез аларны җыярга тиеш.

(Балалар җыялар).

Тәрбияче: Булдырдыгыз! Машинаның нинди өлешләрдән торуын әйтегез.

Балалар: Тәрәзә, ишек, тәгәрмәч…

Тәрбияче: Бик дөрес. Бу җиңел машинамы, әллә йөк машинасымы?

(Балалар җавабы).

Балалар: Ак калын сызыклар күрәбез. (Слайд №6, 7)

 Тәрбияче: Дөрес, ул сызыклар зебра дип атала. Бу сүз сезгә таныш түгелме? Зебра дигән җәнлек тә бар, ул җылы якларда яши. Сез ничек уйлыйсыз, юлдагы сызыкларга ни өчен зебра дигәннәр?

Балалар: Аларның аклы – каралы сызыклары охшаш.

Тәрбияче: Менә, балалар, Кызыл Калфакның әбисе торган йорт та күренә, ләкин ул юлның теге ягында. Кызыл Калфак кайсы юлдан чыгасың? (Слайд № 8, 9)

Кызыл Калфак: Туры юлдан.

Тәрбияче: Балалар, сез Кызыл Калфакның җавабы белән килешәсезме? Ни өчен?

 Лиана: Юк. Без светофорга карап зебрадан чыгабыз.

Юкка гына әйтмәгәннәр:

“Ашыккан ашка пешкән”.

Юл тәртип ярата, диләр, –

Шуны чыгармыйм истән.

Тәрбияче: Дөрес, балалар! Әйдәгез, Кызыл Калфакны озатып калыйк.

Балалар: Хәерле юл, Кызыл Калфак!

 

Тәрбияче: Дөрес! Булдырдыгыз. Бүген барыгыз да актив булдыгыз.

Рәхмәт, балалар! Юлларда игътибарлы булыгыз, сак йөрегез!

 Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртән.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

Помидор-светофор

 

Помидор-светофор                     

Ямь-яшел алдымда.                   

Су сибим, йомшартыйм,           

Мин барыйм янына. 

 

Помидор-светофор

Саргая кай ара.

Көт бераз, түз, диям,

Әйтерсең шаяра.

 

Помидор-светофор,

Син пештең кызарып.

Туктыйм да сокланам,

Киталмыйм кузгалып.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шәһәр һәм авыл урамнары

Балаларны шәһәр һәм авыл урамнары белән таныштыруны дәвам итү. Авыл җирлегендә еш очраган юл билгеләрен танырга өйрәтүне дәвам итү. Шәһәр җәмәгать транспорты белән авыл хуҗалыгы техникасы төрләр...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

Безнең шәһәребез

Әти - әниләр өчен шөгыль...

"Әниләр көне белән сезне кадерлеләребез.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән  Әниләр көненә багышланган  бәйрәм-кичәсе....

"Безнең кадерлеләребез"

( уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы)Исәнмесез, дип сүз башлыйм,Бәйрәмнәр бит шулай башлана.Исәнмесез, дип сүз башласамБәхетем арта, күңел шатлана.-Хәерле кич, хөрмәтле...

Авыл урамнары

Исәнләшү. (Кунаклар белән исәнләшү) Магнитофоннан җыр тыңлау “Авылым урамнары”. 1.Әңгәмә. - Балалар, уйлап карагыз әле, җыр нәрсә турында? - Авыл турында, авыл урамнары турында....

Конспект: “Шәһәребез урамнары”

Кечкенәләр төркеме өчен ....