"Бай тарихлы Лесхозым"
учебно-методический материал по окружающему миру (старшая, подготовительная группа)
Балаларны үзебез яшәгән төбәк – бистәбез белән таныштыруны дәвам итү. Бистәбезнең үткәнен аңлап кабул итүләренә ирешү. Әби-бабайларының, әти-әниләренең нинди һөнәр ияләре булуларына, нинди эш белән шөгыльләнүләренә кызыксыну уяту. “Уткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” сүзенең мәгънәсен аңлату. Туган ягыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү. Матурлыгына соклана белү, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
leshoz.docx | 21.96 КБ |
Предварительный просмотр:
Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасы
зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә
балаларны туган бистәбез белән таныштыру.
Максат: Балаларны үзебез яшәгән төбәк – бистәбез белән таныштыруны дәвам итү. Бистәбезнең үткәнен аңлап кабул итүләренә ирешү. Әби-бабайларының, әти-әниләренең нинди һөнәр ияләре булуларына, нинди эш белән шөгыльләнүләренә кызыксыну уяту. “Уткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” сүзенең мәгънәсен аңлату. Туган ягыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү. Матурлыгына соклана белү, табигатькә сак караш тәрбияләү.
(Әби чыга, авыз эченнән көйли-көйли җыр суза)
-И, гомеркәйләр аккан су кебек актылар да киттеләр.
(Шаулашып әбинең оныклары Самира, Диас килеп керә)
Самира: -Әби,әбием!-(дип әбисен килеп кочаклый кыз)
-Диаска әйт әле мине үртәмәсен.
Әби: -И, балалкайларым, тагын ни бүлешә алмадыгыз инде?
Диас: -Мин аңа тимәдем, үртәмәдем дә,-ди малай.
Самира: -Уйный белмисең дисең бит.(кыз)
Диас: -Әйдә уйныйбыз.
Су-е-фа.
Әби: - И, тагын нинди уен уйлап таптыгыз инде. Акыллы, тәртипле булыгыз, гел әйтеп торам. Лесхозга кайтып, тәртипсезләнеп күршеләрне, дусларыгызны көлдереп йөрмәгеә инде.
Диас: - Әби,Лесхоз, Лесхоз дисең. Әйдә сөйлә әле безгә Лесхоз турында.
Әби: - И,балалакайларым сөйлим әйдәгез, әйдә, бар әнә иптәшләрегезне, дә чакырып керегез.
(Балалар йөгереп чыгып китәләр, иптәшләрен алып керәләр)
Әби: - Әйдәгез, балалар утырышыйк. Гел йөгереп уйнап кына йөрмәгез. Әзрәк тарихны, үткәннәрне дә белергә кирәк, икенче елга укырга барыр вакытыгыз да җитәр, алла бирса.
- Элекке елларда бу урыннарда гел урманнар гына булган, урман хуҗалыкларын оештыру бер дә җиңел булмаган, балакайларым. Лесхозны оештырырга дигән карар килгәч иң беренче эш итеп эшчеләрне табу алга килеп баса. Тирә-күрше авыллардан кешеләр күченеп килергә тиеш була. Иң беренчеләрдән булып Тимершык дигән авыл кешеләре килә. Алар тиз арада ашханә, барак төзеп куялар, шулай ук берничә йорт та төзелә. Яңа урынга башка авыллардан да күчеп килә башлыйлар.һәм шулай итеп килгән халык урман кисү эшенә керешә, әлбәттә инде ул вакытта барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла.Урманчының төп эш кораллары балта да, кул пычкысы. Урманчылар баш күтәрмичә эшлиләр дә, эшлиләр. Әле бит киселгән агачларны урнаштырырга да кирәк була. Агачларны ат белән ташыйлар. Ул вакытта бит машиналар юк, юллар юк, юл урынында сазлыклар. Шулай булса да барлык эшчеләрдә тырышып эшлиләр.
Әле балакайларым аларга шул эшләгән эшләре өстенә задание да бирелә, берсендә аларга зелпе тамыры җыярга кушалар, эшчеләр кушылганнан да күбрәк җыялар һәм шуның өчен хуҗалык йөк машинасы белән бүләкләнә.
Онык: Әби элек гел эшләп кенә торганнармени?
Әби: И балакайларым эш белән ялны да онытмаганнар, яшь вакыт бит, аларның да күңел ачасылары килә.
( күренеш: “Их күңел ачабыз”-җырын җырлап керәләр)
Кыз: - Әйдәгез кызлар-егетләр йөзек салыш уйныйбыз.(уен уйнала)
Егет: - Әйдәгез бер түгәрәк уены да уйнап алыйк
(“Гөлбану” түгәрәк уены)
Татар халык- парлы бию биеп чыгып китәләр.
2 күренеш
Әби: - Балакайларым менә шулай тырышып эшләп йөргәндә илебезгә явыз дошман бәреп керә. Улвакытларда да эш туктамый, барысы да тырышып эшлиләр. Менә балалар шулай авыр сугыш еллары артта кала, ул бик күп авырлыклар алып килә.
Бөек ватан сугышы җиңелү төстә тәмамлангач, барлык халыклар кебек Лесхозлылар да сөенеп туя алмыйлар.
(Алып баручы-тәрбияче сөйли)
Авыр еллар инде артта калды
Тарих сөйли алар хакында
Карт имәннәр шомлы пышылдашып
Уяулыкка безне чакыра
Үткән еллар кайтавазы булып
Ярсып шаулый яшел хәзинә
Сыкрыйдыр ул рәнҗидер кебек
Сак булмасак әгәр әз генә
Урман хуҗалыгы яралгачта
Күчкән әле кулдан кулларга
Ак кәгазьдә алар уелып калган
Тарих китапларын салганда
Кара урман ярсып шаулый торгач
Хуҗа булып килгән чын ир-ат
Урман иле дигән зур исемне
Саклап калган инде шушы зат.
Әби: - Менә балакайларым, шушылай Лесхозыбыз көннән-көн матурлана, зурая. Ә инде Саба урман хуҗалыгына хуҗа булып Нургали абыебыз килгәч,Лесхозыбыз елдан-ел тернәкләнә, төзекләнә башлый, ул килгәндә Лесхозыбыз ябылу алдында тора, шул вакытта ул Лесхозны саклап калырга һәм үстерер өчен бөтен көчен куя. Урман кисүдән башканы белмәгән коллектив яңа цехлар ача, яңа һөнәрләр үзләштерә башлый. Агачларны сайлап кисә башлыйлар, агач калдыкларыннан төрле әйберләр җитештерә башлыйлар.
Шушы эшләр белән беррәттән бистәне төзекләндерү: торак йортлар салу, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, соңрак картлар йорты, боз сарае, пожарный часть, дендросад, селекция үзәге төзелә.
Лесхозыбыз көннән-көн матурлана ,зурая, илләребез имин булсын! Бистәбез балаларыбызның шат авазыннан гөрләп торсын!
Балалар вальс белән керәләр.
Лесхозым, син мәңге шаулар
Яшел урманнар иле
Ераклардан сагынып кайта
Читкә киткәннәр кире.
Урманнарың синең –яшел бишек
Кошлар моңын тыңлап моңлана
Кәккүк тавышын ишетеп кайтасың
Китсәң әгәр ерак җирләргә.
Үстем җылы кочагыңда
Авылым-Лесхозкаем
Кочаклар идем үзем дә
Җитмәс шул кочаккаем.
Юл буенда тезелеп үсә
Чыршы, каен, тупылың
Илебездә Дан казанды
Синдә үскән өч улың.
Лесхоз ягы бигрәк матур
Сандугачлы урманы
Мондагыдай гүзәллекне
Күргәнең бармы тагы?
Саф һавасы шифа була
Боеккан күңелләргә
Лесхозымны сагынып кайтам
Китсәм ерак җирләргә
Урманнары, матур яланнары
Кызыл җиләкләре гөмбәсе
Чыршы,нарат, каен,юкәләре
Зур байлык бит болар һәммәсе.
Бистәбезнең гүзәл табигате
Җәлеп итә һәрчак үзенә
Яшәү шартларыбыз яхшырганга
Күңелебез һаман сөенә.
Сандугачның моңлы сайравы да
Сокландырмый икән кемнәрне
Кайнар мәтрүшкәле чәйләре дә
Дәваларлык арган тәннәрне.
Елгалары,чишмә, инешләре
Хәтфә болыннары, кырлары
Шундый матурлыкка хозурланып
Агачларда сайрый кошлары.
“Нургали урманнары” җыры белән тәмамлана.
“Керик әле Саба урманнарына”
Тәлгать Нәҗмиев, Мөнир Абдуллин.
“Саба урманнары” - китаплары кулланылды.
Сәрия Хафизова шигырьләре (бистәбез шагыйрәсе).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
проект «Эффективности лесовосстановительных мероприятий в Платоновском лесхозе»
Лес - это «легкие» нашей планеты: не будь на Земле лесов, человечество давно бы уже задохнулось от вредных выбросов. Однако польза леса не только в очищении воздуха – он ещё и самый ...
Информационный кейс «Немного истории Павловского лесхоза» ДОК
Кейс "Немного истории Павловского лесхоза"" предназначен для детей старшего дошкольнго возраста...