Нәрсә нәрсәне ашый?
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)
Тема: Нәрсә нәрсәне ашый?
Максат: кайсы хайванның нәрсә ашавы турында балаларның белемнәрен ачыклау; хайваннарны һәм аларның балаларын аера белергә өйрәтү.
Бурычлар: тема буенча сүзлекне сөйләмдә куллануга кертү ( кәбестә, кишер, үлән, сөт, сөяк, сыр, җиләк, ашлык бөртекләре; куян, кәҗә, песи, эт, әтәч ); балаларның күзаллауларын формалаштыру; диалогик сөйләм телен үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nrs_nrsne_ashyy.docx | 27.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Нәрсә нәрсәне ашый?
Миләүшә СИТДИКОВА,
Арча шәһәре 11нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе
Тема: Нәрсә нәрсәне ашый?
Максат: кайсы хайванның нәрсә ашавы турында балаларның белемнәрен ачыклау; хайваннарны һәм аларның балаларын аера белергә өйрәтү.
Бурычлар: тема буенча сүзлекне сөйләмдә куллануга кертү ( кәбестә, кишер, үлән, сөт, сөяк, сыр, җиләк, ашлык бөртекләре; куян, кәҗә, песи, эт, әтәч ); балаларның күзаллауларын формалаштыру; диалогик сөйләм телен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: сорауларга җавап бирә белү; физкултьминут ясаганда төп хәрәкәтләрне үти алу; “Нәрсә нәрсәне ашый?”, “Нәрсә юкка чыкты?”, “Баласын эзләп тап!”, “Тыңла һәм нәрсә кычкырганын әйт!” уеннарында катнашуларына ирешү.
Белем бирү өлкәләре интеграциясе: танып белү, музыка, физик тәрбия, сөйләм үстерү һәм аралашу.
Төркем: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшьлекләр)
Метод һәм алымнар:
Бала эшчәнлеге төрләре | Метод һәм алымнар | Эчтәлек |
Уен эшчәнлеге | Сюрприз алымы | Куян күп мавыктыргыч уенчыклар салынган тылсымлы сандык алып килә |
Хәрәкәт эшчәнлеге | Бию, йөрү күнегүләре |
|
Танып белү эшчәнлеге | Юнәлеш бирүче сораулар |
|
Музыкаль эшчәнлек | Тыңлау |
|
Аралашу һәм сөйләм үстерү эшчәнлеге | Балаларның күмәк җаваплары, тәрбияче артыннан күмәк һәм аерым кабатлаулар |
|
Җиһазлау:
1. Зур йомшак уенчык куян.
2. “Нәрсә юкка чыкты?” уены өчен уенчыклар: песи, эт, куян,сыер.
3. “Нәрсә нәрсәне ашый?” уены өчен кыстыргыч-уенчыклар: сыер, кәҗә, эт, тавык.
4. “Баласын эзләп тап!” уены өчен “Йорт хайваннары һәм аларның балалары” лото-рәсемнәр.
Материал:
1. Тавык, сыер, песи, эт, әтәч тавышлары белән аудиоязмалар;
2. “Әбинең ишегалды” аудиоязмасы.
Алдан алып барылган эш:
1. Предметлы лото «Хайваннар: әниләр һәм балалары».
2. Дидактик уен «Нәрсә ничек кычкыра?».
3. Дидактик күнегү «Хайваннарны ашатабыз».
4. Дидактик уен «Нәрсә нәрсәне ашый?».
Белем бирү эшчәнлеге барышы:
I. Оештыру өлеше.
1. «Исәнмесез, кулларым!» күнегүе.
Исәнмесез, кулларым! (кулларын сузалар, учларын өскә-аска боралар)
Шап-шап-шап! (3 тапкыр чәбәклиләр)
Исәнмесез, аякларым! (аякларын алга сузалар)
Тып, тып, тып! (тыпырдыйлар)
Исәнмесез, битләрем! (битләрен сыйпыйлар)
Пуф-пуф-пуф! (3 тапкыр бармак очлары белән яңакларын чәбәклиләр)
Исәнмесез, иреннәрем! (башларын чайкыйлар)
Чуп, чуп, чуп! (3 тапкыр иреннәрен чупылдаталар)
Исәнмесез, тешләрем! (башларын чайкыйлар)
Шык, шык, шык! (3 тапкыр тешләрен шыкылдаталар)
Исәнме, борынкаем! (борынны сыйпыйлар)
Пип, пип, пип! (3 тапкыр бармак белән басалар)
Исәнмесез, кунаклар! (баш өстендә кулларын болгыйлар)
И-сән-ме-сез!
Исәнмесез, балалар! (баш өстендә кулларын болгыйлар)
И-сән-ме-сез!
2. Сюрприз алымы.
Тәрбияче: - Безгә кунакка Куян килгән. Карагыз әле, ул нинди зур матур.
Куян: - Исәнмесез, балалар, малайлар һәм кызлар. Сезгә кунак булып килдем. Мин – Куян. Минем серле сандыгым бар. Ул бик күп матур кызыклы уенчыклар белән тулган.
II. Төп өлеш
1. «Нәрсә нәрсәне ашый?» уены
Куян: - Балалар, минем серле сандыгымда нәрсәләр барлыгын күрәсегез киләме? ( Балаларның җаваплары).
Тәрбияче сандыктан уенчык ала.
- Нәрсә бу, балалар?
Балалар: Әтәч.
Тәрбияче: - Дөрес, бу әтәч. Әтәч ничек кычкыра?
Балалар: - Ки-кри-күк.
Тәрбияче: - Әтәч нәрсә ашый?
Балалар: Ашлык бөртекләре.
Тәрбияче: - Әтәчне нәрсә белән сыйлыйбыз? …, ашлык бөртекләрен тап һәм әтәчне сыйла. (Тәрбияче балага мактау сүзләре әйтә).
Тәрбияче: - …, серле сандыктан уенчык ал әле.
Тәрбияче: - Нәрсә бу?
(Балалар песи дип җавап бирәләр).
Тәрбияче: - Песи ничек сөйләшә? Ә ничек җырлый? (Мяу-мяу, мыр-мыр)
Тәрбияче: - Песи нәрсә эчә?
Балалар: Сөт.
Тәрбияче: - …, песине ашат.
Тәрбияче балаларның берсенә сандыктан уенчык алырга тәкъдим итә. Бала этне сайлап ала.
Тәрбияче балалардан сорый: - Нәрсә бу? Эт ничек өрә? Эт нәрсә ашый? Эт нәрсә кимерә? ( Балалар этнең сөяк кимерүен әйтәләр)
Тәрбияче: - …, этне ашат.
Тәрбияче: - Хәзер сандыктан … уенчык алсын. - Нәрсә бу?
Балалар: Кәҗә.
Тәрбияче: - Әйдәгез кәҗәнең яраткан ризыгын табыйк һәм аны ашатыйк.
Тәрбияче: Сандыкта кишер ярата торган хайван калды.Нәрсә ул?
Балалар әйтәләр һәм тәрбияче бер балага аны сандыктан алырга куша.
- Куян.
- Дөрес, бу куян. Кем белә, куян нәрсә ашый?
- Кишер.
- Афәрин, дөрес.
2. Физкультминут.
- Хәзер без авылга әбигә кунакка барырбыз, аның хайваннары белән танышырбыз. («Әбинең ишегалды» музыкасына песи, кәҗә, ат, әтәч булып йөреп, хәрәкәтлар башкаралар).
3. “Нәрсә юкка чыкты?” уены.
Өстәл өстендә уенчыклар. Балалар аларны атап чыгалар.
- Нәрсә бу, балалар?( Сыер, песи, куян, эт)
Балалар куллары белән күзләрен каплыйлар, шул вакытта тәрбияче хайваннарның берсен алып куя һәм кайсы хайван китеп баруын сорый, балаларның “Нәрсә юкка чыкты?” соравына җавап бирүләренә омтыла.
- Балалар, нәрсә юкка чыкты?
Сыер печән ашарга китте. Нәрсә юкка чыкты/.. сыер.
Кәҗә кәбестә ашарга киткән. Нәрсә юкка чыкты/.. кәҗә.
Куян кишер кимерергә киткән. Нәрсә юкка чыкты/.. куян.
Эт сөяк кимерергә киткән. Нәрсә юкка чыкты/.. эт.
4. Физкультминут «Ак куянкай утыра».
5. “Баласын эзләп тап!” уены.
“Йорт хайваннары һәм аларның балалары” лото-рәсемнәре (сыер, бозау; кәҗә, кәҗә бәтие; песи, песи баласы; тавык, чеби)
Тәрбияче. – Балалар, без уйнаган арада хайваннар үзләренең балаларын югалтканнар. Карагыз әле, әниләре ничек елыйлар, әйдәгез, без аларга булышыйк. «Муууу!» - дип, сыер мөгри, ул шулай үзенең баласын чакыра. Хәзер, хәзер. Мин Кәримгә ( Зәлинәгә һ.б.) синең балаңны алып килергә кушам. … сыерның баласы сурәтләнгән рәсемне тап һәм сыер рәсеме янындагы кесәгә тыгып куй. (Бала бозау рәсемен таба (балалары һәм әниләре аерым өстәлләрдә) һәм сыер янына куя. Әгәр бала ялгышса , әнисе читкә борыла. Сыерның баласы бозау булуы искәртелә.)
«Мә-ә!» - кәҗә бәтиен чакыра. ..., кәҗә бәтиен әнисе янына илтеп куй әле. (һ.б.) Тәрбияче чираттан һәр баладан сорый, күмәк һәм индивидуаль җавап бирүләренә омтыла. Җавап бирергә кыенсынган балаларга булыша.
6. «Нәрсә ничек кычкыра?» уены.
- Игътибар белән тыңлагыз!
Песи тавышы яңгырый.
- Нәрәс кычкырды? Илсинә, әйт әле. Кәрим, син ничек уйлыйсың, нәрсә тавышы бу? Алим, син нәрсә тавышын ишеттең?
Тавык, сыер, эт тавышлары яңгырый. Алар буенча да диалог төзелә.
III. Рефлексия.
- Бүген безгә кунакка нәрсә килде? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ул бүгенге дәрескә бик күп кызыклы уеннар алып килгән. Куян янына килегез әле. Карагыз, Куянга безнең дәрес ошаган! Балалар, Куянны яратыгыз инде, сыйпагыз, тотып карагыз. Сез бүген бик яхшы эшләдегез һәм шуңа да Куян сезгә бүләк әзерләгән. (Үстерелешле уен «Нәрсә кайда үсә?»). Куянга бүләге өчен нәрсә дибез? ( Балалар рәхмәт әйтәләр.)
Тәрбияче: Хәзер кунагыбыз белән хушлашыйк.
Балалар: Сау бул, Куян!