Игра - викторина "День рождение Земли" на татарском языке
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая, подготовительная группа)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
viktorina_-_den_zemli.docx | 23.37 КБ |
Предварительный просмотр:
Олыкайбыч балалар бакчасы «Миляшкай»
Зурлар төркеме балалары өчен
“Җир көне” нә багышланган викторина
сценариясе
Төзеде: тәрбияче Аухадшина С.А.
Апрель 2020
(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Салмак кына көй уйный. Балалар залга кереп, ярым түгәрәк ясап басалар.)
Тәрбияче: Хәерле иртә балалар! Күптән, бик күптән миллион, миллиард еллар үткән бүгенге кебек матур, якты, кояшлы иртәдә безнең җиребездә тереклек барлыкка килгән. Бу көнне без – туган көн бәйрәме дип бәйрәм итәбез. Нәрсә туган көне? Табышмак әйтәм. "Үзе зур, түгәрәк - йөзә Кояш тирәләп"... {җаваплар). Булырдыгыз, бик дөрес - бу чынлап та Җир шары. 22 апрель, безнең гүзәл планетабыз - Җиребезнең туган көне диеп билгеләп үтелә.
Җир гүзәллеге
Бердәм булуда.
Әйдәгез җырлыйк
Без Җир турында.
Җыр: “Гүзәл җирем”
- Бәйрәм уңаеннан, без бүген викторина “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен оештырырга булдык. Бу уенда табышмакларга, сорауларга тизрәк җавап бирүче, ярыш уенында кем җитезрәк булучылар ачыкланыр. Дөрес һәм тиз булучыларга йолдыз рәсеме бирелеп бара. Соңыннан шул йолдызларны санап, иң күп йолдызга ия булучылар - җиңүчеләр дип иглан итәрбез һәм аларны бүләкләрбез. Җавап әйтер алдыннан кул күтәрергә кирәк. Кем беренче күтәрә, җавап шул баладан сорала.
Игтибар булыгыз! Сезгә уңышлар телибез!
1.Табышмаклардан башлап җибәрәбез.
- Өй башына утырган, жир йозен нур белэн тутырган.(Кояш)
- Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.(Йолдызлар) - Яктырта, ләкин җылытмый.(Ай)
- Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)
5. Берсе яшел келәм тукый,
Берсе сарыга мана.
Берсе ак мамыгын түши,
Ә берсе җыеп ала. (ел фасыллары)
6. Беркемгә дә күренмичә
Җы р көйләргә ярата,
Көзге сары яфракларны
Тирә-якка тарата. (Җил)
7. Йөзәм, ләкин суда түгел,
Йөзәм сезнең өстә мин.
Шат чагында ап-ак булам,
Кайчак кара төстә мин. (Болыт)
8. Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм,
Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)
9. Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә, су була. (кар)
10. Ялт-йолт ялтырый,
Җирне ң өсте калтырый. (Яшен)
2.“Планетарийга сәяхәт” уенын уйныйбыз
- Бу галәм. Безнең галактиканын үзәгендә иң зур йолдыз – Кояш урнашкан. Кояш безгә җылылык, яктылык бирә. Аның тирәсендэ 9 планета хәрәкәт итә. Аларның һәрберсенең үз юлы бар, кояш хәм планеталарны бергә - Кояш системасы дип атыйлар. Безнең планетабыз кояштан иң уңай урынга урнашкан. Шуңа күрә анда гына яшәр өчен шартлар бар. Безнең планета - Җир шары дип атала. Планеталарның исемнәрен әйтеп чыгыйк: Меркурий, Венера, Җир, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Плутон. (Әйткән бала саен йолдыз бирелә)
3.Уен ”Кайсы планета”. Планеталарга саннар язылган. Урыннарына да саннар куелган. Кем нинди планетаны әйтә, шул планета аның кулына тапшырыла, ә бала аны урынына илтеп куярга тиеш була. (Дөрес эшләгәннәргә йолдыз тапшырыла).
4.Физминут.
Без булачак космонавтлар
Тик тормыйбыз бердә без:
Кулларны кутәрәбез,
Аннары төшерәбез,
Чүгәлибез, торабыз.
Башны уңга борабыз
Башны сулга борабыз.
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
Без бик көчле булабыз.
5.Глобусны карау.
- Бу нәрсә?
- Без яши торган планетаның исеме ничек?
-Ул нинди формада?
-Зәңгәр һәм яшел төсләр нәрсәне аңлата?
- Без нинди илдә яшибез?
- Нинди Республикада?
- Татарстанбызның баш каласы?
- Без яшәгән район?
- Шушы вакытта без кайда?
Тәҗрибә күрсәтү.
- Балалар безнең җир шарыбыз кояш тирәли үз күчәрендә әкрен генә әйләнеп
тора. Менэ шулай: (глобус һәм өстәл лампасы ярдәмендә)кояш яктырткан ягы нинди? Якты. Бу көн була. Ә кояш яктыртмаган ягы караңгы , анда төн була.
Кояш сүнсә нәрсә була? Кояштан башка яшәп буламы? Ни өчен?
6.Балаларга сораулар.
- Ел әйләнәсендә ничә ел фасылы? (4. Яз. Җәй. Көз. Кыш.)
- Яз айлары - (исемнәрен әйтү).
- Җәй айлары -
- Көз айлары -
- Кыш айлары –
- Яз җиткәнен ничек белеп була?
- Җәй җиткәнен ничек белеп була?
- Көз җиткәнен ничек белеп була?
- Кыш җиткәнен ничек белеп була?
Әкият театрәлләштереп күрсәтү. “Кеше һәм табигать”
Борын-борын заманда яшәгән ике дус – Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.
Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән.
“Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.
(Тәрбияче глобусны тотып шигырь сөйли):
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
1.Саклагыз җир тереклеген,
Табигатен саклагыз.
Җирдә яшисегез килсә,
Кануннарын ятлагыз!
2.Саклагыз җирнең язларын –
Чәчәкле бәйрәмнәрен,
Балан, шомырт, сиреньнәрен
Җирнең гөл бәйләмнәрен.
3.Саклагыз болын өстендә
Язда тургай тавышын.
Чуер ташлы, көмеш чыңлы
Салкын чишмә агышын.
4.Саклагыз яфрак очында
Бәллүр чык тамчыларын.
Зәңгәр күкне бизәп үткән
Карлыгач камчыларын.
5.Саклагыз кырмыска күчен,
Төклетураның йортын,
Чәчәкләрне назлап очкан
Нечкә билле бал кортын.
6.Саклагыз елганың моңын.
Тынычлыгын, сафлыгын.
Зәңгәр күлне сихри иткән
Аккошларның аклыгын.
7.Саклагыз имәннәр җырын,
Урманнарның шаулавын,
Океаннарның, диңгезләрнең
Тыныч кына сулавын.
8.Саклагыз Җирне, саклагыз,
Сугыш уты якмагыз,
Тереклекне бетермәгез,
Утлы корал атмагыз.
9.Давайте будем беречь планету-
Во всей Вселенной похожей нету
Во всей Вселенной только одна
Для жизни и дружбы она нам дана.
10.Берегите землю! Берегите!
Любите родную природу:
Озера, леса и моря.
Ведь это наша с тобой -
Навеки родная земля.
Барысы да: - Берегите свою планету ведь другой на свете нету!
“Кояшлы ил” җыры башкарыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Игра-презентация для обучения татарскому языку в старшей группе "Кем нәрсә ярата?"
С помощью этой игры-презентации очень удобно с детьми изучить новый материал и повторить пройденный. Играя выучить дополнительные слова. Повторить и выучить некоторых животных на татарском языке ...
дидактические игры по обучению детей татарскому языку
Данные дидактические игры разработаны на основе дидактических материалов, которые используются воспитателями по обучению татарскому и русскому языкам в дошкольных учреждениях. Также при разработ...
Авторские игры по обучению дошкольников татарскому языку
ИГРЫ ДЛЯ МЛАДШИХ ДОШКОЛЬНИКОВ ПО ОБУЧЕНИЮ ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ...
Дидактические игры в обучении дошкольников татарскому языку
Конскльтация...
Дидактические игры для обучения дошкольников татарскому языку
Данные игры составлены с учетом лексического минимума,используемого при обучении татарскому языку.Эти игры помогут сделать процесс обучения интересным,занимательным....
Проектная работа "Дидактические игры для закрепления знаний татарского языка у детей среднего и старшего дошкольного возраста в музыкально-игровой деятельности"
Проект раскрывает содержание методической разработки по использованию музыкально-дидактических игр для формирования у детей среднего и старшего дошкольного возраста интереса к татарскому языку и культ...
Методическое пособие "Дидактические игры для закрепления знаний татарского языка у детей среднего и старшего дошкольного возраста в музыкально-игровой деятельности"
Методическая разработка представляет собой комплекс дидактических игр, направленных на активизацию в речи детей родного, второго (татарского) языка....