Тема: “Кыргый хайваннар һәм аларның балалары”.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Мустафина Рамзия Сулеймановна

Тема: “Кыргый хайваннар һәм аларның балалары”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyrgyy_hayvannar_hm_balalary.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Кыргый хайваннар һәм аларның балалары”.

Максат: Балаларның кыргый хайваннар һәм аларның балалары турында белемнәрен ныгыту,яшәү рәвешләре б-н таныштыру.

        Бурычлар:

1.Белем бирү.Сүз байлыгын баету.Грамматик сөйләм телен үстерү өстендә эш.Җәнлекләрне дөрес итеп әйтү,балаларын танып белү,өчәр сүздән торган җөмләләр төзү.

2.Үстерү.Уйлау, фикер йөртү,күзаллау,артикуляцион,нечкә һәм гомуми моториканы үстерү.

3.Тәрбияви.Чынбарлык табигатькә кызыксыну формалаштыруны дәвам итү .Җәнлекләргә карата сак караш һәм ярдәм итү теләге булдыру.

        Җихазлар:

Җәнлекләр төшерелгән рәсемнәр,көзгеләр,дид.уен,урман күренеше.

        Шөгыль барышы:

Т.Исәнмесез балалар.

Б.Исәнмесез.

Т.Балалар,бүген безгә кунакка апалар килгәннәр,әйдәгез әле алар б-н исәнләшик.

Б.Хәерле иртә күзләрем

        колакларым

        кулларым

Исәнмесез,хәерле иртә кунаклар.

Т.Ә хәзер урындыкларга утырдык,аркаларны турайттык,аякларны бергә дөрес итеп куйдык,шөгылебезне башлыйбыз.Балалар,бүген иртә б-н эшкә килгәндә,миңа хат ташучы апа телеграмма бирде,анда болай диелгән:

        “Тиз килеп җитегез,зинхар безгә булышыгыз,бездә әллә нинди могҗизалар,урманны бүлә алмыйбыз.Безне тылсымчы куркытты,сихерләде,без кем икәнлегебезне,нәрсә ашарга,эчәргә кирәклеген оныттык.Килегез,коткарыгыз,һәм безне дуслаштырыгыз!”-диелгән.

Т.Йә,нәрсә балалар,бу җәнлекләргә ярдәм итәргә барабызмы?

Б.Әйе,барабыз.

        Төп өлеш.

Т.Ләкин барыр алдыннан ,без сезнең б-н,урманда нинди җәнлекләр,хайваннар яшәгәнен искә алырга тиеш.(рәсемнәр куела).Урманда яшәүче хайваннарны ничек атыйлар?

Б.Кыргый хайваннар.

Т.Дөрес,ничек уйлыйсыз,нигә аларны шулай атаганнар?

Б.Чөнки алар урманда яши,үзләренең көннәрен үзләре күрә,ашарга да үзләре таба.

Т.Дөрес,сәяхәткә чыгар алдыннан,безгә әле үзебезнең телләребезне әзерләргә кирәк.(артикуляцион гимнастика).Хайваннарга булышыр өчен ул безгә кирәк булачак.Аркаларны турайттык,аякларны бергә куйдык.Балалар,урман җәнлекләре б-н дуслашыр өчен,әйдәгез аларга елмаик.(Көзгеләр б-н эш)

1.”Елмаю”.

Иреннәр елмайгандагы кебек тартыла,тешләрне күрсәтәбез.(3 т).

2.”Коймак”.

Телне аскы иренгә куябыз һәм шунда тотабыз.

3.”Коймакны суыту”.

Телне әкрен генә өске һәм аскы иренгә күтәрү,төшерү.

4.”Чикләвек”.

Тиен өчен чикләвек .Авызлар йомган килеш ,телне катырып уң һәм сул яңакка тидерү.(3 т).

Т.Булдырдыгыз балалар,хайваннарны искә төшердек,телләрне әзерләдек,инде сәяхәткә,ярдәмгә кузгалсак та була.Әйтегез әле,урманга нәрсә б-н барып була?

Б.Автобуста,машина б-н,велосипедта,такси б-н.

Т.Әйе,әйдәгез без сезнең б-н бүген автобус б-н барыйк.Урындыкларга утырыйк борылып,бу безнең автобус булыр.Күзләрне йомдык,игътибар б-н тыңлыйбыз.(Урман шавы,кошлар сайравы ),(Музыка куела).

Т.Нинди тәмле исләр.Сезнең урманда булганыгыз бармы?Нарат урманында нинди тәмле ис килә.Әйдәгез тыныч кына сулыш алып,үзебезнең эчкә сулыш җибәрик,һәм сулыш кире чыкканда:”Ах,ничек хуш исле!”.-дип әйтик.(3 т).Күзләрне ачтык.Менә килеп тә җиткәнбез икән.Кая соң җәнлекләр?Качып беткәннәр.Әйдәгез игътибар б-н карагыз һәм әйтегез,тулы җөмләләр б-н әйтәбез.(Эленгән картиналар буенча сөйләү).

Б.Бүре,бүре балалары б-н,төлке ,төлке балалары б-н,куян,куян балалары б-н,аю ,аю балалары б-н.Әнә тегендә ,имән куышында тиен,тиен балалары б-н.

Т.Дөрес,балалар,әйдәгез әле бармакларны ял иттереп алыйк.

        Бармак уены “Шаян куян”.

Т.Балалар,әйдәгез әле урман аланына утырып ял итеп алыйк.Күзләребезне ял иттерик.(Күз өчен гимнастика “Кишер”).

(Идәнгә утырып башкарыла,куянны күз алдына китереп).

Т.Куянны кишер б-н сыйлыйк:

        Өскә кишерне күтәр(өскә карау)

        Син аңа карап тор

        Аска кишерне төшер(аска карау)

        Күзләр б-н генә кара

        Өскә кара,аска һәм уңга сулга.

        Һай куян нинди уңган

        Күзләрен йомган(күзләр йому)

        Күзләрен ачкан

        Куян кишерне алган

        Аның б-н уйный башлаган.(торып басу).Булдырдыгыз балалар.Бервакыт,хайваннар уянсалар,урманда үзләренең койрыкларын таба алмаганнар.Тылсымчы бутап куйган икән,алар урман буйлап эзләп чыкканнар.Әйдәгез без дә аларга булышыйк.

        Дид/уен.” Кайсы аның койрыгы?”.

Т.Бу койрык кемнеке?

Б.Тиеннеке.

Т.Ул нинди?

Б.Озын,йомшак,җирән төстә.

Т.Дөрес,ә бу койрык кемнеке?

Б.Куянныкы.

Т.Ә ул нинди?

Б.Кыска,ак төстә,йомшак.

Т.Бик дөрес балалар,Әйдәгез әле урман җәнлекләренә үзебезнең яраткан уеныбыз “Мәликә” уенын уйнап күрсәтик.

        Уен “Мәликә”.

        (2 тапкыр уйнала)

Т.Инде сәяхәтебез тәмам,төркемебезгә кайтыр вакыт җитте,”автобуска”утырдык(урындыкларга кайтыр якка борылып утыру),күзләрегезне йомыгыз.автобусыбыз кайтыр якка борылды.

        (Музыка яңгырый).

Т.Карагыз әле ,нәрсә икән бу?Бу бит урман күчтәнәчләре түгелме соң?.Урман җәнлекләре рәхмәт йөзеннән сезгә күчтәнәчләр җибәргәннәр.Бергәләп чәй эчәрбез.(Кәрзиндә күчтәнәчләр.)

Т.Балалар,без бүген кая бардык?

Б.Урманга бардык.

Т.Кемннәргә булыштык?

Б.Җәнлекләргә,кыргый хайваннарга булыштык.

Т.Кайсы уеннар сезгә ошады?

        (Балалар җаваплары).

Т.Сез бүген бик әйбәт шөгыльләндегез,булдырдыгыз балалар,аеруча: Виктория,Алия,Карина,Марк,Равиль,Мансур.Рәхмәт сезгә.Шуның б-н шөгылебез тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"

Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)

Конспект  непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему:  « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...

Сөйләм үстерү шөгыле.Катнаш төркем балалар өчен “Хайваннар hәм аларның балалары”

Сөйләм үстерү шөгыле. Катнаш төркем  балалар өчен“Хайваннар hәм аларның балалары”Максат: Балаларны   уенчыклар турында  хикәя төзергә өйрәтү(2-3 җөмлә).Бурычлар: Капма ...