Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshchyk.docx20.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Кошчыклар

(Беренче кечкенәләр төркеме өчен дәрес конспекты)

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Кошчыклар

Максаты: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү; кул моторикаларын үстерү, төсләрне кабатлау.

Кирәкле материаллар:  уенчык чыпчык, телефон, “Чыпчык” (М.Әндерҗанова) җыры һәм кышлаучы кошлар тавышлары язылган аудиоязмалар, мамыктан ясалган кар йомарламнары, картоннан ясалган кыш бабайлар һәм аларның чиләкләре, кышлаучы кошлар ясалган рәсем.

Дәреснең барышы

 Тәрбияче: Ай-һай, суык көн бүген, әйеме, балалар? Килгәндә өшемәдегезме? Ярый әле безнең балалар бакчасында җылы һәм рәхәт, шулай бит! Суык бабай әнә ничек безнең тәрәзәләребезгә шакый. Бүлмәгә кереп безне өшетәсе килә ахыры. (Тәрәзәдән карый.) Юк ла, бу Суык бабай түгел кечкенә кошчык шакый икән бит безнең тәрәзәне. Ахырсы бик өшегәндер, алып керим әле үзен (уенчык кош алып керә). Исәнме, чыпчык, кечкенә кошчык. Нәрсә булды, нигә безнең тәрәзәне шакыйсың?

Чыпчык. Исәнмесез, балалар. Мин сезгә ярдәм сорап килдем. Бик өшедем, бик арыдым. Минем дусларым кызылтүш белән песнәк бәлагә юлыктылар. Усал Буран аларны очырып алып китте. Ничә көн эзлим таба алмыйм,  күрмәдегезме үзләрен?

Балалар. Юк шул күрмәдек.

Тәрбияче. Ярый, чыпчык, кайгырма. Без сиңа дусларыңны табарга булышырбыз. Минем тылсымлы телефоным бар хәзер аны алып чыгармын, Буранга шалтыратып сорармын, кайда алып китте икән ул синең дусларыңны. Ә мин телефонны алып чыкканчы балалар сиңа бик матур җыр җырларлар, кәефеңне күтәрерләр. (Балалар “Чыпчык”(М.Әндерҗанова музыкасы һәм сүзләре ) җырын җырлыйлар. Җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр дә ясыйлар.)

Чыпчык. Нинди матур җыр. Миңа бик ошады, зур рәхмәт.

Тәрбияче. Я әле Буранга шалтыратып ачуланыйк әле үзен. (Телефоннан шалтыраткан кебек итә.)

Исәнме,  Буран, балалар бакчасыннан шалтыратабыз әле сиңа. Син нигә кечкенәләрне кыерсытасың? Кайда безнең дусларыбыз кызылтүш белән песнәк? (Буран тавышы ишетелә.)

Буран. Мин буран, көчле буран

Ачуланам, котырам.

Салкын җилләр белән исәм,

Карлар белән тутырам.

Дусларыгыз минем янда тик мин аларны җибәрмим. Миңа монда урманда берүземә бик күңелсез.

Тәрбияче. Ярый, алайса, Буран, хәзер без синең янга киләбез. Дусларыбызны үзебез коткарабыз.(Телефонны куя.) Балалар, барабызмы, кошчыкларга булышабызмы? Әйдәгез, тизрәк юлга кузгалыйк. (Бүлмә буенча урап киләләр. Тәрбияче мамыктан ясалган кар йомарламнары тарата.)

Тәрбияче. Карагыз әле, Буран безнең юлыбызга карлар өеп куйган. Аларны җыеп алыйк, юлыбызны чистартыйк. (Кар йомарламнарын җыялар.)Юлыбыз ачылды алга таба барсак та була. үлмә буенча урап киләләр. Тәрбияче тактага картоннан ясалган кар бабайлар элеп куя. Аларның муеннарында төрле төстәге шарфлар. Шундый ук төстәге картоннан ясалган чиләкләр аерым куела. )

Тәрбияче.  Карагыз әле, балалар, нинди матур кар бабайлар. Башларында чиләкләре генә юк. Аларны мөгаен буран салдырып киткәндер. Әйдәгез кар бабайларга булышыйк, шарфлары төсендәге чиләкләрне сайлап үзләренә кигертик. (Балалар чиләкләрне кар бабайларга кигертәләр.)

Тәрбияче. Менә булдырдыгыз, барысын да бик дөрес сайлап алдыгыз. Әйдәгез хәзер юлыбызны дәвам итик инде. (Тәрбияче тактага кошлар рәсемнәре элә.)

Тәрбияче.  Менә бит кошкайлар, безнең нәни дускайлар. Буран аларны бозга ураган, рәсемгә әйләндергән.  Мин бер тылсымлы дога беләм аны укып өрсәм кошлар терелерләр. Тик рәсемдә кошлар бик күп бит. Кайсы икән соң аларның кызылтүш белән песнәк? (Балалар рәсемдә кызылтүш белән песнәкне табалар).

Тәрбияче. Дөрес, балалар, белдегез. Хәзер күзләрегезне нык кына итеп йомыгыз әле. Карап тормагыз, алайса тылсымым барып чыкмаячак. (Балалар күзләрен йомгач, тәрбияче рәсемне алып куя һәм кышлаучы кошлар тавышы яздырылган аудиоязманы кабыза.)

Тәрбияче. Менә кошлар терелделәр дә, очып киттеләр. Тиздән алар безнең янга кунакка килерләр. Дусларыбыз килүгә күчтәнәчләребезне әзерләп куйыйк, бүген саф һавага чыккач җимлекләренә  күп кенә азык салып куярбыз. Алар ашарлар да көч җыярлар һәм яңадан усал Буранга бирешеп тормаслар.  (Саф һавага чыккач балалар кошларга җим салалар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү макс...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....

Беренче кечкенәләр төркеме өчен әвәләү шөгыле.

Беренче кечкенәләр төркемендә  әвәләү шөгыле.Тема: “ Алмалар”Максат. Балаларга зур кисәкле пластилиннан  кечкенә кисәкләрне чеметеп алырга  һәм алардан 7-10 мм диаметрл...