“Икмәк – безнең байлык”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Шөгыль: Әйләнә тирә белән таныштыру һәм әвәләү буенча комплекслы эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_ipi_zur_baylyk.docx15.2 КБ

Предварительный просмотр:

“Икмәк – безнең байлык”

Зурлар төркеме

Шөгыль: Әйләнә тирә белән таныштыру һәм әвәләү буенча комплекслы эшчәнлек.

Программа эчтәлеге:

-Балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату.

-Икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

-Ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.

Җиһазлау: ноутбук, слайд-шоу, рәсемнәр, тәлинкә белән он, йомырка, тоз, шикәр, чүпрә, ак ипи, кара ипи, күмәч, милли татар әби киеме.

Эшчәнлек  барышы:

I. Оештыру өлеше.

Балаларның үз урыннарына кереп утырулары. Шөгыльгә әзерлек.

II.  1. Әңгәмә.

Т: Күпергән, тәмле, йомшак. Була кара, була ак.

Була шакмак, була түгәрәк. Табында ул гел кирәк.

Б: Ипи.

Т: Әйе, балалар, бик дөрес! Без бүген сезнең белән ипи турында сөйләшербез. Икмәкнең өстәлләргә кайдан килүе белән танышырбыз.

Балалар мин сезгә хәзер Әнәс Кариның “Башак” шигырен укып китәм.

Башак җыйган чакта кырда, кечкенә Гөлми

Бер симез башак яныннан узды иелми.

Тук башак җирдә тик кенә калмады ятып,

Мыекларын селкеткәләп, әйтте шул вакыт:

-Ник мине, әйбәт башакны, алмый китәсең?

Икмәк кадерен белмәгән бала икәнсең.

Мин бик тә кыйммәтле бөртек, саф алтын кебек,

Чәчеп үстерделәр мине күпме көч түгеп....

Нәрсә турында бу шигырь, балалар?

Б: Башак.

Т: Әйе, Гөлми нишләгән?

Б: Башакны җирдән алмаган.

Т: Ә башак аңа нәрсә әйткән? “Мин бик тә кыйммәтле бөртек, саф алтын кебек. Чәчеп үстерделәр мине күпме көч түгеп...”  бу сүзләр нәрсәне аңлата, балалар? (Балаларның җавабы).

Балалар без бүген сезнең белән әбигә кунакка барабыз. Кунакта үз-үзеңне ничек тотарга без беләбез инде, әйеме, балалар?

III Инсценировка. Әби камыр баса. Балалар керәләр.

Б: Исәнме, әби!

Ә: Исәнмесез, балалар! Менә сезгә дип күмәч пешерергә җыенып йөри идем.  Ипи пешерер өчен нәрсәләр салабыз әле без, кайсыгыз белә? (балаларның җавабы).

Әйе, балалар ипи пешерер өчен без су, йомырка, тоз, шикәр, май, сөт һәм он салабыз. Аннан соң инде балалар, күмәчне мичкә тыгып пешерәләр. Балалар сез монда утырып торыгыз, ә мин күмәчне мичкә куеп киләм.

IV Дидактик уен: «Бу нинди ипи?»

Т: Балалар, ә ипинең безгә каян килүен беләсезме соң?

Б: Кибеттән.

Т: Әйе, ләкин, балалар, ипи кибеткә килеп җиткәнче бик зур юллар үтә.

V Слайд – шоу: 1.Менә бу балалар бодай бөртеге.

2.Аны, яз көне, махсус машиналар (тракторлар) белән җиргә чәчәләр.  Балалар, ә бөртекләр үсеп чыксын өчен нәрсә кирәк?

Б: Су, кояш.

Т: Әйе, бик дөрес. Әйдәгез, без дә бөртекнең ничек үскәнен күрсәтик әле!

Физминутка.

Җиргә  бөртекләр  төште, (чүгәлиләр)

Җылы яңгырлар яуды,

Җылы кояшка таба үрелеп,(кулларны өскә күтәрәләр)

Башаклар өскә үсте (акрын гына торалар)

3. Әкерен генә бөртекләр ямь-яшел булып баш төртә башлыйлар.

4. Аннан соң инде алтынсу төстә башаклар үсеп чыга.

5. Аларны комбайннар җыеп алалар да, йөк машиналары тегермәнгә илтәләр.

6. Тегермәндә бодайдан он ясыйлар (тәлинкәдәге онны күрсәтү).

Т: Онны тотып карагыз әле балалар, ул нинди?

Б: Йомшак, таралып тора.

7. Шушы оннан икмәк заводында камыр ясап (балаларга өстәлдәге камырны күрсәтү), формаларга салалар да мичкә тыгалар.

8. Ипи кызарып пешеп чыккач, аны машиналарга төяп “Ипи” кибетләренә итәләр.

VI Дидактик уен: “Камыр яса”.

Т: Балалар, камыр ясау өчен нәрсәләр кирәк?

(Өстәлдәге продукталар арасыннан камыр ясауга кирәкле ризыкларны сайлап алырга кирәк).

9. Балалар, бодайдан тагын боткалар да ясыйлар. Мәсәлән, иң яраткан боткабызның берсе -манный боткасы.

Т: Ак ипине нинди оннан пешерәләр әле?

Б: Бодай оныннан.

Т: Әйе, дөрес. Ә кара ипине нинди оннан ясыйлар икән, кайсыгыз әйтә?

Б: Арыш оныннан.

Т: Бик дөрес, балалар, арыш бөртеген дә шулай ук чәчәләр, уралар, он ясыйлар һәм аннан кара ипи пешерәләр.

(Әби күмәч алып керә.)

Ә: Балалар, әйдәгез бергә күмәчтән авыз итик әле. (Балалар күмәчтән авыз итәләр).

Т: Әбиебез безгә китәргә дә кирәк инде. Бик зур рәхмәт үзеңә. Үзеңдә безгә кунакка кил.

Б: Бик зур рәхмәт әби. Сау бул.

(Балалар өстәлләр артына утыралар).

VII Дидактик уен: “Нәрсә артыннан – нәрсә?”

Балаларга картиналар бирелә. Картиналарны эзлеклелек буенча төзәргә кирәк.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Күрәсезме, икмәк үстерү өчен нинди зур тырышлык куярга кирәк икән. Шуның өчен безнең татар халкы ипине кадерләп, саклап кына тота, әрәм итми. Безгә шундый тәмле, хуш исле ипи үстереп бирүче абый-апаларга рәхмәт әйтик. Ипине ничек саклап була балалар?

Б: Теләсә кая тотып атмаска, аның белән уйнамаска, ашап бетерергә.

Т: Әйе, балалар, бик дөрес. Бүгенгә безнең шөгылебез тәмам. Киләсе шөгылебездә камырдан бәлешләр, күмәчләр ясарга өйрәнербез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшел байлык.

Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өленен алып тора.Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычлан...

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Интегрированное занятие в подготовительной группе "Көзге байлык"

Цель: ЗакрепЦель: Закреплять знание детей об овощах и фруктах, их название на двух языках, где растут, как собирают, что из них можно сделать....

“Икмәк – безнең байлык”

Шөгыль: Әйләнә тирә белән таныштыру һәм әвәләү буенча комплекслы эшчәнлек....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...