Зурлар төркемендә экология буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Зурлар төркемендә экология буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
Тема: “Ташлар иленә сәяхәт”
Максат:
- балаларда ташларга кызыксыну уяту;
- табигый-фәнни һәм экологик белемнәрне киңәйтү, эзлеклелекне тәэмин итү;
- балаларны традицион булмаган методлар белән рәсемләүгә кызыксыну уяту.
- балаларда кәеф күтәренкелеге булдыру.
- балаларда шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү
Белем бирү бурычы:
- Ташларны һәм үзлекләрен атарга (каты, нык, авыр, кытыршы яки шома, ялтыравык), гади тәҗрибәләр аша дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтү. Аларның елга һәм диңгез ташлары булуы турында күзаллау бирү. Ташларның биналар, күпер, юллар төзүдә кулланылуын аңлату. Кыйммәтле ташлар һәм аларның һәйкәлләр, сувенирлар ясауда кулланылуы турында сөйләү.
Үстерү бурычы:
- Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынуларын, күз алдына китерү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баету.
Методик алым:
- Әңгәмә(Сорау - җавап)
- Сюрприз - момент
- Традицион булмаган алымнар белән рәсемләү
Җиһазлау:
- өстәлләрдә рәсемләү җиһазлары: пумала, кызыл,ак, кара төстәге буяулар, салфеткалар, салмак кына көй аудиоязмада,ташлар, кыйммәтле ташлар, таштан ясалган алтын капка, каурый, күл
Тәрбияче:Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә. (Өстәлдә тартма, тартма эчендә таш чәчәк).
Тәрбияче:Балалар бу тартмада нәрсә дип уйлыйсыз?
Б-ң җаваплары.
Тәрбияче:Әйдәгез әле җавапларны тикшерер өчен тотыпта карыйк.
Нәрсә дип уйлыйсыз?
Б-ң җаваплары.
Тәрбияче:Балалар, тартма эчендә нәрсә барлыгын беләсегез киләме? (Тәрбияче тартманы ача, анда таш чәчәк). Ах, нәрсә бу?
Балалар җавабы.(Нәрсәгә охшаган?)
Тәрбияче: Балалар, бу гади чәчәк түгел(чәчәкнең өсте алына), ә серле....(чәчәк яна)
Серле чәчәк җанлана(аудиоязмадан) Музыка “В гостях у сказки”
-Мин серле таш чәчәк, сезне ташлар иленә чакырам. Күрсәтелгән ук ярдәмендә ташлар иленә юлны табарсыз дип ышанам.
Тәрбияче:Балалар юлга чыкканчы, әйдәгез үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик.
Балалар әйтә: кычкырып сөйләшмәскә, юлда сак йөрергә, этешмәскә-төртешмәскә, үзең артыннан чүп калдырмаска...
Тәрбияче: Балалар, ташчәчәк әйткән ук кайда икән ул?(идәндә ук беркетелгән була, балалар эзли..) (Музыка куела- әкият иленә дәшә торган)
Тәрбияче: Ә ук кая алып барыр икән безне?
(Алда күл буе, күл буенда ташлар,каурый, түмгәкләр).
Карагыз әле, таш чәчәк ниди матур күл буена алып килгән! Балалар сез нәрсәләр күрәсез?( таш чәчәкне түмгәккә куябыз)
Балалар җавабын тыңлау.
Тәрбияче:Әйдәгез, ташларны кулга алыйк һәм тикшереп карыйк, алар нинди?
______Синең ташың нинди?
______ә синеке?
_____ә синеке?
Әйдәгез тикшереп карыйк, чыннан да таш катымы? (Сугып карау).
Ташны суга салып карасак нәрсә булыр икән? (ташны суга салалар). Ташлар белән нәрсә булды?
Б-ң җаваплары.
Тәрбияче:Ә менә бу минем кулымдагы әйберне берәрегез беләме? (каурый күрсәтү һәм б-ң җавапларын тыңлау). Аны кайларда күргәнегез бар?
Каурыйны да суга салып карыйк әле. Аның белән нәрсә булды?
Б-ң җавап-ы.
Тәрбияче:Әйе,каурый су өстендә калды, таш су төбенә батты. Ни өчен шулай булды, балалар? Димәк, каурый ______, таш ______ (б-ң җавапларын тыңлау)
Тәрбияче:Балалар, ташлар нинди булды соң инде? Балалар: ташлар каты, шома, кытыршы, зур, кечкенә, авыр һәм төрле формада булалар икән.(балалар бн әңгәмә)
Тәрбияче: Ә сезнең ташларны кайларда күргәнегез бар соң?
Б-ң җаваплары (суда,елга буйларында, тау буйларында, мунчада, юлларда...)
Тәрбияче: бик дөрес әйтәсез балалар
Тәрбияче:Су буйларын пычратырга ярамаганлыгын барыбыз да беләбез, ташны кире судан алыйк инде.
(балалар ташларны судан алалар, күл буена куялар)
-Ә кулларыгызны менә бу салфеткага сөртегез. Урманда чүп калдырырга ярамый, менә бу пакетка салыгыз (Рюкзактан сөлге һәм пакет алу)
Булдырдыгыз балалар! Музыка “В гостях у сказки”
Тәрбияче:Алда сукмак күренә, әйдәгез шул эзләрдән юлыбызны дәвам итик. Эзләрдән генә атлап барабыз.(сукмак)
Таш чәчәкнең юлы безне кәрзин янына алып килде. Әйдәгез әле, карыйк нәрсә бар икән аның эчендә.
(Кәрзинне ачып матур ташлар алалар)
Тәрбияче:Нинди матур ташлар, әйеме балалар, күрәсен бу таш чәчәкнең хәзинәсе!
Бу ташлар сез су буенда очраткан ташларга охшаганмы сон?
Балаларның җавабы.
Тәрбияче:Әйе балалар, ташлар җир өстендә генә түгел, җир астында да була. Ташлар илендә без көн саен күрми торган ташлар да бар. Аларны казып алалар, менә монысы _____таш күмер,_____аксыл таш(санап китәм берничәне)
(Ташлар арасында кәрзиндә ачкыч табалар)
Ачкычны алу
Аның нәрсә ачкычы булуын ачыклау, сандык табу.
Тәрбияче:Карагыз әле, балалар монда ниндидер ачкыч та бар. Нинди ачкыч икән бу? Туктагыз әле , балалар таш чәчәк безне каядыр дәшә. Музыка “В гостях у сказки”
Ул безне серле сандык янына алып килде, ачкыч сандыкныкыдыр мөгаен...
Таш чәчәк безгә ачып карарга дәшә.
( Сандыкны ачалар, анда ташлардан ясалган бизәнү әйберләре күрәләр)
Тәрбияче:Ах, нинди матурлык! Нәрсәләр күрәсез? Балалар җавабы.
Ә бу ташларны осталар эшкәртеп матурлап төрле бизәнү әйберләре ясыйлар.
Ярый балалар сандыкны күрдек, ә хәзер тәртипләп ябып куябыз.
Тәрбияче:Без бик күп җирләрдә йөрдек арыдык, әйдәгез бераз аланлыкта ял итеп алыйк.
Утыралар.
Тәрбияче:Ә хәзер әйдәгез күзләрне йомып, ял итеп алабыз.
(Аудиоязмада авыр сулаган тавыш)
Чишмэ авыр сулаган тавыш куела. Чишмэ акрын тавыш.
Тәрбияче:Балалар мин тавыш ишетәм, сез ишетәсезме? Кемдер авыр сулый бугай, таш чәчәк кайда юл күрсәтер икән.
(Таш чәчәк чишмә буена алып килә)
Чишмәдән тавыш килә(аудиоязма)
Тәрбияче:Балалар чишмә бездән ярдәм көтә,ярдәм итәбезме? Балалар җавабы.
Әйдәгез аны ташлардан чистартыйк. Монда тагын нәрсә бар? Балалар җавабы Әйдәгез, ташларны читкә ыргытмыйк,чишмәне койма белән әйләндереп алыйк.
Тәрбияче:Ясаганчы карагыз әле, өстәлдә ак тасмалар. Шушы ак тасмаларга төрле бизәкләр төшерәбез. Кем ничек бизи узенең коймасын.(балаларның җавабы),
соңыннан гына таякчыклар белән кара таплар төшерәбез.
Тәрбияче:Әйдәгез, эшне башлыйбыз.
Тәрбияче: Балалар пумаланы өч бармак белән ,кош авызы ясап тотабыз.
Балалар буи башлыйлар.
(тын юлына гимнастика)
Тәрбияче: балалар , әйдәгез койманың бизәкләрен өреп киптерәбез.(Өрәләр)
Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар, әйдәгез коймаларны чишмә тирәли куябыз.
Чишмә рәхмәт әйтә (аудиоязма) Чишмэ каты тавыш.
Чишмә челтерәп ага башлый.
Слайдта кояш елмая.
Тәрбияче:Кояш та матур итеп елмаеп карый, чишмәнең дә су юлын чистартып,койма белән әйләндереп алдык. Миндә сезгә рәхмәтле .
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Түбән Шытсу «Ромашка» балалар бакчасы”
Ташлар иленә сәяхәт
Зурлар төркеме
Экология буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
Тәрбияче: Гильмутдинова Д.М.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап"
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....
Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)
«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...
Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге
Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре интегральләшкән...
"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....
“Юлда йөрсәң уяу бул!” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты
конспект...
«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...