Могҗиза тудыручы су
опыты и эксперименты по окружающему миру (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
«Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе
Нуриева Гөлия Раиф кызы
Эшчәнлекнең максаты. Балаларның тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара бәйләнеше турында белемнәрен киңәйтү, күзаллауны үстерү.
Бурычлар. Табигатьтә яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү, баланы үзен табигать дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп санарга күнектерү.
Тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игьтибарын, тирә-юньне кузаллауларын киңәйтү.
Интеграцияләнгән белем бирү өлкәләре. “Сөйләм үсеше”, “Нәфис-нәфәсәти үсеш”, “Танып-белү үсеше”
Эшчәнлекнең максаты. Балаларның тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара бәйләнеше турында белемнәрен киңәйтү, күзаллауны үстерү.
Методик ысуллар. Болыт, кар бөртекләре белән уен, шигырь, табышмаклар, аудиоязма тыңлау: “Табигать тавышлары”, физминут “Җилләр ашып”, әкият сөйләү, тәҗрибә эше, видиофильм карау, дидактик уен “Су тамчыларын урынына”.
Күрсәтмәлек. Кар бөртекләре, су тамчылары символлары, суның парга әйләнү схемасы, рәсемнәр.
Тәҗрибә өчен: савыт белән кар, һәр бала саен 3стакан; су, тоз, май салу өчен савыт, кечкенә калаклар, геометрик формадагы савытлар, тамызгыч, салфетка.
Аудиоязма. Чишмә, яңгыр, диңгез тавышы.
Видиофильм. “Әби белән онык табигатьне кайгырта”
Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.
Индивидуаль эш. Җөмләне дөрес итеп төзү өстендә эш. Тамызгыч белән эшләүне күрсәтү.
Сүзлек өстендә эш. Океан, диңгез, гөрләвек, ябышкак, тамызгыч, үтә күренмәле, ябалак-ябалак.
Әти-әниләр белән эш. Өйдә чәй кайнавын, суның ничек парга әйләнүен күзәтү.
Алдан эшләнгән эш. Кар явуын күзәтү, су, кар, боз белән тәҗрибә.
Балаларның интегратив сыйфатларын үстерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр. Матур әдәбият әсәрләрен, шигырьләр сөйли белә, тәрбияче сорауларына җавап бирә, тәҗрибә ясый белә, суның кулланышын аңлый белә.
Эшчәнлек барышы.
(Балалар түгәрәктә, тәрбияче балалар белән исәнләшә)
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!
Хәерле иртәләр булсын,
Кояшлы булсын көннәр.
Узганыннан тыныч булсын,
Алда киләчәк төннәр.
-Балалар, әйтегез әле, бүген урамда нинди һава торышы?
Балалар. Бүген урамда салкын. Бүген урамда кар ява…(балалар урамдагы һава торышын тасвирлыйлар).
Тәрбияче. Әйе, балалар, калын ак болытлардан кар яуган. Ап-ак булганнар урманнар-кырлар. Бүген сез килгәнче бүлмәне җилләтергә дип тәрәзә җиллеген ачкан идем, бүлмәбезгә бер болыт очып керде. Карагыз әле, балалар, ул сезгә ничек елмаеп карап тора. (Түбәгә болыт макеты эленгән, тәрбияче болыттагы күренми торган җепне тарта, болыттан кар бөртекләре коела).
-Кар, кар, кар ява
Бураннарны туздырып.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.
Әйдәгез, балалар, кар бөртекләрен җыеп савытка салыйк. (Балалар кар бөртекләрен җыеп савытка салалар, урыннарына утыралар).
Тәрбияче. (Пыяла савытка салынган карны күрсәтә). Бу нәрсә?
Балалар. Кар.
Тәрбияче. Кар нәрсәдән тора?
Балалар. Кар күп кенә кар бөртекләреннән тора.
Тәрбияче. Кар бөртекләре эрегәч, нәрсә барлыкка килә?
Балалар. Су тамчылары.
Тәрбияче. Әйе, су тамчылары барлыкка килә. Ә сез су, кар, яңгыр турында нинди табышмаклар беләсез?
(Балалар табышмаклар әйтә)
“Күктән килде, җиргә иңде” (Болыт, яңгыр).
“Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк” (Су).
“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар ).
Тәрбияче. Балалар, суны могҗиза тудыручы диләр. Ни өчен су турында шулай диләр икән?
Бала. Чөнки су төрле хәлдә була, каты һәм сыек хәлдә.
Тәрбияче. Суны сыек хәлдә без кайларда очратабыз?
(Балалар җавабы: чишмәдә, диңгездә, океанда, гөрләвектә, яңгырда, күлдә, елгада).
Тәрбияче. Су каты хәлдә кайда очрый?
Бала. Су каты хәлдә бозда була.
Тәрбияче. Әйе, балалар, без сезнең белән кичә суны тышка чыгарган идек, ул нишләгән?
Бала. Су каткан.
Тәрбияче. Ни өчен?
Бала. Чөнки тышта салкын, ә бүлмәдә җылы, шуңа боз эри.
Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Ә хәзер су кайларда булуын тавышлардан таныйк.
(Аудиоязма тыңлау “Табигать тавышлары”).
Чишмә тавышы ишетелә.
Тәрбияче. Балалар, нәрсә тавышы ишетәсез?
Балалар. Чишмә тавышы.
Тәрбияче. Кем чишмә турында шигырь белә?
Бала. Челтер, челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары,
Су өстендә җем-җем итә
Көннең алтын нурлары.
(Яңгыр тавышы ишетелә).
Бала. Яңгыр, яу, яу, яу
Көмеш кадак, ука бау.
Яу син, яу килеп кенә
Җиргә ямь биреп кенә.
(Диңгез тавышы ишетелә).
Бала. Ташкын ярсу елгалар,
Боргаланып агалар,
Чиксез зәңгәр диңгезләрдә
Барып тоташалар алар.
Тәрбияче. Менә, балалар, суның кайларда булган берничә урыннарын тыңладык, ә хәзер уен уйнап алыйк.
Физкультминут. Уен “Җилләр ашып”
Илләр ашып,
Карлар ташып
Выжылдыйбыз: “Выж-ж-ж!
Юллар көрәп,
Карлар иләп
Без эшлибез: “Эш-ш-ш!”
Биеп-чөеп
Көртләр өеп
Без җырлыйбыз: “Ыж-ж-ж!”
Каршы җилгә
Чыксаң әгәр
Билләреңне : “Бу-у-у!”
Тунсыз булсаң,
Бездән туңсаң
Кулларыңны: “У-у-у!”
Тәрбияче. Балалар, ә сез әкиятләр яратасызмы? Мин сезгә бер әкияит сөйлим әле. (Әкият сөйләү)
Кышкы бер матур көндә куянкай-озын колаккай урман буйлап сәяхәткә киткән. Тирә-якта саф һава, ябалак-ябалак кар яуган. Куянкай уйныйсы килеп әле бер, әле икенче агач артыннан үзенең иптәшләрен эзләгән. Берсе дә күренмәгәч, ямансулап агач төбенә барып утырган. Шунда ул: “Куянкай, әйдә бергә уйныйк”, – дигән тавыш ишеткән. Як-ягына каранган, ләкин беркемне дә күрмәгән.
-Ау, син кем? Мин сине күрмим, – дип озынколак колакларын тырпайтып сагаеп калган.
-Өскә кара, мин монда, – дигән тавыш.
Куян өскә караса, агач ботагында җиргә төшәргә өлгерми калган кар бөртеге эленеп тора ди.
-Әйдә, алай булгач, уйныйк,- дигән куян.
Шулай итеп бер-берсен куышып уйнаганнар, күңел ачканнар. Аларның бик күңелле итеп уйнавын күктән кояш үзенең җылы нурларын сибеп, күзәтеп торган. Шуннан куянкай кар бөртеген югалтып тагын күңелсезләнеп калган:
-Әй, кар бөртеге, син кайда?
-Мин монда, инешкә кара.
-Ничек инде син инештә?
-Кояш мине җылытты да, мин су тамчысына әйләндем. Әйдә, ямансулама, уеныбызны дәвам итик. Алар шулай итеп уйнаганннар, әле су чәчрәтешкәннәр, әле куышканнар. Кыш көне булуга карамастан, көн бик җылы булган.
Көн кичкә авышкан, куян су тамчысын тагын күздән югалткан, бары тик инеш өстеннән өскә таба куе томан күтәрелүен генә күргән.
-Кар бөртеге, кар бөртеге, син кайда?
-Мин монда, һавага кара,- дигән кар бөртеге.
Куян һавага караса, аңа таба бер болыт елмаеп тора икән.
-Ничек инде син анда?- дигән куян аптырап.
-Мин башта кар бөртеге идем, кояш мине җылытты да мин су тамчысына әйләндем. Синең белән инеш буенда уйнаганда мин парга әйләндем, ә хәзергә сау бул, куянкай, – дип куянга тыныч йокы теләгән, ә болыттан куянның борынына кар бөртеге очып төшкән.
Тәрбияче. Балалар, әкият ошадымы? (Әкият буенча фикер алышу)
(Сүзлек өстендә эш).
-Ябалак-ябалак кар явуны сез ничек аңлыйсыз?
-Кар бөртеге белән нәрсә булган?
(Балалар җавабы: кар бөртеген кояш җылыткан, ул су тамчысына әйләнгән,
аннан соң парга әйләнгән, һавага күтәрелгән, болытка әйләнгән).
(Схема белән эш).
Тәрбияче. Әйе, балалар, су табигатьтә һәрвакыт әйләнеп тора. Алар башта кар, яки яңгыр булып җиргә ява, кояш аларны җылыта, кыздыра, алар парга әйләнә һәм кире үзләренең өйләренә-болытларга кайталар. Анда аларны һава суыта, кире безгә яңгыр, яки кар булып җиргә явалар. Ә су үзе турында болай дип әйтер ди:
Мин сәяхәтче,
Мин болытта,
Мин томанда
Елга һәм океанда.
Мин очам, мин йөгерәм
Һәм шунда ук юк булам.
Тәҗрибә эше.
Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, өстәл янына килик. Сезнең алда төрле геометрик формадагы савытлар бар. Сулы шешәне алыгыз да сак кына савытларга салыгыз. Нәрсә күрәсез?
Балалар. Су төрле формаларга керде.
(Балалар суны төрле формага салгач нинди геометрик формага керүе турында сөйлиләр, 5-6 бала җавабы тыңланыла).
Тәрбияче. Су башта нәрсәгә салынган иде?
Балалар. Шешәгә, су шешә формасына керде.
Тәрбияче. Димәк, суның формасы бармы? Бу турыда нәрсә әйтә аласыз?
Балалар. Суның формасы юк.
-Суны нинди савытка салсаң да шул савыт формасына керә.
Тәрбияче. Суның тагын нинди үзлеген беләсез?
Балалар. Су эретә, су эретми.
Тәрбияче. Хәзер моны тикшереп карыйк әле. Сезнең өстәлдә тоз, көнбагыш мае, он бар. Сез аларны чиратлап суда эретеп карарсыз. Ә хәзер суны стаканга салыгыз. Ул нинди?
Балалар. Су чиста, үтә-күренмәле.
Тәрбияче. Суга тоз салыгыз. Ул нишли?
Бала. – Тоз эри.
-Су үтә күренмәле, су чиста.
Тәрбияче. Бу суның бер үзлеге. Икенче стаканга су салыгыз, аңа он салыгыз һәм бутагыз. Нәрсә булды?
Балалар. Он суда эреде.
-Су болганчык.
-Су үтә күренмәле түгел.
Тәрбияче. Әйе, бу суның икенче үзлеге. Су эретә, ләкин ул болганчык.
Бүген балалар без сезнең белән суның тагын бер үзлеге белән танышабыз. Хәзер тамызгыч белән май алыгыз. Су өстенә – өченче стаканга тамызыгыз. Май белән нәрсә булды?
Балалар. Май су өстендә йөзә, май суда эреми.
Тәрбияче. Менә балалар без суның берничә үзлеген карап киттек. Әйдәгез суның үзлекләрен яңадан искә төшереп үтик.
Балалар. Су үтә күренмәле, су эретә, майны эретми.
-Су каты боз хәлендә.
-Су кар, пар, болыт, яңгыр, томан хәлендә була.
Тәрбияче. Менә, балалар, суның үзлекләрен искә төшердек. Ә хәзер бер кечкенә малайның су буенда күргән вакыйгалары турында видиофильм карап алыйк.
(Видиофильм карау. Аның буенча әңгәмә)
Тәрбияче. Балалар, фильм буенча сез нәрсә аңладыгыз, кечкенә малай нәрсә өчен борчыла? Без табигатьтә үзебезне ничек тотарга тиеш?
Балалар. Без табигатьне сакларга тиеш.
-Суларны пычратмаска.
-Пыяла ватыкларын суга атмаска.
-Су тирәләренә агачлар утыртырга.
-Агачларны сындырмаска…
Тәрбияче. (Балаларга карлы савыт күрсәтә). Дөрес, балалар. Без шөгыльләнгән арада безнең кар бөртекләре эреп су тамчысына әйләнгән, карагыз әле (кулны сулы савытка тыгып күрсәтә). Менә ул сезгә бүләккә купме су тамчылыры – иптәшләр калдыра. Хәзер без бүлмәбез буенча йөреп, су кайда кирәк, шул урыннарга тамчылар ябыштырып чыгыйк. (Балалар су тамчысы ябыштыра. Һәрбер бала су тамчысын кая ябыштыруы һәм ни өчен икәнлеге турында сөйли: “Мин су тамчысын табигать почмагына куйдым, чөнки гөлләр сусыз яши алмый, корый, аларга су кирәк…)
Тәрбияче: Менә су тамчылары һәрберсе үз урынын тапты. Балалар, без бүген сезнең белән нишләдек? Кемгә нәрсә ошады? Нәрсә аңладыгыз?
Балалар. Су табигатьтә сәяхәт итә, кар бөртеге суга, парга, болытка әйләнә. Яңадан кар яки яңгыр булып җиргә ява.
Тәрбияче. Дөрес, без суны нишләргә тиеш?
-Сакларга.
Тәрбияче. Әйе, без һәрбер кеше, өлкәнме, баламы, суны сакларга, аңа карата мәрхәмәтле булырга тиеш. Шулай булганда гына кешеләр табигатьнең байлыгы белән куллана алачак. Шуның белән шөгылебез тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Могжиза тудыручы су
Могжиза тудыручы су...
Могҗиза тудыручы су
занятие...