Чәчәк утыртырга өйрәнәбез
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Максат: тәҗрибәләрдән, күзәтүләрдән чыгып һәм үзләштергән белемнәргә таянып, яңа ысул ярдәмендә гиппеаструм гөлен утырту.
ОББЭ нең бурычлары:
1. Белем бирү. Балаларның үз җирлегендә үсә торган үсемлекләр һәм аларга карата табигый факторларның тәэсире хакындагы белемнәрен ныгыту; гиппеаструм гөле һәм аны үрчетү ысулы белән таныштыру.
2. Үстерү. Балаларда халык аваз иҗатына кызыксыну уяту, табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Парлап гиппеаструм гөлен утыртуларына ирешү.
3.Тәрбияви. Үсемлекләргә карата сак караш тәрбияләү, тәҗрибәләр үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик аң алшартларын формалаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Чәчәк утыртырга өйрәнәбез | 52.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Чәчәк утыртырга өйрәнәбез
Файзрахманова Хиндия Хамитовна
МАМББУ №9 “Алан” балалар бакчасы тәрбиячесе
Зурлар төркеменең “ Яшелчәләр” исемле атналык тематика буенча эшләнгән
оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Максат: тәҗрибәләрдән, күзәтүләрдән чыгып һәм үзләштергән белемнәргә таянып, яңа ысул ярдәмендә гиппеаструм гөлен утырту.
ОББЭ нең бурычлары:
1. Белем бирү. Балаларның үз җирлегендә үсә торган үсемлекләр һәм аларга карата табигый факторларның тәэсире хакындагы белемнәрен ныгыту; гиппеаструм гөле һәм аны үрчетү ысулы белән таныштыру.
2. Үстерү. Балаларда халык аваз иҗатына кызыксыну уяту, табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Парлап гиппеаструм гөлен утыртуларына ирешү.
3.Тәрбияви. Үсемлекләргә карата сак караш тәрбияләү, тәҗрибәләр үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик аң алшартларын формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗә:
-балаларның үсемлекләр хакындагы белемнәре һәм яңа сүзләр нәтиҗәсендә сүз байлыгы арта;
-халык-аваз иҗатына карата кызыксынулары , логик фикер йөртүләре үсә; яңа ысул нигезендә гиппеаструм гөлен утыртырга өйрәнәләр. - тәҗрибәләр үткәрү, төрле ысуллар кулланып үсемлекләр үстерү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртеп, табигатькә карата сак караш тәрбияләнә.
Бердәм эшчәнлекнең формасы: танып-белү, тикшерү (лаборатория).
Шәхси эш: гиппеаструм гөлен утыртканда ярдәм итү (кыенлык туган очракта).
Алдан башкарылган эш: яшелчәләр үстерү, тәҗрибәләр ясау, халык-аваз иҗатын (табышмаклар, санамышлар) өйрәнү.
Сүзлек өстендә эш: гиппеаструм гөле, суганчалар.
Җиһазлау: ноутбук, аудиоязма “Бар матур бакча”.
Күргәзмәлек: яшелчә үсентеләре, “Чәчәкләр” сериясеннән картиналар, гиппеаструм гөле, шартлы рәсемле банкалар һәм схемалар.
Тарату материаллары: гөл чүлмәкләре, соскылар, ком белән катнаштырылган туфрак, вак ташлар, салфеткалар, алъяпкычлар, гиппеаструм гөленең суганчалары.
Оештырылган белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге:
1.Оештыру этабы.
- Хәерле көн, балалар! Бүген без үсемлекләр хакында нәрсәләр өйрәнүебезгә йомгак ясыйбыз. Балалар, кыш көне без нәрсәләр үстердек? (Балаларның җаваплары) Суганнар барысы да яхшы үстеме? Суган үскән банкаларга карап, суганның кайда һәм нинди шартларда үскәнен сөйлибез. (Балалар суган үскән банкаларга карап, суганның ничек үсүен сөйли). Ә хәзер схемаларда кайсы банкада нинди суган үскәнен күрсәтәбез. (Схемалар буенча эшләү).
-Балалар, без яшелчәләрне ике төрле үсемлекләргә бүлеп өйрәндек. Кайсы яшелчәләр бер еллык була һәм ни өчен? Кайсы яшелчәләр ике еллык була һәм ни өчен? (Балалар үткәргән тәҗрибәләрдән чыгып, яшелчәләрнең бер һәм ике еллык булуын аңлата)
2. Җырлы уен “Бар матур бакча”. Ә хәзер бергәләп “Бар матур бакча” уенын уйнап алыйк.
- Балалар, бакчада тагын нәрсә үстерәләр? (Балаларның җаваплары)
3. Халык аваз иҗаты.Табышмаклар чишү.
Балалар, безнең бакчабыз яшелчәләргә, чәчәкләргә ничек бай икән. Кем чәчәкләр хакында табышмаклар белә? (Күргәзмәлеккә карап, балалар безнең җирлектә үсүче чәчәкләр хакында табышмаклар әйтә).
Төрле-төрле төстә алар, Ул мөгаен, кар астында,
Бу төсләр каян килгән? Озак ятып ялыккандыр.
Алар хушбуй аңкыталар, Бәлки шкңа тз-тиз генә
Кем аны сөртеп куйган? (Чәчәкләр) Карны ачып калыккандыр (Умырзая)
Ак энҗеләр төсле мин, Нечкә яшел сабакта
Исле гөлдән исле мин. Юл буенда шар үскән.
Аңкып торам урманда, Кай арада җил искән,
Сак була күр җыйганда. (Энҗе чәчәк) Ак шар очкан да киткән. (Тузганак)
Сары эшләпә кигәннәр, Сары төсе бал кебек
Җем-җем итә күзләре. Ак чуклары кар кебек. (Ромашка)
Гел кояшка караганга,
Кояш төсле үзләре. (Көнбагыш)
Аягы суда, башы- көндә. (Төнбоек) Бикле келәт эчендә кара ком. (Мәк)
-Балалар, чәчәкләр тагын кайда үсә? Аларны күп итеп өзәргә, таптарга ярыймы? Ни өчен? (Балаларның җаваплары)
4. Гиппеаструм гөле белән таныштыру.
-Балалар, сезгә менә шушы гөлне тәкъдим итәм. Бу- гиппеаструм . Аның туган җире - Латин Америкасы. Гөл кышкы айларда салкынча урында ял итә. Март башында гөлне уятырга кирәк. Бер айдан соң ул чәчәк ата. Гөл елга ике тапкыр чәчәк ата. Чәчәкләре дүрт таҗдан торган эре кыңгыраулар. Бер сапта 4-5 чәчәк булырга мөмкин. Гөлгә су бөркергә һәм күп итеп сибәргә ярамый. Чөнки ул эссе климат үсемлеге. Дым күп булганда гөл чери.
5. Гиппеаструм гөленең суганчаларын утыртырга өйрәтү.
-Гиппеаструм гөле суганчалы үсемлек. Хәзер бергәләп гөлнең суганчаларын карыйбыз. Бала суганчалар нинди, алар зур суганчага охшаганмы? Нинди аерма бар? (Балаларның җаваплары)
Бүген без суганчалар утыртырга өйрәнербез. Туфрак белән комны катнаштырырга кирәк, чөнки ул эссе якта үсүче гөл. Башта чүлмәккә вак таш салабыз. Артык су таш арасына агып төшәчәк. Таш өстенә катнаш туфракны салабыз. Чүлмәкнең яртысы булгач, суганчаны утыртабыз. Суганчаның ярты өлеше күренеп торырга тиеш. Кул белән баскалап тыгызлыйбыз һәм аз гына су сибеп күләгә урынга куябыз. Гөл туфракка ияләшкәч, аны кояшлы тәрәзә төбенә күчерәбез.
6. Балаларның гиппеаструм гөленең суганчаларын утыртуы.
Хәзер санамышлар ярдәмендә командаларга бүленәбез. Һәр команда үз өстәле янына килә. Эшкә керешкәнче алъяпкычлар киябез. Өстәлдә нәрсәләр бар? (Балаларның җаваплары). Хәзер эшкә керешәбез (Балалар парлап суганчалар утырта һәм эш барышын сөйли.)
7. Рефлексия. Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Без бүген нинди гөлне утыртырга өйрәндек? Нинди кыенлыклар булды? (Балаларның җаваплары).