Республика күләмендә үткәрелгән ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

 Ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”  (4-5 яшьлек балалар өчен )

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_shogyle_konspekty.docx24.24 КБ

Предварительный просмотр:

Республика күләмендә үткәрелгән ачык чара конспекты

“Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”

(4-5 яшьлек балалар өчен)

Төзеде:Мифтахова Гөлнара Илгизәр кызы.

64нче балалар бакчасы.

Түбән Кама.

Укыту максаты: балаларны туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү, сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыру. Дөрес интонация белән сөйләү, кимчелекләрне бетерү. Сүзлек запасын баету.

Үстерү максаты: балаларның күзаллауларын үстерү, иҗади сәләтләрен активлаштыру. Үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү.

Тәрбия максаты: балаларның доньяга дөрес карашын формалаштыру, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү. Вакытларын файдалы үткәрә белергә өйрәтү.

Әсбаплар: Кәбестә, суган, кишер маскалары, кәрзиннәр, яшелчә муляжлары.

Катнашучылар:Әби,кыз.

Декорация өчен: бакча декорациясе өчен миләш, алмагач агачы, түтәлләр, койма.

Уен өчен: шалкан, тычкан маскалары.

Балаларны оештыру: балаларны төркем бүлмәсендә ярымтүгәрәк итеп утырту.

Чараның структурасы:

Кереш өлеш: 1-2 мин.

Кунакларны сәламләү.

Төп өлеш: 20 мин.

Көз турында шигырь сөйләү, җыр башкару, әкият – инсценировка, балаларның шигырьләре, хәрәкәтле уен, мәкальләр әйтү.

Йомгаклау өлеше 1-2 мин.

Әбинең рәхмәт сүзе, күчтәнәч тапшыру.

Алдан үткәрелгән эш:

Көз, яшелчәләр, хезмәт сөючәнлек, тырышлык турында мәкаль, шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү. “Башак”, “Карт һәм аю”, “Ике кыз” әкиятләрен уку. Эчтәлекләре буенча әңгәмә үткәрү.

Сүзлек өстендә эш: яшелчә, түтәл, уңыш, тырыш, ялкаулык.

Бала:

Рәхим итегез, түрдән үтегез.

Без кунакларны бик яратабыз,

Чөнки кунаклы йортта – бәрәкәт бар.

А.б. Балалар,без һәр эшебезне “бисмилляһ” әйтеп башлыйбыз.Әхмәт, рәхим итеп, сүрә укы әле.

Бала:”Фатиха”сүрәсе укый.

Алып баручы:

Балалар, әйтегез әле, урамда нинди ел фасылы? (көз). Әйе, көз безнең төркем бүлмәсенә дә кергән хәтта. Безнең Ләйлә көз турында бик матур шигырь белә.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Җылытмый инде кояш та –

Көннәр кыскара бара.

Әбиләр чуагы белән

Көз алдый безне бары.

Сибәли салкын яңгырлар

Кургаш болытлар йөзә.

Җирне, хакимлек итәргә,

Тапшырган Аллаһ көзгә.

Алып баручы:

Әйе, җыр өстенә төрле төсләре, байлык, муллык белән көз килде. Әйдәгез бергәләп “Яфраклар бәйрәме” дигән җыр җырлап алыйк әле.

  1. Яңгыр түгел, кар да түгел

Яфраклар ява өскә.

Көз турында җырлыйк зле

Кушыл син яңа җырга.

Кушымта: Сары, сары, сап-сары

        Агачның яфраклары.

        Җил исә, ява яфрак

        Көзнең матур чаклары.

Кыз:

Эшлә, эшлә, дип әйтәсез,

Минем эшлисем килми.

Эшләсәм, кулларым сызлый,

Билләрем дә бөгелми.

Әби тагын эш кушты:

Алсу, кызым, бакча ни хәлдә икән,

Белеп кайт әле, диде,

Яшелчәләр җыеп кайт әле, диде.

Нәрсәгә дип, азапланып утырталар икән бу яшелчәләрне? Ни файдасы бар икән шуларның?

(түтәл-койма артында яшелчәләр утыра).

А.б.Хәерле көн,дустым. Ни эшләп йөрисең син?

Кыз:Әбием яшелчәләр җыярга кушкан иде,ә мин аларны танымыйм да бит.

А.б. Менә ул яшелчәләр,рәхим ит, таныш.

          Кәбестә:

          Мин булам-кәбестә,

          Үзем яшькелт төстә,

          Күлмәгем күп катлы,

          Үзем бик тә татлы,

          Ашларга да төшәм мин,

          Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар. (кыз кәбестәне күтәргән була).

Кыз:

Бигрәк зур, бигрәк авыр икәнсең!

Мин сине алмыйм, кәрзинемә салмыйм. (кәбестә үпкәләп урынына утыра, суган килә).

Суган:

Минем исемем суган,

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар,

Тураганда елыйлар.

Кыз:

Шулаймыни? Елатасың,

Күзләрне кызартасың...

Ярый әле белеп калдым!

Мин сине алмыйм, кәрзинемә салмыйм. (суган үпкәләп утыра, кишер баса).

Кишер:

Минем исемем – кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Кыз:

Юк, сине дә мин алмыйм, кәрзинемә салмыйм. (кишер дә үпкәләп утыра).

Алып баручы:

Алсу, акыллым, син бик ялгышасың бугай.Яшелчәләрне дә юкка үпкәләттең.

Бала:Алсу,ялкау булырга ярамый бит инде.Эш сөймәгән кешеләрне беркемдә яратмый бит.Аллаһның рәхмәте белән бу яшелчәләр зур булып үстеләр.Без аларны бик яратабыз.

Бала:

Җиләк-җимеш, яшелчә

Сәламәтлеккә файда.

Алма, кишер аша син –

Менә витамин кайда.   Әйдәгез,безнең белән.(үзе белән алып китә)

Алып баручы: Алсу, әйдә әле, безнең балаларны тыңла әле, безнең белән кал әле. Алар кечкенә генә булсалар да, хезмәтне бик яраталар, әти-әниләренә, апаларга булышалар. Бәлки, син дә эшне ярата башларсың.Балалар,әйтегез әле бакчада ниләр эшләдегез?

Балалар:Бәрәңге утырттык,

Чүп утадык,

Яшелчәләргә су сиптек,җыеп алдык.

Зилия:

Безнең тырышлыгыбыз бушка китмәде.

         Тырышып эшләгәч, уңышыбыз мул булды.                                                                                             Бик күп яшелчәләр, җиләк-җимешләрҖыеп алдык. Без аларны кыш буе тәмләп ашарбыз, зур үсәрбез, иншаллаһ.

Алып баручы:Күрдеңме инде, Алсу. Безнең нинди тырышлар.

Кыз:Әйе, балалар, сез бигрәк уңганнар икән

Алып баручы:

Ә хәзер балалар без сезнең белән бергә уйнап алыйк әле. Эш беткәч уйнарга ярый бит.

 “Шалкан” уены уздырыла. Балалар түгәрәк ясап басалар, уртада – “шалкан”; түгәрәкнең тышкы ягында – “тычкан”.  Балалар, кулга-кул тотынышып,сөйлиләр:

Бакча җирен йомшарттык,

Язын шалкан утырттык.

Шалкан, үс нык булып,

Зур булып, тәмле булып!

Шалканны тычкан күрде,

“Шалкан минеке!”– диде.

Шалкан, кач! Тычкан, ку!

Чынлап түгел, уен бу!

Шигырь дәвамында “шалкан” “үсә”, ә “тычкан” түгәрәкнең тышкы ягы буенча йөри. Шигырь бетүгә балалар кулларын өскә күтәрә. “Шалкан” качмакчы була, ә “тычкан” аны тотарга  тырыша. “Шалкан” тотылгач,рольләр алышына.

Кыз:

Ә мин... Үзем зур булсам да,эшне бик яратып бетерми идем шул. Бик оят миңа. Тизрәк әбием янына йөгерим әле. Аңа булышыйм әле. (Алсу китә).

Алып баручы:

Рәхәтләнеп уйнап алдык. Балалар, без бит сезнең белән эш турында, бик күп мәкальләр өйрәнгән идек. Әйдәгез мәкаль әйтешле уйныйбыз. Мәкальне мин башлыйм, сез дәвам итәрсез.

Уен – “Мәкаль әйтеш” Кулъяулык белән.

Эшләп ашасаң – тәмле булыр.

Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.

Аз сөйлә дә – күп эшлә.

Эше барның – ашы бар.

Эш беткәч – уйнарга ярый.

Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.

Хөрмәт сөйсәң – хезмәт сөй

(Кыз керә,кулында күмәч.)

         Кыз: Без әбием белән сезгә күчтәнәч әзерләдек. Сезгә алма күмәче пешереп алып килдек.

Балалар:

Аллаһның рәхмәте булсын.

Алып баручы:

Ә хәзер бергәләп күмәч белән чәй эчик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

ачык чара конспекты "Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми"

Зурлар төркемендә экология аша әхлак тәрбиясе бирү чарасы...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә квест чарасы ярдәмендә үткәрелгән шөгыльнең конспекты

Конспект занятия в подготовительной к школе группе по развитию речи в форме квеста...