Кыргый хайваннар
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Шарифуллина Дульфира Киямовна
Беренче кечкенәләр төркеменең оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.
“Кыргый хайваннар” исемле атналык тематика буенча эшләнгән.
Тема : “Кыргый хайваннар”
Максат:Балаларның сөйләм телен үстерү,аерым сүзләрне аңлаешлы әйтергә күнектерү.
Бурычлар:
1.Белем бирү.Балаларны кыргый хайваннар белән таныштыру һәм хайваннарның үзенчәлекле якларын танып әйтә белергә гадәтләндерү.
2.Үстерелешле.Балаларның хәтерен үстерү өстендә эшләү,исәнләшергә һәм саубуллашырга күнектерү.
3.Тәрбияви.Кыргый хайваннарга карата кызыксыну хисе уяту.Дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш:йомшак,йонлач,аю,куян,автобус,кошлар сайрый.
Алдан башкарылган эш: кыргый хайваннар турында рәсемнәр карау,шигырьләр уку.
Җиһазлау:уенчык куян һәм аю,урындыклар,урман,автобус күренеше,аудиоязмалар,агачлар,чәчәкләр.
Интеграль белем бирү өлкәләре:танып белү,сөйләм үстерү үсеше ,иҗтимагый аралашу үсеше,физик үсеш.
Көтелгән нәтиҗә: балаларның логик фикер йөртүләре үсә, яңа сүзләр нәтиҗәсендә сүз байлыгы арта.
Шәхси эш: кыргый хайваннарның исемнәрен ныгытырга булышу.
Күрсәтмәлелек:уенчыклар-аю белән куян,рәсемнәр-урман,автобус.
Методик алымнар: сорау-җавап,музыкаль тавыш куллану,аңлату.
Эшчәнлек барышы:
I.Кереш өлеш.
Тәрбияче:Балалар бүген көн шундый матур!Сезнең кәефләрегез яхшымы?Яхшы булсын өчен,әйдәгез уңга карап елмаябыз,сулга карап елмаябыз,кояшка карап елмаябыз. Бөтенебезнең дә кәефе яхшы булсын әле.(Елмаю)Үз-үзебезне кочаклыйк әле,үз-үзебезне яратыйк!(Кочаклау үз-үзеңне)
II. Төп өлеш.
Тәрбияче:Балалар без сезнең белән бүген урманга барырбыз.Кыргый хайваннар белән танышырбыз.Барабызмы?
Балалар: Әйе,барабыз!
Т: Балалар кыргый хайваннар өчен кәрзингә күчтәнәчләр дә салыйк әле яшелчәләр,җиләк-җимеш.Кыргый хайваннарны сыйларбыз.Урманга автобус белән барырбыз балалар.Мин шофёр булам,ә сез җайлабрак утырыгыз (Балалар бер-бер артлы урындыкларга тезелеп утыралар.(Аудиоязмада автобус кычкырткан тавыш ишетелә.Автобуска утыргач,автобус җыры яңгырый)
Тәрбияче:Менә балалар урманга килеп тә җиттек.(Аудиоязмада кошлар сайраган тавыш ишетелә).Нинди рәхәт урманда,нәрсәләр сайрашалар?(Кошлар сайрый)
Тәрбияче:Әйе,дөрес балалар,кошлар сайраша.Балалар урманда үз-үзегезне матур тотыгыз ямегез,кошларны куркытмагыз.Балалар карагыз әле урманда нинди матур,нәрсәләр үсә?(Агачлар үсә).Балалар,карагыз әле,бу нинди агач?(Чыршы агачы).Дөрес балалар,2 чыршы агачы үсеп утыра.Чыршы агачыннан ерак түгел каен агачлары үсә.(Чыршы,каен агачлары-макетлар).Җирдә нәрсәләр үсә балалар?(Чәчәкләр)Балалар карагыз әле,нинди төстәге чәчәкләр?(Балалар 1-2 чәчәкнең төсен әйтәләр).Балалар чәчәкнең исе бармы,иснәп карагыз әле?(Тәмле ис килә.1-2 Чәчәккә хушбуй сиптерелә.Ис килсен өчен). (Шул арада куян килеп чыга,агач арасыннан). Ай-ай,балалар карагыз әле,нәрсә монда?(Куян)
Тәрбияче:Әйе шул куян.Әйдәгез әле куян белән исәнләшик.Исәнме куянкай.(Балалар исәнләшәләр)
Тәрбияче :Балалар карагыз әле куян нинди йомшак!Сыпырып карагыз әле куянны.(Балалар сыпыралар)Куянның колаклары нинди?(Озын) Ә койрыгы нинди?(Кыска) .Куян нинди төстә балалар?(Төсен әйтәләр-ак куян). Балалар туктагыз әле,куянкай нәрсәдер әйтмәкче була.(Тәрбияченең колагына пышылдаган була куян).Балалар куянның уйнысы килә, куян белән уйнап алыйк әле!
Хәрәкәтле уен “Куян”
-Матур,ак куянкай колакларын селкетә .
Менә шулай , менә шулай.Колакларын селкетә .
-Куян туңа башлагач,тәпиләрен җылыта.
Менә шулай, менә шулай. Тәпиләрен җылыта.
(Хәрәкәтләрне кабатлау куян артыннан)
Тәрбияче:Балала ә хәзер куянга китәргә вакыт,үзен кунакка чакырып калабыз төркемгә.Балалар куян нәрсә ярата әле ул?(Кишер.1-2 баладан сорый тәрбияче.).Кишер безнең баллы,тәмле,кызгылт төстә.Тагын нәрсә ярата әле ул балалар?(Кәбестә) Кәбестә нинди төстә балалар?(Яшел)Күчтәнәчкә кишер белән кәбестә калдырыйк инде куянга.Мә куянкай,рәхәтләнеп аша.(Куян башын ия,рәхмәт әйтә).Балалар бергәләп саубуллашыйк куян белән.(Саубул куян.Сикереп агач астына кача).
Тәрбияче:Балалар менә куян да агач арасына кереп качты,килегез әле монда балалар,тагын нәрсәдер күренә монда.(2 нче агач арасыннан аю күренә).Нәрсә бу балалар?(Аю)
Т:Балалар аю белән исәнләшик әле.(Исәнләшәләр)Карагыз әле балалар,аю нинди? (Зур,йонлач) Әйе,бик дөрес.Ә колаклары нинди?(Колаклары кечкенә,бәләкәй.1-2 баладан сорый тәрбияче.) Әйе балалар,аюның колаклары кечкенә,ә куянныкы нинди иде?(Озын.Баладан сорый тәрбияче.) Регина аю нинди төстә?(Соры).Балалар аюның да сезнең белән уйнысы килә. Әйдәгез,аю белән дә уйнап алыйк инде.
Хәрәкәтле уен : “Аю урманда яши”
Т:Балалар,әйдәгез түгәрәк ясыйк әле,аю белән уйнап алыйк әле.Аюны уртага бастырабыз.(Музыка астында җырлы уен)
Аю биергә тели,үзенә иптәш эзли.(Аю түгәрәктә йөри)
Алсу янына килә,матур итеп баш ия.(Алсуга баш ия,уртага чакыра)
Алсу янына килде,матур итеп биеде.
(Түгәрәк эчендә бала аюны күтәреп бии. Бүтән балалар кул чабып торалар)
Тәрбияче:Менә балалар аю белән дә уйнап-биеп алдык,ә хәзер аюга да китәргә кирәк.Балалар,аюга дигән күчтәнәчебез дә бар бит әле. Аю нәрсә ярата микән ул?(Җиләк).Әйе балалар,аю җиләк ярата.Балалар карагыз әле,минем кулымда нәрсәләр?(Җиләкләр).Җиләкләр нинди төстә?(Кызыл.1-2 баладан сорый тәрбияче,җиләкнең төсен).Монысы зур җиләк,ә монысы нинди балалар?(Кечкенә,бәләкәй.1-2 бала җавап бирә).Мә аюкай,рәхәтләнеп аша,бездән сиңа күчтәнәч.(Аю рәхмәт әйтә,башын ия).Балалар аю белән саубуллашыйк инде (Саубул аю.Саубуллашалар.Аю агач арасына кереп китә)
Тәрбияче :Балалар безгә бакчага кайтырга вакыт.Әнә автобусыбыз да көтеп тора.(Автобус кычкырткан тавыш ишетелә,балалар утыралар тезелешеп автобуска)
III. Йомгаклау өлеше.(Рефлексия)
Тәрбияче: Менә кайтып та җиттек балалар үзебезнең төркемебезгә.Кайда булдык без бүген?(Урманда булдык).Әйе,бик дөрес балалар.Без бүген урманга бардык. Нәрсә белән бардык балалар урманга?(Автобус,балаларның җавабы).Нәрсәләрне күрдек анда балалар?(Куянны,аюны.Балалардан сорый тәрбияче,кем нәрсә күргән урманда). Балалар без куян,аю белән таныштык,аларның урманда яшәгәннәрен,кыргый хайваннар булуын белдек.Булдырдыгыз барыгыз да,үз-үзегезне урманда бик матур тоттыгыз,кошларны куркытмадыгыз,чәчәкләрне өзмәдегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)
Максат: Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар. Барышы:Тәрбияче...
Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация
Йорт һәм кыргый хайваннары...
"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"
Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....
Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль
Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....
Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)
Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...
"Кыргый хайваннар" , презентация
Кыргый хайваннар...
"Кыргый хайваннар"
план конспект по ФЦКМ вторая младшая группа...