"Яз җитә..."
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему
Уртанчылар төркемендә танып - белү эшчәнлеге
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_yaz-koshlar.doc | 43.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль
автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Тема: «Яз җитә...»
(Уртанчыла төркемендә үткәрелгән танып – белү эшчәнлегенең конспекты)
Төркем тәрбиячесе: Шафигуллина Л. Р.
Казан, 2015
Максат: балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.
Бурычлар: 1.Табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
2. Хәрәкәт координациясен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.
3. Табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү.
Җиһазлау: Ачык төстә тартма, кар тутырылган савыт, хат, кош рәсемнәре, кош тавышлары яздырылган язма, яз темасына рәсем – карточкалар, мендәрчекләр, сикергеч, интерактив такта.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, мин ишек төбендә менә нәрсә таптым. Сез ничек уйлыйсыз, ни булыр икән бу? (Ачык төстә тартма)
-Бу серле тартманы ачып карыйк әле. (Ачып карый). Тартма нигәдер ачылмый, балалар. Бәлки без кулларны чәбәкләп карарбыз.(Балалар кулларын чәбәклиләр, тартма ачылмый)
- Бәлки каты итеп өрербез (балалар өрәләр, тартма ачыла)
- Балалар, күрегез әле, нәрсә бу? (Кар тутырылган савыт, хат)
- Балалар, кулларыгыз белән карга кагылып карагыз, ул нинди? (Җаваплар)
- Безгә хат җибәргәннәр, монда “Яз” дип язылган. Укып карыйк. (Тәрбияче хатны укый)
- “Балалар, ярдәм итегез, усал кыш мине сихерләде. Савыттагы тылсымлы кар суга әйләнгәч, мин сезгә килеп җитәчәкмен.”
- Бу хатны безгә кем җибәргән?
Балалар: - Яз җибәргән.
Тәрбияче: - Әйе, дөрес. Язга булышабызмы?
- Язга ничек булышырга кирәклеген мин беләм. Яз җибәргән биремнәрне дөрес итеп үтәсәк, яз безгә бик тиз килеп җитәчәк. (Тәрбияче табышмаклар әйтә)
1. Иртә таңнан кичкә чаклы
Чык – чырык та, чык – чырык. (Чыпчык)
(Экранда чыпчык рәсеме чыга)
2. Күлмәге күгелҗем,
Ә түше җем – җем.
Яз җитә: гү-гү-гү!
Дустыбыз ич безнең бу! (Күгәрчен)
(Экранда күгәрчен рәсеме чыга)
3. Җәй тукылдый бу чүкеч,
Кыш тукылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
(Экранда тукран рәсеме чыга)
4. Кар-р-р, кар-р-р,
Оябызда кар бар.
Йоклап булмый карда...
Бу сүзләр кайсы кош турында? (Карга)
(Экранда ала карга рәсеме чыга)
Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар, молодцы! Сез кошларны тавышларыннан таный беләсезме икән, шуны тикшереп карыйк . ( Төрле кош тавышлары яздырылган язма куела , балалар җавап әйтә баралар, экранда шул кош рәсеме күрсәтелә бара)
- Сыерчык
- Кара карга
- Күке
- Кыр үрдәге
- Кыр казы
- Балалар, без кошларны нинди төркемнәргә бүлеп карыйбыз? (Кышлаучы, күчмә)
- Экранда бу ике төркемгә керүче кошлар бик ачык күренә.
(Экранда алда санап үтелгән кошлар ике төркемгә аерылып күрсәтелә, кышлаучы һәм күчмә төркемнәргә нинди кошлар караганлыгы кабатлап үтелә )
- Балалар, сезнең белән хәзер уен уйнап алабыз. Сезне 2 командага бүләбез. Өстәлдә төрле кош рәсемнәре ята. 1нче команда күчмә кошларны, 2нче команда кышлаучы кошларны аерып ала.
(Дидактик уен “Күчмә һәм кышлаучы кошларга аер”)
- Балалар, әзрәк ял итеп алыйк. Ташларга басып, язгы гөрләвекне үтеп чыгарга кирәк. (Таш – кабарынкы берәр әйбер, язгы гөрләвек - сикергеч) Икенче якта, урындыкта, сезне рәсемнәр көтеп тора. Һәркем бер рәсем алып тактага урнаштыра. (Кояш, болыт, агач, сыерчык оясы , умырзаялар, сулыклар )
- Нинди матур табигать рәсеме килеп чыкты!
(Рәсем буенча әңгәмә)
- Рәсемдә нинди вакыт сурәтләнгән?
- Яз икәнен каян белдегез? Яз билгеләрен санап үтегез.
- Рәсемдә нинди чәчәкләр күрсәтелгән?
- Яз фасылы сезгә ошыймы?
Тәрбияче: - Әйдәгез әле, балалар, язны җырлап каршы алыйк!
Яз, яз, яз җитә, (Кулларны чәбәклиләр)
Тәрәзәне ачтылар. (Тәрәзә ачу хәрәкәте ясыйлар)
Тып-тып-тып-тып-тып итә (Учка бармак белән сугалар)
Эре-эре тамчылар. (Кулларны аска, өскә хәрәкәтләндерәләр)
Тәрбияче: - Тылсымлы савытыбызга күз салыйк! Балалар, кар нишләгән? (кар эрегән, суга әйләнгән) Димәк, без язга булыша алдык. Табигатькә ямьле, җылы яз килде!