конспект Праздник "Сабантуй " .
учебно-методический материал (окружающий мир, старшая группа) по теме
Праздник "Сабантуй" - это татарский национальный праздник. Проводится по окончании посевных работ. Этот праздник любят и взрослые и дети. И в нашем детском саду мы проводим этот праздник. Это очень увлекательный и спортивный праздник. Я предлагаю вам краткий сценарий праздника.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 19.51 КБ |
Предварительный просмотр:
Сабантуй бәйрәме.
Мәйдан шарлар, флаглар белән бизәлгән.Колгаларда чиккән сөлгеләр, бүләкләр җилферди .Матур бию көенә балалар мәйданга уза.
1 бала: Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Әйдәгез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә!
2 бала: Сколько радости и счастья
Нам приносит этот час
Сабантуй- весенний праздник
И для взрослых и для нас.
3 бала:Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебездә.
Көрәшик тә , узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә!
4 бала: күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Җыр : “Сабан туе”.
Алып баручы: Сабантуй бәйрәмен ачып җибәрү өчен сүзне бакчабызның мөдире Рушания Илькамовнага бирәбез.
Алып баручы:Кадерле ,балалар! Хөрмәтле кунаклар!Сабантуйны башлап җибәрәбез.
5 бала: Сабан туе, сабан туе
Шундый кызык күңелле.
Ник чыкмаска көрәшергә
Мин соң егет түгелме?
Көрәш уеннары башлана.
6 бала:Кемнәр өлгер,кем җитез
Минем янга килегез.
Әйдә,карыйк ярышып-
Капчык киеп чабышып.
Капчык киеп чабу.
Алып баручы: Бәйрәм кунакларсыз булмый ич инде ул! Безнең Сабантуй бәйрәменә дә кунаклар килгән.
Аборигеннар биюе.
7 бала: Мактана дип уйламагыз,
Мин урынлы мактанам.
Чөнки менә бу чүлмәкне
Күрмичә дә ваталам.
Күз бәйләп чүлмәк ватыш.
8 бала:Кашык кабып йөгерәм дип
Мактанырга ашыкма.
Син менә йөгереп кара
Күкәй салып кашыкка.
Йомырка салган кашыкны авызга кабып йөгерү.
Алып баручы:Уеннар дәвам итә. Ә хәзер ат чабышларын башлыйбыз.
Балалар уенчык атларга атланып чабалар.
Алып баручы: Хәзер аркан тартышыйк,
Өлгерлектә ярышыйк!
Аркан тартышу.
Калош киеп чабу.
Обруч әйләндерү.
Скакалка сикерү.
Алып баручы: Хәзер, дуслар, әйдәгез,
Бии-бии әйләник.
Җырлап-биеп үтсен безнең
Сабан туе бәйрәме.
Концерт номерлары.
Үтеп китте Сабантуй.
Гөрләттек без мәйданны.
Җитезләр җиңеп чыкты.
Көчлеләр батыр калды.