"Кояш - безнең дустыбыз"
методическая разработка по окружающему миру (подготовительная группа) по теме
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын кояш системасы белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
МӘктәпкә хәзерлек төркеме балаларын кояш системасы белән таныштыру | 111 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат: Балаларны Кояш системасы белән таныштыру һәм башлангыч белем бирү. Галәм киңлеге турында күзаллауларын формалаштыру. Кояш һәм аның кеше тормышындагы роле (яктылык һәм җылылык чыганагы) турындагы белемнәрен камилләштерү.
Балаларның пространстволы күзаллауларын, хәтерләрен, сөйләм телләрен үстерү, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: “Солнечная система”плакаты, кояш һәм планеталар рәсемнәре, график – схема, рәсем – схема, “Файдасы – зарары” дид.уенына материаллар, төзү өчен җеп һәм таякчыклар, күрсәтмәлекләр.
Занятие барышы:
I Кереш беседа.
Тәрбияче: Балалар,табышмак әйтәм,нәрсә турында икән?
Зур алтын кыршау тәгәри
Көн саен һава буйлап.
Тупка да бик охшаган ул-
Кызганыч,булмый уйнап.
Балалар: Бу-Кояш.
Т-че: Дөрес, балалар. Ә Кояш турында кемнәр нәрсә белә?
Балалар җавабы.
II Яңа күнекмәләр бирү, таныштыру.
Т-че: Дөрес,балалар.Кояш турында әкият тыңлагыз әле.
Борын-борын заманла, әле без булмаганда яшәгән ди, булган ди Кояш. Аның 9 улы булган: Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Җир, Венера, Марс,
Меркурий һәм төпчеге Плутон икән. Алар барысы да Кояшка якын торырга теләгәннәр. Кайчакта сугышып та ала торган булганнар. Кояш бу хәлләрдән бик ялыккан ди. Уйлаган-уйлаган да, балалары арасында ярыш үткәрергә булган.
-Кем беренче минем янга килә,шул миңа иң якыны булачак,-дигән.
Уллары ярыша башлаганнар.(рәсемнәре куелып барыла).Меркурий беренче
булып килгән,аның артыннан Венера, аннары Җир, соңыннан Марс, Юпитер,
Сатурн, Уран, Нептун. Иң соңгы булып Плутон килгән.(Планета исемнәрен кабатлап әйтеп чыгалар)
Игътибар белән карагыз да, планеталарның охшаш һәм аермалы
якларын әйтегез әле.
Балалар җавабы.
Т-че: Кояш улларының һәрберсенә дә билгеле бер юлдан гына йөрергә кушкан.
Шуңа күрә күк йөзендә алар менә шулай урнашканнар.(плакат күрсәтелә).
Шулай итеп Кояш үз уллары арасында тәртип урнаштырган. Алар хәзер бик дус, тату булып яшәп яталар, ди.
Балалар, сезнең алда җеп белән таякчыклар бар. Шулар ярдәмендә Кояш фигурасын төзегез әле.
Балалар эше.
Т-че: Кояшны һәм нурларын нинди сызыклар ярдәмендә төзедегез?
Балалар җавабы.
Физкультминут
Кояш тирәли әйләнә
Галәмдә планеталар.
Тотып алып карар идем
Биектә икән алар.
Плутон- иң кечкенәсе
Аннан Меркурий була
Марс Җиргә якын планета
Аннан кала Венера.
Уран, Нептун һәм дә Сатурн
Аваздаш планеталар.
Кояш тирәли әйләнәләр
Мөгаен узышалар.
Юпитер дигән бик тә зур
Планета бар бит тагын
Артыннан калмый йөриләр
Иярченнәре аның.
Ә безнең үз планетабыз
Җирдә яшибез бергә!
Кояш өстән Җиргә карап
Яктыртып торсын гел дә.(хәрәкәтләр урында эшләнә)
III Белемнәрне камилләштерү.
Т-че: Шушы тугыз планетаның берсендә без яшибез. Кайсында дип уйлыйсыз?
Балалар җавабы.
Т-че: Дөрес,балалар. Җир планетасында гына тормыш өчен барлык шартлар бар:
Һава, су, җылылык, яктылык.
Әйдәгез әле, искә төшерик, Кояш безнең Җиребезгә ничек тәэсир итә икән?
Бездә нинди үзгәрешләр була?
Балалар рәсем-схема буенча сөйлиләр.
Т-че: Дөрес, булдырдыгыз. Әйдәгез әле, шушы ел фасыллары турында сөйләп китик. Хәзер нинди ел вакыты? Кем кыш турында сөйләп китә?
Балалар график-схема ярдәмендә һәр ел фасылындагы үзгәрешләрне тасвирлап чыгалар.
IV Белемнәрне ныгыту.
Т-че: Бик дөрес әйттегез. Кояш булганга гына Җиребездә шундый матур үзгәрешләр була. Сез ничек уйлыйсыз, Кояш нурлары зарарлы да була аламы?
Балалар җавабы.
Т-че: Булдырдыгыз. Әйдәгез, Кояш турындагы белемнәребезне, фикерләребезне “Файдасы-зарары” уены аша ныгытыйк.
Кояшның файдасын һәм зарарын чагылдырган рәсемнәрне елмаеп,усал итеп сүрәтләнгән Кояш фигуралары астына аңлатып куеп чыгалар.
Т-че: Кояш нуры күреп үсмәсәләр, балалар авыру булып үсәләр.Чөнки Кояш нурлары дәвалыйлар һәм кеше организмында үсү өчен кирәкле Д витаминын эшләп чыгарырга ярдәм итәләр.
Моңа ышану өчен тәҗрибәбез нәтиҗәсен карап китик. Ике савыттагы үсемлекләр турында нәрсә әйтә аласыз?
Балаларҗавабы. Т-че: Бик дөрес, балалар. Кояш булмаса үсемлекләр дә, хайваннар да, без дә булмас идек. Димәк, Кояш – безнең дустыбыз.
V. Йомгаклау.
Бүгенге занятиедә нәрсәләр белән таныштыгыз? Кояш турында нәрсәләр белдегез?
Балалар ңавабы.
Т-че: Булдырдыгыз. Занятиене җыр белән тәмамлыйк.
Җыр: ”Кояш—безнең дустыбыз”.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Светофор безнең дустыбыз
Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...
Светофор безнең дустыбыз
Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...
"Әкиятләр иленә сәяхәт" "Күңелле балачак" "Без табигать балалары" "ЗОЖ" "Урман безнең дустыбыз"
открытое мероприятие...
Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)
“Безнең дустыбыз- светофор” кыска сроклы проекты аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...
Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.
. Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү; . Бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту; . Балаларны туган телдә Һәм ...
Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.
Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү; . Бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту; . Балаларны туган телдә Һәм ...
"Светофор безнең дустыбыз"
Икенче кечкенәләр төркемедә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчэнлек...