Балаларны яз бәйрәмнәре белән таныштыру.
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме
Балаларны яз көне үткәрелә торган яз бәйрәмнәре белән таныштыру, гореф гадәтләргә йолаларга игтибар мтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
balalarny_yaz_byrmnre_beln_tanyshtyru.docx | 18.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Балаларны яз бәйрәмнәре белән таныштыру.
1 Табышмак: Боз һәм кар эрде, Көннәр озая,
Сулар йөгерде. Төннәр кыскара,
Елап елгалар, Бу кайсы вакыт?
Яшләр түгелде. Я, әйтеп кара? ( Яз )
Т: Дөрес балалар бу табышмак безнең яз фасылы турында.
Яз турында безнең бик матур шигырләребез дә бар. Менә шул шигырләрнең берсен мин сезгә укып китим әле.
Елгада бозлар кузгалды...
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлый
Ямле һәм күңелле яз!
Әйе балалар безнең хәзер нинди ел фасылы хөкем сөрә?
Б: Яз фасылы.
Т: Бик дөрес. Балалар без яз икәнен кайдан беләбез. Сез язның нинди билгеләрен беләсез?
Б: Күктән кояш карый башлый, көннәр җылына, көз көне җылы якка киткән кошлар туган якларга әйләнеп кайталар, гөрләвекләр ага.
Т: Дөрес балалар. Балалар язның өч ае бар нинди айлар әле ул әйдәгез искә төшереп китик әле?
Б: Март, апрель, май.
Т: Әйе безнең хәзер нинди ай әле?
Б: Март ае.
Т: Балалар без сезнең белән ямле яз турында сөйләшәбез.Яз безнең башка ел фасыллары кебек үк үзенә генә хас үзенчәлекләре белән ямле. Агачлар матур итеп бөре чыгара башлый урамнарга хуш исләрен таратып, урамнардан гөрләвекләр ага, елгаларда бозлар кузгала, җылы яклардан туган якларын сагынып кошлар кайта. Менә шундый ямле, матур яз көне безнең бәйрәмнәребез дә бар. Без сезнең белән ул бәйрәмнәрне үзебезнең бакчабызда да үткәрәбез. Менә мин сезгә шул бәйрәмнәр белән әзерәк таныштырып китәрмен.
Балалар яз аена аяк атлауга безне 8 март халык ара хатын кызлар көне көтеп тора без инде әниләребезне, дәү әниләребезне бу бәйрәм белән котлыйбыз.
Икенче бәйрәмебез безнең “яз бәйрәме”. Бу бәйрәмдә безнең ямле яз кызы турында матур шигырләр өйрәнеп сөйлиләр, яз килүенә барлык җихан шатлана, кошлар, җәнлекләр барысы да куаныша. Балалар тау башлары кардан арчылып җир күренгәч урамга уйнарга чыгалар. Әйдәгез без дә сезнең белән бер ял итеп алабыз.
Канат кагып ерактан,
Кошлар кайтты көняктан.
Тамчы тама тып та тып,
Булмый аны туктатып.
Зәңгәр күктә кояш балкый,
“Тышка чык” дип безне алдый.
Сикергеч туп кулга алыйк,
Сикереп уйнап алыйк.
Яз бездә озак тормый,
Җәй килер җырлый-җырлый.
Т: Язның тагын бер бәйрәме ул “боз озату” бәйрәме икән. Нәк менә шушы вакытта Боз озату бәйрәмен каршылаганнар. Анда биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Боз озату бәйрәме бик күңелле бәйрәм булган. Кешеләр бу бәйрәмгә берничә көн алдан әзерләнгәннәр. Кешеләр иң матур киемнәрен киеп боз акканын карарга елга буйларына төшкәннәр. Бу бәйрәм атна буена сузылган. Олылар боз акканына карап җәйнең ничек булачагын юраганнар.
Анда шулай ук матур шигырләр укылган:
Челтәрле күпер астында
Ак чиләгем күмелде.
Без дә уйныйк күл буенда,
Су буйлары күңелле.
Менә шулай су буенда боз акканын карап бәйрәм иткәннәр.
Т: Балалар бу безнең нинди бәйрәм булды инде?
Б: “Боз озату” бәйрәме.
Язның тагын бер бәйрәме ул безнең “Нәүрүз бәйрәме” Без сезнең белән бу бәйрәм турында ишеткәнебез бар. Бу бәйрәмне дә барча кеше бергә җыелып матур итеп бәйрәм иткәннәр. Малайлар кызлар матур шигырләр сөйләгәннәр.
Кызкайлар, дускайлар,
Эшегезне ташлагыз,
Бәйрәмгә ашыгыгыз.
Шулай ук яз турында җырлар җырлаганнар, бер кызны Нәүрүзбикә итнп киендереп керткәннә ул шулай кешеләргә бәйрәмгә дәшеп йөргән. Шулай ук матур матур уеннар да уйнаганнар әйдәгез әле без дә сезнең белән Нәүрүз бәйрәмендә уйнала торган бер уен уйнап алыйк әле.
Уент “Түбәтәй” дип атала. ( Түбәтәй тәрбиячедә музыка киткәч балалар кәләпүшне бер берсенә бирәләр музыка беткәч түбәтәй кемдә кала аңа җәза бирелә).
Т:Шулай итеп бу бәйрәмебез нинди булды инде?
Б: “ Нәүрүз” бәйрәме.
Т: Чираттагы яз бәйрәме безнең “ Карга боткасы” безнең бу бәйрәмне шулай ук ишеткәнебез бар без бу бәйрәмне хаттә бакчабызда үткәрдек шулай бит?
“Карга боткасы” бәйрәмен бөтен авыл халкы бергә җыйналып бәйрәм итә торган булган. Бергәләп күңел ачканнар уйнаганнар җырлаганнар. Ахырдан барысы бергә утырып, ботка ашаганнар. Ә менә сез бу бәйрәмнең каян килеп чыкканын беләсезме?Хәзер әйтәм борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ди. Алар язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.
Бу бәйрәмнең тагын бер кызык үзенчәлеге балалар төрледән төрле матур шигырләр сөйләп өйдән әйгә кереп ахырдан ашый торган ботка өчен ярмалар җыеп йөргән
Өйдәме түтәй
Бир зинһар күкәй
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй
өй хуҗалары балаларга ярмалар күкәйләр тәм-томнар әзерләп аларны көтеп торганнар.
Бәйрәм ахырында шушы ярмалардан ботка пешерелә тәмләп ботка ашыйлар шуннан матур теләкләр теләнә.
Т:Балалар монысы безнең нинди бәйрәм булды инде?
Б: “Карга боткасы” бәйрәме.
Т: Әйе балалар без сезнең белән балалар яз көне уздырыла торган бәйрәмнәр белән танышып киттек.
Сезгә ошадымы?
Б: Әйею
Т: Бүгенгә шөгылебез тәмам молодцы!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"
Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...
Дәрес-конспект: “Балаларны төрле халыкларның декоратив-гамәли сәнгате белән таныштыру.”!
МАКСАТ: ХАЛЫК ИҖАТЫНА КЫЗЫКСЫНУ, ТӘРБИЯЛӘҮ....
Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру.
Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, бүлмә гөлләренең исемнәрен истә калдыру....
“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!” Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...
“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”
Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....
Презентация. 1 нче кечкенәләр төркемендә балаларны шәхси гигиена әйберләре белән таныштыру
Шәхси гигиена...
Мәкалә "Балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру».
quot;Балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру». Балалар бакчасы чоры мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынуын формалашу өчен иң уңайлы чор булып санала. Бу балала...