Проект "Судагы балыклар"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме
Настоящий проект посвящен теме рыб. Призван дать детям возможность наблюдать за рыбками в воде, их повадками и привычками. А также позволяет создать возможности для развития творческих способностей детей на основе результатов их наблюдения.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sudagy_balyklar.doc | 63 КБ |
Предварительный просмотр:
Яр Чаллы шәһәре “69 нчы Салават күпере” балалар бакчасы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
ПРОЕКТ
Тема: “Судагы балыклар”.
Төркем җитәкчесе
Гыйзетдинова Рәмзия Билал кызы
Максат:
- Балаларны судагы балыкларны күзәтергә өйрәтү, алар турында белемнәрен арттыру.
- Балаларның иҗади башлангычларын һәм активлыкларын чагылдыру өчен мөмкинлекләр тудыру.
Бурычлар:
- Судагы балыкларың тышкы кыяфәтләрен, ничек йөзүләрен күзәтү.
- Сулыкларны саклау, чиста тоту, аларга ихтирамлы караш тәрбияләү.
- Күзаллау юлы белән кешеләрнең табигать белән бәйләнешен чагылдыруда балаларның иҗади башлангычларын булдыру.
- Кабул ителгән мәгълүматны иҗадилык юлы белән яңадан үзгәртеп корырга өйрәтү.
- Үзлекләреннән балыкнын тышкы кыяфәтен кабатлаган предметларны ясаганда иҗади активлыкка этәрү.
Проектның төре: иҗади тикшерү.
Тормышка ашыру вакыты : 1 ай.
Эш этаплары | Тәрбияче эшчәнлеге | Балаларның эшчәнлеге |
1 этап - әзерлек | - Балыкларны күзәтү. Суның балыклар тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә үткәрү. - Балалар белән “Алтын балык”әсәрен уку. - Тәҗрибәләр ясау. Суга кадак, таш, агач, пенопласт салып карау, кайсы бату-батмавын ачыклау. - “Көймә йөздерү”, “Яр-су”, “Бата-батмый” уеннарын уйнау. | - Өйдә әти-әниләр белән балыклар төшкән рәсемнәрне карау. - “Хайваннар дөнь- ясында”, “Тере табигать “ һ.б. экологик телевизион тапшырулар карау. - Оригами, пластилин һәм кисеп ябыштыру ярдәмен- дә балыклар, көймәләр ясау. |
2 этап --төп | - Балык һәм көймә, балык һәм калкан, балык һәм йөзү костюмы чагыштырма эскизларын һәм ясай алымы техникасын сайлауда булыша. | - Чагыштырма рәсемнәрне ясыйлар. |
3 этап соңгы | Презентациягә әзерли | - Үзенең рәсемнәрен күрсәтә. |
Нинди генә балыклар юк дөньяда! Аларның яшәү рәвешен күзәтү безгә бик кызык. Балыклар ешрак озынчарак, очлаебрак торган формага ия, бу аларга суда тиз хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә. Балыкларның күпчелеге койрыкны хәрәкәткә китерү сыйфатын да файдалана, ә үз хәрәкәтләре белән, койрык һәм йөзгечләр ярдәмендә идарә итәләр. Кешеләр дә шуңа охшатып озынча, очлаеп торган көймәләр ясыйлар, ә ишкәкләр белән тизрәк йөзәргә һәм юнәлеш бирергә ярдәм итәләр.
Икенчедән балыклырның гәүдәләре бик шома, бу сыйфат аларга тиз йөзәргә ярдәм итә. Кешеләр моңа карап йөзү костюмнарын да бик шома итеп ясыйлар, ә аякларына ласты кияләр, бу да йөзгеч ролен үти һәм су астында тизлекне арттырырга ярдәм итә.
Балыкларның гәүдәсе тәңкәләр белән капланган. Алар берсе өстендә берсе урнашкан һәм балыкны җәрәхәтләрдән саклый. Кеше дә балыкларның бу сыйфатларын үз файдасына кулланганнар – борынгы заманда саклану өчен сугыш киеме, кольчугалар, кигәннәр.
Тезелеп киткән тәңкәләр рәвешендә муенсалар, бизәнү сумкалары, акча янчыклары да балыкларның тәңкә формасын кабатлыйлар.
Без балыклар формасына охшатып көймәләр ясадык
Табигать бер зур могҗиза икән ул. Аның һәр әйберсе юкка гына ясалмаган, һәр сыйфаты үз ролен үти. Ә без, кешеләр, табигатьне күзәтеп, аның мөмкинлекләреннән файдаланабыз.
“Су – яшәү чыганагы”.
1.Танып белү,күзаллау киңәйтү проекты.
2. Дәвамлы проект (бер ел)
- 3. Проектның максаты: Балаларның иҗади башлангычларын һәм активлыкларын чагылдыру өчен мөмкинлекләр тудыру.
Иҗади үсешнең нигезе буларак, физик тәҗрибәләр, географик күзаллаулар аркылы мәктәпкәчә яшьтәге балаларда дөньяви карашларны формалаштыру өчен шартлар тудыру.
Бурычлар:
1.балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;
туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сүзлек хәзинәсен баету;
дөньяны танып-белүгә кызыксынучан-сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү;
2. акыл эшчәнлеген анализлау, синтезлау, чагыштыру, гомумиләштерү ысулларын куллану;
3. балаларның шәхесен рухи, интеллектуаль , физик яктан ныгыту, тәҗрибәләр ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне формалаштыру.
Актуальлек.
Матдәләрнең физик үзлекләрен яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аңлаешлы, гади итеп, фәнгә нигезләп үз ана телендә уеннар аша аңлату мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хәзерге заман яшәү шартларына әзерләүдә актуаль адым булып тора.
Гади генә фәнни тикшеренүләр, тәҗрибәләр, күзәтүләр алып бару балаларның зирәклеген, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерә, әйләнә-тирәгә кызыксыну уята. Шулай итеп, кечкенә ачышлар ясала, аларга карата соклану формалаша. Баланың киләчәккә омтылышы ныгый.
Проектның тормышка ашыру юллары.
Ата-аналарны анкеталау.
Ата-аналар белән әңгәмә. “Гыйльми-табигый күзаллау балага нәрсә бирә?”
Гаилә белән елның төрле вакытында туган төбәкнең чишмәләрен, елга, күлен күзәтү.
Иҗади эш: бергәләп күзәткәннәрне рәсемгә, фотога, видеокамерага төшерү, әкиятләр уйлап чыгару.
Телевизион тапшырулар карау:
1.“Дөнья тирәли сәяхәт”
Өйдә балалар белән бергәләп гади тәҗрибәләр ясау.
Эш этаплары | Тәрбияче эшчәнлеге | Балаларның эшчәнлеге |
1 этап - әзерлек | - Суның тере табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуын ачыклау, аның гади үзлекләрен аңлату, суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләү, сулыкларны саклау.Балыкларны күзәтү. Суның балыклар тормышындагы әһә-мияте турында әңгәмә үткәрү. - Балалар белән “Алтын ба-лык”әсәрен уку. - Тәҗрибәләр ясау. Суга кадак, таш, агач, пенопласт салып карау, кайсы бату-батмавын ачыклау. - “Көймә йөздерү”, “Яр-су”, “Бата-батмый” уеннарын уйнау. | - “Тамчыкайның Лилия белән шаярулары” 57 бит “Табигатьнең сафлыгы-күңелеңнең пакьлеге” Өйдә әти-әниләр белән балыклар төшкән рәсемнәрне карау. - “Хайваннар дөнь- ясында”, “Тере табигать “ һ.б. экологик телевизион тапшырулар карау. - Оригами, пластилин һәм кисеп ябыштыру ярдәмен- дә балыклар, көймәләр ясау. |
2 этап --төп | - Балык һәм көймә, балык һәм калкан, балык һәм йөзү костюмы чагыштырма эскизларын һәм ясай алымы техникасын сайлауда булыша. | - Чагыштырма рәсемнәрне ясыйлар. |
Эш этаплары | Тәрбияче эшчәнлеге | Балаларның эшчәнлеге |
1 этап - әзерлек | - Балыкларны күзәтү. Суның балыклар тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә үткәрү. - Балалар белән “Алтын балык”әсәрен уку. - Тәҗрибәләр ясау. Суга кадак, таш, агач, пенопласт салып карау, кайсы бату-батмавын ачыклау. - “Көймә йөздерү”, “Яр-су”, “Бата-батмый” уеннарын уйнау. | - Өйдә әти-әниләр белән балыклар төшкән рәсемнәрне карау. - “Хайваннар дөнь- ясында”, “Тере табигать “ һ.б. экологик телевизион тапшырулар карау. - Оригами, пластилин һәм кисеп ябыштыру ярдәмен- дә балыклар, көймәләр ясау. |
2 этап --төп | - Балык һәм көймә, балык һәм калкан, балык һәм йөзү костюмы чагыштырма эскизларын һәм ясай алымы техникасын сайлауда булыша. | - Чагыштырма рәсемнәрне ясыйлар. |
3 этап соңгысы | Презентация | “Су – яшәү чыганагы (блиц - турнир) |
Төрләре | Тәрбияче эшчәнлеге | Балаларның эшчәнлеге |
Шигырьләр | Бари Рәхмәт “Су” (31бит) Җәвад Тәрҗеманов “Йомшак су, йөгерек су” (88 бит) Әхмәт Исхак “Чишмә” (59бит) Әзһәр Габиди “Чишмә” (217бит) Дамир Гарифуллин “Көмеш чишмә” (217бит) Касыйм Тәхау “Үсегез, җиләкләрем” (138 бит) Шәүкәт Галиев “Корыда яуган яңгыр” (139) Резеда Вәлиева “Яңгыр, яу” (198бит) Гасыйм Лотфи “Тамчы” (190 бит) Шәүкәт Галиев “Бозны кем алган” (230бит) |
Табышмаклар | 1.Исе юк, төсе юк Аннан башка тормыш юк. (су) 2. Нәрсәне кулда тотып булмый? (суны) 3. Ат түгел – чаба Урман түгел – шаулый. (гөрләвек) 4. Чит - чите таллык, Уртасы - сазлык Керсәң батарсың, Чыгалмый ятарсың. (күл) 5. Җепсез тегелә, Кайчысыз өзелә (болыт) 6. Башы тауда, Аягы диңгездә (елга) 7. Ага, ага – агып бетәлми. (елга) 8. Бормалы дип тормады, Юл ярды, арымады, Ияргән туганнарын Үзеннән калдырмады. (елга, инешләр) 9. Төнлә туак, Үләнгә куна Таңда тона, Көнне күрсә, юк була. (чык) 10. Килделәр агайлар балтасыз, Ясадылар күпер тактасыз. (су өстен боз каплау) 11. Таудан туа, диңгезгә куа (чишмә) |
Тизәйткеч | Су буенда була торып Суга сусатмасана |
Мәкальләр | 1.Урман белән су – кырның күрке. 2.Утка салсаң, утта янмый, Суга салсаң, суда батмый. 3.Суга төшкән чебеш кебек. 4.Сыйлаганда су эч. 5.Суда көймә эзе беленми. 6.Су чокырга җыелыр. 7.Тирән елга тавышсыз ага. 8. Инеш баштан болганыр. 9. Төпсез чиләктә су тормый. 10. Бер болганмый су да тонмый. 11. Кар күп булса, иген уңар. 12. Кышкы кар – көзге икмәк. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация Балыклар.
Балыклар....
Презентация "Аквариумда яшәүче балыклар"
Балыклар темасын үткәндә куллану өчен презентация....
Уртанчылар төркеме балалары өчен рәсем шөгыле конспекты: «Аквариумдагы балыклар»
Максат: Традицион булмаган техник алымнар кулланып, балаларның рәсем ясау осталыгын формалаштыру....