Бүлмә гөлләре
творческая работа учащихся (окружающий мир, младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Балар белән "Бүлмә гөлләре" дигән бер айга эшләнелгән проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bulm_gollre.docx146.39 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Беренче

кечкенәләр төркемендә

“Бүлмә гөлләре” дигән темага

бер айга эшләнгән проект 

                                              Тәрбияче: Гайфуллина А.Ш.

2011 ел

Проектның этаплары:

  1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
  2. Проектның план-схемасын төзү.
  3. Кирәкле материаллар туплау.
  4. Проект белән эшләү.
  5. Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.

Проектның максаты

  1. Балаларга таныш булган бүлмә гөлләрен күрсәтү , ачыклау.
  2. Аларның(гөлләрнең) яфраклары, сабаклары, чәчәкләренең өске өлештә булуы, ә тамырларының балчык астында булуы турында аңлату.
  3. Гөлләргә үсү өчен яктылык, су кирәклеген төшендерү.
  4. Аларны һәрвакыт читартып, тузаннарын сөртеп кадерләп торырга кирәклеген аңлату, соклану хисе уяту.

План-схема

1

Март

Балалар белән берничә бүлмә гөлен алып чагыштыру уздырдык, мәсәлән: ( Роза гөле белән Лилия гөлен) охшаган яклары бармы юкмы?

2

Март

Гөлләрнең яфраклар,сабаклары,чәчәкләренең өске өлештә булуы, ә тамырларының балчык астында булуы турында үзләре тотып, эшләп карап аңладылар.

3

Март

Гөлләрнең тузаннарын сөртү, төпләрен йомшарту, төпләрен карап су сибәргә өйрәнү, аларны һәрвакыт яратып үстерү теләге уяту.

4

Март

Ай ахырында һәр бала үзеләренең яраткан гөлләре турында матур шигырләр, җырлар өйрәнделәр.

Ничек итеп балаларда үсемлекләргә (гөлләргә) карата мәхәббәт тәрбияләргә?

Г.Альмираның  “Бүлмә гөлләрем” шигыре

Бүлмәләрдә гөлләр үсә ,

Тәрәз төбен тутырып.

Без тырышып караганга.

Утыралар чәчәккә чумылып.

Безнең өчен чәчәк ата,

Утырткан гөлләребез.

Шундый матур булган өчен,

Сөенә күңелләребез.

Барлык балалар да – оста бакчачылар. Алар кызыксынучан, барлык яңа үзгәрешләрне яраталар  , күрәләр, аларга балчык пычырану эшләре  үзләренә бер рәхәтлек бирә. Шуның өчен балалар  сезнең  янга килеп булышырга ярдәм итәргә теләсәләр аларга беркайчан да” бар кит әле пычранып йөрмә”  дип әйтергә ярамый. Без үзебездә балчык эше эшләгәндә пычранмыйча калмыйбыз бит , эш беткәчюынабыз.Балалар да шулай ук аларны да үзегез белән бергә юындырып була. Безнең балалар да бик теләп безнең белән бергә гөлләр карау эшендә катнаштылар. Мин үзем бер дә үкенмим алар үзләре эшләгәнлек белән өйрәнгән эшләгән эшләрен онытмыйлар, киресенчә тагы да күберәк белергә телиләр.Балалар табигать шөгыльләре вакытында гөлләрнең тузаннарын сөрттеләр, төпләрен йомшартырга ярдәм иттеләр, сулар сибештеләр. Бу бер ай эчендә уздырган “Бүлмә гөлләре “ дигән проекттан соң да балалар гөлләргә карата безгә караганда да игътибарлырак булып калдылар. Мәсәлән: “бу гөлнең төбе кипкән” яки “апа менә яфрагы саргайган” дип шул арада килеп әйтә торган булдылар. Бүлмә гөлләреннән кала без көздән туфрак алып калып язга таба бакчага утыртасы чәчәкләрнең үсентеләрен дә тәрәзә төпләрендә үстереп чыгарабыз . Бу эш алар өчен бигрәк тә кызыксыну уята чөнки, кап-кара туфракта берничә көннән ямь-яшел үсентеләр тишелеп чыга, бу бит алар өчен чын могҗиза.

Иң беренче чиратта өлкәннәр шуны онытмаска кирәк безнең өчен кечкенә генә бер савыт балчык, үсенте булса ул 2-3 яшьлек бала өчен алай түгел.Бала 2-3 яшьлек булса да, ышаныгыз сезгә бәләкәй генә булып күренгән җир, бала өчен зур дөнья. Шуңа күрә кечкенә генә бакчасы бала өчен, зур билгесез җиргә караганда матуррак һәм якынрак булып тоела.

Балаларда эшкә карата кызыксыну уятыгыз, үсемлекләрне, гөлләрне нинди шартларда үстерәсе, аларга ничек итеп җайлы урын сайлыйсы икәнен сөйләгез. Гөлләрнең нәкъ кешеләр шикелле үк сусыз, җылысыз, яктысыз тора алмаганнарын аңлатыгыз. Гөлләр утыртырга урын сайлаганда игътибар итегез, бакча балалар эшләргә уңайлы һәм җайлы , шул ук вакытта олылыр да бакча артыннан яхшы күзәтерлек булсын. Җирне үсемлек яки гөлләр утыртырга әзерләү балалар өчен бик кызыклы күренеш, чөнки аларга рәхәтләнеп пычырану бик сирәк тия, әле биргәк тә әти-әниләренең рөхсәте белән. Безнең киләчәгебез безнең балаларыбыз кулында шуны онытмаска кирәк, аларга үзебезнең игътибарыбызны, назлы сүзебезне, җылы кулыбызны, йомшак кочагыбызны беркайчанда казганмагыз.

Балалар белән уздырган “ Бүлмә гөлләре” дигән шөгыльебезне тәкдим итәбез.

Тема: Бүлмә гөлләре. (кечкенләр төркеме)

Максат:Балаларны бүлмә гәлләре белән таныштыру, гөлләр  үстерүгә карата кызыксыну уяту, өлкәннәргә булышырга,гөлләргә су сибәргә, яфракларындагы  тузаннарны сөртергә өйрәтү.

Ярдәмлек: табигать почмагындагы гөлләр, тузан сөртү өчен чүпрәкләр, лейка, гөлләр төбе йомшарту өчен җайланма.

Барышы: Балаларны табигать почмагына алып киләбез, табигать почмагында таныш гөлләр.

         Зыя Мансурның “Кызыл гөлләр” шигыре.

                    Иркәләп, сөеп сөелеп,

                    Иртән саф сулар сибеп,

                    Үстердек кызыл гөлләр,

                    Сокланып үпте җилләр,

                     Бергә-бергә гөрләшеп,

                     Гөлләр аңкып үстеләр,

                     Күбәләкләр аларны

                     Кочып-кочып үптеләр.

 Тәрбияче: Рәхмәт. Балалар, шигырьдән аңлашыладыр, без бүген бүлмә гөлләре турында сөйләшәбез. Бүлмә гөлләрен  чүлмәкләргә утыртабыз, алар  тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Әйтегез әле, балалар безнең табигать почмагында нинди гөлләр үсә?

 Балалар:, Яран гөл, лилия, роза гөле, пальма (без шулай атыйбыз).

 Тәрбияче:  Балалар, пальма гөле нәрсәгә ошаган?

 Балалар: Агачка.

 Тәрбияче: Ә лилия нинди чәчәк ата?

 Балалар: Ак чәчәк.

 Тәрбияче: Яфраклары нинди, нинди төстә?

 Балалар:  Яшел, зур, киң.

 Без аларны юеш чүпрәк белән сөртәбез, алар һәрвакыт чиста, ямь-яшел булып үссеннәр.

 Тәрбияче: Әйе, сез гөлләрнең чисталык , дым, яктылык яратканын  беләсез инде. Аларны тәрбияләп торырга кирәк, аларга су сипмәсәң, алар үпкәлиләр. Ә сез балалар гөл чәчәкләрен яратасызмы? Нинди төсләрне яратасыз?

 Балалар: Зәңгәр,кызыл, ак, сары.

 Әйдәгез без сезнең белән “Зәңгәр чәчәк” уенын уйнап алабыз.

                         Юл читендә зәңгәр чәчәк

                         Якты нурлар тарата.

                         Безнең кызлар һәм малайлар

                         Зңгәр чәчәк ярата.    ( Уен берничә кат кабатлана.)

Балалар тарафыннан өйрәнелгән шигырьләр, җырлар.

1 бала:Болында, болында,

            Ал чәчәкләр үсәләр.

           Ал чәчәкләрне тирбәтеп

           Җылы җилләр исәләр.

Балалар күмәкләшеп гөлләрем җырын башкаралар.

ГӨЛЛӘРЕМ

Мирһади Разов сүзләре          Виталий Агапов көе

1.Тамчы гөлем, яран гөлем,

Өебез бакча төсле.

Үзем үстерәм иркәләп,

Чәчәкләре хуш исле.

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып,

Уйнар идем арагызда,

Күбәләк булып очып.

2.Кояшка таба үрелә

Тәрәзәдән гөлләрем,

Сулар сипсәм, сөенәләр,

Беләм гөлләр телләрен.

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып,

Уйнар идем арагызда,

Күбәләк булып очып.

3.Әниемнең, әтиемнең

Көтәм туган көннәрен,

Бүләк булып чәчәк аткан

Минем матур гөлләрем.

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып,

Уйнар идем арагызда,

Күбәләк булып очып.

 

                           Әни гөлләре.       Нур Гайсин.

2 бала:Әни утыртты гөлләр,

          Алар үсә зур булып.

           Утыралар ямь биреп,

              Бөтен өебезне тутырып

3 бала:Мин аларга су сибәм,

       Яки иртән, я кичен.

     Әниемә булышам,

      Эше азайсын өчен.

4 бала:Хуш исле нәфис гөлләр,

    Үсәләр биек булып.

       Утыралар ямь биреп,

          Бөтен өебезне тутырып.

Үзебезнең гөлләр         Г.Альмира  

5 бала:                                              6 бала:

Шигырьләр өйрәндек,

Җырлар җырладык.

     Кадерле, матур,

Гөлләргә багышлап.

Бүген генә дә,

Иртәгә генә дә,

Түгел инде без.

Карабыз сезне

Гел дә үзебез.

7 бала:Апаларга рәхмәт,

           Өйрәттеләр безне.

               Матурлыкны күреп,

    Сөяргә сезне.

Балалар гөлләрненң тузанын сөртергә ярдәм итәләр.

Гөлләрнең төпләрен йомшарталар

Су сибәләр

Саргайган яфракларын алалар