Игенче һөнәре
учебно-методическое пособие по обучению грамоте (средняя группа)
Балалар бакчасында 4-5 яшьлек балалар өчен ачык дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
igenche_honre.doc | 47 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Аксубай районы
Иске –Ибрай балалар бакчасы.
Тема: Игенче һөнәре. ( Зурлар төркеме өчен ачык дәрес эшкәртмәсе.)
Тәрбияче: Сөләйманова Рәзилә Вызыйх кызы
Игенче һөнәре.
Максат: Балаларның игенче хезмәте турындагы белемнәрен
баету. Игенче хезмәтенә кызыксыну уяту. Хөрмәт тәрбияләү.
Ярдәмлек: нооутбок, авыл хуҗалыгы машиналарының эшен күрсәткән рәсемнәр, башаклар, тегермән, паднос.
Дәрес барышы.
Тәрбияче. Исәнмесез балалар! Балалар бүген бездә кунакта тәрбияче апаларыгыз. Алар безнең бүгенге шөгылебездә катнашалар. Шуңа күрә сез аларга игьтибар итмәгез.
Балалар сез әзерме?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Шөгылебезне башлыйбыз. Игьтибар белән тыңлагыз
әле. Бер табышмак әйтәм.
Үзе түгәрәк
Урыны түрдәрәк
Эче тулы күзәнәк
Әчкелтем дә, төчкелтем.
Бар нәрсәдән кадерле.
(Икмәк)
Тәрбияче. Әйе балалар икмәк. Менә бүгенге шөгылебездә безнең максатыбыз икмәкнең табынга килеп эләкәнче, икмәк ничек
үстерелә, ничек итеп бөртектән икмәк пешерелә, шулар турында сөйләшербез.
Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк –ил тоткасы ул. Икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап халкыбыз. Икмәксез алтын тавы башында ачка үлүең бар дигән. Димәк, кеше ипине алтын- көмеш кыйммәтле ташлардан да өстен куйган.
(Нәни кызчык килеп керә.)
Нәни кызчык. Исәнмесез балалар. Мин кая килеп эләктем?
Тәрбияче.Балалар бакчасына.
Нәни кыз. Мөмкинме мин дә сезнең янда бераз утырырга.
Тәрбияче. Утырсынмы балалар?
Балалар. Утырсын.
Тәрбияче. Балалар икмәк безнең табыныбызга нинди юллар
белән килә?
Нәни кыз. Мин беләм. Икмәк агачта алмалар үскән кебек асылынып үсә. Шуннан җыеп алаларда кибеткә китереп саталар.
Тәрбияче. Балалар нәни кызчык белеп сөйлиме?
Балалар. Юк.
Нәни кызчык. Ничек юк! Минем үземнең күргәнем бар. Мультфильмнарда икмәк агачта үсә.
Тәрбияче. Син утырып тыңлап тор. Әйтегез әле балалар?
Кышын икмәк үстерү өчен безнең игенчеләребез нәрсә эшлиләр?
Балалар. Кырда кар тоталар.
Тәрбияче. Ничек уйлыйсыз, кар тоту нәрсә өчен кирәк?
Балалар. Җиргә дым күбрәк сеңсен өчен күп булып, ашлык уңсын
өчен.
Тәрбияче. Ә яз җиткәч нинди эшләр башкарыла?
Балалар.- Тракторлар җир сукалыйлар.
-Җир йомшак булсын тырмалыйлар.
-Йомшак җиргә орлык чәчәләр.
Тәрбияче. Язгы эшләр турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?
Балалар. Язгы көн ел туйдыра. Сабанда сайрашмасаң , ындырда
ыңгырашырсың.
Тәрбияче. Балалар язгы чәчүләр чәчелеп беткәч, нинди бәйрәм
уздырыла?
Балалар. Сабан туй.
Тәрбияче. Бик дөрес балалар. Ә менә җәй көне басуда нинди
үзгәрешләр була?
Балалар. Ашлыклар өлгерә.
Тәрбияче. Табышмак әйтә.
Ура суга җилгәрә
Үзе төяп җибәрә.
( Комбайн)
Тәрбияче. Әйе балалар комбайн ашлыкны ура, суга. Ә машиналар
аны кая илтәләр? Машиналар бөртекне ындыр табагына илтәләр.
Ә анда ашлыкны чистарталар һәм дәүләткә, элеваторларга илтеп
тапшыралар. Бу турыда халкыбыз:” Басудагысы икмәк түгел, амбар
дагысы икмәк “- дигән. Аннан соң тегермәнгә алып барып бөртектән он ясыйлар Һәм шуннан соң гына безнең әниләребез, әбиләребез ипи пешерә.
Халкыбыз игенче хезмәтен мактап, төрле мәкаль һәм әйтемнәр
әйткән. Кем эшләми - шул ашамый.
Җәй эшләсәң - кыш ашарсың.
Эше барның - ашы бар.
Тәрбияче. Әйе балалар бик дөрес әйттегез.
Тәрбияче. Балаларга бөртекне күрсәтә һәм сорый. Балалар сез бөртекнең кайда яшәгәнлеген беләсезме?
Балалар. Башакта.
Тәрбияче. Әйе балалар бодай бөртекләре башакта яши. Менә хәзер мин сезгә башаклар эләшеп чыгам. Бөртекләрнең өйләрен
җентекләп карагыз әле, һәм өйләре-башактан аралап карагыз әле.
Балалар. Бөртекләрне башактан алалар.
Тәрбияче. Нәтиҗә ясый. Димәк бодай бөртекләре, башакта яши.
Башак бөртекләрдән тора.
Тәрбияче. Балалар менә без хәзер сезнең белән бодай бөртекләре ничек итеп онга әверелүләрен карап үтәбез.
Балалар менә борынгы чорларда онны кул тегермәне белән
ясаганнар. Менә мин сезгә әби- бабайларыбыз ысулы белән бөртектән он ясап күрсәтәм. Менә бу кулдан ясалган тегермән.
Бөртекне уртага салганнар, һәм кул белән әйләндергәннәр.
Менә шушы ярмадан ботка, ә оныннан икмәк пешереп ашаганнар.
Аларның ипиләре һәрвакыт кара төстә булган. Чөнки бөртектән
кабыгын аера алмаганнар.
Менә хәзерге тегермәннәрдә көрпәсен һәм онын төгәл аералар.
Бер стаканда көрпә. Менә монысы бодай бөртекләренең кабыгы
көрпә дип атала.
Икенче стаканда: Бодай бөртегенең үзәге аксым өлеше, он була. Менә шушы оннан, без икмәк камыр ризыклары пешереп ашыйбыз.
Онны ничек камырга әйләндерәләр? Моның өчен бер савытка су
саласың , тоз саласың, дражи саласың һәм бутап, балаларга күрсәтеп чыгасың. Шушы камыр күпереп чыккач, әвәләп ипи
пешерә торган калайларга салалар. Аннан мичкә тыгалар.
Нәни кызчык. Балалар бүген мин сездә бик күп белем алдым.
Сез бик күп беләсез икән. Рәхмәт сезгә. Ул мин уйлаганча, икмәк агачта үсми икән. Ипи безнең табыныбызга килеп эләккәнче бик катлаулы юл аша килә икән. Мин инде хәзер ипине тагында кадерләп кенә ашармын. Рәхмәт сезгә балалар. Саубулыгыз.
Физ- минут.
Тәрбияче. Балалар ипи мичтә пешә торсын, ә без сезнең белән
ипикәебезгә багышланган җырыбызны, шигырьләребезне, сөйли торыйк. Игенче җыры.
Шигырьләр: М.Гөлия.
Н. Чулпан.
К.Фәния.
А. Ләйсән. Һәм Эдик.
Тәрбияче. Менә балалар безнең ипиләребез пеште.
Берсе ак ипи, икенчесе кара ипи. Хәзер ипикәйләрнең сый -фатларын аерып карыйк әле? Балалар ипиләрне кабып карыйлар.
Нәтиҗә: Ак һәм кара ипи түбәндәге сыйфатлары белән аерыла.
Төсе, тәме, кара ипи әчкелтем.
Тәрбияче. Балалар менә сез бүген алган белемнәрегездән чыгып
әйтегез әле? Менә бу ипи ни өчен ак, ә менә монысы кара?
Балалар. Ак ипи ак оннан ясалган. Ә кара ипигә бераз көрпәләредә кушыла.
Тәрбияче. Балалар без бүгенге шөгылебездә гади бөртекләрнең
икмәккә әверелү юлын өйрәндек. Күрдегезме, балалар ,хуш исле
икмәк табынга килсен өчен, күпме кеше ел буена никадәр хезмәт
куя! Сез инде ашаганда икмәкне әрәм-шәрәм итмичә, кадерләп кенә тукланырсыз дип ышанам. Балалар барыгызда молодцы , актив катнаштыгыз. Рәхмәт үзегезгә.
Тәрбияче. Әйдәгез бераз ял итеп.
“ Ак калач” уены уйнап алабыз.
Татарстан Республикасы Аксубай районы
Иске –Ибрай балалар бакчасы.
Тема: Игенче һөнәре. ( Зурлар төркеме өчен ачык дәрес эшкәртмәсе.)
Тәрбияче: Сөләйманова Р. В.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
“Сөмбелә бәйрәме!”Ал. бар. Бар кунеллелек ботен доньяда бар бер ямь буген Нэрсэдэн бу мин бе...