сценарий выпускного утреника для татарской группы
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа)
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Чыгарылыш кичәсе сценарие 2024 ел.
(Лилия Разифовна и Ландыш Анваровна музыка астына керэлэр залга.)
А. баручы 1: Хәерле көн, безнең хермэтле эти- энилэр!!
А. баручы 2: Хәерле көн, онытылмас бәйрәмебез кунаклары!
А. Баручы1: зал тантаналы рәвештә матур итеп бизэлгэн. Бүген чыгарылыш – искиткеч матур, лэкин моңсу бэйрэм!
2 Алып-баручы. Э мин тамашачыларга искиткеч талантлы һәм артист, иң күңелле һәм тапкыр, дөнья күләм масштабтагы йолдызларны тәкъдим итәргә телим!
А. баручы 1: Балаларны залга чакырыйк
Кул чабып каршы алыйк
Бакча белән хушлашу бәйрәмен
Без башлап жибәрик.
Балалар залга керэ музыка астына.
1. Танцевальная композиция «Йолдызлы яңгыр»
(биюдән соң балалар урыннарда басып кала).
1 бала Хушлашабыз бүген бакча белән
Күңелебез тулган шатлык белән.
Барлык килгән кунак безне котлый
Бәйрәм белән дуслар, бәйрәм белән
2 бала Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык матур юлга
Һәркем белә, әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
3бала Мәктәпкә барам, мәктәпкә
Кем анда бармый калган
Әти-әни дә яшь чакта
4 бала: Сегодня бал большой в саду
Я выросла и в школу я иду
Буду учиться я, - стараться
За партой буду заниматься
5 реб: Солнце лучиком веселым
в окна радостно стучится
Очень ягоржусь сегодня
словом важным “выпускница”
6 бала:Праздник не простой у нас,
Он бывает только раз,
И сегодня в детский сад
Гости к нам не зря спешат.
Этот праздник наш веселый,
Потому что скоро в школу.
Только жаль, прощаться надо
Нам с любимым детским садом.
7 бала “Эллюки ” диеп атала
Безнең гүзәл бакчабыз.
Истәлекле көн бүген –
Без инде хушлашабыз.
Туган йорттай син кадерле
Һәм якын күңелләргә.
Ничек кенә хушлашасы?
Китәсе килми бер дә.
8 бала Бакчада без өйрәндек
Бик күп төрле һөнәргә.
Матур рәсемнәр ясарга,
Җырларга һәм биергә.
Бакчада без иң зурлар,
Их, шатланып туймыйбыз
.Яраткан җырларыбызны
Яңгыратып җырлыйбыз.
2.Жыр: «Без инде хэзер зурлар»(Балалар зал уртасында басып торалар).
Алып баручы: Безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән , бәйрәмдә дә, эштә дә безнең ярдәмчеләребез булган балалар бүген, бакчабызда соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар. Алар һәрберсе үсә-үсә якты йолдызга әверелде,рәхим итеп аларны каршы алыгыз.
(музыка астында алып баручы чыгарылыш укучыларының фиосын саный башлый, алар берәм-берәм үз урындыкларына керә)
- Иң әдәпле һәм мәрхәмәтле егетебез - Тимур
- Иң сылу һәм таләпчән кызыбыз - Рубина
Иң суз остасы, куп белучэн егетебез - Аскар
- Иң оста биюче, җырга-моңга гашыйк кызыбыз - Ралина
- Иң акыллы, тырыш егетебез – Тимур
- Иң нечкә күңелле, гүзәл кызыбыз - Исмира
- Иң талантлы,биюче кызыбыз – Риана
- Иң шук һәм җитди кызыбыз - Лия
Җитез һәм спорт сөючән егетебез - ??
- Иң тыйнак, сабыр кызыбыз - Марьям
- Иң шаян һәм үз сүзле егетебез -
- Иң мөлаем, саф күңелле кызыбыз - Ралина
- Иң көчле, физик яктан нык егетебез -
- Иң сөйкемле, ярдәмчел кызыбыз -
- Иң яңалыклар яратучы егетебез -
- Әз сүзле, әмма елмаючан кызыбыз –
- Иң актив, күп белүчән егетебез - Тимур
- Иң игътибарлы, җаваплы кызыбыз -
- Хезмәт сөючән, уңган кызыбыз -
- Иң зирәк һәм яхшы күңелле егетебез -
- Иң кызыксынучан һәм чибәр кызыбыз -
(Балалар урнарына утыра, Патшабикэ керэ).
Патшабикэ:Исәнмесез, дусларым!
Алып баручы: Исәнмесез! Сезне күрүгә бик шатбыз. Балалар, карагыз, безнең бәйрәмгә кем килгән.
ПБ: Миңа калса, сезнең балалар мине танымадылар. Алар мине соңгы тапкыр күргәндә, алар бик бәләкәй иделәр. Мин – балалар бакчасы иленең
Патша бикэсе. Сез минем илгә кечкенә чакта килдегез, үстегез, һәм минем илнең яктыйолдызларына әверелдегез. Көн саен иртән, мин үз илемне әйләнеп чыгам һәм барлык йолдызларымны да саныйм, әмма бүген 23 йолдыз җитмәде. Сезне эзли башладым. Нихаят сезне бу матур залда таптым.
Алып баручы 2: бүген безнең балаларның чыгарылыш кичәсе, шуңа күрә без монда.
ПБ: Ярар алайса, мина бик күңелсез булсада "Мәктәп" исемле илгә китәргә вакытыгыз җитте. Әмма сез минем белән саубуллашыр алдыннан нинди белемнэр ойрэндегез,килгэн кунакларыбызга курсэтеп китегез. Килештек ме?
Балалар: Эйе!
ПБ: Алайса башлыйк!
Минем илгә сез кечкенә генә очкыннар булып килдегез. Һәм мин сезнең исегезгә төшерүегезне телим. Әйдәгез “Нәниләр шәһәрчегенә” кузгалыйк
( Балалар урындыклары янында басып кузлрен каплап бер тугэрэк эйлэнэлэр тылсылы музыка астына. Куенелле музыка астына 13 нче төркем балалары керә).
Алып баручы:Сезне, балалар, чын күңелдән сабыйлар котларга килделәр!
1 бала. Күптән түгел, күптән түгел
Сез бәләкәй идегез.
Әниләрегезне җитәкләп
Бакчабызга килдегез.
2 бала. Кайберегез елап калды,
Кайберегез курыктыгыз.
Йөри торгач бакчабызны
Сез шундый яраттыгыз.
3 бала. Ә хәзер сез зур үскәнсез,
Ай-яй, бик күп беләсез.
Тик кызганыч шунысы гына,
Ник бакчадан китәсез?
4 бала. Мәктәпкә баргач, йөрмәгез,
Ялкауланып, иренеп.
Телефонда уйнамагыз,
Укыгыз яхшы итеп.
5 бала. Без сезне гел күрә идек,
Ишек алды, бакчада.
Дус, тату, матур йөрдегез,
Тәртип булды һәркайда.
6 бала. Мәктәпкә баргач та шулай
Яхшы булып калыгыз.
Бүген бәйрәм, шуңа сезне
Биергә чакырабыз.
(6 балага 6 выпусник чыга.)
3. Бию Балалар хэм нэнилэр.
(Нэни балалар чыгып китэлэр).
Патшабикэ: юлыбызны дәвам итик, безне тылсымчылар шәһәрендә көтәләр.
(Тылсымлы көй астына балалар кузлэрен йомыр бер тугэрэк эйлэнеп утыралар. Тылсымчы керә)
Тылсымчы: Исэнме Патшабикэ, куптэн курешкэнебез юк.
Патшабикэ: Исэнме, Тылсымчы!
Тылсымчы: Исэнмесез, балалар һэм кунаклар! Мин курэм сездэ бэйрэм! Залыгыз матур бизэлгэн, узегез йолдызлар кебек ялтырап торасыз.
Патшабикэ: (Тылсымчыга карап) Минем дустым, бу баларарыбызда буген чыгарылыш бэйрэме, минем илдэн китэр вакытлары житкэн. Үстелэр!
(балалардан сорый): Балалар, сез белэсез ме кем бу? Ул минем дустым,ул йолдызлар буенча укый белә, киләчәкне күрә ала. Мәсәлән, киләчәктә сез кем булачагыгызны белергә телисезме?
Балалар: эйе!
Тылсымчы: ярый, теләгегезне үтәрмен. Киләчәкне күрү өчен минем тылсымлы әйберләрем бар: тылсымлы шар хэм менә бу сөйләүче эшләпә ул мина ярдәм итәр. Кемнән башлыйбыз?
4. Музыкаль уен «Шляпа»
Патшабикэ: Хөрмәтле тылсымчы, ә син балаларга гына киләчәкне алдан әйтә аласыңмы яки өлкәннәргә дэ ме?
Тылсымчы: мин барысын да булдыра алам, әйдәгез, якын киләчәктә безнең чыгарылыш укучыларының әти-әниләрен нәрсә көтә
5. Игра с родителями «Предсказания»
Патшабикэ: Э бу тылсымлы шарда ,син нэрсэ курэсен?
Тылсымчы:Ә шарда мин күрәм: безнең гүзәл балаларыбызны һәм аларның әти-әниләрен күп кенә бәхетле, кояшлы көннәр көтә.
Алып баручы: Ә хәзер балалар үзләренең ничек бәхетле яшәгәннәрен бию аша күрсәтерләр.
6.Кумэк бию «Счастье».
Патшабикэ: Бик зур рэхмэт кадерле дустым, син бик яхшы тылсымчы.
Тылсымчы: Мин сезне шатландыра алуыма бик шатмын, ләкин миңа йолдызларым янына кайтырга вакыт. Сезгә балалар, мин алга таба да якыннарыгызның һәм дусларыгызның шатлыгын уртаклашуларын телим.
(Китэ)
Патшабикэ: юлыбызны дәвам итик, безне Алфавитлар шәһәрендә көтәләр
(Балалар урыннарда эйлэнэлэр кузлэрен каплап).
Патшабикэ: Балалар, Мин сезнең инглиз телен өйрәнгәнегезне беләм. Шулаймы? (балалар җавап бирә) Алайса, кунакларыбызга бу фәндә уңышларыгызны күрсәтегез.
Алып баручы: Әйе Патшабикә без Алфавит шәһәрендә төрле телдә сөйләшергә йөрәндек. Балаларны тынлап кит әле.
7. Балалар инглиз телендә шигырьлэр хэм җыр башкаралар.
Патшабикэ: Балалар, ә сез хәрефләрне беләсезме? Яхшы, хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез. Әйдәгез уйныйбыз!
8. Игра с буквами
Дети стоят в кругу, водящий в центре. Перед ним на полу разложены буквы. Он выбирает одну из них.
Вступление: дети и ведущий выполняют полуприседание с поворотом вправо-влево
1 часть. Дети и водящий произносят слова в ритме музыки:
«Чтобы книжки нам читать,
Надо буквы изучать!» - 2 раза
2 часть: дети хлопают, водящий подняв вверх букву, двигается боковым галлом по кругу, с окончанием 2 части останавливается.
3 часть:
Все дети снова хором произносят слова:
«Если букву ты узнал,
Слово быстро нам назвал!»
Ребенок, возле которого остановился водящий, называет слово. Например, на букву «Р» - ромашка.
Дети: Правильно!
Если слово названо неправильно, то дети говорят: Подумай! Игру продолжает прежний игрок. Водящий передает ему букву, а сам становится на его место. Ребенок с буквой выходит на середину, кладет букву на пол, выбирает себе другую буку. Игра продолжается.
Чтобы книжки нам читать,
Надо буквы изучать.
Чтобы книжки нам читать,
Надо буквы изучать.
Если букву ты узнал,
Слово быстро нам назвал
Патшабикэ: Сез быел мәктәпкә баргач , нинди билгеләр алырсыз микән? Хәзер сынап карыйм! "4ле " ме "5"ле ме?
9. Уен «Билгеләр»
(10 бала чыга , түгәрәк буенча йогерәләр, музыка туктагач карточка алалар һәм күрсәтәләр -"4" "5").
Патшабикэ:Менә ичмасам укучылар ! Молодцы! Ә хәзер шул балаларның әти-әниләре чыксын әле! Алар мәктәптә ничек укыганнар микән?
10. Эти-әниләр белән уен:
( "2" хэм "3" карточкалар куела.
Патшабикэ:Менә ничек укыганнар икән безнең әти- әниләр!
Патшабикэ: Балалар, әйтегез әле бакчада сезнең көнегез ничек утте?(балаларның җаваплары)
11.Танец Браво (малайлар).
Патшабикэ: Барлык уеннар уйналды, җырлар җырланды, биюләр биелде, димәк безнең бәйрәм ахырына якынлаша. Балалар бакчасы белән саубуллашыр вакыт җитте. Сезне алда “Мәктәп”дигән зур ил көтә. Без сезгә, йолдызларга, уңышлар, яңа җиңүләр, яхшы дуслар табуыгызны телибез. Ә сезгә әти- әниләр, шушы кечкенә йолдызчыкларга авыр чакта булышып, уңышларына сөенеп, шатланып һәм белем алуга өмет чаткылары биреп торырсыз дип ышанып калабыз.
Алып баручы : Рәхмәт Патшабикә, без сиңа вальс бүләк итәбез.
12.Вальс бию.
Патшабикә: Хөрмэтле балалар, сез бик авыр һәм озын юл уттегез. Тагын бераз дан сез минем янымда мәктәптэ булырсыз. Ял итегез, кунел ачыгыз, уйнагыз. Ә сентябрьдә мин сезне уземдә көтеп калам. Сау булыгыз!
А.Б. Балалар, димэк бу юлны без юкка гына үтмәгәнбез. Без дорес юлда. Менэ балалар безгә хушлашу вакыты да житте.
(Балалар ярым түгәрәккә басалар).
1 бала. Нәни булсак та аңлыйбыз,
Авыр икән хушлашу.
Апаларга рәхмәт әйтеп,
Соңгы кат саубуллашу.
2 бала. Барыгыз да безнең өчен,
Бик күп хезмәт куйдыгыз.
Кайчагында бик якын дус,
Кайчак әни булдыгыз.
13.Жыр 2Сау бул бакча”.
Алып баручы1 : Балалар , сез бу бакчага берничә ел йордегез, бергәләп үстегез, шөгылләндегез, укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәндегез. Без барыбыз дадусларга әверелдек, ә дуслар бер-берсен онытмый, кирәк чакта ярдәмгә килә, булыша. Сез дә безне онытмагыз, кунакка килегез.
Ә хәзер булышлык күрсәткән ярдәмчеләребезгә, безнең бакча хезмәткәрләренә,рәхмәт сүзләрен әйтик.
3 бала. “Тәрбияче” сүзен куяр идем,
“Әни” белән янәшә.
Чөнки, тәрбияче апа,
Күңел хисен, бар белемен
Балаларга өләшә.
4 бала. Бик күп рәхмәтләр әйтәбез,
Апалар, барыгызга да.
Күп эшләргә өйрәттегез
Ничә еллар буена.
5 бала. Бакчабызның мөдиренә,
Шәфкать туташларына
Кер юучылар, тегүчегә,
Тәмле аш пешерүчеләргә
Зур рәхмәтләр барсына.
6 бала. Туган телнең серләренә,
Русча дөрес сөйләргә.
Өйрәткән апаларга
Кирәк рәхмәт әйтергә.
7 бала. Методист һәм психолог,
Безгә ярдәм иттеләр.
Физкультура шөгыльләре
Бик күңелле үттеләр.
8 бала. Бик зур рәхмәт бухгалтерга,
Хуҗалык мөдиренә.
Җыр-музыка якын булды
Һәркемнең күңеленә.
9 бала. Тагын бер кат чын күңелдән,
Барыгызга зур рәхмәт!
Сау булыгыз, сау булыгыз,
Безне чакыра мәктәп.
Бергә. Сау булыгыз, сау булыгыз,
Безне чакыра мәктәп!
Песня “Благодарим дошкольных работников”.
Алып баручы2: Ниһаять, чират җитте дипломнар һәм бүләкләр тапшырырга.
Алыпбаручы1: Балаларга документ тапшырыла. Ул диплом дип атала. Сезнең хәтерегезгә гомерлек. Бар да булыр: мәктәпләр, институт... Лэкин сезнең беренче дипломыгыз – ул монда. Балалар бакчасын тәмамлау турында дипломнарны тапшыру өчен Гелназ Илгизовнаны чакырабыз.
Алыпбаручы2 - Ә хәзер әти-әниләргә сүз бирәбез.
1 ал. бар. Зур үстең син, нәни дустым,
Бакчаны якын иттең.
Тормыш дигән зур диңгезнең
Тәүге баскычын үттең.
2 ал.бар. Бик зур юллар синең алда,
Төрле сынаулар көтә.
Каушап калма, егыла күрмә,
Җиңеп барырга өйрән.
Икесе бергә. Сау булыгыз, балалар.
Ак юл, бәхет тели сезгә
Бакчадагы апалар!
А.Б. Шунын белэн безнен Чыгарылыш кичэбез тэмам, барыгызны кумэк фотога чакырабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
сценарий выпускного утреника
сценарий выпускного утреника по передачам кабельного телевидения...
сценарй выпускного утренника на татарском языке
сценарий на татарском языке.Есть сказка о пенале...
Сценарий новогоднего утреника в старшей группе
Новогодний утренник в старшей группе...
Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы
В содержании сценария имеются:танцы,песни,игры....
Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы
В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....
Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы
В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....
Сценарий осеннего утреника в старшей группе
Сценарий осеннего утреника в старшей группе...