Туган телем-иркэ голем
план-конспект занятия по музыке (средняя группа)
Конспект для средней группы.Посвященный году" Родного языка"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telem-_irke_golem.docx | 15.14 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Туган телем – иркә гөлем!
Бурычлар: 1. Туган җирең,халкың, телең белән горурлану хисе тәрбияләү, Татарстанда яшәгән башка халыкларның мәдәниятен хөрмәтләү.
2. Балаларда халкыбызның туган җиренә, теленә, үткәненә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү.
3. Сөйләмдә төрле сүз төркемнәрен мәгънәсе буенча аңлап, төгәл кулланырга өйрәтү дәвам итү.
Сүзлек: рәссам, композитор, җырчы.
Жиһазлар: рәсемнәр, төрле халыкларның милли киемнәре, муз. инструментлар.
(Туган тел көе астында балалар залга керә)
А.Б. Исәнмесез, кадерле балалар,
Хөрмәтле кунаклар!
Бүген без сезнең белән “Туган телем – иркә гөлем” дип аталган бәйрәм иртәсенә җыелдык
Үзебезнең ана теленә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне җырлар- биюләр
Шигырьләр, уеннар аша белдерербез. Ә хәзер бәйрәмне башлап җибәрик!
Бәйрәмсез бик күңелсез бит
Күңелсездер сезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә!
Азалия: Күңелләр шатлыклы булганга
Без җыелдык бүген бу залга
Һәммәгез дә карагыз
Ничек күңел ачабыз.
А.Б. Дөньяда милләтләр күп. Һәр милләтебезнең үз теле, моңы бар. Шул телләр арасында татар
Теле дә күренекле урын алып тора. Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай да:
И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы – дип үзенең туган телгә булган мәхәббәтен әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.
Күңелемә тәүфыйк орлыкларын
Салган әнкәм туган телемдә
Сабый чакта “әттә”, “әннәмне” дә
Әйткәнмен мин туган телемдә.
Г. Ралина: Туган телем!
Иң кадерле булып
Күңелемдә урын алгансың.
Бала чакта минем йөрәгемә
Изге сүзләреңне салгансың!
Ивилина: Родной язык – святой язык.
Отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
Качая колыбель, тебя мне в песнеоткрывала мать
И сказки бабушки потом я научился понимать
Родной язык, рдной язык, с тобою смело шел я вдаль,
Ты радость возвышал мою,
Ты просветлял мою печаль!
Ксюша: Родной язык на чувашском языке.
З. Ралина: Туган телем!
Синдәй изге сүзне
Кабатлыйм мин күңелем булганчы
Чәчәк итеп кадап чыгар идем
Җир өсләре ямьгә тулганчы!
Алисә: Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җыр яме
Рәхим ит! Түрдән уз!
Туган тел бәйрәме!
“Туган телем” җыры.
Зәмирә: Нинди ямьле көн бүген.
Йөгереп урамга чыктым
“Туган тел” бәйрәменә
Бакчабызга ашыктым!
Рамзан: Татарчада яхшы бел
Русчада яхшы бел
Икеседә безнең өчен
Иң ягымлы татлы тел!
А.Б. Әй кояшкай, зәп-зәңгәр күк
Безгә карап көләсеңме?
Сайрар кошлар, саф чишмәләр
Безнең биюне күрәсезме?
“Әпипә” биюе.
А.Б. Җыр-биюсез бер бәйрәмебез дә
Узмый, шуны белегез.
Балаларыбыз да бик булган
Җырлы уен карап китегез.
“Түбәтәй” җырлы-биюле уен. (Исламда кәләпүш кала. Ул шигырен сөйли)
Ислам: Чатнатым сөйләшәмен
Үз ана телемдә
Оялмыйм, курыкмыйм
Мин бит үз илемдә!
Башымда чигүле
Каюлы түбәтәй
Догалар укырга өйрәтә бит әткәй
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин.
А.Б. Җыр булырлык сүзләр биргән
Матур телем- туган телем!
Рәхмәт сиңа, туган телем,
Киңдер сиңа күңелем түре.
“Матур булсын” җыры.
А.Б. Әйе, балалар, тормышларыбыз
Гел шулай шатлк-матурлыклардан, яктылыклардан торсын иде!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
“Сөмбелә бәйрәме!”Ал. бар. Бар кунеллелек ботен доньяда бар бер ямь буген Нэрсэдэн бу мин бе...
"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе
Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...
Туган телдә сөйләшәбез 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек
Учебно-методический комплект(УМК)...
Познавательно-исследовательская деятельность Тема : «Хлеб всему голов».
Познавательно-исследовательская деятельность Тема : «Хлеб всему голов».Для детей старшей компенсирующей группы....
В мини-футбол играем - голы забиваем
конспект занятия по обучению детей игре в футбол....
Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...