Чыршы кунакка килгән
план-конспект занятия по музыке (младшая группа)
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Актаныш муниципаль районы №5 гомуми усеш бируче балалар бакчасы
“Чыршы кунакка килгән”
2 кечкенәләр төркемендә музыка шөгеле конспекты
Төзеде: 1 квалификацион
категорияле музыка
җитәкчесе Салихова Ч.Д.
с.Актаныш
Максат:
Эстетик тәрбия | Танып белүне үстерү | Социаль – әхлакый яктан тәрбияләү | |
Музыка | |||
Ритмга туры китереп кәгазьне селкетү,кул белән сугу,әвәләү. | “Бер” һәм “күп” төшенчәсен ныгыту. Төсләрне таный белүне камильләштерү. | Яңа ел бәйрәмен күңелле кышкы тамаша буларак күзаллауны формалаштыру. |
Дидактик материал:
Күрсәтмә материал | Тарату материалы |
Уенчык – чыршы үзе, чыршыга уенчыклар - бизәкләр, җыр фонограммасы “В лесу родилась елочка” Е. Бекман, “Оркестр для малышей” | Кәгазь |
Шөгыль барышы:
Балалар “В лесу родилась елочка” көенә залга керәләр. Тәрбияче үзе артыннан алып керә. “Йөрибез – йөгерәбез”,дигән көйгә хәрәкәтләрен дәвам итәләр.
Балалар карагыз әле, бүген безнең шөгыль гади генә түгел, безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик...
Валеологическая гимнастика үткәрелә.
-Кыш бабай килеп, безгә чыршы калдырып киттем, дигән иде... Кайда икән ул,белмисезме?! Монда микән?.Әллә монда микән?.. Әәә, менә бит, балалар, монда икән!
-Карагыз әле балалар, нәрсә бу?!
-Әйе, балалар, чыршы.
-Без чыршы турында бик матур җыр да беләбез бит балалар. Әйдәгез әле чыршыга җырыбызны җырлап күрсәтик
Җыр: “Син беләсеңме, чыршы?” А.Жилинский көе, М.Әндәрҗанова сүзләре.
- Яшел чыршы, чыршыкай,
Сине яратабыз.
Шуңа күрә җырыбызны
Сиңа багышлыйбыз.
Әл-лә-лә! Әл-лә-лә!
Сиңа багышлыйбыз. 2 тапкыр
- Сиңа карап сокланабыз.
Сиңа карап җырлыйбыз.
Әйдә инде бергәләшеп
Бер әйләнеп биибез.
Әл-лә-лә! Әл-лә-лә!
Бер әйләнеп биибез. 2 тапкыр
-Балалар, безнең чыршыбыз бик моңсу күренә, әллә уен коралларында да уйнап күрсәтәбезме соң аңа, кәефе күтәрелеп китмәс микән?! Ләкин уен кораллары гади генә түгел – без бүген чыршыга кәгазьләр белән “оркестр” уйнарбыз.
Кәгазьләр таратыла.
“Оркестр для малышей”, дигән көй астында кәгазь белән хәрәкәтләр башкарыла
Көй ахырына кәгазьләрне йомарлап ыргыталар.
-Балалар, эйдэгез хәзер кар йомарламнарын җыеп чыршы төбенә куябыз, аңа җылырак булыр.
-Карагыз әле балалар, безнең чыршыбыз хаман да бик моңсу,нишләп микән?!
-Әйе шул, балалар, аның уенчыклары юк икән бит...Мин чыршының астында бер серле тартма да күргән идем,әйдәгез әле карыйк,нәрсә бар микән аның әчендә?!
Конфетлар микән?! Әллә торт микән?! Ничек уйлыйсыз, балалар?!
-Нәрсәләр бу?! Бу шар нинди төстә?! Ә монысы?! ....уенчыклар чыршыга эленә бара.
-Менә монысы нәрсә соң ул, балалар?! Дөрес – йолдыз, әйдәгез аны да үз урынына урнаштырыйк.
-Менә чыршының кәефе күтәрелеп китте, балалар. Әйдәгез аңа багышлап матур җырыбызны да башкарып китик.
Җыр: “Чыршы кунакка килгән” А.Филиппенко көе, М.Әндәрҗанова сүзләре.
- Бәйрәм иртәсенә иртүк
Чыршы кунакка килгән,
Энәле ботакларына
Ап–ак бәсләр эленгән
- Балкып йолдызы яна,
Балкып утлары яна.
Ялтыравык уенчыклар
Бик күп эленгән аңа.
-Балалар, без утлары яна, дип җырладык та, безнең чыршының утлары янамы соң,карагыз әле?!
-Юк шул, янмыйлар... Нишлик микән, балалар?! Әллә чәбәкләп карыйк микән?!Әйдәгез әле. (кул чабалар)
-Ююк, янмый...
-Әллә тыпырдап алыйк микән соң?! (тыпырдыйлар)
-Хаман да янмый...
-Әллә өреп карыйбызмы?! (өрәләр)
Чыршының утлары кабына
-Нинди матур булды безнең чыршыбыз, әйме балалар?! Әйдәгез без аңа үзебезнең җырыбызны бүләк итик.
“Кар яуган” җыры башкарыла
- Кар яуган,кар яуган
Агарган бөтен урам
Түгәрәккә бәйләндек
Карлар булып әйләндек.
- Кар яуган,кар яуган
Агарган бөтен урам.
Без көрәкләр алабыз,
Урамга юл салабыз
- Кар яуган,кар яуган
Агарган бөтен урам,
Без чаналар алабыз,
атлар булып чабабыз.
-Менә балалар, безнең шөгылебез ахырына да якынлашты. Сезгә ошадымы?! Нәрсә ошады?! Без нәрсәгә ярдәм иттек?! Чыршы залда калып тора безнең, яңа елга кадәр Кыш бабай, Кар кызын һәм сезне көтеп...
-Әйдәгез, кунаклар һәм чыршы белән саубуллашыйк?!
-Ә хәзер чаналарга утырабыз да бүлмәгезгә кайтып китәбез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...
2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...
Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)
Развлечение в средней группе «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)Программное содержание:-повторить и закрепить выученные потешки, стихи, песни.-развивать эстетическое восприятие, память, вн...
Озынколак кунакка килгән!!!
Занятие для детей 2-ой младший группы на татарском языке....
"Акбай кунакка килгән", технологик карта
Уен эшчәнлеге аша балаларда татарча аралашуга теләк тудыру...
Чыршы безгә кунакка килгән
Чыршы безгә кунакка килгән...