"Сак бул,бала!"
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
“ Сак бул,бала!”
Зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе
Максат: Балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен белүләрен ныгыту; урам хәрәкәте кагыйдәләре турындагы мәгълүмәтен ныгыту; игътибарлыкларын үстерү; бер-берсенә ярдәм итеп бөтен бер команда җиңүе өчен уйнарга өйрәтү; беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген төшендерү; күңел күтәренкелеге , яхшы кәеф булдыру.
Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары
Иркәли безне иртән.
Күңелле, тапкыр уеннар
Күптәннән безне көткән.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Төгәл үтәп йөрсәгез,
Юл чатында басып торган
Светофорны күрсәгез-
Шул чагында бәла-каза
Сезне читләтеп үтәр,
Кара кайгы, күз яшьләре
Сездән читләтеп үтәр.
Әби: Балалар бакчасын шушында дигәннәр иде. Дөрес килдем микән? И-и бигрәк матур бакча икән. Оныгым Алсу әле бер көнне килеп, бәйрәмгә чакырып киткән иде. Бүген әле менә шул бәйрәмгә килдем. Ул бакчада юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә. Кайда икән соң әле үзе? Әнә, үзе дә күренде. (Алсу керә)
Алсу: Әбекәй,алтыным, хәлләрең ничек? Исән-сау яшисеңме?
Әби: Исәнме, кызым, дәү үскәнсең икән. Кил әле, минем яныма. Бик сагындым үзеңне.
И, кызым, онытып җибәргәнмен. Сине күрергә дип, бүген урманнан дусларың да киләләр.
Алсу: Барысы да киләләрме әбием.
Әби. Килә, барысын да чакырдым.
(Ишектә кыңгырау, тиен белән куян керә. Алар Алсуны йөгереп барып кочаклыйлар.)
Бергә: Исәнмесез!
Алсу: Дусларым, сез мине нәрсә белән сөендерерсез икән?
Бергә: Шигырьләр өйрәнеп килдек.
Куян:
Светофордан Сорамый тагы
Сорадым бүген: Буламы түзеп:
-Нигә кып-кызыл - Нигә ямь-яшел
Синең бер күзең? Өченче күзең?
Елмаеп миңа Балкып елмайды
Ул болай диде: Һәм әйтте аннан:
-Кызыл помидор -Ашаган идем
Ашаган идем. Ямь-яшел алма...
Светофордан Шаярта ла ул-
Сорадым тагы: Беләм ич инде!
Икенче күзең - Шулай да торам
Нигә сап-сары? Ялмап иренемне.
Елмаеп, янә
Ул болай диде:
-Иртән лимонлап
- Чәй эчкән идем...
Тиен:
Күрегез Алмазны! Тәгәрмәчләре дә
Мактанып, шатланып Кыйшайган, тишелгән.
Ве-ло-си-пе-ды-на Алмазның аягы
Бара ул атланып! Калайга киселгән.
Тормый ул вакланып, Әй, юлчы иптәшләр!
Утырмый сакланып... Йөрегез сакланып,
Ай...руле шул мәлне Юлның уртасында
Аз гына борылды. Тормагыз таптанып!
Алдагы коймага Тормагыз! Югыйсә,
Барып та орылды. Калырсыз тапталып-
Чәчрәде очкыннар Велосипед килә
Алмазның күзеннән. Алмазга атланып!
Ә велосипедның
Чылбыры өзелгән!
Әби. Ай-яй, матур сөйлисез. Болай булгач сез юл йөрү кагыйдәләрен дә беләсездер?
Бергә:. Беләбез, беләбез.
Әби: Урам аркылы чыкканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Куян. Ничек инде, икенче як урамга карыйсың да, дүрт аяклап йөгереп чыгасың.
Әби. Тиен, син куян белән ризамы?
Тиен. (башын кашый.) Риза-а.
Алсу:. Сез дөрес эшләмисез. Урамны аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк. Ә безнең авылда светофор юк. Шуның өчен башта сулга, ә аннан уңга карарга кирәк.
(Ишектә кыңгырау. Әтәч белән тавык керә.)
Әтәч:Әби, әби, менә сиңа нинди бүләкләр алып килдек.(Сумкасын бушата, юл кагыйдәләрен ала.)
Әби. (шатланып) Әй, ичмасам дусларым да бит, нинди әйбәт әйберләр алып килгәннәр! Менә монысын таба астына куярмын, монысын самавыр астына куярмын. Монысын –н-н...
Алсу:.(әби янына килә) Әби, болар нәрсә, каян алдың? (гаҗәпләнеп карап тора.)
Әби. Әтәч белән тавык китерде. Менә алар үзләре (өстәл астындакалтырап торалар).
Алсу: Сез каян җыйдыгыз бу рәсемнәрне?
Тавык: Сезнең янга килгәндә юл кырыендагы ак баганалардан җыйдык.
Алсу:. Сез нәрсә эшләдегез. Юлда хәзер ниләр була инде. Болар юл билгеләре. Аларны алырга да, алмаштырырга да ярамый.
Әби: Әгәр юлда хәзер авария булса, кешеләр нишләрләр? Кая барырлар?
Алсу: Менә, аңладыгызмы инде, үзегезнең нинди зур хата ясавыгызны?
Әтәч белән тавык. Аңлады-ы-ы-к..
Әтәч. Бик начар эшләгәнбез. Бу билгеләрне тизрәк урыннарына урнаштырырга кирәк.
Тавык. Тик без аларның нәрсә аңлатуын белмибез бит.
Алсу: Соң булганчы, әйдәгез бергәләп хаталарны төзәтик!
Кулларына юл йөрү билгеләре тоткан балалар чыгып басалар.
1. “Әйләнәдә хәрәкәт”
Җайлап кына бер-бер артлы
Әйләнәдә барырга
Өйрәтә безне бу билге,
Кирәк күреп калырга.
2. “ Велосипед юлы”
Бу билгегә карасаң,
Сөенеп тә куясың,
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр.
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк, диләр.
3.“Җәяүле сукмагы”
Ак өчпочмаклы билге
Җәяүлегә киңәшче.
“Кыю атла юл аркылы
Мин булганда әйдә әле!”
4.“Эчәргә яраклы су”
Эчәсең килсә әгәр,
Чатнап кипсә авызың.
Су табарга булышырмын,
Билге исеңдә калсын.
5.“Ашыгыч ярдәм күрсәтү”
Бу билгене күргәч тә,
Сөенә авырулар,
Димәк, якында гына
Ярдәм күрсәтүчеләр.
6. “Ашханә”
Юлда бик ачыксагыз,
Ашханәне табарга
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге, кем әйтер?
Җыр “Светофор утлары”
Уен “Светофор”
7.Торам урам чатында
Як –ягыма каранып,
Ничек кенә урамны
Чыгыйм икән аркылы?
Машиналар урамның
Килә ике ягыннан,
Чыксаң әгәр каршына,
Эләгерсең астына.
8.Шау-шулы урам чатында
Машиналар бихисап,
Юл кагыйдәсен белмәсәң
Түгел шул чыгу ансат.
9.Абыйсының велосипеды
Зур булса да Булатка,
Көне буе чабып йөри,
Атлана да шул атка.
Велосипедта әбисе
Йөртмәскә бик тырыша:
-Егылырсың әле, дип,
Булатны гел орыша.
-Машиналар йөргән юлга
Чыгарга ярамый.-дип,-
Инспектор алып китәр,
Бернигә карамый,-ди.
Инспектор Наил абый
Безнең күршедә тора.
-Сорыйм әле шуңардан,-дип,
Булат та план кора.
-Әйе,-диНаил абыйсы,-
Бик сак булырга кирәк,
Велосипедыңа башта
Юл кагыйдәсен өйрәт.
10.Без үткәндә апалар,
Абыйлар да карыйлар,
Елмаешып калалар-
Безне бар да таныйлар!
Урам аша чыкканда
Безгә яшел ут яна,
Милиционер абый да
Басып честь биреп кала!
Кая таба барсак та
Җибәрәләр үткәреп-
Киләбез без тезелеп,
Кызыл флаг күтәреп!
Әби: Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табыгыз.
Алда да бар, артта да бар,
Борылган да, сырылган,
Озын булып сузылган (Юл)
Ике тәгәрмәчле арба
Атсыз да алга чаба (Велосипед)
Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң –үкерә,
Менеп атлансаң биленә
Җилдән җитез йөгерә (Мотоцикл)
Нинди гаҗәп бер өй бу?
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина,
Бар ашаганы-бензин (Автобус)
Юл чатында тора батыр,
Күзләре төрле-төрле,
Берен йома, берсен ача-
Аны белә һәр кеше (Светофор)
Җыр: “Мактанчык үрдәк
Бергә: Кызыл, сары, яшелне
Аерырга өйрәндек.
Юлга чыксаң, бик кирәк
Уяулык һәм зирәклек.
Онытма син, беркайчан син
Юл йөрү кагыйдәсен!
Күңел ачу шуның белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий выпускного бала в младшей группе.
Это сценарий был разработан специально для моих деток ( возраст 3-4 года). Праздник получился интересным, насыщенным и очень трогательным....
Конспект музыкального занятия "На балу у золушки" для детей подготовительной к школе группы
Разнообразные и актуальные темы музыкальных занятий, затрагиваемые через сказки и проигрываемые через музыку, дают пищу для размышлений и осмысления детям.Музыка — воображение — фантазия —...
Сценарий осеннего бала в подготовительной группе доу
Интересный сценарий осеннего развлечения в подготовительной группе...
Биләүдәге бала
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шөгыль....
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"
Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...
Баловать или не баловать детей
Назаренко Наталья Дмитриевна...