сценарий нового года в татарской подготовительной группе
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) по теме
Очень мало материала на татарском языке. Надеюсь кому-нибудь понадобится моя разработка сценария нового года.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yana_el_beln2.docx | 34.21 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Яңа ел белән!
(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)
Бәйрәмчә киенгән балалар вальс музыкасы астында залга үтәләр."Вальс" күмәк биюе башкарыла. Балалар чыршы янында түгәрәктә калалар. Алып баручы барысын да Яңа ел белән котлый.
1 бала. Бүген бездә зур бәйрәм –
Бүген Яңа ел килә.
Бүген күңелләр җырга
Һәм биергә ңилкенә.
2 бала. Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен мин беләм,
Хушлашабыз, чөнки, без
Бүген иске ел белән.
3 бала. Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
4 бала. Муенсаларын да кигән,
Сөрмәләрен дә сөрткән.
Чәчләренә энҗе сипкән,
Чулпыларын да теккән.
5 бала. Көтә ул сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны.
Тирәсендә әйлән-бәйлән,
Уеннар уйнаганны.
Җыр "Чыршы бәйрәме”.( Ә.Ерикәй сүзләре )
Утыралар. Шаяннар һәм аю чыршы янында калалар.
Алып баручы. Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,
Борчылырга урын юк.
Ә нишләптер, ни өчендер
Кар кызыбыз һаман юк.
Кирәк урманга барырга,
Кар кызын эзләп табарга.
Чыршы артыннан музыкага шаяннар чыга.
1 шаян. Мин көчле, мин кыю,
Бернидән дә мин курыкмыйм.
Урманга үзем барам,
Кар кызын эзләп табам.
2 шаян. Мин дә барам!
Җитәкләшеп чыршыны урап киләләр.
1 шаян. Нинди матурлык монда,
Энҗе- мәрҗән сибелгән.
Каен, имән, усаклар
Бар да актан киенгән.
Монда сихри бер тынлык,
Ул әкияттән күчкән.
Әйтерсең лә, бу җирдән
Йокы патшасы үткән.
2 шаян. Кышкы урман караңгы,
Кайда булыр кар кызы?
Чыршы артынан аю тавышы килә.
Аю. Кем ул анда, урманда?
(Шаяннар куркып берсе артына икенчесе яшеренәләр. Музыка астында аю чыга).
Аю. Шаян дусларым килгән,
Курыкмагыз сез миннән.
Берәр ярдәм кирәкме,
Беләм тик йөрмәгәнне.
1 шаян. Аю дускай, якын кил,
Берәр төсле киңәш бир.
2 шаян. Без кар кызын эзлибез,
Урман юлын белмибез.
Аю. Урман юлын мин беләм,
Кар кызын көн дә күрәм.
Әнә аның боз өе,
Яңгырый моңлы көе.
Кар кызы өе янына баралар.
Шаяннар. Әй, кар кызы, чык әле,
Кемнәр килгән, күр әле.
Өйдән кар кызы чыга. (Кар кызы балалар арасыннан).
Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!
Ап-ак өемдә яшим мин
Кыш бабакаем белән.
Өебездә мич тә юк,
Бик дус без салкын белән.
1 шаян. Кар кызы, сине эзләп килдек без,
Синсез бәйрәм күңелсез.
Кар кызы. Барам, дуслар, берсүзсез.
Кар кызы. Күрәм, сезгә бик сәер
Җанварларның бәйрәме.
Яңа ел бит аларның да
Көтеп алган бәйрәме.
Кар кызы чыга.
Кар кызы. Кыңгыравымны алам,
Урманга хәбәр салам. (Шалтырата).
Очыгыз, кар бөртекләрем,
Минем янга, сеңелләрем. (Шалтыратып тора).
Кар бөртекләре музыка астында әкрен генә "очып" чыгалар, чыршы алдына басалар.
1 – Без кышның бизәкләре,
Энҗе кар бөртекләре.
2 – Без җитезләр, без уйчан,
Без моңлылар, без җырчан.
3 – Көне-төне биибез,
Һич аруны белмибез.
4 – Без – көмеш, без серле,
Дуска дус, игелекле.
5 – Без кышның зур яме,
Икмәктә кар тәме.
6 – Менә без ниндиләр,
Сөйкемле бөртекләр.
Кар кызы. Очыгыз, кар бөртекләрем,
Минем газиз сеңелләрем,
Бергәләп күңел ачыйк,
Уйнап, әйләнеп очыйк.
Кар кызы һәм кар бөртекләре биюе.
(Кар бөртекләре утыралар)
Куяннарны каулап Бүре керә, Куяннар чыршы артына качалар.
Алып баручы. Бүре дус! Алай ярамый бит. Үзең бәйрәмгә килгәнсең, үзең җәнлекләрне рәнҗетәсең.
Бүре. Нишләп мин Бүре булыйм? Мин бит сезнең Кыш бабабгыз! Менә минем капчыгым.(Күрсәтә)
Исәнмесез, улларым, кызларым!
Бигрәкләр дә алҗындым.
Күрәм, соңга калмадым.
Менә минем күчтәнәчле
Һәм бүләкле капчыгым.
Балалар. Юк, юк. Син бит- Бүре.
Ә кайда соң бабабыз?
Бүре. Кайда дип, мин ул сезнең бабагыз.
Сез аптырап калмагыз.
Туным гына бераз иске
Һәм аз гына каралган.
Күзләр бераз начар күрәләр,
Соңга калдым шуңа күрә.
Алып баручы. Балалар! Бүре безне алдый бугай? Әйдәгез, аны сынап карыйк.
Балалар. Чыршыны кем китергән?
Бүре. (мактанып). Мин!
Балалар. Уенчыклар кем элгән?
Бүре. Мин инде,мин!
Балалар. Елганы кем туңдырган?
Бүре. Мин. Ой, мин түгел. Елгада минем койрыкны туңдырдылар, шуңа мин койрыксыз. (Елый.)
Алып баручы. Елама, Бүре дус, елама. Озакламый үсәр ул. Ә бу капчыктагы күчтәнәчләрең кемгә соң?
Бүре. Булса, ул күчтәнәчләрне үзем ашар идем әле.(Елый.)
Алып баручы. Ашарсың, Бүре дус. Бераз гына сабыр ит. Капчыгыңда бүләгең күп, балаларга бүләк ит!
Бүре. Ярый, ярый! Бүләк итәм.(Үзе куркып кала, капчыкны ача, анда сарык башы.)
Менә шушы бүләгем,
Мин башка алдашмамын!
Кыш бабайга әйтмәгез!
Оятымнан үләрмен.
Алып баручы. Ярар, Бүре, әйтмәбез.
Тагын шулай алдасаң,
Сине һич дус итмәбез.
Әйдә хәзер дуслашыйк.
Тыпырдап, биеп алыйк.
Балалар башкаруында күмәк бию. Бию тәмамлануга ишектән төлке килеп керә.
Төлке. Исәнмесез, дусларым!
Тыпырдатып бии-бии,
Бигрәк арып беткәнсез.
Алып баручы. Балалар! Бу ни бу? Төлке дус та алдаша, ахры? Әйдә, Төлке, түрдән уз!
Төлке. Ничек инде? Мин... Төлке?
Мин Кыш бабагыз булам.
Менә минем капчыгым,
Минем бәйрәм шатлыгым.
Капчыкны, ачамын,
Күчтәнәч таратамын.
Төлке капчыгын ачмакчы була, ача алмый. Капчык эчендәге кабартылган шар шартлый..
Алып баручы. Их! Төлке дус, нишлисең? Болай булса синең белән килеп чыкмас һичнәрсә.
Төлке. Ярар! Башка болай шаярмам. Әйтсәм әйтим инде, белегез! Озакламый Кыш бабагыз үзе килер, Күрегез!
Балалар. Кайда безнең Кыш бабай? Әйт! Алдашма син алай!
Төлке. (Елмаеп, кар-тау өстенә күрсәтә).
Әнә килә, карагыз!
Чыршының утлары сүнә. Ерактан Кыш бабай тавышы ишетелә. Кыш бабайны җәнлекләр алып керә. Музыка астында чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.
Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм?!
Саумы, чыршыкай?!
Саумы, саумы, олы кунак,
Нихәл, минем оныгым?
Исәнмесез, бар кунаклар,
Сезне күреп шатландым.
Бу хәерле сәгатьтә,
Бәйрәм теләге сезгә,
Шат яшәгез гомергә.
Алып баручы. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Туңдырма безне болай.
К. бабай. Юк, юк, суык-салкыннарны,
Җилләрне, бураннарны,
Барысын калдырып килдем.
Бары йөрәк җылысын
Сезгә бүген китердем.
Бала. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Чыршы китергән өчен.
Яңа елга һәммәбезне
Матур бизәгән өчен.
Кыш бабай. Чыршыгызның уты янмый икән, балалар, бергәләп яндырыйк әле.
Балалар. Чыршы, чыршы, кабын син,
Утларыңны балкыт син! (Утлар яна).
Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән-бәйлән
Җырлап-биеп алыгыз.
" Кыш бабай җыры" Л.Хисматуллина сүзләре.
Бала. Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез,
Безне көлдер, уйнат син.
Кыш бабай белән "Бөрлегәнем" уены.
Бала. Кыш бабай, Кыш бабай,
Хәзер син безне тыңла.
Без нишлибез, әйтеп бир,
Җавабын бик нык уйла.
Балалар күрсәткән хәрәкәтләргә Кыш бабай бик дөрес җавап бирми. Алып баручы, балалар төзәтәләр (дөреслиләр).
Балалар курайда уйнауны күрсәтәләр.
Кыш бабай. Белдем, белдем, сез бутылкадан сөт эчәсез.
Балалар скрипкада уйныйлар.
Кыш бабай. Сез минем сакалымны тарыйсыз.
Балалар барабан кагалар.
Кыш бабай. Тузанланып беткән мендәрләрне кагасыз.
Алып баручы. Кыш бабай, берсен дә белмәдең. Булмаса, безнең балаларны куып кара, тота алырсың микән?
"Куышлы" уены.Балалар утыралар.
Кыш бабай. Тоталмадым сезне, балалар,
Аякларым талганнар.
Кая, бераз ял итим,
Картайдым, ни хәл итим.
(Утыра, як-ягына карана).
Ә кая соң капчыгым?
Әллә инде югалттым?
Ай, хәтерем, хәтерем,
Әллә нәрсә эшләдем.
Капчыкны мин бит үзем ботакка элгән идем. Сездә телефон бармы? (Телефон бирәләр).
Алло! Алло! Урман!? Кем телефонда? Төлкебикә? Менә миңа син кирәк идең. Син минем капчыгымны күрмәдеңме? Күрдең!? Ботакка эленеп тора, мине көтә? Куянкайга әйт әле, алып бирсен капчыкны. Сикереп карады? Ала алмады?Аюга әйтер идең. Менде? Агачтан егылып төште? Маңгае шеште? Ай-яй-яй! Ә тиен андамы? Нәрсә дисең? Ботакка сикерде, койрыгы белән селкетте? Капчык җиргә төште? Ай, рәхмәт. Дүртәүләп алып килегез әле. (Тиен, куян, төлке, аю капчыкны алып киләләр). Капчыгымда тәм-томнар, барыгызга да җитәр. Бабагызны сөендереп, сөйләгез сез шигырьләр.
Балалар шигырьләр сөйлиләр. Шигырьләр сөйләнеп бетүгә, "Сказка новогодняя" җыры башкарыла.
Кыш бабай: Бигрәк матур җырладыгыз
Уйна, дустым, көй,
Тыпырдап китәм биеп
Кыш бабай биюе.
Кыш бабай: Туктый алмыйм биюдән,
Биимен чын күңелдән.
Алып баручы: Без дә хәзер басабыз,
Биеп күңел ачабыз.
Балалар түгәрәккә басалар. " Полька " биюе башкарыла. Биеп бетергәч Кыш бабай балаларны мактый.
Балалар утыралар. Ут сүнә. Себеркегә атланып Убырлы керә. Пыранлап чыршыны әйләнеп чыга. Ул чыршы янына килеп баскач ут яна.
Убырлы: Ә-ә, менә мин. Көтмәдегезме? ( Кыш бабайга) Ә син монда бәйрәм үткәреп ятасыңмы?
Кыш бабай: Нәрсә булган, үткәрсәм.
Убырлы: Ә нигә мине чакырмыйсың? Карале мин нинди чибәр! Матур, сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем. ( Зур рогатка тартып чыгара).Менә рогаткадан атып, чыршыгыздагы бөтен уенчыкларны ватып бетерермен әле. Балаларыгызның матур киемнәрен ертырмын. Ә синең арка чокырыңа бака җибәрермен. (Бака чыгара). Күчтәнәчләреңне дә үзем ашап бетерәм, берсенә дә бирмим.
Кыш бабай: Туктале, Убырлы, үзең генә ашагач, нинди бәйрәм була инде ул?
Убырлы: Ә нигә миңа бәйрәм? Главный минем тамак тук. Башкаларда минем эшем юк.
Кыш бабай: Эх, син, балалар шундый матур итеп Яңа ел бәйрәме үткәрәләр.....(исенә төшеп). Туктале, тукта. Ә минем балаларга дигән күчтәнәчемне син алдыңмы әллә?
Убырлы: Капчыкта ул синең күчтәнәчләр идемени?
Кыш бабай: Кайда ул?
Убырлы: Йоклаган, син бит аларны төшереп калдыргансың. Ә мин таптым да алачыгыма кертеп бикләдем.(Сикергәли). Алачык минеке, күчтәнәчләр дә минеке (көлә).
Ә бүген Яңа ел. Бөтенесе дә киресенчә булачак.
Яле кер син, Бер, ике, өч...Атлап түгел, йөгереп чык.
Өй керә.
Алып баручы: Карагыз әле, тавык тәпиендә өй килә.
өй Кыш бабай белән Убырлы арасында кала.
Кыш бабай: Миңа алдың белән, Убырлыга артың белән бас.
Убырлы: Миңа алдың белән! ( Сүз көрәштерәләр, тарткалашалар. Убырлы хәле бетеп егыла. )
Кыш бабай: Җитте, Убырлы, әйдә балаларны сыйлыйбыз.
Убырлы: Әйдә, булса булган, шатландыр балаларны. (Өй капчык ташлый. Убырлы капчыкны алып кага. Кыш бабай төчкерә.) Тузанланган әзрәк. Будь здоров, Кыш бабай! (Өстәге капчыкны салдыра, матур капчыкта күчтәнәчләр). Мә, Кыш бабай, күчтәнәчләреңне башка ташлап йөрмә. (Бирә).
Алып баручы. Каршылыйбыз Яңа елны
Шатланып, горурланып.
Килсен Яңа ел илемә
Тынычлык, бәхет алып.
Балалар башкаруында "Яңа ел көтә" җыры.
Кыш бабай. Менә сезгә бүләкләр,
Телим яхшы теләкләр.
Матур-тыныч яшәгез,
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
Әти-әниегез сүзен
Һәрвакытта тыңлагыз.
Тагын бер елдан килермен,
Шунда барысын белермен.
Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай.
Кыш бабай, Убырлы саубуллашып китәләр.
Алып баручы. Тагын бер кат котлыйбыз,
Сезне кунаклар Яңа ел белән
Дөньялар тыныч булсын.
Балаларыбыз бәхетле булып үсеннәр
Күк йөзе зәңгәр булсын, кояшыбыз,
Балкып безне яктыртып торсын.
Музыка астында балалар чыгып китәләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий Нового года для детей подготовительной группы в ДОУ
Сценарий предназначен для проведения Новогоднего утренника для детей подготовительной группы ДОУ. В нём размещены необходимые аттибуты, репертуар, герои данного мероприятия и сам ход праздника с включ...
Сценарий Нового года для детей подготовительной группы
Тема "Старик Хаттабыч на ёлке у ребят"...
Сценарий Нового года: «Звёздное путешествие» подготовительная к школе группа
Действующие лица:Звездочет- взрослыйЗмея -взрослыйПолярная звезда- девочкаПираты - мальчикиЛунтик - мальчик;Комета - девочкаЗвездочетик –мальчик...
Сценарий нового года для детей подготовительной группы "Новый год в подводном царстве"
Новый год – самый долгожданный праздник.Время новогодних праздников - это время красивой, доброй сказки, которая приходит в каждый дом в конце каждого года с наступлением зимних холодов. Она при...
Сценарий Нового года для старших, подготовительных групп. Здравствуй, НОВЫЙ ГОД!
Веселый сценарий для старших групп....
Сценарий Нового года для детей старшей группы " Новый год в цирке"
Очень полезный сценарий для детей с нарушением речи. так как в нём задействованы все до единого ребёнка, но с минимальной речевой активностью....
Сценарий праздника к Новому году «Новогоднее настроение» (подготовительная группа)
Сценарий праздника к Новому году «Новогоднее настроение» (подготовительная группа)...