Балалар сәламәтлеген ныгытып. (әти-әниләр өчен консультация)
консультация

Физик тәрбиянең бурычы – балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның төп хәрәкәтләрен үстерү – гигиена шартлары, куелган көн тәртибе, туклану, балаларның организмын чыныктыру, хәрәкәтләрне үстерү өчен  махсус занятиеләр үткәрү һәм уеннар оештыру ярдәмендә тормышка ашырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eti_eniler_ochen_konsultatsiyaler.docx33.31 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар  сәламәтлеген  ныгытып.

(әти-әниләр  өчен  консультация)

     Бала тәрбияләү – гаять зур әһәмиятле эш. Балалар тәрбияләүдә иң әһәмиятлесе нәрсә соң?  Башта бу сорауга  барысы да бик әһәмиятле, дип җавап бирәсе килә. Чыннан да бала тәрбияләүдә нинди генә якны алма, аны  әһәмиятле түгел дип әйтеп булмый. Ә иң кирәклесе – баланың сәламәт булып үсүе. Бала гомеренең беренче елларында күнегүләрнең  иң зур юлын үтә: сәламәтлеккә нигез салына.

     Физик тәрбиянең бурычы – балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның төп хәрәкәтләрен үстерү – гигиена шартлары, куелган көн тәртибе, туклану, балаларның организмын чыныктыру, хәрәкәтләрне үстерү өчен  махсус занятиеләр үткәрү һәм уеннар оештыру ярдәмендә тормышка ашырыла.

     Балаларның уеннары, ашау, йоклау, прогулка  сәгатьләре билгеләнгән вакытта режим белән үткәрелергә тиеш. Бу – балаларның организмын билгеле ритмга гадәтләндерә, аларның сәламәтлеген ныгыта, оешканлыкны, билгеле бер кагыйдәгә буйсына белүне тәрбияли.

     Гигиена күнекмәләре тәрбияләү – бик мөһим мәсъәлә, ул ата-аналардан түземлелек һәм тырышлык таләп итә. Гигиена тәрбиясенә баланы кечкенәдән үк өйрәтә башларга кирәк, шул чагында гигиена күнекмәләре гадәткә әйләнә һәм бала башкача эшләүне күз алдына да китерми.

     Гигиена тәрбиясенең  характер, ихтыяҗ тәрбияләү,тәртипкә өйрәтү белән тыгыз бәйләнештә булуын да әйтеп китәргә кирәк. Баланың иртәнге гимнастика ясавын, йокларга ятар алдыннан аягын юуын, киемен карап йөртүен, билгеле бер вакытта ашавын тикшереп торучы ата-аналар балада төгәллек тәрбиялиләр, аны тәртипкә өйрәтәләр.

     Гигиена тәрбиясе хезмәт эшчәнлегенә әзерли. Уенчык почмагын, йоклап торгач урын-җирен җыеп куюлары белән генә калмыйлар, бәлки хезмәт күнегүләрен дә үзләштерәләр.

     Гигиена  тәрбиясе бер үк вакытта эстетик тәрбия дә була. Шапшак нәрсә матур була алмый. Баланың чәчен, тешләрен карарга, тәнен, киемнәрен чиста тотарга, өйдә чисталык сакларга өйрәтү белән, ата-аналар әкренләп балаларда матурлыкка омтылыш  һәм аңа мәхәббәт тәрбиялиләр.

     Ничә яшьтә булуына карамастан, баланы режимга өйрәтергә кирәк. Дөрес  оештырылган көндәлек режимның балаларны үстерүдә аларның  сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте бик зур. Режимга күнеккән баланың билгеле бер вакытта  ашыйсы килә, аппетиты яхшы була, физик һәм психик яктан дөрес үсә. Көндәлек режим – баланың яшен исәпкә алып төзелгән хезмәт, ял, туклану кагыйдәләре ул.

     Балалар  өчен физик тәрбиянең иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч төре –

с п о р т. Чаңгыда шуу, велосипедта йөрү, йөзү – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә мөмкин нәрсә.

     Баланы физик тәрбияләүнең төп максатларыннан берсе – аның организмын  һава температурасы үзгәрешләренә чыдам итү, аны чыныктыру.

Чыныктыруның иң ансат ысулы – һава ваннасы алу. Аны тышта, һавада үткәрәләр. Һава тән тиресенә турыдан-туры тәэсир итсен өчен, җылы көннәрдә баланы трусик һәм майкадан һәм яланаяк йөртергә кирәк.

     Төнгелеккә аяк юып ятуның  әһәмияте  һәм әкренләп 30 градустан бүлмә температурасына кадәр төшерелгән су белән аякларны юганда аның чыныктыру тәэсире була.

     Тәнгә су йөгертү, су коену кебек процедуралар организмны чыныктыра. Су белән чыныктыруны кече яшьтән башлау яхшы.

     Җәйге айларда чыныгу өчен кояштан да, һава һәм судан да файдаланыла.

     Хәрәкәтләрне үстерү балаларны физик тәрбияләү системасында күренекле урыннарның берсен алып тора. Кече яшьтән үк баланың дөрес йөрергә, йөгерергә, сикерергә, үрмәләп менәргә өйрәнүе бик  әһәмиятле. Хәрәкәтләрне үстерү өчен системалы рәвештә хәрәкәтле уеннар һәм гимнастика үткәрелергә тиеш. Бу балаларның актив, җитез, оешкан булуларына ярдәм итә.

     Физкультура, спорт белән шөгыльләнгән баланың авырлыгы, күкрәк читлегенең үсеше, мускуллары спорт белән шөгыльләнмәгән балага

караганда күп өстен була. Бала никадәр күп хәрәкәтләнсә, мускуллар шулкадәр яхшырак була. Күп хәрәкәтләнүдән, йөгерүдән, сикерүдән балага бернинди зарар булмый, чөнки  ул аны бик теләп башкара.

     Физик күнегүләр вакытында балаларда төгәллек, гаделлек, иптәшлек хисе, бер-береңә ярдәм, кыюлык, тотнаклык, мөстәкыйльлек  тәрбияләнә. Физик яктан чыныккан балалар теләсә нинди хезмәтне башкарырга сәләтле булалар. Шуңа күрә гаиләдә дә, б/бакчасында да физик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирик.

Балалар бакчасында адаптация чоры

Балалар бакчасы проблемасы - яхшымы ул, начармы, бирергәме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе.

Бу проблеманың актуаль булуы гаиләнең матди хәленнән дә , ата- аналарның шөгель төренә дә бәйле түгел, һәр гаиләнең үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм тискәре фикерләре бар.

Бала,балалар бакчасына тиз һәм кыенлыклар кичермичәм генә ияләшсен өчен аны алдан ук әзерли башларга кирәк.

Яңа килгән балаланың балалар бакчасына килгәч тә, өйдәгедән бөтенләй аерылып торган яңа шартлар, яңа мохиткә килеп эләгүен күп кенә ата-аналар аңлап та җиткерми.

Сабыйга яңа учреждение, яңа кешеләр, таныш түгел иптәшләр, өлкәннәр, режим моментларына ияләшеп китүе бик тә авыр.

Ата- аналар да бала өчен борчылалар, балалар бакчасы таләпләренә ияләшәләр.Шул ук вакытта тәрбиячегә дә бала һәм ата-аналары белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыруы җиңел түгел.

Бала, балалар бакчасына карата уңышлы адаптаөия чоры үтсен өчен, ата- аналарның бакчага карата уңай мөнәсәбәттә булулары, балада да шундый фикер тәрбияләүләре шарт.

Баланың адаптация процессына аның психик һәм физик үсеше, сәламәтлеге, чыныгуы, үз-үзенә хезмәт күрсәтә белүе, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән коммуникатив аралашуы, сабыйның шәхси үзенчәлекләре, ата-аналарның борчылу дәрәҗәләре дә тәэсир итә. Әгәр алда әйтеп үткәннәр балада булмаса яки түбән дәрәҗәдә булса микросоцияль шартларда адаптация чоры авыррак үтә. Баланың сәламәтлегенә зыян килә, чөнки эмоциональ стресс реакциясе үсеш ала.

Фәнни тикшеренүләрдән чыгып адаптацион процессның өч фазасын билгеләп үтәләр:

  1. (подострая фаза) Авырлык килү, сөйләшү, аралашу кимү (дәвалыгы 1 ай).
  2. (подострая фаза)Баланын үз-үзен тотышы адекват, бары тик аерым параметрлар буенча үсеш темпында тоткарлыклар күзәтелә (дәвамлыгы 3-5 ай).
  3. Компенсация фазасы, үсеш темпларынын тизләшүе, нәтиҗәдә балалар уку елы азагына алда әйтелгән тоткарлыкларны җиңеп чыгалар, үтәләр.


Балалар бакчасында адаптация чорын үтү берничә дәрәҗәгә бүленә:

  1. Җиңел адаптация.
  • Вакытлыча йокы бозылу (7-10 көндә тәртипкә салына).
  • Аппетит (10 көндә)
  • Адекват булмаган эмоциональ реакция (тискәреләнү, йомылып калу, агрессив булу һ.б.) уенда, сөйләшүдә, ориентлашуда активлашу (20-30 көндә).
  1. Уртача адаптация (барлык әйтелгән кимчелекләр тагын да кискенрәк формада һәм озаграк бара: йокы, аппетит 20-40 көндә, ориентлашу эшчәнлеге (20 көн), сөйләм активлашу (30-40 көн), эмоциональ халәт (30 көн), хәрәкәтләнүе активлашуы 30-35 көндә. Бала авырый (мәсәлән ОРВИ, ОРЗ).
  2. Авыр адаптация (2 айдан 6 айга кадәр)

Алда әйтеп үтелгән барлык билгеләр дә авыр формада үтә. Аппетит кимү (ашаганын косып чыгару очраклары), кискен йокы бозылу, иптәшләре, өлкәннәр белән контактка бармау, агрессив булу, берүзе калырга тырышу. Авыр адаптация чоры үткән балалар беренче 10 көндә һәм ияләшеп киткәнче кабат-кабат авырыйлар.

  1. Бик тә авыр адаптация.( Ярты ел һәм аннан да күбрәк дәвам итә). Сорау туа: бу баланы бакчага йөртергә кирәк микән?

Ничек кенә булмасын, ничек кенә баланы бакчага әзерләмәсеннәр, бала, бигрәк тә беренче көннәрне зур стресс кичерә.

Адаптациягә, баланың темпераменты да йогынты ясый. Сангвиниклар һәм халериклар тиз ияләшә. Ә флегматик һәм меланхоликлар авыррак. Алар әкренрәк, балалар бакчасы темпына җитешә алмыйлар: ашау, биремнәрне үтәү, киенү, урамга җыену алар тарафыннан әкрен башкарыла.

Практикада күренгәнчә авыр адаптациянең сәбәпләре:

  • Гаиләдә режим сакламау һәм аның мәктәпкәчә учреждение режимы белән тәңгәл килмәүе
  • Балада билгеле бер үзенә генә хас гадәтләр булуы (бигрәк тә тискәре),
  • Уенчыклар белән уйный белмәү;
  • Гади культура- гигиеник күнекмәләр формалашмавы;
  • Ят кешеләр белән үз-үзен тота һәм аралаша белмәве.

Балалар бакчасына әзерләнүнең 1 этабы (әзерлек этабы) ата- аналар өстендә. Бала мөстәкыйль рәвештә ашый, киенә һәм чишенә белергә тиеш.

2 этаб ( төп этаб) ата- аналар һәм тәрбиячеләргә йөкләнелә. Бу очракта ата-аналар тәрбияче белән тыгыз элемтәдә булу зарур. Алар баланың һәр гадәтен, психик, физик үсешен нинди дәрәҗәдә булуын тәрбиячегә җиткерергә тиешләр. Шул вакытта гына бала тәрбиячегә ышана, аның тарафыннан яклау таба башлый.

3 этаб (йомгаклау). Бала балалар бакчасына 2-3 сәгатькә килә башлый. Исегездә тотыгыз! Беренче чиратта кәеф, аппетит, соңыннан гына йокы тәртипкә салына.

Балалар бакчасына адаптация җиңел үтсен өчен түбәндәгеләрне үтәү зарур:

  1. Балалар бакчасы белән танышу. (бәйрәмнәргә, уен мәйданчыгына килү )
  2. Баланың гадәтләрен тәрбиячегә җиткерү (имезлек, бармак суыру)
  3. Режим саклау.
  4. Бакчага бергәләп әзерләнү. (киемнәр сатып алу, сорауларга җавп бирү.)
  5. Бала барында балалар бакчасы проблемалары турында сөйләшмәскә, бакча хезмәткәрләренә карата тискәре фикер белдермәскә.

Адаптация чоры тәмам дип исәпләнә, әгәр:

  • Бала аппетит белән ашаса;
  • Вакытында тыныч йоклап китеп, көйсезләнмичә вакытында уянса;
  • Кызыксынып уйный башласа;
  • Теләп аралаша башласа.



     

Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итүче махсус шөгыльләр уздыру.

Балалар бакчасында уза торган махсус уеннар һәм шөгыльләр балалар сөйләменең төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыра. Аларга түбәндәгеләр керә:

– телшомарткычлар, такмаклар, сюжетлы уенчыклар белән уеннар, уен-инсценировкалар, җырлы-хәрәкәтле уеннар, авазга өйрәтү уеннары һ.б.;

– әкиятләр, шигырьләр уку, балалардан эчтәлеген сөйләтү;

– балалар әдәбияты әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карау һәм алар буенча фикер алышу;

– предметлы һәм сюжетлы картиналар белән уен-шөгыльләр;

– гади табышмаклар чишү;

– кече моториканы үстерүче уеннар.

Бу уеннар һәм шөгыльләрнең һәммәсе дә балаларның сөйләм телен үстерүгә булыша, шул ук вакытта аларның һәр төре бу процесска үзенчәлекле өлеш кертә.

Такмаклы уеннарны һәм җырлы уеннарны кулланганда балалар тәрбияче сөйләмен, төрле хәрәкәтләр ясап, күп тапкыр кабатлыйлар. Өстәвенә такмакларда һәм җырда кат-кат әйтелә торган иҗекләр була. Мондый уеннар вакытында бала һәм олы кеше арсында эмоциональ бәйләнеш тиз барлыкка килә. Болар барысы бергә балага сөйләмне аңларга, истә калдырырга һәм охшатып әйтергә булыша. Бала такмакларны, җырларны тиз отып ала һәм тиздән үзе мөстәкыйль рәвештә уйный башлый.

Авазларга өйрәтү уеннары вакытында балаларның фонематик ишетү сәләте үсә, бала сөйләмдә интонацияне дөрес куярга һәм авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәнә.

Сюжетлы уенчыклар белән уеннар, уен-инсценировкалар балаларны диалог төзергә өйрәтә, сүзлек запасын баета, дөрес интонация белән һәм грамматик яктан дөрес сөйләшергә өйрәтә.

Балаларның сөйләмен үстерүдә бергәләшеп китаплар уку, рәсем-иллюстрацияләр карау, диафильмнар карау аеруча файдалы. Диафильмнар карау сөйләм үстерүгә булышлык ягыннан телевизордан мультфильмнар караудан файдалырак. Чөнки телеэкранда бер-бер артлы тиз алмашынучы кадрлар балаларның игътибарын билгеле бер предметта тупларга мөмкинлек бирми һәм “экран сөйләмен” дә балалар бик авыр кабул итәләр. Диафильм караганда исә билгеле бер кадрга игътибарны туплап, балаларга аңлаешлы итеп сөйләп барып була. Тәрбияче балаларга рәсемнәр күрсәтеп барырга, сөйләргә, сораулар бирергә дә өлгерә, балалар җавап бирергә авырсынганда предметларны, персонажларны, хәрәкәтләрне үзе атый, балаларны сөйләмгә тарта.

Балаларның сөйләм телен үстерүдә аеруча әһәмиятле урын предметлы һәм сюжетлы картиналар белән шөгыльләр үткәрүгә туры килә. Тәрбияче белән картиналар караганда балалар персонажларны таныйлар, исемнәрен әйтәләр, алдан өйрәнгән материалны исләренә төшерәләр. Картиналар белән шөгыльләр күргәзмәле булуы белән балаларны үзенә тартып тора. Һәр картина аерым бер сүз белән белдерелүче реаль предметны яки күренешне сурәтли. Рәсемнәрне карап һәм алардагы таныш предметларны аерып, балалар рәсемдә булмаган, ләкин үзләренең хәтерләрендә сакланган әйберләрне дә әйтеп бирәләр. Картиналарның бу үзлеге кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә аеруча мөһим. Ул сүзнең билгеле бер объектка бәйлелегеннән акрынлап аерылуына булыша. Картиналар караганда анда булмаган предметларны да әйтеп бирә алу балаларда күрсәтмәлелеккә таянмыйча гына сүзлек материалы белән эш итә белүнең барлыкка килүенә һәм аның акрынлап үсешенә китерүче баскыч булып тора. Шуның нигезендә балалар башта олылар сөйләгәндә әкиятне тыңларга, ә соңрак шул әкиятне үзләре сөйләргә дә өйрәнәләр.

Педагогик процесста картиналарның төрле тематик тупланмаларын (савыт-саба, киемнәр, яшелчәләр, хайваннар һ.б.), эш-хәрәкәтне сурәтләүче сюжетлы картиналарны (“песи сөт эчә”, “балалар чана шуалар” һ.б.) һәм аларның эзлеклелеген (мәсәлән, әкияткә иллюстрацияләрне) кулланып була.

Картиналар белән уеннар вакытында балалар аларда сурәтләнгән предмет һәм хәрәкәтләрне әйтү генә түгел, тәрбияченең сорауларына киңәйтелгән җаваплар бирергә дә өйрәнәләр. Төрле лото, домино уеннары да, рәсемнәр кулланылучы гади сюжетлы уеннар да (мәсәлән, “зоопарк”, “кибет”, “курчакны ашату” уеннары һ.б.) картина белән уеннарга керәләр.

Шулай итеп, картина белән уен-шөгыльләр балаларның сүзлек запасын баетырга, сүзләрнең гомумиләштерелгән мәгънәсен формалаштырырга, грамматик дөрес сөйләмне үстерергә булыша, сөйләмне актив кулланырга теләк уята. Картиналы уеннар шулай ук балаларда исемен атаганда предметның образын күз алдына китерү сәләтен үстерә.

Балалар текстны тыңларга һәм эчтәлеген аңларга, аннары шул текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнсен өчен балаларга иллюстрациясез хикәяләр уку да кирәк. Бу балаларда тел ярдәмендә аралашу һәм фикерләү барлыкка килүгә булыша, баланы сөйләмдә предметларның үзлекләрен һәм хәрәкәтләрен белдерүче катлаулы җөмләләр куллануга этәрә.

Балаларның сөйләмен үстерүдә табышмаклар чишү һәм аларны бергәләп уйлап чыгару бик зур ярдәм итә. Табышмаклар чишеп уйнаганда балалар сүз белән тасвирлау һәм рәсемнәр ярдәмендә предметларны уйлап табалар. Мәсәлән, тәрбияче өстәлгә берничә уенчык (яки предметлы рәсемнәр) куя һәм сүз белән тасвирлау ярдәмендә балага шуның берсен табарга куша. Олырак балалар гади табышмакларны күз алдына китерү юлы белән генә дә чишә алалар.

Балаларның сөйләмен үстерүгә булышлык итүче уеннарга кече моториканы үстерүче бармак уеннары да керә. Бу уеннар вакытында кул чукларының, бармакларның хәрәкәтләре гади, ритмик сөйләм белән бергә башкарыла. Кул чукларының һәм бармакларның күнегүләре балаларның баш миендәге хәрәкәт үзәгенең үсешенә, ә ул исә үз чиратында балаларның кече моторикасы һәм сөйләме үсешенә китерә.

Баланың сөйләмен үстерүче уеннарга җырлы-хәрәкәтле уеннар керә. Мондый уеннарның күпчелеге халык уеннары үрнәгендә төзелгәннәр һәм аларда фольклор элементлары була. Ләкин бу уеннар бик гадиләштерелгән, кыскартылган һәм кече яшьтәге балалар өчен яраклаштырылган. Җырлы-хәрәкәтле уеннар нәниләр өчен бик файдалы, чөнки алар балаларның хәрәкәткә, арлашуга, образлы шигъри сүзләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерәләр. Хәрәкәтләрнең сүзләр белән яраклашуы балага уенның эчтәлеген аңларга ярдәм итә. Олыларга бу уеннар балаларның симпатиясен, ышанычын һәм аңлы рәвештә тыңлауларын яулап алырга булыша. Бу уеннар баланың аралашу сәләтен үстерә, шәхесе формалашуга булышлык итә.

Җырлы-хәрәкәтле уеннар балаларның күңелен күтәрә. Моннан тыш балалар бер-берсе белән хәрәкәтләрен туры китерергә, кулга-кул тотынышып әйләнә буйлап йөрергә, пространствода ориентлашырга өйрәнә.

Җырлы-хәрәкәтле уеннар хәрәкәтләренең гадәти булмавы белән аерылып тора: алар сәнгатьле, пластикалы, текст ритмына һәм җыр көенә буйсыналар. Бу уендагы хәрәкәтләр уенның эчтәлеген тудыралар. Болар барысы бергә балаларның күзаллавын, музыкаль сәләтләрен үстерә. Мондый уеннар балаларга эстетик тәрбия бирүнең үзенчәлекле формасы да булып торалар. Мәсәлән, “Аккалач”, “Кәҗә-мәкәрҗә” уеннары.

Киңәшләр

Балалар, җинаятьче корбаны булмасын, явызлардан саклансыннар, ә иң мөһиме  исән-имин булсыннар өчен нишләргә? Иң элек аларны ишегалдында, урамда, җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә кирәк.

  • Балагыз таныш булмаган кешеләргә телефон номерын; адресын,ягъни кайда торганлыгын, яшәгәнлеген әйтмәсен;
  • Караңгыга калганчы уйнап йөрмәсен;
  • Үз йорты тирәсеннән ялгызы гына читкә китмәсен;
  • Таныш булмаган һәм исерек кешеләр төркемен урап узсын;
  • Кешесез аулак урыннарга кермәсеннәр;
  • Дуслары, классташлары белән аралашканда өйдәге кыйммәтле әйберләр белән мактанмасыннар;
  • Кесә телефонын күренеп торган урында йөртмәсеннәр;
  • Сорасалар, кесә телефонын чит кешеләргә бирмәсеннәр;
  • Таныш булмаган кешеләр машинага утырырга, яисә берәр җиргә чакырсалар, ризалашмасын;
  • Кыйммәтле әйберләр белән (плеер, алтын бизәнү әйберләре) урамга чыкмаска тырышсыннар;
  • Урамда чит кешеләр кулыннан бернәрсә дә алмасыннар;
  • Куркыныч туса, баланы тотып алырга тырышсалар, бөтен көче белән җинаятьченең кулыннан ычкынырга тырышсын, кычкырсын;
  • Ничек тә булса башкаларның игътибарын җәлеп итәргә тырышсын, кешеләрне ярдәмгә чакырырга оялмасын.
  • Туктарга җыенган машинаны күрсәләр, бу урыннан тизрәк китү җаен карасыннар;
  • Машина хәрәкәтенә каршы барсыннар;
  • Беркайчан да ят машинага утырмасыннар;
  • Әгәр артларыннан кемдер күзәтеп баруны тойсалар, кеше йөри торган урынга йөгерсеннәр, яисә кычкырсыннар;
  • Өйдән чыкканда , кая барасын һәм сәгать ничәдә кайтасын якыннарына әйтеп китсеннәр;
  • Аз таныш булган кешеләргә бармасыннар, үзләрен дә чакырмасыннар;
  • Каядыр барып, онытылып китеп, соңга калалар икән, каршы алсыннар өчен өйләренә шалтыратсыннар;
  • Дуслары, классташлары белән үз өйләрендә очрашу оештырганда, өйдә үзеннән башка тагын берәр кеше булган вакытны сайласыннар.
  • Балалар үз кичерешләре яки дуслары турында сөйләгәндә игътибар белән тыңлагыз;
  • Баланың борчулары, куркулары турында сораштырыгыз, әгәр дә ул күңел түрендәге хисләре белән уртаклашса, мактагыз – бу бәланы булдырмый калуның мөһим шартларының берсе;
  • Гаиләдә бала олы кешеләр белән теләсә нинди борчуларын уртаклаша алырлык мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк.