Ата – аналар өчен консультация “Үрнәк – иң яхшы үгет”
методическая разработка

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

Ата – аналар өчен консультация

                       “Үрнәк – иң яхшы үгет”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_ochen_konsultatsiya-_urnk_in_yahshy_uget.docx17.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе»                                           “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”

Ата – аналар өчен консультация

        “Үрнәк – иң яхшы үгет”

 

        

                                                                                                                                                                   

                                                             Төзеде : татар теле тәрбияче

                                                                                                             Курбанова Р.Х

        

                                      Түбән Кама шәһәре, 2022 ел

                                      “Үрнәк – иң яхшы үгет”

   Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камиль шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

  Рухи яктан бай, эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык авыз иҗаты белән танышу, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы, аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. 

   Гаиләдә баланы дәрес өйрәткән кебек, каршыңа утыртып, озаклап үгет нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар кул астында гына. Болай үтәмлерәк тә була кебек. Балалар бит күзәтүчән, тиз үзләштерәләр, әммә тиз оныталар да. Кат–кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп , әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.

  Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына,  яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган, нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнен өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни.

   Әлбәттә, бар ул балаларында матурлык идеалы тәрбияләүче, башкаларга үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итми. Шуңа күрә ата-аналарның үзләренең халык авыз иҗатына, аның йолаларына битараф булмавы бик тә мөһим. Балаларга әкиятләр сөйләү, бишек җырлары җырлау, мәкальләр, табышмаклар әйтү иҗаты аша илгә, ата-анага, халыкка мәхәббәт тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә, сөйләмен баета, акылын үстерә.

  Бу дөньяга берәү дә әни-әти булып тумый, шулай ук һәркем психология һәм педагогика буенча махсус белем дә алмый. Әти-әниләр тәрбия барышында хата җибәрергә, ялгышырга мөмкин яки тәрбиянең тиешле нәтиҗәгә китермәве дә табигый хәл.

  Балалар бакчасы коллективның максаты – бала тәрбияләүдә әти-әниләргә һәрьяктан ярдәм күрсәтү, алар белән кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек итү. Кыскасы, әти-әниләрнең педагогик белемнәрен күтәрү өстендә эш алып бару кирәк. Бу вазифа беренче чиратта без – тәрбияче-педагогларга йөкләнә.   

   Хәзерге вакытта балалар бакчалары үзләренең сайтларын бар. Бу сайтлар балалар бакчасы коллективының эш нәтиҗәләрен информацион яктыртуда иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Монда әти-әниләр үзләренә кирәкле мәгьлүматне ала алалар.

   Балалар – безнең киләчәгебез, аларны ничек тәрбияләсәк, безнең картлыгыбыз да шулай булачак. Сөйләгән сүзләребездә, эшләгән эшләребездә, ясаган хәрәкәтләребездә балаларыбызга үрнәк булыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен консультация "Сәламәт анадан - сәламәт бала туа..."

Сәламәт ана, сәламәт бала – сәламәт җәмгыятьнең нигезе....

Ата-аналар өчен консультация.

Ата-аналар өчен консультация. Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте....

Ата-аналар өчен консультацияләр.

"Балалар бакчасы hәм гаилә бердәм булса" исеме астында чыгыш....

Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата- аналар өчен консультация.

Что же это такое - физкультминутки для дошкольников? Это время для веселья, стихов и движения. Чтобы детишки хорошо росли и развивались, им просто необходимы такие чудесные подвижные физкуль...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...