« Баланы мәктәпкә кадәр тәрбияләү чоры»
материал
Предварительный просмотр:
Доклад
« Баланы мәктәпкә кадәр тәрбияләү чоры»
Олы Мәтәскә балалар бакчасы
мөдире
Ахматвалиева З.И.
2019 ел,апрель
Бик күп ата-анадан: баланы ничек итеп мәктәпкә әзерләргә, аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә, дигән сорау ишетергә туры килә. Һәм бу борчылу бик урынлы.
Халык : “Чананы җәйдән әзерләргә кирәк”, - ди. Бала да шулай, аны мәктәпкә хәзерләү эшен мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк.
Иң беренче, баланың гомуми үсешенә ирешү. Бу аның хәтере, игътибарлылыгы, үзлегеннән логик фикер йөртә белүе, нәтиҗә ясый алуы дигән сүз.
Икенче таләп баланың үз-үзен тота белүенә кайтып кала. Балада яхшы хәтер, игътибарлылык булып та, ихтыяр көче җитмәү аркасында, ул алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин.
Өченче таләп аеруча мөһим. Бу – балада укуның дөрес мотивын формалаштыру. Бала укуның белем алуда, дөньяны танып-белүдә хәлиткеч чара икәнен аңларга, аның кирәклегенә төшенергә тиеш.
Мәктәптә уку – бала өчен иң җаваплы бурыч, ул күп көч куюны, игътибарны таләп итә торган хезмәт. Шуңа күрә бала кечкенәдән үк хезмәт сөеп үсәргә тиеш.
Баланы мәктәпкә әзерләү турыдан-туры гаиләгә бәйләнгән. Иң мөһим бурыч – баланы белемнәрне үзләштерүгә хәзерләү.Икенче төрле әйткәндә. Бала күзәтә белергә, укыганны аңларга һәм аның эчтәлеген гади генә итеп сөйләп бирә белергә. Үз алдына бурыч куярга һәм шул бурычны үтәүдә ихтыяр көче булдырырга тиеш.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, бала гаиләдә кечкенәдән үк китап белән дуслашкан, фикер йөртергә өйрәнгән булса, кагыйдә буларак. Мәктәптә дә яхшы укый.
Бала беренче көннәрдән үк мәктәпне, укуны яратсын өчен. Бу җитди адымга аны психологик яктан да әзерләргә кирәк. Ата-ана үзенең мәктәп елларын сагынып искә төшерсә. Укытучылар адресына рәхмәт сүзләре әйтсә, белемнең мәңгелек юлдаш булуын мисаллар белән дәлилләсә,әлбәттә, болар балага уңай тәэсир итмичә калмый. Нәниләрнең өйдә укытучы булып уйнавының, зурларның балалар белән бергә мәктәпкә баруының, булачак укытучы белән танышуның балага психологик яктан уңай йогынтысы шулай ук зур була. Әмма, кайбер гаиләләрдә, берни уйлап тормастан, бала аз гына шаяра башласа да аны, әле монда тәртип бозасың да, мәктәптә күрмәгәнеңне күрсәтерләр, дип, урынсызга куркытырга тотыналар. Табигый, бу нәрсә кечкенә бала күңелендә эмоциональ кичерешләр тудыра, ул мәктәпне ниндидер күңелсезлекләргә китерә торган урын икән дип уйлый башлый.
Ниһаять, 1 сентябрь таңы ата. Бала беренче тапкыр укучы сыйфатында мәктәп бусагасын атлап керә. Матур итеп киенгән, кулларына чәчәк бәйләме тоткан үзе кебек малайларны, кызларны күрә. Укытучы аларны буйларына, сәламәтлекләренә карап парталарга утыртып чыга. Балага монда барысы да ят һәм шул ук вакытта яңа, һәрәрсә аның күңелен тартып тора. Ул укытучының һәрбер сүзен йотлыгып тыңларга әзер. Дөрес, дикъкать һәм ихтыяр көче җитенкерәми әле. Ул юк-барга да әһәмият бирә. Әмма укытучы дәресне шундый кызыклы итеп алып бара ки, күп боргаланырга урын калмый.
...Камил акыллы. Сәламәт балаларның барысы да укуга сәләтле була. Шунысы да бар, берәүләр укытучы әйткәнне бик тиз отып ала, ә икенчеләр – башкачарак, һәм моның сәбәпләре дә бер генә төрле түгел. Бу баланың табигать биргән алшартларына, аның нерв системасы тибына, гаиләдә алган әзерлек дәрәҗәсенә, сәламәтлегенең торышына бик нык бәйләнгән. Шулай да була: мәсәлән, кайбер укучыларның күзе начар күрә, колагы начар ишетә. Алар бу хакта укытучыга, бигрәк тә иптәшләре алдында, әйтергә оялалар. Моны кичекмәстән ата-аналар эшләргә, ә укытучы андый балаларны алгы парталарга утыртырга тиеш.
Берничә ай үтүгә укучыларның бер өлнше укуга суына башлый. Моның сәбәпләре шулай ук күп нәрсәләргә бәйләнгән. Беренче көннәрнең кызыклыгы, романтикасы арткы планга күчкәч тә, бала укудан бизмәсен өчен, ата-ана укытучы белән даими бәйләнештә торырга тиеш. Һәр дәреснең кызыклы, кхрсәтмәле, үзенчәлекле булуы балаларның дикъкатен укуга тарта.
Ләкин бу гына җитми. Өйдә ата-аналар баланың мәктәп тормышы, анда нәрсәләр күрүе, кемнәр белән уйнавы, теге яки бу нәрсә турында нинди фикердә булуы белән кызыксынырга тиеш. Кызганычка каршы, кайбер гаиләләрдә, вакыт юклыкка сылтап, баланың укуы белән кызыксынуы урынына , “баш ваттырып йөрмә әле”, дип, аны читкә кагалар.
Еш кына балалар өй эшләрен үтәүдә ата-ана ярдәменә мохтаҗ булалар. Мондый ярдәм, кагыйдә буларак, мисалларны, мәсьәләләрне, кагыйдәне, күнегүләрне һ.б. аңлату характерында булырга тиеш. Ләкин кайбер ата-аналар бу эштә шактый зур ялгышлык җибәрәләр: я балага бер нәрсә дә аңлатмыйлар, я аның өчен бөтен нәрсәне үзләре эшлиләр. “Шуны эшләргә дә башың җитмәгәч”, “хәрефләрне гел кыек, начар язасың” кебек югары тонда әйтелгән сүзләр дә баланы укудан читләштерә.
Билгеле, мәктәп уку, белем алу урыны гына түгел, укучыларны тәрбияли торган үзәк тә. Балалар мәктәпкә кергәч тә “Укучылар өчен кагыйдәләр”не үзләштерергә, шушы кагыйдәләрне үтәүгә күнектерелергә тиеш. Бу юлда укытучы ата-аналарның ярдәменә мохтаҗ. Ата-аналар үзләре дә әлеге кагыйдәләр белән яхшылап танышырга тиеш. “Укучылар өчен кагыйдәләр” мәктәп стенасы белән генә чикләнми, алар баланың бөтен тормышына, эшчәнлегенә кагыла.
Мәктәп бала күңелендә ата-анага мәхәббәт, ихтирам тәрбияләүдә күп кенә нәрсәләр эшли ала.
Ата-аналарның мәктәп белән тыгыз бәйләнештә торуы – баланың яхшы укуының, аңлы тәртипкә өйрәнүенең иң мөһим алшартларыннан берсе. Бала көн дә үсә, үзгәрә торган шәхес. Бу аның акыл һәм физик үсешенә, сәламәтлегенә дә кагыла. Мәсәлән, көтмәгәндә баланың сәламәтлеге начарлана башлады ди. Ул үзе моңа әһәмият тә бирмәсә мөмкин. Әмма ата-ана бу хакта укытучыны, мәктәп врачын вакытында кисәтергә тиеш. Кайбер ата-ана , вакыт юклыкка сылтап, бөтен нәрсәне баланың әби-бабасына тапшыра. Җыелышларга да алар гына йөри. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Чөнки укытучының нәкъ ата-ана белән генә сөйләшә торган сүзләре була, алай гына да түгел, баласы өчен беренче чиратта ата-ана җаваплы.
Шулай да була: кайбер ата-аналар балаларының укуга суынуын укытучыдан күрәләр, укытучы безнең балабызны яратмый, читкә кага, иптәшләре алдында ачулана, диләр. Иң аянычлысы шунда, бу хактагы сүзләр бала алдында әйтелә. Сабый моңа ышана, укытучыдан, мәктәптән читләшә башлый. Ә тикшерә башласаң, эшнең бөтенләй башкада булуы ачыклана: гаилә шартларында бала укуга җитәрлек әзерләнмәгән. Моннан шундый нәтиҗә ясарга кирәк: әле соң түгел, укытучы белән бергәләп, ата-ана балада уку өчен кирәкле уңай күнекмәләрне тәрбияләү өстендә эшләргә кирәк.
Ата-ананың мәктәп белән бәйләнеше башка формалар да ала. Мәсәлән, экскурсияләр, культпоходлар оештырганда алалар белән ата-аналарның бергә баруы укучыларга уңай йогынты ясый. Бәйрәмнәрдә, тантаналы вакыйгаларда өлкәннәрнең чыгыш ясавы да нәниләр күңеленә бик хуш килә. Зурлар үзләренең эшләре, профессияләре турында горурлык белән сөйләсәләр, балалар күңелендә хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре уяна.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бала тәрбияләүдә әтинең роле
Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
ПРЕЗЕНТАЦИЯ БАЛА ТӘРБИЯЛӘГӘНДӘ УЕННЫН ӘҺӘМИЯТЕ
УЕННЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ...
Сәламәт бала тәрбияләүдә тәрбияченең роле
Балалар бакчасында сәламәт бала тәрбияләүгә багышланган чыгыш....
“Бала тәрбияләүдә театрның роле”
“Бала тәрбияләүдә театрның роле” Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, ...
Тәрбиячеләргә консультация “Әти-әниләр белән баланы дөрес тәрбияләү”
В данном материале описывется работа с родителями по правильному воспитанию детей....
Тема «Баланың балалар бакчасында үз-үзен тотышы, адаптация чоры»
Балалар бакчасында адаптация,баланың үз-үзен тотышы.Балалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берс...