“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш.
консультация на тему

Салахеева Гульназ Ильсуровна

“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш.

Балаларның сәламәтлеген саклау дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешенә әйләнде. Алай гына да түгел, баланың сәламәтлеген саклау һәм ныгыту аның тулы үсешенең нигезе булып тора. Ләкин медицина тикшеренүләре балаларның сәламәтлеге начарлануын күрсәтә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгыту, аның һәрьяклап үсешен тәэмин итү өчен баланың яшенә һәм индивидуаль мөмкинлекләре туры килгән дөрес педагогик тәрбия кулану зарур. Физик тәрбия бу очракта төп урынны алып тора.

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенең мәктәпкәчә 500 баланың медицина карталарын өйрәнү аларның гәүдәсенең, аяк табанының, терәк-хәрәкәтнең дөрес формалашмавын күрсәткән (31 %). Тирәнтенрәк тикшерүләр гәүдәнең 45-50% балаларда дөрес формалашмавын күрсәткән.

Боларның сәбәбен белгечләр бала организмындагы туклану һәм тирә-юнь экологиясенә бәйле булган алмашу процессларының житди үзгәрүе нәтиҗәсендә күрәләр. Составында кальций тиешле дәрәжә булмаган сөт продуктларын куллану сөякнең, терәк-хәрәкәтнең дөрес формалашмавына китерә. Бу иң беренче чиратта арка миен төрле бәрелүләрдән саклап торучы умыртка баганасына йогынты ясый. Умыртка баганасы сөякләренең вакытлыча яки даими рәвештә урыннарыннан күченеп торулары  эчке органнарга да тискәре йогынты ясый, хәтта хроник авыруларга нигез дә була ала. Шуның өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә терәк-хәрәкәтне формалаштыруга юнәлдерелгән чараларга нык игътибар итәргә кирәк.

Ә тикшеренүләр исэ моның нәкь киресен раслый. Балаларга юнәлдерелгән физик күнегүләрдә умыртка баганасының дөрес формалашуына юнәлдерелгән хәрәкәтләр бөтенләй диярлек башкарылмый, балалар бакчаларының бары 12%ы гына игътибар бирә. Бу әлеге күнегүләрнең мөһимлеген аңламаулары белән аңлатыла. Ә мөһим күнегүләрдән тагын массаж һәм йөзүне дә өстәп китәргә кирәк.

Эффектлы физик тәрбия сәламәт яшәү рәвешенең бер өлешенә әверелергә тиеш. Балараның сәламәт яшәү рәвеше нигезенә, организм буларак системалы,  жәмгыятьнең һәм шәхеснең байлыгы буларак аксиологик һәм сәламәтлек төшенчәсенең иң югары байлык икәнен раслаган, балаларның сәламәтлеккә гомер буена нык игьтибар һәм сакчыл караш тәрбияләүче педагогик якынаю тора.

Балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру эффектлы педагогик технологияләрне күз алдында тота. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәт яшәү рәвешен булдыручы педагогик технологияләр ике юнәлешне күз алдында тота: беренчедән, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кебек эчке факторлар булса, икенчедән, тышкы факторлар да мөһим урын ала.

Сәламәтлекне саклау технологиясе – төбәкнең икътисади үсешенә, аның экологик торышына нигезләнгән,  халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар.

Сәламәтлекне формалаштыру технологияләре – жәмгыятьтә актив хәрәкәткә нигезләнгән, шәхес буларак үз сәламәтлегенә аеруча игьтибарлы булуга юнәлдерелгән чаралар.

В.К.Бальсевич фикеренчә, хәзерге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә балаларның сәламәтлеген арттыру өчен физик культураның барлык мөмкинлекләре кулланылырга тиеш. Ягъни бала иртә яшьтән үк хәрәкәтчән, җитез булырга, физик хезмәт белән интеллектуаль хезмәтне аралаштыра белергә, ял һәм хезмәт төшенчәләрен аерырга, башкаларга  карата ярдәмчел һәм дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәнергә тиеш. Хәзерге шартларда шулай ук бала организмының торышын тикшерергә, алынган информациягә автомотик режимда анализ ясарга мөмкинлек бирүче фәнни-техник эшләнмәләрне куллану өстенлекле була бара.

Физик тәрбия системасы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту ачык. Әмма аның нәтиҗәсе педагогик процесстан гына тормый. Беренче чиратта балага йогынты ясаучы тышкы факторлардан, аның индивидуаль үзенчәлекләреннән, җенесеннән, башка факторларга нык бәйле. Һәр баланың көчле һәм көчсез якларын үз вакытында күрә белү бик мөһим. Санкт-Петербургның Невский районында урнашкан 124 нче номерлы дәүләт мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия учреждениесендә эксперименталь рәвештә кулланыла торган технологияләр ярдәмендә моны аерып була.  Аның нәтиҗәсе булып төп белгечләр, врач, физик тәрбия дәресләре житәкчесе, психолог һәм логопед тарафыннан тутырылучы «Сәламәт группа паспорты»н тутыру тора.

Әлеге паспорт узенә балаларның физик, психик, соматик һәм әхлаки яклау характерлаучы өлешләрне кертә.  Һәр күрсәткеч буенча беренчел курсәткечләр, соңгы күрсәткечләр языла, үсеш динамикасы күрсәтелә. Паспорт түбәндәге графалардан тора:

- яшь

- сәламәтлек группасы

- нормадан тайпылыш

- физик үсеш күрсәткечләре (авырлык, буй озынлыгы, күкрәк читлеге әйләнәсе, һ.б.)

- сулыш органнары үсеше күрсәткечләре (үпкәләрнең сыйдырышлылыгы, Штангет һәм Генчи сынаулары)

- йөрәк-кан тамырлары системасы үсеше күрсәткечләре (артериаль кан тамыры басымы, йөрәк эшчәнлеге)

- нерв системасы үсеше күрсәткечләре (нерв системасы көче, нерв системасының ару коэффициенты)

-  физик әзерлек күрсәткечләре ( көч, тизлек, житезлек һ.б.)                                                                                                               

- психомотор үсеш күрсәткечләре ( Н.О.Озерецкий хэм Н.И.Гуревич тестлары)

- психик һәм социаль-эмоциональ үсеш үзенчәлекләре

- тешләр үсешеннән чыгып баланың биологик яшен билгеләү

Күпчелек күрсәткечләр буенча балалар елга ике тапкыр тикшеренү үтәләр, ә кайберләре буенча аларны өч тапкыр тикшерәләр. Һәм һәрбер белгеч үз юнәлеше буенча нәтиҗә чыгара, баланың яхшыртуга юнәлдерелгән фикер-тәкъдимнәрен җиткерә. Шуннан автор технологиясе буенча формалаштырылган физик күнегүләр банкы белән эш башлана. Ягъни һәр баланың индивидуаль үсешеннән чыгып, аның алга таба үсеш юнәлешләре билгеләнә, аның мәктәпкәчә учреждениедә, өендә нәрсәгә игьтибар ителәчәге күрсәтелә.

Физик тәрбиянең нәтиҗәлеге шулай ук физик күнегүләрне эшләү тәртибе, физик хәрәкәткә омтылыш, үз-үзлегеннән шөгыльләнү, мәктәпкә әзерлек, индивидуаль максатлардан да нык бәйле.

Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгэн физик тәрбия физик культура өстенлекләрен билгеләүгә, теге яки бу физик күнегүне башкарырга үз-үзендә көч табуга кайтып кала. Шулай ук сөйләм, математик, экологик  мәсъәләрне чишүгә юнәлдерелгән тәрбия дә төрле тәрбия юнәлешләренә өстәлергә мөмкин. Кайбер өйрәнүләр күрсәткәнчә, физик күнегүләр белән берәттән өлкән группаларда алфавит, инглиз телен өйрәтә башларга да мөмкин.  Бу очракта баларнын тәрбиясе актив хәрәкәткә генә кайтып калмый, ә, киресенчә, актив хәрәкәт нәтиҗәсе буларак чагылыш таба. Һәм физик күнегүләр терәк-хәрәкәтне формалаштыруга гына кайтып калмый, ә баланың танып-белү функцияләрен активлаштыра.  Монда тәрбияченең дә бар яктан белемле булуы мөһим урын алып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге баларның физик үсеше тәрбиясендә мөһим юнәлеш булып, «үз тәненең төзелеше» турында  мәсьәләрне хәл итәргә омтылу тора. Ике яшьтән алып биш яшькәчә баланың гәүдә, хәрәкәт функцияләре формалаша. Бу вакытта эре мускулларның бу процесста катнашуын тәэмин итү зарур. Т.С.Грядкиина һәм Л.И.Казьмина тикшеренүләре күрсәткәнчә, баланың гәүдә формасы  формалашуы аның шәхес буларак формалашуына да зур йогынты ясый. Кече мәктәпкәчә яшьтәге группаларда үз  гәүдәләре турында фикер йөрттерү өчен төрле танып белү уеннары, күнегүләре эшләтү мөһим урын алып тора.

Физик тәрбиянең уңай нәтиҗәсе гигиена, физиологик, психологик, эстетик һәм башка таләпләргә җавап бирүче инвентарь, залларга да бәйле. Бу мәсъәләне чишү юллары булып, балалар өчен гади тринажерларны куллану тора. Шулай ук кайбер балалар учреждениеләрендә халыкара тану алган кире кайтарылышлы бәйләнешле тринажерлар да кулланыла. Ягъни, мәсәлән, яланаяк йөрү, сауна, кислородлы коктейль, гади шартларда су процедцлары үткәрү, гидромассажлы ванналар, бассейн һәм башкалар.

В.К.Бальсевич тикшеренүләре күрсәткәнчә, 4-6 яшьлек балаларда 2-5 ай дәвамында физик күнегүләр эшләтү күп очракта нәтиҗәсез дә калырга мөмкин. Б.Н.Никитюк моны балаларның өлгерүе тиешле дәрәҗә булмавы белән аңлата. Шуның өчен балалар алдына куелган максат һәм юнәлешләр аларның физик мөмкинлекләреннән чыгып кына түгел, ә бәлки психологик үзенчәлекләрен дә истә тотарга тиеш.  Физик көч тискәре нәтиҗәләр дә бирергә мөмкин икән. Мәсәлән, фигуралы шууда игьтибар арттыру баланың билгеле бер юнәлештә үсешен тәэмин итеп, башка яктан үсешне тыеп торырга да мөмкин икән. Сулагайның уң ягына көч бирү нерв системасына тискәре йогынты ясый. Педиатрлар хәтта шундый нәтиҗәгә дә килгәннәр, хәтта баланың иртә хәрәкәт итүе аның сөйләм юнәлешен берникадәр тыеп та килергә мөмкин.

Шуның өчен балага юнәлдерелгән физик күнегүләр аның женесенә, нерв системасы, темперамент һәм башка үзенчәлекләрен истә тотып башкарылырга тиеш.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик тәрбиясе түбәндәге юнәлештә төзелә:

- балага биреләсе эшнең гигиеник номаларга туры килгән булуы һәм баланың мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнүе

- күнегүләрнең аяк табанына, мускулларга, гәүдәгә дөрес тәэсире

- хәрәкәт сыйфатларының үсеше

- хәрәкәттәге ихтыяҗ үсеше

- төп хәрәкәт функцияләрен үзләштереп, гәүдә хәрәкәтен камилләштерү

- физик күнегүләр ярдәмендә организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыру

- организмның аерым өлешләрендәге җитешсезлекләрне бетерү

- психик процессларны үстерү, хәрәкәттә танып белү һәм иҗади үзенчәлекләрне арттыру

- шәхси социаль сыйфатларны үстерү

- хәрәкәтне камилләштереп, балада узенең «Мин»леген белдертүче сыйфатларны булдыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш

Бу чыгышта сүз балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык аваз иҗатының әһәмияте турында бара...

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Тема:"Баланы мәктәпкә әзерләү"

Ба­ла мәк­тәп­кә керер алдын­нан бил­геле бер күләм­дә әзер­лек­кә ия булыр­га тиеш. Әзер­лек­не аңа балалар бак­часы һәм әти-әниләр бирә. Күп­ләреб...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары. Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш

Әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелә. Җыелышты чыгыш ясау өчен кулланырга мөмкин....

Әти-әниләргә доклад “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар”

Балаларның сәламәтлеген саклау дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешенә әйләнде. Алай гына да түгел, баланың сәламәтлеген саклау һәм ныгыту аның тулы үсешенең нигезе булып тора. Ләкин медицина тикшеренү...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...